Педагогик эшчәнлек турында белешмә
материал на тему

Абдуллина Файруза Миннулловна

Справка о педагогической деятельности учителя. Абдуллина Ф. М. работает в данной школе с начала открытия школы - с августа 1992 года.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon pedagogik_eshchnlek_turynda_beleshm_a._f._m.doc31 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  

Питрәч муниципаль районы мәгариф бүлеге

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының

район күләмендә үткәрелә торган

“Туган тел” мастер – класс  бәйгесенә

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Абдуллина Фәйрүзә Миннулла кызының

педагогик эшчәнлеге турында белешмә

2016 ел

Абдуллина Фәйрүзә Миннулла кызы мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып 1992 нче елдан бирле эшли.

Белеме - югары. Башта – Казан дәүләт педагогика институтының физика – математика факультетын, аннан соң ТУБКИда татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерли торган ике еллык курсларын тәмамлый.

Фәйрүзә Миннулла кызы үз фәнен яхшы белә, эзлекле рәвештә белемен күтәрә, укытудагы яңа алымнар белән танышып, аларның иң нәтиҗәлеләрен эшендә куллана, методик осталыгын камилләштерә. Яңа материалны аңлаешлы һәм үтемле итеп аңлата белә, үзе әзерләгән терәк схемалардан, таблица һәм конспектлардан, компьютердан оста файдалана.

Эшлекле уен, пресс – конференция, викторина, сәяхәт, КВН дәресләр кебек гадәти булмаган дәресләр, “Могҗизалар кыры”, “Бәхетле очрак”, «Йолдыз сәгате”, предмет атналыклары кебек сыйныфтан тыш чаралар үткәрү фәнгә кызыксынуны арттыра, укучыларның белемен тирәнәйтә.

Укыту – тәрбия эшендә төрле форма һәм алымнарны куллану педагогка төпле белем бирергә мөмкинлек тудыра. Аның укучылары елның – елында мәктәп, район олимпиадаларында призлы урыннарны яулыйлар. Шулай ук республика күләмендә үткәрелгән “Мин татарча сөйләшәм” конкурсында III урын алдылар. Алдынгы фикерле, белемле, зур эрудицияле  укытучы үзе дә, укучылары да ел дәвамында бик күп фәнни-гамәли конференцияләрдә, конкурсларда катнаша.  

Укытучы хезмәттәшләре, аеруча яшь укытучылар белән күпъеллык эш тәҗрибәсен теләп уртаклаша, район, республика укытучылары, Бөтендөнья татарлар конгрессы делегатлары өчен  ачык дәресләр, чаралар үткәрә, семинарларда, ата-аналар җыелышларында  чыгышлар ясый. Күп кенә дәрес эшкәртмәләре, авторлык программасы, төрле темага төзелгән тестлары, фәнне тирәнтен өйрәнү өчен тупланган өстәмә материаллары белән  районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән уртаклаша.

Ф. М. Абдуллинаның иҗат лабораториясе дә бай. Анда дәрескә кирәкле тарату һәм дидактик материаллар, таблица, схема һәм техник чаралар бар. Сөйләм теле үстерү дәресләрендә куллану өчен бик күп презентацион эшләре бар. Аларны укытучы оста файдалана. Ул һаман эзләнә, яңалыкка омтыла.

Сыйныф җитәкчесе буларак та, аның иҗади эшләвен аерым билгеләп үтәсе килә. Ул үз эшендә халык педагогикасын киң куллана. Балаларны туган җиребезне, Татарстан тарихын ихтирам итәргә, халкыбызның гореф – гадәтләрен сакларга өйрәтә.

Фәйрүзә Миннулловна үзе эшләгән педагогик коллективта һәм районыбыз укытучылары арасында абруй казанды. Моннан берничә ел элек “Районның иң яхшы укытучысы” дигән мәртәбәле исемгә лаек булды, ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгының III дәрәҗә Дипломы, лауреат Дипломы белән, мәктәп һәм мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде. 2011, 2013 елларда “Наш лучший учитель» грантында җиңүче, 2012 елда татар мәгарифен үстерүдәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Дипломы белән бүләкләнде.

Фәйрүзә Миннулловна – үз эшенә бик бирелгән кеше. Балаларны ихлас күңелдән яратуы, гадел, гади булуы белән башкалардан аерылып тора. Ул - киң күңелле, тыйнак, ягымлы, хезмәт сөючән. Ике бала анасы. Аларны тәрбияләүгә зур көч куя.

   Муниципаль бюджет  гомуми  белем бирү

   учреждениесе  “Питрәч икенче номерлы  

гомуми белем бирү мәктәбе”   директоры:                      /Э. А. Мамасадыкова/

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ш.Рәкыйпов. Язучы турында белешмә.

8нче сыйныфның татар балалары өчен татар әдәбияты дәресләрендә компьютер кулланып үткәрү өчен материал (презентация һәм ачык дәрес эшкәртмәсе)...

Сәләтле балалар белән үзара эшләү өчен педагогик күчүчәнлек һәм технологияләр системасы.

Нәрсә ул сәләтлелек? Сәләтле балалар белән эшләгәндә эшебездә кулланылучы технологияләр. Куелган бурычлар.Сәләтле балалар белән эшләү ысуллары. Нәтиҗәләр. Дәрес төрләре....

Үзем турында белешмә

Үзем турында кыскача белешмә (укыту технологияләре, укучыларның  белем сыйфаты, муниципаль һәм дистанцион олимпиада нәтиҗәләре , укучыларның конкурс, фәнни- практик конференцияләрдә  ка...

Татарстан Республикасы Тукай районы Новотроицк авылы турында тарихи белешмә

Татарстан Республикасы Тукай районы Новотроицк авылы турында тарихи белешмә...

Үзем турында белешмә

Үзем турында кыскача белешмә (укыту технологияләре, укучыларның белем сыйфаты, муниципаль һәм дистанцион олимпиада нәтиҗәләре , укучыларның конкурс, фәнни- практик конференцияләрдә катнашуы, тәҗрибә...

Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган «Туган тел” мастер-класс бәйгесенең республика турында катнашучы Хәлиуллина Раушания Насибулла кызының педагогик эшчәнлегенә бәяләмә

Ана теле укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган «Туган тел”  мастер-класс бәйгесенең республика турында катнашучы Татарстан Республикасы Баулы    муниципаль ...

Һади Такташ. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.“Алсу” поэмасы. Әдәбият теориясе. Поэма жанры. Лирик һәм эпик поэма.

Мин "Һади Такташ. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.“Алсу” поэмасы.  Әдәбият теориясе. Поэма жанры. Лирик һәм эпик поэма" темасына әдәби уку дәресенә технологик карта төз...