Эссе
материал по теме

Зарыпова Гульшат Хурматовна

Эссе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse.docx14.44 КБ

Предварительный просмотр:

Алексеевск муниципаль районы мәгариф бүлеге

Юеш Көрнәле урта гомуми белем бирү мәктәбе

Эссе

                                 

     

            Зарыпова Гөлшат Хөрмәт кызы

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2016

 

Янып, яратып эшләр эшең булу – үзе зур бәхет бит ул. Бүген мин язмышыма, укучыларыма, Аллаһы Тәгаләгә  миңа “укытучы ”  исеме  биргән өчен рәхмәтлемен. Үземне мәктәп бусагасын атлап керү белән сихри дөньяда йөргәндәй хис итәм. Биисем, җырлыйсым, укучыларның башларыннан сыйпыйсым, аларның җанына үтеп керерлек җылы матур сүзләр әйтәсем килә, ләкин эчке дөньябыз белән ачылырга ярамый шул безгә, чөнки укытучы дәрестә тәртип урнаштырып, темаларны аңлатырга, фән нигезләрен дөрес итеп өйрәтергә тиеш. Ә хәзерге  балалар шаян, шук, әзрәк кенә йомшаклык күрсәтсәң,  хәзер шаяра, уйный башлыйлар. Шуның өчен дә мин хисләремне эчкә җыеп, укучылар янына ашыгам. Класс ишеген ачып керәм, һәр баланың күзенә карыйм һәм үземә нәтиҗә ясыйм. Минем алдымда чиста күңелле, саф йөзләр басып тора. Шушы күңелләргә, укучыларымны яраламыйча, белем орлыкларын дөрес чәчеп, укуга дөрес юнәлеш бирү өчен сүзләр уйлыйм, адымнарымны ясыйм.

Бүгенге таләпләргә җавап бирерлек, һәр яктан да камил балалар тәрбияләү – укытучының изге бурычы. Һәр укучының мөмкинлеген исәпкә алып, фәннәрне дөрес итеп, укучыларга аңлата белү аеруча җаваплылык сорый. Моның өчен укытучы бар яктан камил үсештә булырга, ул җырлый да, бии дә, сөйли дә, аралаша да белергә тиеш. Укучыларны үз фәнеңне яраттыра белү – бик четерекле мәсьәлә. Моның өчен бик күп укырга, күп белергә кирәк.

         Уку-укыту, тәрбия  процессында яңа технологияләрне кертеп җибәрү - бүген көн тәртибенә куелган мәсьәлә. Укытуда яңа алымнар куллану, компьютердан оста файдалану, һәрдаим илдә барган яңалыклар белән танышу, әдәбият-сәнгать белән кызыксыну, дин өлкәсендә белемнәрне үзләштерү – болар барысы да замана таләбе. Әлбәттә, кулына акбур тотып, такта янына басып та кызыклы дәресләр биреп була, ләкин заман үз таләпләрен куя. Укучылар алдында абруең булсын өчен хезмәттәшлек педагогикасын куллану зарур. Менә шушы методика кысаларында балаларны  үз тирәңә оештырып, аларда кызыксыну бер дә бетмәслек итеп эшләргә кирәк. Бүгенге көндә мәктәп талантлы, бар яктан һәрдаим үсештә булган укытучыларны  таләп итә. Шуның өчен тәүлекнең “ бер сәгатьтән” тыш тагын егерме өч сәгатен  эше турында кайгыртмаган укытучы бүгенге мәктәптә үз урынын таба алмый.

Шулай итеп, нәтиҗәләр үзләреннән – үзләре килеп чыгалар. Һәр укытучы эшләргә, камилләшергә, профессиональ яктан үсәргә, бар нәрсәне дә булдырырга тиеш.

Минем җиде еллык инглиз телен укыту тәҗрибәм бар.  Рус балаларына татар телен берничә ел гына укытам.  Укыту дәверендә   рус телле балаларны татар теленә өйрәтү бик зур проблема дигән фикергә килдем. Укучыларга  рус һәм татар телләре икесе дә тигез булуын , ике телдә дә иркенләп сөйләшсәң яки аңласаң, эшеңдә дә, тормышыңда да зур уңайлыклар, зур бәхет килүенә төшендерергә тырашам. Инглиз  телен укыту технологиясе татар теле өчен дә бик уңайлы булыр дигән фикергә килдем һәм дәресләремдә парлап, төркемләп эшләү, кабатлау, тыңлау  принципларын  бик теләп кулланам.  Укыту эшчәнлегемдә балаларны хәзерге заман таләпләренә туры килә торган белемнәр җыелмасы белән коралландырып, аны җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә,  тормыш ситуацияләренә әзерләүне күздә тотып,  балаларның фикерләү сәләтен үстерә һәм иҗади эшкә юнәлтә торган күнекмәләрне еш кулланам . Әлбәттә, бу өлкәдә минем беренче адымнарым гына. Нәтиҗәсен киләчәк күрсәтер.

Ләкин  һичнәрсәгә карамыйча, укытучылардагы мәңгелек җәлеп иткән сыйфат булып сабырлык, шәфкатьлелек, таләпчәнлек кала. Чөнки сабыр, шәфкатьле, таләпчән укытучы гына -  мәктәпнең изге рухы, аның саклаучысы, җанландыручысы һәм шатлыгы.

 Укытучы... Нинди бөек исем... Ул – баланың остазы да, киңәш бирүчесе дә, өлкән дусты да... Тормыштагы авыр вакыйгалардан яклаучысы да, җил – яңгырдан саклаучысы да. Укытучы... Ул укытып кына калмый, фикерләргә дә өйрәтә, уйларга юнәлеш тә бирә... Үрнәк алырлык һәм гыйбрәт булырлык хәлләр турында сөйли. Минемчә, бу вазыйфаларны балаларны яраткан һәрбер укытучы башкара.

                   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Структура эссе. Алгоритм написания эссе.

Структура эссе . Алгоритм написания эссе....

Критерии оценивания эссе. Примеры эссе и их анализ .

Критерии оценивания эссе . Примеры эссе и их анализ....

Эссе. Темы эссе

В помощь сдающим ЕГЭ по английскому языку...

Формирование навыков написания эссе с элементами рассуждения (эссе с выражением собственного мнения)

Статья описывает правила и принципы написания эссе по английскому языку с элементами рассуждения (эссе с выражением собственного мнения), а также типичные ошибки при написании эссе такого типа....

Учебно-методическая разработка "Эссе-мнение: как написать эссе за 50 минут"

УМР учитывает принцип визуализации при подаче материала. Может быть использован как раздаточный материал на вводном уроке по написанию эссе-мнения. (Разработка выполнена для получения зачета на курсах...

Учимся писать эссе: Эссе моих учеников на различные темы на немецком языке

Написание эссе - одно из сложнейших заданий ЕГЭ по ИЯ. Научить писать эссе - нелёгкая задача для любого учителя. Начинать писать эссе стоит уже с 7 класса. Данная публикация содержит оригинальные и не...