Сәләтле балалар белән үзара эшләү өчен педагогик күчүчәнлек һәм технологияләр системасы.
презентация урока для интерактивной доски (8 класс) по теме

Шакирова Резеда Нурисламовна

Нәрсә ул сәләтлелек? Сәләтле балалар белән эшләгәндә эшебездә кулланылучы технологияләр. Куелган бурычлар.Сәләтле балалар белән эшләү ысуллары. Нәтиҗәләр. Дәрес төрләре.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Сәләтле балалар белән үзара эшләү өчен педагогик күчүчәнлек һәм       технологияләр системасы.

           Бүгенге көн балалары арасында үтә сәләтле, конкурентлыкка ия булганнар күп дип билгеләп китәр идек без. Нәрсә дигән сүз соң ул – сәләтлелек?

Сәләтлелек билгеләре дигәндә, без, иң беренче чиратта, кешедәге акыл үсешенең югары дәрәҗәсен күз алдында тотабыз. Психолог-галим И.Дубровина сәләтле балаларны өч төркемгә, өч категориягә бүлеп карый. Аларның беренчесенә зыялылык сәләте кече яшьтән ачылганнар (вундеркиндлар); икенчесенә аерым фәннәрне бик яхшы үзләштерүчеләр; өченчесенә сәләтлелек билгеләре ачык сизелә торганнар керә. Ә менә психология фәннәре докторы Ю.Гильбух фикеренчә, билгеле яшьтәге аңлылык дәрәҗәсе акыл сәләтен билгеләүгә хезмәт итә. Акыл үсешенең югары темпы – сәләтле балага хас сыйфат. Аңлы, белемгә омтылучан балалар тумыштан сәләтле яисә тиешле тәрбия алу нәтиҗәсендә үзләренең иптәшләреннән камилрәк акылга ия булулары белән аерылып торалар.  Белгечләр исбатлавынча, сәләтле балаларның нәрсәгә сәләтле булулары билгеле бер шартларда ачыклана. Сәләтле булу нәселдәнлеккә генә бәйле түгел, монда баланың тирә-ягындагы кыймммәтләр системасы да зур әһәмияткә ия. Билгеле бер шартлар булдырганда, укучыларның күбесендә теге яки бу сәләтне үстерергә мөмкин.                                                                                 Заман таләбе - баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес итеп тәрбияләү.

      Белгәнебезчә, укыту өлкәсендә сәләтле балаларны табу һәм аларның эшчәнлеген үстерү – хәзерге көндә төп бурычларның берсе булып тора. Без баланың сәләтен никадәр тизрәк күреп алабыз, үстерәбез, уңай шартлар тудырабыз, шул очракта гына көтелгән уңышларга ирешә алабыз.

      Укытучы 1 нче сыйныфтан башлап 11 нче сыйныфка кадәр сәләтле балалар белән тыгыз элемтәдә торырга тиеш. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, дәрестән тыш чараларда  төрле технологияләр белән эшләү сорала. Әлбәттә, сәләтле балалар белән эшләгәндә  эшебездә шәхескә юнәлтелгән, үзара хезмәттәшлек педагогикасы, уен, сәламәтлекне саклау, проблемалы укыту технологияләрен  кулланабыз.  Заман уку- укыту эшчәнлегенең барлык тармакларына да үзгәрешләр кертә. Бүгенге көндә информацион технологиядән башка укытуны күз алдына да китереп булмый. Компьютер технологиясе укучыларның шәхси сәләтләрен, үзенчәлекләрен, танып-белү сәләтен үстерүгә ярдәм итә. Сәләтне үстерү өчен балаларның фәннәр буенча биремнәрне һәм үзләре алдына куелган бурычларны эзлекле һәм системалы үтәүләренә ирешү сорала. Укытучыларны рус мәктәбендә сәләтле балалар белән эшләү, аларга ничек итеп шәхси якын килү, индивидуаль программа белән укыту мәсьәләләре кызыксындыра. Бу юнәлештә эшләгәндә берничә мәсьәләне хәл итәргә кирәк була.

Укучыларда белемнең үсеш дәрәҗәсен бик тиз һәм төгәл билгеләү, шуның белән бәйләнештә дәресләрнең тема һәм формаларын планлаштыру, вариантларын төгәл фәнни нигезләп сайлап алу, ягъни методиканы төгәл бер төркем, сыйныф яки укучы үзенчәлекләре белән “килештерү” механизмын булдыру.

