Минем методик табышларым
материал на тему

Бадгиева Эльза Даниязовна

Яратмаган эш авыр була. Мәкаль

Бәхеткә каршы бу татар халык мәкале минем турыда түгел. Эшемне яратам дип әйтү аз булыр. Мәктәпкә  ашыга-ашыга барам, дәресләрнең үтеп киткәнен сизми дә калам. Балалар кабинеттан чыгып киткәннән соң канәгатьлелек хисе биләп ала үземне.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon minem_metodik_tabyshlarym_dokument_microsoft_office_word.doc129.5 КБ

Предварительный просмотр:

Эссе.

Мәкаль җыймыйм, акыл җыям.

                                                        Бәдгыева Эльза Данияз кызы

Яратмаган эш авыр була. Мәкаль

Бәхеткә каршы бу татар халык мәкале минем турыда түгел. Эшемне яратам дип әйтү аз булыр. Мәктәпкә  ашыга-ашыга барам, дәресләрнең үтеп киткәнен сизми дә калам. Балалар кабинеттан чыгып киткәннән соң канәгатьлелек хисе биләп ала үземне. 

Үз фикереңне үткәрергә тырыш,
Бәхәскә кер, якла,
Ләкин аны көчләп башкаларга
Бөти итеп такма!
Нури Арсланов

Таныш булыйк – минем исемем Бәдгыева Эльза Данияз кызы. Педагогик стажым 17 ел. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып 16 ел эшлим. Шуның 4 елын рус телле башлангыч сыйныф укучыларына татар телен өйрәтәм. Шул 4 еллык тәҗрибәмдә ясаган ачышларым белән уртаклашасым килә. Бәлки алар ачыш та түгелдер, чөнки һәрберсенә борынгылар һәм замандашлар тарафыннан ясалган аңлатмасын китереп барам. Алай да, укучыларымның дәрескә карашлары үзгәрүдән чыгып, тәҗрибәмне уңай дип саныйм.

Агачына күрә алмасы, анасына күрә баласы.

 Мәкаль

Рус телле балаларны  татар теленә өйрәтүнең төп бурычы: татар телендә аралашу күнекмәләре булдыру. Бу юнәлештә эшли башлагач та бик зур кыенлыкка очрадым. Балалар тарафыннан: “Безгә татар телен өйрәнү кирәк түгел! Нәрсәгә кирәк ул безгә?”,- дигән сүзләр ишетергә туры килде. Бу бит башлангыч сыйныф укучысы түгел, олылар фикере, ата-ана фикере. Чынлап та, күп кенә ата-ана баласына татар телен өйрәнүне кирәк дип санамый һәм шул фикерләрен балаларына җиткерәләр. Шуның нәтиҗәсендә мәктәп белән гаилә арасында каршылыклар туа. Укучының гаиләсендә татар теленә мөнәсәбәт уңай булмаса, укытучыга үзенә генә югары нәтиҗәгә ирешүе бик кыен.  Димәк, эшне ата-аналардан башларга кирәк. Экспериментны чираттагы уку елында яңа 1нче сыйныфларның рус төркемнәрен алгач башладым. Сыйныф җитәкчесе булмасам да һәрбер сыйныфның ата-аналар җыелышына кереп чыгыш ясый башладым, алар белән якыннан аралашып, уй-фикерләрен тыңладым. Ата-аналар белән рәхмәт хатлары, ачык дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар аша, газеталарда бастырылып чыккан мәкаләләрем аша хәбәрдар булдым.

