Я - учитель
материал на тему

Шайхуллина Ильгиза Саетзяновна

Я - учитель

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл min_-_ukytuchy._esse.docx25.69 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                              Килгән чакта башка авырлык,

Җитми калса көч йә сабырлык,

                                                                           Сиздермичә ярдәм иткәнсез –

                                                                         Сез иң күркәм кеше икәнсез!

                                                                        Ф.Яруллин.

Әлеге искитмәле юллардан, сүзнең дөньяда иң гадел, иң күркәм, иң гүзәл һәм иң сабыр зат – Укытучы турында барганы аңлашыладыр мөгаен. Укытучы... Күпме мәгънә, күпме аң, күпме балаларга һәм кешелеккә булган мәхәббәт хисләре туплаган бу сүздә... Юк, гади сүз түгел бу... Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, акыл вә зиһен белән кечкенә генә сабыйлардан Шәхес үстерүче, тәрбияләүче, шул ук вакытта тормышның беренче салкын бураннарыннан, көзнең ачы җилләреннән саклаучы һәм олы тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы бөек җан – Укытучы ул.

Һәрбер кеше бу җиһанда укытучы була ала микән? Минемчә, юктыр. Чөнки әлеге бөек һөнәргә иң-иңнәре, киң холыклы, белемле, ә иң мөһиме, бала җанлы һәм киң күңелле кешеләр генә лаектыр.

Энҗе Мөэминованың әйткән сүзләре нәкъ шул турыда:

“Әзер юлдан үз көеңә бару җиңел.

Тигез җирдә юл салу да читен түгел.

 Кыяларга сукмак салу читенрәк!

Тик күңелгә юл салудан җиңелрәк!

Минем бурыч – күңелләргә сукмак салу!

Сукмак салыр үзәннәрне табып алу!”

Ана исеме белән тиңләшердәй, синең өчен көенеп, ут йотучы, синең өчен сөенүче, тормышта бар нәрсәне җиңеп алга барырга өйрәтүче, гомумән, кешелеккә лаеклы буын үстерү өчен, үзен аямыйча, эш һәм ял сәгатен санамыйча эшләүче кеше – ул мөгаллим! Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбыз башында укытучы торганын һәркем аңлый. Әйе, нәкъ менә алар кешелекне мәгърифәт дөньясына алып керә, хәреф танырга, язарга өйрәтә, белгәннәрен хәтергә сеңдерергә тырыша, тәрбияле булырга өнди.

Укытучы - универсаль кеше дип юкка гына әйтмиләрдер ул. Чыннан да, Укытучы шул ук вакытта балага, аның яшенә карамыйча, Әни дә була белергә тиеш, психологик яктан да ярдәм күрсәтә белүе зарур, шул ук вакытта баланың дусты, иң якын сердәшчесенә әверелергә тиештер ул. Баланың мәктәпкә барасы килүе, сыйныфтагы мөхит, аның белемгә омтылуы, югары үрләр яуларга әзер булуы – болар барысы да, иң беренче чиратта, укытучыдан тора. Укытучы кеше бала белән үз мөнәсәббәтен ничек итеп төзи, аңа дөньяны кайсы ягы белән, бигрәк тә нинди төсләр белән ачып күрсәтә, шул килеш шәкерт олы тормышка яраклаша һәм үз урынн таба. Әлбәттә, күп очракта, боларның барысы белән дә ата-ана шөгельлә дип уйларсыз. Әйе, килешәм, ләкин бала үзенең барлык булган вакытын диярлек мәктәп диварларында үткәрә һәм ата-аналар ышанып, аларны безнең кулларга – укытучыга тапшыра. Ә Укытучы, үз чиратында, әлеге ышанычларны кара таплар төшермичә бары тик акларга тиеш.

Дәрес бара... Укытуның төрле методларын, технологияләрен куллану балаларда укуга карата кызыксыну уята. Моның өчен укытучы да даими рәвештә һөнәри белемен камилләштерергә тиеш. Чөнки җәмгыятьнең мәгълүмати үсеше гел алга бара. Фәнни әдәбиятны өйрәнү, белем үстерү курсларында уку, семинарларда, һөнәри конкурсларда катнашу – болар барысы да педагогик осталыкны үстерә. “Укытучылык – иң бөек һәм иң изге бер хезмәт урыныдыр ки: бу юлда никадәр мәшәкать тартылса да, аларның барысы да рәхәтлеккә хисапланылса, урынлыдыр”. Әлеге сүзләрне халкыбызның күренекле шәхесе, педагог Ризаэтдин Фәхреддин әйткән. Бик хак сүзләр! 

Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә аның Укытучысы атлый.   Ул барлык һөнәрләргә юл ачучы, күпкырлы, эзләнүчән, тәрбияче, могҗиза кылучы. Ул Укытучы –Ул бәхетле кеше, чөнки аның кулында Кешелек бәхете. Укытучы булу өчен һөнәри белем, ә иң яхшы укытучы булыр өчен балаларны яратып, эшеңә күңел җылыңны салу кирәк!

Мәктәп, дөресен генә әйткәндә, минем икенче өем ул. Бала чакта үзем белем алган булсам, бүген – ул минем яраткан һәм атлыгып бара торган кадерле эш урыным. Чыннан да, мәктәптә яшәп килгән мөхит, балаларның “Укытучы апа” дип май кояшыдай елмайган йөзләре, сиңа – укытучыга төбәлеп, бар игътибарларын юнәлтеп караган күзләр – болар барысы да минем тормышым, минем дөньям.

 Укытучы булу – минем балачак хыялым иде. Минем укытучылык язмышымда, әлбәттә, үземнең остазларым да зур йогынты ясагандыр. Башта бу мәктәп бусагасыннан кулын биреп каршы алган беренче укытучым, Латыпова Кәшфия апа булса, аннары инде  олы тормышка чын-чынлап юл күрсәткән остазым,  химия, биология укытучым Әһлиева Гөлфия Әһлиевна булды. Нәкъ алар үрнәген күреп, аларга сокланып, күпме матурлык, сафлык, чисталык бөркелә бит бу якты, бөек затлардан дигән уйларым укытучылыкка илткән сәбәпләрнең берсе булгандыр мөгаен.

Заман үзгәрешләре... Нинди булырга тиеш соң ул хәзерге заман укытучысы? Федераль дәүләт белем бирү стандартлары, Укытучының профессиональ стандарты нәрсә таләп итәләр соң? Нәкъ менә алар минем профессиональ үсешемнең юнәлешен һәм стратегиясен билгелиләр. Ә бу үсеш бик күп көч таләп итә. Укытучы үзе теләп үзгәрсә, яңача фикер йөртә башласа гына, аның файдасы, нәтиҗәсе булачак. Бүгенге көндә әзер белемле кешеләр түгел, ә шул белемнәрне эзләп таба белүче, аралашучан, мобиль, үзгәрергә сәләтле  булган, төрле тормыш ситуацияләреннән чыга алучы кешеләр кирәк. Дәресләрдә укучылар эзлиләр һәм табалар, үзләре куйган максатларга ирешәләр, ялгышалар һәм хаталарын төзәтәләр. Шулай Шәхес туа, уңышлы Шәхес. Ә уңышлы булырга аларга укытучы ярдәм итәчәк. Яңа карашлы укытучы. Моның өчен аңардан шул үзгәрешләрне аңлап кабул итү таләп ителә дә инде. Минемчә, ул күңелен биреп эшләргә, укучыларны мавыктырырга, аларга белемне үзләренә табарга мөмкинлек бирергә тиеш. Бөек язучыбыз, галим һәм педагог Галимҗан Ибраһимовның сүзләре  белән килешми мөмкин түгел: "Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр."

Укытучы — үзенең бөтен тырышлыгын, бөтен көчен, бөтен барлыгын балаларга бирүче кеше. Укытучы — дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзенә туплаган, киң күңелле, сабыр, изге кеше ул. Балаларны күз карашыннан аңлаучы, төпле киңәшләрен бирүче дә ул. Укытучы – ул зур  хәзинә.  Хәзинәне үзеңдә туплаганнан соң, аны башкаларга да бирергә кирәк. Ә мондый осталык бары тик укытучыда гына була. Укытучының гүзәл сыйфатларын санап  бетерерлек түгел. Укытучы заманнан бер адым да калышмыйча атларга тиеш. Чөнки ул балалар аласы бик күп белемнәрнең нигезен салучы кеше.

Укытучы даими рәвештә үзенең белемен камилләштерергә тиеш. Үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә.  Белем күтәрү курсларында уку, семинарларда, һөнәри конкурсларда катнашу, хезмәттәшләрең белән аралашу – болар барысы да педагогик осталыкны үстерә. Белем бирү системасындагы үзгәрешләр укытучының педагогик осталыгын, профессиональ компетентлыгын өзлексез, системалы рәвештә күтәрүне таләп итә. Заман ритмында яшәп, яңалыкка омтылып, алга барганда гына укыту-тәрбия эшчәнлегендә зур уңышларга ирешергә була.

