"Минем педагогик осталыгым" эссе
материал на тему

Мусина Гөлназ Шәриф кызы

"Минем педагогик осталыгым" эссе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse.docx22.81 КБ

Предварительный просмотр:

Минем педагогик осталыгым

(Эссе )                                “Татарстан Республикасы

Зеленодол муниципаль районы

Әйшә гомуми урта белем бирү мәктәбе”

 муниципаль бюджет  белем бирү  

учреждениесенең югары

квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы 

 Мусина Гөлназ Шәриф кызы

Мин укытучы гаиләсендә дөньяга килгәнмен. Әнием гомере буе Кама Тамагы районы Олы Кариле авылында рус теле укытты. Шул мөхиттә яшәгәнгәме, без, аның биш кызы, гомеребезне укытучылык эшенә бәйләдек.

Кем соң ул укытучы? Укытучы ул- яшәү рәвеше. Ул бервакытта да эшеннән аерылып тора алмый. Бөтен көчен, бөтен барлыгын укучыларга белем бирүгә, аларны тәрбияләүгә сарыф итә.Туктаусыз нәрсәдер  өйрәнә, эзләнә.Укытучы һөнәре башка  бик күп һөнәрләрне үз эченә ала. Укытучы -галим, психолог та, сценарист , режисер,  артист та, җырчы, биюче дә, язучы, шагыйрь дә, экскурсавод, тәрбияче дә,  эколог,  агитатор да. Шуңа күрә чын укытучылар - бик талантлы кешеләр.

        Минем математика фәнен укытасым килгән иде.КДПИның физика-математика факультетын тәмамладым. Бер ел математика укытучысы булып эшләп тә калдым. Тормыш миңа икенче язмыш әзерләгән булып чыкты: мин татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып киттем. Инде 24 ел буе татар теле укытам.Татар теле укыта башлагач, мин үземнең бөек бер милләтнең баласы икәненә төшендем. Укучыларыма да шуны аңлатырга тырыштым. Татар булулары белән горурлансыннар, татарларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен белсеннәр, татарча аралашсыннар, татар милләтен саклап калырга булышсыннар дидем. Милләтен яратучы кешеләр тәрбияләдем дип уйлыйм.Үз балаларым ( аларны да мин укыттым) –моның ачык мисалы.  Кызым Миләүшә – түбәтәйче. Татар милли киемнәрен гадәти тормышка кертү уе белән яна. Аның түбәтәйләрен  Рәсәйдә генә түгел Җир шарының бик күп почмакларында да  хатын кызлар яра    тып кияләр. Улым Наил археология, тарих белән кызыксына. Аның ярдәмендә укучыларым белән  Әйшә авылында Гражданнар сугышы вакыйгалары турында реферат яза алдык. Хәзер ул минем туган авылым Олы Кариленең алдагы урынын , анда ничә  нигез булуын,беренче авылдашларыбызның  якынча кайчан анда килеп утыруларын өйрәнә. Калган укучыларым да милләтләренә битараф түгелдер дип уйлыйм.

        Хәзерге вакытта минем алда бөтенләй башка максатлар тора, чөнки хәзер мин рус балаларын укытам. Минем максатым - аларда татар теленә, татар милләтенә ихтирам тәрбияләү, татар телен өйрәнүнең кирәклегенә инандыру. Моның өчен дәресләрне кызык, мавыктыргыч итеп үткәрергә тырышам, балаларның үз-үзләренә ышанычларын арттырам, төрле технологияләр, методик алымнар кулланам, сыйныфтан  тыш  чаралар уздырырга тырышам. Методик теманы да  “Сыйныфтан  тыш эшләр аша рус балаларында татар теле һәм әдәбиятын өйрәнүгә кызыксыну уяту” дип алдым. Шулай эшләгәндә, балалар, үзләре дә сизмичә,татар теле белән мавыгып  китәләр. Мин аларга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итәм.Укучыларым арасында шигырь уку, агитбригада  бәйгеләрендә җиңүчеләр, театр куючылар, китап уку конференцияләре, КВНнар үткәрүчеләр, “Мин татарча сөйләшәм!” бәйгесендә катнашучылар  да бар.Балалар дәресләргә кызыксынып йөриләр. Аларның кайберләре татарча яхшы гына аңлаша ала. Бу минем өчен бик мөһим.Тырышлыгым  белән минем педагогик осталыгым да  арта. Шуңа күрә төрле семинарларда үземнең эш тәҗрибәм белән теләп уртаклашам.

        Мин - югары квалификацион  категорияле укытучы, “Иң яхшы укытучы” грантына  лаек .  Билгеле, боларга ирешү  җиңел булмады, бик күп тырышлык куярга  туры килде. Шушы юлдан барганда,  минем дә остазларым күп булды. Шуларның иң беренчеләре - Флюн абый Мусин, Хатыйп абый Миңнегулов, Флера апа Сафиуллина. Алар миңа чын татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып китәргә ярдәм иттеләр.Аннары Әлфия апа Мирхәйдәрова, Дания Хәйретдинова эстафетаны алды. Алар мине,  курыкмыйча,  алга барырга, эш тәртибенә өйрәттеләр. Остазларыма бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Аларның фатихасы белән Әйшә мәктәбендә милли укыту һәм тәрбия буенча директор урынбасары  булып эшли башладым. Үз мәктәбемнең укытучыларын 12 ел җитәкләдем.Хәзер дә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе булып торам.

        Тормыш уза,  заман алга чаба. Хәзер бездән яңача укытуны таләп итәләр, чөнки илгә белемнәренә таянып алда торган  проблемаларны   чишә ала торган, актив ,эшлекле кешеләр кирәк.  Шуның өчен дәресләрдә һәм дәресләрдән тыш чараларда без бу сыйфатларны тәрбияләргә тиеш. Эшем никадәр күп булса да үз белемемне, һөнәри осталыгымны үстерү өстендә туктаусыз эшлим.   Көндәлек матбугатны,   педагогика, методика буенча яңа китапларны, язучыларның яңа басылган китапларын укып барырга тырышам.  Эшләгән эшләрем укучыларымда җылы караш ,кызыксыну уята алса , мин бик бәхетлемен.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем педагогик фәлсәфәм

Дөньяда күп төрле һөнәрләр бар. Күңелләргә матур сүзләр язучы, сукмак салучы һөнәр ияләре – укытучыларым. Сезнең белән иркенләп утырып, укытучы һөнәре турында сөйләшәсем, хезмәттәшләр буларак фикерләш...

Эссе "Минем педагогик табышларым"

Обмен опытом на тему "Мои педагогические находки"...

Минем педагогик табышларым

Педагогик фәлсәфә...

Минем педагогик табышларым

Ун ел эшләү дәверендә тупланган педагогик табышларым, уйлануларым....

Эссе "Я - учитель" Минем педагогик уйлануларым

Минем педагогик уйлануларым....

Минең педагогик философиям. (эссе)

Уҡытыусы һөнәрен һайлауым сәбәптәре. Уйланыуҙар, һығымталар....

Минем педагогик фәлсәфәм.Эссе.

Минем һөнәрем-Укытучы!     1983-елда КДПИын тәмамлап ,математика укытучысы булу бәхетенә ирештем.Язмыш кушуы буенча шул вакыттан бирле үзем укыган мәктәптә эшлим...