2009-2010 нчы уку елында НТР телекомпаниясендә Укытучы елына багышланган «Репетитор» тапшыруында катнашуымның төп максаты да ата-аналар белән элемтәгә керү мөмкинлегеннән файдалану булды.   Мин укыткан рус телле балаларда, ата-аналарында татар теленә карата мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү, бу телне өйрәнүгә кызыксындыру уяту иде. Бу эш уңай нәтиҗә бирде. Балаларга үз укытучыларын телевизордан күрү бик кызык тоелды. Алар телевизион дәресләрне көтеп алдылар, бирелгән өй эшләрен дөрес итеп эшләргә һәм беренчеләрдән булып тапшырырга тырыштылар. Өй эшләрен гаилә белән бергәләп эшләүчеләр булды. Йомгаклау дәресендә иң актив катнашучыларга грамоталар була дигәч, тагын да активрак эшли башладылар. “Репетитор” тапшыруында “Иң тырыш әни”, “Иң актив гаилә”, “Иң актив укучы” номинацияләрендә җиңеп чыгучылар булды. Бу бүләкләрне бөтен мәктәп укучылары, ата-аналар алдында мәктәп директоры кулыннан алу җиңүче балаларга дәрт өстәде, киләчәктә татар телен яратып, үз итеп өйрәнергә зур этәргеч булды.

  Рус телле балалар белән 4 ел эшләү дәверендә   татар теле турында уңай булмаган фикерләрне балалардан бер дә ишетергә туры килмәде. Ата-аналар белән эш тәҗрибәмнән чыгып, хезмәттәшләремә шундый киңәш бирер идем: вакытыгызны кызганмагыз, укучыларыгызның ата-аналары белән аралашыгыз, уртак тел табарга тырышыгыз, дуслашыгыз. Ата-аналар укытучы белән бер сүздә булса, балалар белән эшләү укытучы өчен бермә-бер җиңел.

Дөньяны үзгәртәсең килсә, үзеңнән башла.

Джо Уайдер

Ата-аналарның татар теле дәресләренә карашларын уңай якка үзгәртеп кенә эш бетми. Укучыларның карашлары да үзгәрергә тиеш. Эшемә карата үземнең карашым үзгәрә башлады. Тел өйрәнү кайчан җиңел була? Балалар өчен бу процесс кызык булган очракта.  Димәк, балалар дәресләремә яратып йөрергә тиеш. Беренче сыйныф укучыларын дәрескә кызыктыру өчен күп санлы чаралар кулланам.  Аларның күбесе уен төрләре. Һәр уенның бердән-бер катгый шарты бар: уенда темага караган сүзләрне, җөмләләрне татарча әйтә белгән укучылар гына катнаша. Балалар узыша-узыша татар телен үзләштерә башлады: уенда катнашасы килә бит. Уеннарга кайтсак, берничәсе турында әйтеп китәм.

Тырышу бушка китмәс. Мәкаль 

Беренче дәрестән үк дәресебезгә Шүрәле килеп керә. Шүрәлене үзем җептән бәйләдем. Уенчыкны икенче төрлерәк тә ясап була иде. Әмма бәйләнгән уенчыкны балалар ватарлар, эштән чыгарырлар дип куркып торасы юк: тотсыннар, кочакласыннар, яратсыннар, үз итсеннәр дидем. Шүрәле татарча гына сөйләшә белә. Ул безгә яңа фразалар әйтә, татар теленә генә хас булган авазларны дөрес әйтергә өйрәтә, балалар аның белән диалогка керәләр, шулай итеп сөйләшү күнекмәләрен камилләштерәләр. Дәрескә, укытучыга ярдәмгә, өченче затны кертү хата булмады: дәресләр җанланды,  балалар Шүрәлене бик яратып кабул иттеләр, дәрес саен көтеп алалар. Дәрестә тәртип ягын тоту өчен дә Шүрәлене кертү бик уңышлы булды. Балалар шауламаска тырышалар: “Шаулашсаң, Шүрәле килмәс”,- дип бер-берсенә кисәтү ясыйлар. Соңрак Шүрәлегә ярдәмгә Былтыр да килеп кушылды. Бу геройларны дәрескә кертеп җибәрү диалог үрнәген  күрсәтү өчен  бик уңышлы дип саныйм. 1 нче сыйныфта хәреф язылышында хаталар булдырмас өчен, Шүрәленең “Матур язу дәфтәре”ндә хәреф язылышын анализлыйбыз.

