Булганнан бар да була
статья на тему

Бачкова Эльвира Васильевна

Яшь спортсменыбыз Сабиров Әлфис белән әңгәмә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Сабиров Әлфис белән әңгәмә15.52 КБ

Предварительный просмотр:

Булганнан бар да була

    “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс”,- ди безнең халык. Хәзерге замана бигрәк тә күп һөнәр белүне таләп итә. Бала кечкенәдән үк хезмәтне яратып, аңа өйрәнеп үссә, тормыш юлында сынауларны җиңел үтә дип уйлыйм. Алар  баладан күп сабырлык, тырышлык таләп итә.  Журнал укучыларны шушы сыйфатларны үзенә туплаган яшүсмер егет белән таныштырып үтәсем килә. Мәкаләмнең герое – мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучысы Сабиров Әлфис. Ул спортта да, музыканы өйрәнү өлкәсендә дә, укуда да алдынгы булырга тырыша, башкаларны да үзе артыннан ияртә белә. Әлфис боларга ничек ирешә икән? Әлбәттә, болар аңа җиңел генә бирелмидер. Шул турыда аның белән фикер алыштык.

-        Әлфис, мәктәптә сиңа кайсы фәннәр күбрәк ошый? Ни өчен?

-        Миңа физкультура, тарих, математика, татар теле һәм әдәбият дәресләре  күбрәк ошый, чөнки алар минем өчен кызык, мавыктыргыч. Минем өчен уку - беренче урында. Арып кайткан вакыт булса да, үземдә ихтыяр көче табып, белем дөньясына чумам.

-        Буш вакытларың каламы? Ул вакытта нәрсә белән шөгыльләнәсең?

-        Әлбәттә, буш вакытым аз кала. Ул чакта мин дәресләргә хәзерләнәм, телевизор карыйм, газета – журналлар укыштырам, урамда саф һавада йөреп керергә дә өлгерәм әле. Гаиләдә беренче бала булганлыктан, әти - әниләргә булышу да күбрәк минем өстемә төшә. Якшәмбе көнне детектив китаплар уку – яраткан шөгыльләремнең берсе.

-        Спортка  тартылуыңның сәбәбе нидә?

-        Яшьтән үк үземнең сәламәтлегем турында җитди кайгыртырга уйлыйм.

-        Ни өчен бокс төрен сайладың?

-        Кечкенәдән үк телевизордан бокс ярышларын кызыксынып карый идем. Бераздан үзем шөгыльләнә башладым. Спортның бу җитди төре кешедә көчле холык тәрбияли кебек тоела миңа. Инде  кайбер нәтиҗ әләрем дә бар: яшүсмерләрнең бокс буенча Яшел Үзән шәһәре һәм районында уздырылган ярышларда 2 нче урынны яуладым. Күптән түгел генә Марий - Эл республикасында да үземнең көчемне сынадым.  

-        Син бит әле музыка мәктәбенә дә йөрисең икән. Барысына да ничек өлгерәсең?

-        Әйе, музыка мәктәбенең баян классына йөрим. Ул минем холкыма күбрәк туры килә. Спорт һәм музыка белән шөгыльләнү - миңа вакытымны дөрес бүләргә ярдәм итә.

-        Дусларыңа нинди киңәшләрең бар?

-        Мәктәптә тырышып укысыннар, спорт белән шөгыльләнсеннәр, үзләренең эчке дөньяларын баетсыннар.

   Менә  шундый җитез дә, көчле дә, өлгер дә, тырыш та, акыллы  да, зирәк тә  ул безнең Әлфис. Иптәшләре арасында чын дус та, яхшы әңгәмәче дә бу тырыш егетебез.  Ә иң мөһиме – белем диңгезендә киң колач җәеп йөзә белә.

Эльвира Бачкова,

Әйшә урта мәктәбенең татар теле укытучысы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Чын дуслар нинди була?" 7нче сыйныфта ачык дәрес үрнәге

Открытый урок  в 7 классе был проведен в рамках конкурса "Учитель года -2009"...

Чын дуслар нинди була?(урок в 7 классе)

Открытый урок в 7 классе, в рамках конкурса "Учитель года-2009"...

3 сыйныфта уку дәресе. Әдәпле булу җиңелме?

конспект урока на тему "Әдәпле булу җиңелме?"...

Тема: Бәхетле булу серләре

Максат: 1. Өйләнү яки кияүгә чыгу проблемасы буенча сөйләргә,                фикер йөртергә өйрәтү....

Ог-буле угаадыгларын хандыр оорен

Улусчу педагогика "ШЫН " № 40 (18160) 2012 чылдын апрель 10...

Развлечение для детей 4-5 лет с участием родителей «Буль-Буль», посвящённый Дню Защитника Отечества.

Данный сценарий предназначен для детей  средней группы с целью создать радостное настроение у детей от общения с близкими людьми и сверстниками, воспитывать любовь и уважение к защитникам Отечест...