Эссе "Я - учитель"
материал на тему

Ахметова Айгуль Маратовна

"Мин могҗизалы илдән" эссе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Эссе21.91 КБ

Предварительный просмотр:

Айгөл Марат кызы Әхмәтова, Тукай районы Боерган төп мәктәбенең математика укытучысы. Эш стажы – 13 ел.

Мин бит могҗизалы илдән...

        Җир өстенә коелган яфракларга баса-баса, авылым урамыннан эшкә барам. Офыктан салмак кына күтәрелеп килүче алсу кояшның тәүге нурлары җиргә төшеп җиткәннәр дә, йөзләгән яфракларны иркәлиләр. Бу наздан күңел күтәрелә. Шушы матурлыкка хозурланып, алдагы көнемә яңа планнар корып барырга унбиш минут вакытым бар. Һәр көн иртәм шулай башланып китә.
     Әйе, мин – авыл укытучысы. Беренче көнем бүгенгедәй күз алдымда. Балаларны күргәч, бер мизгелгә каушап куркып калдым. Әйтәсе сүземне әйтә алмыйча басып торганда, бер бала “Апа, сезнең исемегез ничек?” дип ягымлы тавыш белән сорау бирде. Бөтен куркуларым шунда ук юкка чыкты. Менә шулай башланып китте минем беренче иртәм. Һәм хәзерге көнгәчә миңа балалар “Айгөл апа” дип эндәшә. Бу сүз минем өчен бик кадерле. Алар мине ярата, мин аларга кирәк.
    2002 нче елда укытучы хезмәтен  Яр Чаллы шәһәренең 52 нче мәктәбендә башлап җибәрсәм дә, биредә озак эшләргә туры килмәде, авыл мәктәбенә кайтып эшкә урнаштым. Авылда укыту шәһәрдәгегә караганда җиңел булыр төсле тоелды, чөнки балалар саны аз, белем бирү күп көч таләп итми сыман. Әмма мин бик ялгышканмын. Авыл укытучысының эше мең тапкыр күбрәк һәм авыррак икән бит! Мәктәпнең дә методик темасы: “Милли мәктәп шартларында укыту һәм тәрбия бирү процессын укучыларны сәламәтләндерүгә, көндәшлеккә сәләтле әхлаклы шәхес итеп тәрбияләүгә юнәлдерү”. Куелган максатларга ирешү өчен күпме көч куярга кирәк!

       Авыл укытучысы....Күпме эш йөкләнә аның җилкәсенә.Әйе, бүгенге авыр заманда балалар яратырлык укытучы булып калу җиңел түгел. Чөнки авыл кешесе иртүк торып йорт-җирендәге мәшәкатьләрен башкара, тормыш иптәшен дә эшкә озатырга кирәк. Күмәк хуҗалыклар таралып барганда яшь гаилә башлыгына да йөреп эшләргә туры килә. Кайсы вахта ысулы белән, кайсы бер көнлек эшкә юнәлә алар. Бу очракларда гаилә башлыгы вазыйфасы хатын – кыз җилкәсендә кала. Балаларны урнаштырып эшкә җитешергә кирәк. Юк, юк мин һич зарланмыйм, болар минем өчен күңелле мәшәкатьләр генә бит. Иң мөһиме барлык якыннарым да исән булсыннар! Мәктәптәге укучыларым да тәртипле, сау булсыннар. Дәүләт аттестациясен дә яхшы билгеләренә генә тапшырсыннар.
     Авыл укытучысы төрле яктан  камил дә булырга тиеш. Мәктәптәге һәр бала бакчадагы чәчәкләр кебек, төрледән – төрле. Берләре – йомшак характерлы булса, икенчеләре – гөлҗимеш чәчәге кебек энәле. Балаларның һәрберсенең күңеленә ачкыч таба алсаң, сиңа алар белән алга таба эшләве җиңелрәк булачак. Без дә укучыларым белән бергәләшеп киңәшләшәбез, уйлашабыз, шаярышып та алабыз, үпкәләшәбез дә. Ләкин ничек кенә булмасын алар минем янәшәдә, мин һәрвакыт алар белән. Мәктәп стеналары арасында алар өчен иң якын кеше мин – укытучы.
      Дәресләремдә мин хәзерге заманда кулланыла торган яңа алымнарны, методларны файдаланам. Эзләнергә, һәр яңалык белән танышып барырга тырышам.
    Уйларыма бирелеп эш урыныма килеп җитүемне сизми дә калганмын. Әкрен генә мәктәбемә якынлашам. Менә балалар бакчасы ... Авылыбызда яшь гаиләләр бик күп, балалар бакчасы да балалар тавышыннан тынып тормаячак дигән сүз бит бу. Димәк мәктәбебездә дә укучылар арта барачак! Авылның киләчәге бар, авылыбыз яши! Бик күп еллык тарихы булган авылыбызның шаулап – гөрләп , мәшәкатьләр белән яшәп ятуын күреп сөенәм.
    Сыйныф бүлмәсенең ишеген ачып керәм. Һәр көн шулай тәүге тапкыр кергән кебек дулкынланам. Менә берничә минуттан минем дусларым килә башлый. Әйе, мин аларны “минекеләр” дим, чөнки миңа алар шундый якын, кадерле. Алар шундый төрле-төрле, шул ук вакытта шаян һәм тиктормаслар. Булсын, чөнки хәрәкәт – сәламәтлек билгесе.Ә сәламәт һәм тәрбияле бала үстерү – безнең төп бурычыбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