 Сүзлек дәфтәрләрендә эшләгәндә, яңа өйрәнелгән сүзләрнең тәрҗемәсен язып кына түгел, кулдан рәсемнәр ясау яки иске журналлардан рәсемнәр кисеп ябыштыру ысулларын да кулланам. Бу эшне балалар әти-әниләре белән бергә башкаралар, ул берьюлы кызыктыру һәм сүзлек белән эшне җиңеләйтү чарасы да булып тора: башлангыч сыйныф укучысына рәсем буенча онытылган татар сүзен табуы тизрәк була. Бу дәфтәрләр белән дүртенче сыйныфка кадәр эшлибез.

Яңа лексиканы җиңелрәк үзләштерү өчен “Серле тартма” уены бик уңышлы. Төрле циклларда бер дәрес эчендә балаларга 4тән башлап 10га кадәр яңа сүз өйрәнергә туры килә. Балалар өчен аларны автомат рәвештә ятлау югары нәтиҗә бирми. “Серле тартма” уены укучыларга яңа сүзләрне истә калдыруда ярдәм итә, образ белән сүз арасында бәйләнешне хәтердә калдыра. Балаларны уен барышында һәрбер яңа сүзне, технология таләп иткәнчә, кат-кат кабатларга мәҗбүр итә. Уенда һәрберсе катнашырга тели,  бу теләк - яңа лексиканы үзләштерүгә зур стимул була.

Һәрбер тематик циклга караган рольле уеннарда катнашу шулай ук яңа фразаларны яхшы үзләштерүгә этәргеч булып тора.

Бу өлкәдә эш алымнарымны  2010-2011нче уку елында Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе, Мәгълүмати - методик үзәк тарафыннан бастырып чыгарылган “Рус телен белү – яхшы, татар телен өйрәнү - кирәк” дип исемләнгән методик кулланмамда мисаллар ярдәмендә ачыклыйм. Кулланма академик, профессор Ә.З. Рәхимов тарафыннан расланды.

Сездә алма булып миндәге алма белән алышынсак –

икебездә дә берәр алма кала.

Сездә идея булып миндәге идея белән алышынсак –

 бездә икешәр идея була.

Джордж Бернард Шоу

 Уеннар аша уңышлы гына 1 нче сыйныф лексикасын үзләштердек.  Икенче сыйныфта шул лексик базага нигезләнеп грамматика бирелә.   Элеккеге уен методы эшләми башлады. Бәхеткә каршы Түбән Кама педагогия коледжының укытучы-технологы Шәйхетдинова Рәфидә Әслах кызы белән танышырга насыйп булды. Хәзерге вакытта аны остазым итеп күрәм. Укыту процессында укытучы һәм укучылар арасында субъект-субъект мөнәсәбәт булган вакытта гына эшебездә югары нәтиҗәгә ирешә алуыбызны ул аңлатты. Һәр укучыны пассив башкаручы гына түгел, ә актив җитәкче итеп формалаштыра башладым. Бу укытучы ярдәмендә Әхмәт Зәкиевич Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе  белән кызыксынып киттем һәм адымлап гамәлдә кулланудан башлап, бераздан тулаем әлеге технология буенча укытуга күчтем.

Күп белүгә караганда да, аз белдереп,

эзләнү орлыгын салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү –

 мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр.

Галимҗан Ибраһимов

Технологияне гамәлдә куллануның төп шартын үтәдем: балаларны төркемнәргә бүлеп утырттым.

Дәрес 3 этаптан тора, һәр этап - дүрт компоненттан. 

I. Ориентлаштыру-мотивлаштыру этабы.  

1. Өй эшен тикшерү.

2. Белемнәрне тигезләү – яңа теманы үзләштерү алдыннан үткән дәрес темасы буенча бердәм старт позициясенү басу (балалар төркемнәрдә бер-берсенә булышалар).