 Дәрестә дифференцияләштерелгән   укытуны фәнни нигездә гамәлгә ашыру, үсеш  дәрәҗәләре һәм әзерлекләре төрлечә булган укучыларның тиешле белем алуына ирешү, дәреслекләрдә нинди алым , эш формалары кулланырга кирәклеген билгеләү.

Дәрестә укытучы – укучы дуслыгын тагын да нәтиҗәле итү юлларын табу.

Акыл сәләтен эшкә җигү – шулай ук хәл итәсе мәсьәләләрнең берсе. Бу – туктаусыз алга бару мөмкинлеге тудыру дигән сүз. Әлеге очракта сәләтле балаларны укытканда барлыкка килә торган “буш” вакыт шул ук фәннәрне укыту өчен файдаланырга тиеш.

           

     Гомумән, һәр уңышка ирешүнең сәләт-талант нәтиҗәсе генә түгел, ә тырышлык нәтиҗәсе икәнен беләбез. Баланың сәләтен дөрес юнәлештә үстергәндә ул берничә өлкәдә үзенең талантын күрсәтә ала.

     Татар теле һәм әдәбияты укытуны камилләштерү, укучыларның белемгә омтылышын көчәйтү, зыялы шәхесләр тәрбияләү, һәм иң мөһиме, араларыннан аеруча сәләтле укучыларны сайлап алу максатыннан һәр елны район,шәһәр һәм республикабызда фән олимпиадалары уздырыла.

     Безнең  укучыларыбыз да барлык олимпиадаларда да актив катнашалар һәм призлы урыннарны яулыйлар. 2011-2012 уку елында  район олимпиадасында  9 сыйныф укучысы Парсина Әдилә татар теленнән өченче урынны яулады. Рус төркемендә укучы кызыбыз - Глинская Наталья өч ел рәттән район олимпиадасында беренче урынны алып килде һәм быел шәһәргә чыкты.

     Уңышка ирешүнең юллары җиңел түгел.

     Билгеле булганча, әдәбият укытучысының бурычы программада каралган әсәрләрне аңлап үзләштерүдән, аның идея-эчтәлеген аңлатудан, язучының осталыгын бала аңына үткәрүдән, укучыда эчке матурлыкка омтылу кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләүдән, әйләнә-тирә мохиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирә белергә, үзлегеңнән белем алуга өйрәтүдән гыйбарәт.

             Без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, һәр укучының туган телен, халкының тарихын тирәнтен өйрәтү, аларга карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү максатыннан, үз каршыбызда җитди бурычлар куябыз. Һәр татар теле укытучысының үз бурычлары булган кебек, мин дә үз эшемдә түбәндәге бурычларны куям.

     - программа материалын бик яхшы үзләштерү;

     - бәйләнешле сөйләм үстерү;

     - фикерләү сәләтен үстерү;

     - анализ үрнәкләрен белү;

     - өстәмә чыганаклардан файдалану;

     - татар халкының үткәне, бүгенгесе турындагы материалларны өйрәнү, гореф - гадәтләре белән кызыксыну, хөрмәт итү, вакытлы матбугат белән танышып бару, радио, телевидениедән татарча тапшыруларны даими карау;

     -  "Мәгърифәт” газеталары, "Мәгариф”, балалар өчен чыгарыла торган газета- журналларда бирелгән бәйге конкурсларда катнашу;

     - милли бәйрәмнәребезне өйрәнү;

     - татар халкының күңел бизәкләре – милли сәнгать үрнәкләре белән таныштыру тора.

     Олимпиадага әзерләүне һәр елны уку елы башыннан башлыйбыз.

