Үзем турында белешмә
материал на тему

Халитова  Лейсан  Хамитовна
Үзем турында кыскача белешмә (укыту технологияләре, укучыларның белем сыйфаты, муниципаль һәм дистанцион олимпиада нәтиҗәләре , укучыларның конкурс, фәнни- практик конференцияләрдә катнашуы, тәҗрибә уртаклашу өчен материаллар )

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon uzem_turynda_beleshm.doc74 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Яшел Үзән муниципаль районы

3 нче гимназия муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Үзем турында белешмә

Яшел Үзән шәһәре 3нче гимназиянең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Халитова Ләйсән Хамитовна

Яшел Үзән – 2017

Үзем турында белешмә

     Мин 2001 нче елда Яшел Үзән шәһәрендә урнашкан Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты  факультетын тәмамладым.  Шул ук елны   3 нче гимназиягә эшкә урнаштым. Инде менә 15 ел татар теле һәм татар әдәбиятын укытам. Мин  рус төркемнәрендә эшлим. Эшләү дәверендә укучыларны 1 нче сыйныфтан алып 11 нче сыйныфка кадәр укыттым. Чөнки шулай дәвамчанлылык саклану югары нәтиҗә бирә.

Дәресләремдә, педагогик эшчәнлегемдә “заман белән бергә” дигән принципка нигезләнәм. Бүгенге шартларда туктаусыз үзгәреп торган дөньяда, үземә дә өзлексез укырга, проффесиональ осталыкны камилләштерергә, тормыш белән  бер юлдан атлап барырга кирәклекне аңлап эш итәм, укучыларыма төпле белем бирү  һәм  тормышта чын кешеләр итеп тәрбияләүнең төрле юлларын өйрәнәм.

         Үз эшемдә заманча яңа педагогик технологияләр кулланам: коммуникатив-үстерешле технология, проект технологиясе, информацион-коммуникатив технология, Р.Хәйдәрованың үстерешле технологиясе. Укытуның интерактив методларын да уңышлы файдаланам: кечкенә төркемнәрдә эш, дискуссия, иҗади эшләр, дидактик һәм үстерелешле уеннар, урта һәм югары сыйныфларда тестлар кулланып эшлим. Дәресләрдә укучыларның яшь һәм педагогик үзенчәлекләрен истә тотам.

         Мин үземнең дәресләремдә әхлакый тәрбиягә дә зур урын бирәм. Миңа бу эшемдә Каюм Насыйри хезмәтләре, Ризаэддин Фәхреддиннең нәсыйхәтләре ярдәмгә килә. Үземнең дәресләремдә мин аларны бик теләп кулланам.  Шулай ук татар халык мәкальләре һәм табышмакларын куллану да әһәмиятле.  

    Менә болар барысы да югары нәтиҗәләргә ирешүгә ярдәм итә. Укучылар үзләре дә төрле бәйгеләрдә, конкурсларда теләп катнашалар.

   

Предмет буенча өлгереш һәм белем сыйфаты

Уку елы

Предмет

Белем сыйфаты (%)

Өлгереш (%)

2011-2012

татар теле

 84%

100%

татар әдәбияты

 87%

100%

2012-2013

татар теле

87%

100%

татар әдәбияты

98%

100%

2013-2014

татар теле

94%

100%

татар әдәбияты

99%

100%

2014-2015

татар теле

82%

100%

татар әдәбияты

87%

100%

2015-2016

татар теле

79%

100%

татар әдәбияты

90%

100%

БРТ нәтиҗәләре

Уку елы

Предмет

БРТ катнашучылар саны

Белем сыйфаты (%, 4 һәм 5 билгесенә бирүчеләр саныннан чыгып исәпләнә)

Өлгереш (% 2 билгесенә бирүчеләр саныннан исәпләнә)

2013-2014

татар теле

12

66%

-

2014-2015

татар теле

11

72%

-

4 нче сыйныф укучыларының мониторинг нәтиҗәләре

Уку елы

Предмет

Сыйныф

Катнашучылар саны (4 һәм 5 билгесенә бирүчеләр)

Катнашучылар саны (2 билгесенә бирүчеләр)

Уртача балл

2012-2013

татар теле

12

-

4,3

2013-2014

татар теле

12

-

4,2

2014-2015

татар теле

11

-

4,3

     Татар тел белеме  буенча ачык шәһәр (республика) «Без Булдырабыз!» олимпиадасы нәтиҗәләре:

1.Минкина Алия, 1 нче сыйныф- җиңүче  ( татар теле,  Казан 2015)

2.Минкина Алия, 2 нче сыйныф- призер  ( татар теле,  Казан 2015)

     Татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара дистанцион олимпиада нәтиҗәләре:

  1. Минкина А.Л., 1 нче  сыйныф, җиңүче ( татар теле, 2015)
  2. Ахметшин Р. А., 1нче сыйныф, җиңүче ( татар теле, 2015)

3.  Рахимова Р. Р., 1нче сыйныф, җиңүче ( татар теле, 2015)

4. Булатова К.Д., 6 нчы сыйныф, җиңүче ( татар теле, 2015)

5. Хыдырова З.А.,  6 нчы сыйныф, җиңүче ( татар теле, 2015)

6. Лутфуллин А.Р., 1нче сыйныф, җиңүче ( татар теле, 2016)

7. Николаева Л.Д., 1нче сыйныф, җиңүче ( татар теле, 2016)

    Укучыларның конкус, фәнни-практик конференцияләрдә катнашуы:

1. Хәйрутдинова Р., 8 нче сыйныф, III урын, 2011 ел («Шагыйрь, фикер иясе, патриот» дип исемләнгән Тукай укулары)

2. Сафиуллина И., 8 нче сыйныф, җиңүче, 2013 ел ( Каюм Насыйри исемендәге төбәкара XI яшүсмерләр фәнни-тикшеренү укулары)

3. Сафиуллина И., 9 нчы сыйныф, грамота,  2014 ел ( Каюм Насыйри исемендәге төбәкара XII яшүсмерләр фәнни-тикшеренү укулары)

4. Сафиуллина  И.,  8 нче сыйныф,  җиңүче,  2013 ел (Фәнни-практик укулар «Белем көне-2013» )

5. Андреева П., 5 нче нче сыйныф,  җиңүче,  2013 ел (Фәнни-практик укулар «Белем көне-2013»)

6. Боровкова М., 6 нчы сыйныф, сертификат, 2015 ел (Фәнни-практик укулар «Белем көне-2015»)

Тәҗрибә уртаклашу буенча материаллары һәм нәтиҗәләре:

  1. VIII Бөтенроссия Занков укуларында актив катнашкан өчен мактау кәгазе, 2013 ел
  2. «Укытучы»  Бөтенроссия  интерактив проектлар порталы. Бөтенроссия методик конкурсы. Интерактив укытучы – 2013» - 3 урын
  3. «Реализация ФГОС общего образования: опыт, проблемы, перспективы» исемле республика күләмендәге фәнни-практик конференциядә чыгыш, сертификат,  Казан – 2012 ел
  4. Проект “Учитель цифрового века» -сертификат- 2012 ел
  5. «Мин татарча сөйләшәм» республика акциясенең муниципаль туры– 3 урын
  6. «Полиэтнический аспект этнокультурного образования как инструмента формирования толерантности в меңкулҗтурном взаимодействии народов РТ» I фәнни-практик конференциясендә  актив катнашкан  өчен  сертификат, 2015 ел
  7. X Бөтенроссия Занков укуларына багышланган «Развивающее обучение в условиях государственно- общественного управления» дилом, 2015
  8. X Бөтенроссия Занков укуларына багышланган «Развивающее обучение в условиях государственно- общественного управления» сертификат, 2015
  9. Халыкара дистанцион олимпиадада катнашкан өчен мактау кәгазе, 2015 ел
  10.  «Этнос и культура в межнациональных коммуникациях XXI века» исемле халыкара фәнни-практик конференциясендә  актив катнашкан  өчен  диплом, 2016 ел
  11.  «Развитие языковой творческой личности в поликультурном пространстве гимназии»  исемле  төбәкара семинарында ачык дәрес. 2 нче  сыйныф.  “Татарстанга рәхим итегез!”, 2013 ел.
  12. VII Бөтенроссия Занков укуларына багышланган «Системно – деятельностный подход как условие личностного развития обучающихся» исемле семинарында ачык дәрес. 5 нче  сыйныф.  «Мин әнигә булышам»,2013 ел.
  13. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының регионара семинарында чыгыш «Төрле милләтле сыйныф коллективында тәрбия эше» 2013 ел
  14.  «Рус телендә гомуми белем бирүче мәктәпләрнең IX сыйныф укучыларын татар теленнән дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләү. Бердәм Республика тесты.» исемле муниципаль семинарында мастер класс, 2015 ел
  15.  X Бөтенроссия Занков укуларына багышланган «Развивающее обучение в условиях государственно-общественного управления» исемле семинарында ачык дәрес. 1сыйныф. «Ашамлыклар», 2015 ел
  16.  «Актуальные проблемы преподавания татарского языка  татарской литературы в условиях ФГОС ОО» исемле  республика семинарында ачык дәрес. 1сыйныф. «Супермаркетта», 2015 ел
  17.  «Полиэтнический аспект этнокультурного образования как инструмента формирования толерантности в межкультурном взаимодействии народов Республики Татарстан» I фәнни-практик конференциясендә  чыгыш «Укыту –тәрбия  процессында укучыларда рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү», 2015 ел
  18. Публикация в сборнике «Актуальные вопросы психолого-педагогической практики» исемле җыентыкта публикация. Казан-2013. «Без Татарстанда яшибез!» 2сыйныф, дәрес планы.
  19. IX Бөтенроссия Занков укуларына багышланган «Преемственность и перспективность в системе развивающего обучения» исемле җыентыкта,  «Г.Тукай балалар язучысы» 4 сыйныф, ачык чара, 2014 ел
  20. IX Бөтенроссия Занков укуларына багышланган «Преемственность и перспективность в системе развивающего обучения» исемле җыентыкта,  «Исем» 3 сыйныф,  дәрес планы, 2014 ел
  21. IX Бөтенроссия Занков укуларына багышланган «Преемственность и перспективность в системе развивающего обучения» исемле җыентыкта,  «Если хочешь быть здоров» 6 сыйныф,  сыйныф сәгате, 2014 ел
  22. edukon.ru  сайтында дәрес планын  һәм презентация бастырган  өчен  свидетельство, 2014 ел  
  23. X  Бөтенроссия Занков укуларына багышланган “ Развивающее обучение в услоиях государственно- общественного управления» исемле җыентыкта, «Татарстанга рәхим итегез!»,  2нче сыйныф, дәреснең технологик картасы , 2015 ел
  24. infourok.ru сайтында шәхси сайт булдырган өчен  сертификат, 2015
  25. infourok.ru сайтында дәрес планнарын һәм презентацияләр бастырган  өчен  свидетельство, 2015-2016 ел  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ш.Рәкыйпов. Язучы турында белешмә.

8нче сыйныфның татар балалары өчен татар әдәбияты дәресләрендә компьютер кулланып үткәрү өчен материал (презентация һәм ачык дәрес эшкәртмәсе)...

Белешмә язу үрнәге (Эш программалары буенча)

Һәр сыйныфка эш программалары мәктәпнең укыту планына, нигезмәсенә таянып төзелгән. Программалар аңлатма язуы, тематик план, календарь - тематик планнан тора.  Аңлатма язуында төп бурычлар һәм ма...

Үзем турында белешмә

Үзем турында кыскача белешмә (укыту технологияләре, укучыларның  белем сыйфаты, муниципаль һәм дистанцион олимпиада нәтиҗәләре , укучыларның конкурс, фәнни- практик конференцияләрдә  ка...

Педагогик эшчәнлек турында белешмә

Справка о педагогической деятельности учителя. Абдуллина Ф. М. работает в данной школе с начала открытия школы - с августа 1992 года....

Татарстан Республикасы Тукай районы Новотроицк авылы турында тарихи белешмә

Татарстан Республикасы Тукай районы Новотроицк авылы турында тарихи белешмә...

Дәрес эшкәртмәсе. Габдерәхим Утыз Имәни. “Сату итү турында”,“Гыйлемнең өстенлеге турында”, “Татулык турында”.

Габдерәхим Утыз Имәни. “Сату итү турында”,“Гыйлемнең өстенлеге турында”, “Татулык турында” темасына 6нчы сыйныфта әдәбият дәресе....

Һади Такташ. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.“Алсу” поэмасы. Әдәбият теориясе. Поэма жанры. Лирик һәм эпик поэма.

Мин "Һади Такташ. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.“Алсу” поэмасы.  Әдәбият теориясе. Поэма жанры. Лирик һәм эпик поэма" темасына әдәби уку дәресенә технологик карта төз...