3. Уку мәсьәләсен кую. Төрле юллар белән уку мәсьәләсен балалардан әйттерәм.

4. Үзбәя. Билге кую критерийлары белән балалар системалы рәвештә таныш.

II. Белемнәрне адымлап үзләштерү этабы. Уку максатына ирешү өчен укучылар белән берлектә яңа теманы өйрәнү алгоритмын төзү, ысулларын формалаштыру. Уку мәсьәләсен чишү өчен төп метод – эзләнү.  Укучы алдында сүзлекләр, ярдәмлекләр. Укучылар белән барлык грамматик темаларны модельләргә салып, аерым дәфтәрләргә туплап барабыз  һәм сөйләмгә чыкканда файдаланабыз. Технологиянең традицион методикадан аермасы: укытучы әзер материал бирми,  дәрестә эш вак-вак адымнарга бүленә. Һәр адымда төркемнәрдә фикер алышу, кабатлау, нәтиҗә чыгару һәм үзбәя кую компонентлары була. Укучылар билге кую критерийлары белән таныш: мөстәкыйль җавап бирсәләр – “бишле”, ярдәмлекләрдән файдалансалар - “дүртле”, укытучы яки укучылыр ярдәме белән җавап бирүчеләргә – “өчле”. Укучылар дәрестә кул күтәрмиләр, җаваплары әзер булса – уң кулларын өстәлгә куеп хәбәр итәләр. Бу алым башкаларны ашыктырмас һәм кабаланып эш итмәс өчен кулланыла.

III. Рефлексия. Үз-үзең белән сөйләшү.

Рефлексив синтез яки рефлексив анализ алымы белән дәрес материалы кабатлана. Дәрескә үзбәя куела. Өй эше өч вариантта сайлап алу мөмкинлеге белән бирелә.

Иҗади үсеш технологиясе буенча эшли башлавым укучыларның эшчәнлеген үстерде, уку сыйфатын күтәрде. Технология авторы профессор, академик Әхмәт Зәкиевич Рәхимов, дәресемдә булып, эшебездән бик канәгать калды. Шул юнәлеш буенча эшебезне дәвам итмәкче булам.

Укытучы эшен психология фәне нигезендә оештырырга тиеш,

 шул вакытта педагогика төгәл фән булачак.

Л.С. Выготский

Һәрбер укучыны үз балаң итеп күрү, аны вак-вак уңышлары өчен дә мактап җибәрү – балага зур этәргеч булып тора. Моны беркайчан да онытмыйм һәм эшемдә иң яратып башкара торган алымым дип саныйм.

 

Авыр дөньяларда яшәүләре...
Ә шулай да

Рәхәт!
Фирая Зыятдинова

8


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем методик табышларым.

Укытучы эшчәнлегенә бәйле материал....

"Минем методик табышларым" дигән темага эссе

Бу эссе мием методик табышларым хакында....

"Минем методик табышларым" эссе

"Минем методик табышларым"  эссе“ Кешене тик хезмәт кенә күркәм итә, хезмәттән башка кеше үзенең кешелек дәрәҗәсен саклый алмый”.   Л.Н.Толстой...

Эссе. Минем методик табышларым.

Мамадыш муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Мастер класс" бәйгесендә катнашып, жюри әгъзалары тарафыннан "Иң яхшы" дип табылган эссе....

"Минем методик табышларым" темасына эссе.

Беренче тапкыр эссе язып карадым. Үзең турында язарга авыр икән ул. Укытучы халкы язганны оста тикшерә. Ә үзеңә калса......

ЭССЕ. Минем методик табышларым

ЭССЕ. Минем методик табышларым...

Минем методик табышларым. Эссе

Мәктәп…Кечкенәдән үк мине үзенә тартып торучы бер кыйбла ул. Бәләкәй чакта мәктәпкә мине кызыксыну хисе тартса, үсә төшкәч, белем алу мөмкинлеген...