РЕЦЕНЗИЯ НА КУРСОВУЮ РАБОТУ ПО ТЕМЕ «ОСОБЕННОСТИ ДИАГНОСТИЧЕСКОЙ ДЕЯТЕЛЬНОСТИ УЧИТЕЛЯ СРЕДНЕЙ ШКОЛЫ В ЛИЧНОСТНО-РАЗВИВАЮЩЕМ ОБРАЗОВАНИИ» СЛУШАТЕЛЯ ПДК УЧИТЕЛЕЙ МАТЕМАТИКИ Г. РОСТОВА-НА-ДОНУ УЧИТЕЛЯ МАТЕМАТИКИ МОУСОШ №57 Г. РОСТОВА-НА-ДОНУ СВЯТЕЦ НАТАЛЬИ Н

РЕЦЕНЗИЯ НА КУРСОВУЮ РАБОТУ ПО ТЕМЕ «ОСОБЕННОСТИ ДИАГНОСТИЧЕСКОЙ ДЕЯТЕЛЬНОСТИ УЧИТЕЛЯ СРЕДНЕЙ ШКОЛЫ В ЛИЧНОСТНО-РАЗВИВАЮЩЕМ ОБРАЗОВАНИИ» СЛУШАТЕЛЯ ПДК УЧИТЕЛЕЙ МАТЕМАТИКИ Г. РОСТОВА-НА-ДОНУ УЧИТЕЛЯ МА...

"Я учитель... Я учитель? Я учитель!"

КВН по педагогике "Я учитель... Я учитель? Я учитель!"...

Результативность работы МО учителей математики и информатики Лицея №76 г. Новокузнецка (подготовка к внешней оценке качества образования). Авторы: Щиклина Т.Н. – рук. МО, Новолодская С.В. – учитель Букурова Е.И. – учитель Гончарова Н.Н. – зам.дир. по УВР

В презентации представлен опыт работы МО учителей математики и информатики по подготовке к внешней оценке качества образования: профессиональный уровень педагогов, работа над единой методической темой...

Эссе «Я – учитель!» на конкурс учитель года Кубани 2015 Уважение профессии учитель через любовь к делу и ученикам

Эссе представленно на тему: "Уважение профессии учитель через любовь к делу и ученикам" содержит размышления педагога о значении и важности профессии учитель. Рассматриваются в эссе этапы становления ...

Семинар для учителей-дефектологов и учителей-логопедов: «Особенности практической работы учителей-дефектологов и учителей-логопедов в условиях Центра»

Использование кинезиологических упражнений с детьми старшего дошкольного возраста школьного возраста...