    Мин үземнең укучыларымны түбәндәге методик ярдәмлекләр белән әзерлим:

        1. Л.И. Минһаҗева "Татар балалар әдәбияты”. Казан. 2003;

        2. Фәрит Хатипов "Әдәбият теориясе”. Казан. "Мәгариф” нәшрияты. 2000;

        3. Д. Ф. Заһидуллина, Ә.М. Закирҗанов "Татар әдәбияты”. Казан. "Мәгариф” нәшрияты. 2004;

        4. Д. Ф. Заһидуллина, М. И. Ибраһимов, В.Р. Әминева "Әдәби әсәргә анализ ясау”. Казан. "Мәгариф” нәшрияты. 2005;

        5. Л.К. Хөснетдинова "Әдәбият укыту мәсьәләләре”. Яр Чаллы. 2000;

        6. Гөлнур Каюмова "Татар теле һәм әдәбиятын укыту тәҗрибәсеннән”. Казан. "Яңалиф” нәшрият йорты. 2003;

        Бу методик ярдәмлекләрне әдәбият укытканда уңышлы кулланып була. Алар балаларга әдәбиятны тирәнтен үзләштерергә, ныклы белем алуга ирешергә булыша, иҗади фикер йөртергә өйрәтә һәм әхлак тәрбиясе дә бирә. Эш дәверендә балаларның яшь үзенчәлекләрен искә алырга кирәк. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сәләтле укучылар белән эшләү бу фәннәр өлкәсендә укучыларның белемнәрен киңәйтә, сәләтле укучыларның мөстәкыйль рәвештә үз белемнәрен һәм үзүсешләрен арттыруга этәргеч ясый, алга таба шул юнәлештә үсеп китәргә ярдәм итә.                                                                                         Сәләтле балалар белән эшләү ысуллары күп төрле. Шуларның берсе - проект эшләре. Без укучылар белән бу эш өстендә күптән түгел эшли башладык. “Милли бәйрәмнәр”, “Туган ягым” темаларына проект эшләре башкардык, киләсе уку елында дәвам итәргә уйлыйбыз.                         Сәләтле балалар белән эшне 1 нче сыйныфтан ук башлап алдагы елларда дәвам итәбез.. Уку барышында төрле уен - дәресләр, дәрес –викториналар, интеграль дәресләр үткәрәбез. Класстан тыш чараларда, конкурсларда катнашабыз. Дәрвишләр бистәсендәге балалар үзәгендә үткәрелгән  “Без – Тукай оныклары ” конкурсына 1 нче “А” сыйныфы укучысы Гыйләҗев Айнур белән әзерләндек, бергәләп гаилә фото рәсемнәрен кулланып презентация төзедек, үзе белән таныштыру өлешенә шигырь юллары иҗат иттек. Ул бик тырыш, сәләтле бала. Музыка мәктәбенең кашыклар ансамбленә йөри, әдәби китаплар укырга, җырларга, биергә  ярата. Тырышуыбыз бушка булмады Айнур әлеге конкурста 1 нче урынны алды.                                                                 Сәләтле укучыларыбыз белән район, шәһәр оештырган конкурсларда катнашабыз. Совет районы Дәрвишләр  бистәсендәге балалар үзәгендә үткәрелеп килүче  “Зирәк бала” конкурсында Хәлимова Әдилә ике ел рәттән 1 нче урын алып килде. Әдилә - күпкырлы талант иясе, нинди генә конкурсларда катнашса да призлы урыннар яулый, 5 ле билгеләренә генә укый. Ирешкәннәр белән генә чикләнми, һаман эзләнүдә. Музыка мәктәбен яхшы билгеләренә генә тәмамлады. Сәләтле бала – һәр яктан да сәләтле.                                                Укучыларыбыз уңышы – безнең уртак җимешебез. “Зирәк тиен” республика конкурсында 2 нче А сыйныфы укучысы Хәкимова Алинә яхшы нәтиҗәләргә иреште.                                                                        Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, класстан тыш эшләрдә сәләтле укучылар белән фәнни- тикшеренү эшләре алып барыла. Сәләтле укучыларның фәнни- тикшеренү эше белән шөгыльләнүе уку процессының әһәмиятле бер өлеше булып тора. Фәнни- тикшеренү эшчәнлегендә катнашу укучыларның танып белү активлыгын үстерүгә уңай йогынты ясый. Фәнни эш башкару алга таба белем алу юнәлешен, укучының үз һөнәрен дөресрәк билгеләргә дә ярдәм итә. Төрле чыганаклар белән эшләгәндә, тикшерү төрендәге хезмәт башкару барышында укучыларда билгеле бер сыйфатлар тәрбияләнә. Үзенең һәм әйләнә -тирәдәгеләрнең акыл хезмәтенә хөрмәт белән карау, башкалар фикеренә игътибарлы булу, үзенең ясаган нәтиҗәләренең дөреслеккә туры килүе өчен җаваплылык хисе тою- әнә шундыйлардан. Ә иң кыйммәте- аларда үз нәтиҗәләрен күргәннән соң иҗат дәрте кабына. Һәр уңыш башка укучыларга фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнергә этәргеч була. Димәк , мәктәп алдында торган бурычларны үтәргә булыша. Мәктәпләрдә укытучылар һәм укучылар фәнни эшләргә зур җаваплылык тоеп карасалар, алга таба иҗади сәләткә ия булган балаларга үз юлларын табу  проблемаларын чишәргә мөмкинлек булыр иде. Соңгы  елларда безнең мәктәптә бу эшкә укучылар бик теләп тартылды. Уңышлы дип табылган фәнни- тикшеренү эшләре район, республика күләмендә үткәрелә торган төрле бәйгеләргә җибәрелде. Район күләмендә үткәрелгән “Фән-яшьләрнеке”, И.Хәлфин исемендәге региональ фәнни-гамәли  конференцияләрдә 9 нчы А сыйныфы укучысы Мортазина Алинә “Болгар халыклары” темасы белән уңышлы чыгыш ясады.                                                                                         Терәк схемалар(конспектлар) – үзара нык бәйләнешле сораулар яки тема буенча кыскача нәтиҗәләр җыелмасы ул. Укучыларга алар теманы аңлату алдыннан өләшенә һәм балалар укытучы сөйләгәннәрдән җавап эзлиләр яки тема нәтиҗәләрен таба баралар.