          Соңгы елларда уку-укытуда шактый гына үзгәрешләр күзәтелә. Традицион укыту белән янәшә яңа технологияләр, инновацион дәресләр үтеп керде. Бу шулай булырга тиеш тә иде, чөнки укыту бер урында таптанып тора алмый.  Борынгылар: «Кем алга бармый, шул артка тарта», – дигәннәр. Дөрестән дә, белеме аз, укырга яратмаучы, белемен баетмаган укытучы үз укучыларын да күп нәрсәгә өйрәтә алмый. Тар карашлы укытучы үзе кебек тар фикерле укучы гына тәрбияләп чыгара алачак. Шуңа, укытучы гомере буена үзлегеннән укып белемен арттырырга, үз өстендә эшләргә, ягъни эрудицияле булырга тиеш.

         Минем уйлавымча, теләсә кайсы өлкәдә уңышның сере – тырыш хезмәт. Безнең һөнәрдә бигрәк тә, бернәрсә дә үзеннән - үзе генә бармый, һәрвакыт эзләнергә, укырга, хыялланырга кирәк. Шулай ук эшли торган коллективның бердәм, тату, ярдәмчел булуы да, җитәкчеләрнең безнең башлангычларны күреп алып, үсәргә ярдәм итүе дә уңышка ирешү өчен бик әһәмиятле нигез дип саныйм.

Балалар — безнең киләчәгебез. Мәктәбебездә беркайчан да кыңгыраулар чыңы тынмасын, класслар буш калмасын иде.

Кыңгырау... “Сау булыгыз, укучылар. Дәрес өчен рәхмәт!” Кинәт: “Үзегезгә рәхмәт!” – дигән сүзләр ишетәм. Димәк, минем дәресемне көткәннәр һәм ул аларның ышанычын аклаган. Мин монда кирәк! Мин – укытучы!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

РЕЦЕНЗИЯ НА КУРСОВУЮ РАБОТУ ПО ТЕМЕ «ОСОБЕННОСТИ ДИАГНОСТИЧЕСКОЙ ДЕЯТЕЛЬНОСТИ УЧИТЕЛЯ СРЕДНЕЙ ШКОЛЫ В ЛИЧНОСТНО-РАЗВИВАЮЩЕМ ОБРАЗОВАНИИ» СЛУШАТЕЛЯ ПДК УЧИТЕЛЕЙ МАТЕМАТИКИ Г. РОСТОВА-НА-ДОНУ УЧИТЕЛЯ МАТЕМАТИКИ МОУСОШ №57 Г. РОСТОВА-НА-ДОНУ СВЯТЕЦ НАТАЛЬИ Н

РЕЦЕНЗИЯ НА КУРСОВУЮ РАБОТУ ПО ТЕМЕ «ОСОБЕННОСТИ ДИАГНОСТИЧЕСКОЙ ДЕЯТЕЛЬНОСТИ УЧИТЕЛЯ СРЕДНЕЙ ШКОЛЫ В ЛИЧНОСТНО-РАЗВИВАЮЩЕМ ОБРАЗОВАНИИ» СЛУШАТЕЛЯ ПДК УЧИТЕЛЕЙ МАТЕМАТИКИ Г. РОСТОВА-НА-ДОНУ УЧИТЕЛЯ МА...

"Я учитель... Я учитель? Я учитель!"

КВН по педагогике "Я учитель... Я учитель? Я учитель!"...

Результативность работы МО учителей математики и информатики Лицея №76 г. Новокузнецка (подготовка к внешней оценке качества образования). Авторы: Щиклина Т.Н. – рук. МО, Новолодская С.В. – учитель Букурова Е.И. – учитель Гончарова Н.Н. – зам.дир. по УВР

В презентации представлен опыт работы МО учителей математики и информатики по подготовке к внешней оценке качества образования: профессиональный уровень педагогов, работа над единой методической темой...

Эссе «Я – учитель!» на конкурс учитель года Кубани 2015 Уважение профессии учитель через любовь к делу и ученикам

Эссе представленно на тему: "Уважение профессии учитель через любовь к делу и ученикам" содержит размышления педагога о значении и важности профессии учитель. Рассматриваются в эссе этапы становления ...

Семинар для учителей-дефектологов и учителей-логопедов: «Особенности практической работы учителей-дефектологов и учителей-логопедов в условиях Центра»

Использование кинезиологических упражнений с детьми старшего дошкольного возраста школьного возраста...