Тестлы биремнәр дә киң кулланыла. Укучы үзе дөрес дип санаган җавапның берсен сайлап ала.  Балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле булуы укучыларның бер-берсенең белемен тикшерү, проектларны яклау дәресләрендә, дәрес-конференцияләрдә аеруча ачык күренә. Балаларның акыл сәләте үсешенә “блоклы” укыту системасы да зур йогынты ясый. Аның асылы – билгеле бер теманы тоташтан өйрәнүдән гыйбарәт. Беренче дәрестә блок белән таныштырыла, башкаларында тулысынча өйрәнелә. Бу эш дәрестән- дәрескә тирәнәйтелә бара. Мәсәлән, әлеге система схемаларының берсе буенча этаплап мондый дәресләр үткәрергә мөмкин:

Кереш-лекция. Дәрестә материал эчтәлеге тулысынча аңлатыла, аның төп мәгънәсен төшендерүгә зур игътибар бирелә.

Семинар-дәресләр. Аларның саны материалның катлаулылыгына, күләменә һәм укучыларның яшенә бәйле. Барлык эш, әзерлеккә карап, дифференциальләштерелеп  алып  барыла. Балалар күнегүләрне мөстәкыйль башкаралар, дәреслек һ.б. белән эшләү.

Зачет.

Йомгаклау, кызыклы мәгълүматлар дәресе, анда балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле булуы аеруча ачык чагыла.

Укучыларның иҗади сәләтен үстерүдә иҗади дәресләр дә зур әһәмияткә ия. Аларның төрләре байтак. Мәсәлән, дәрес-сочинение, дәрес-иҗади отчет һ.б. аларның һәрберсендә балалар үзара һәм укытучы белән тыгыз аралаша.

Сәләтле балалар белән эшләүдә  яңа эш алымнары һәм төрләре, яңа мөмкинлекләр, дәресләрне яңача оештыруның яңа юнәлешләре барлыкка килә.

Мәсәлән, дәрес-семинар. Һәр баланы актив катнаштыру-аның төп таләбе. Алардан өстәмә әдәбият белән җитди мөстәкыйль эш таләп ителә. Анда укытучының укучылар белән җитәкчелек итүе аерым үзенчәлеккә ия. Ул-дәреснең максатын һәм планын аңлатудан, биремнәр бирүдән, консультацияләр үткәрүдән гыйбарәт.

Биремнәрне диференциальләштереп, һәр укучының үзенчәлеген исәпкә алып әзерләнүгә нык игътибар ителә. Семинарларда дөньяви әһәмиятле гомумиләштерүләр ясала. Шулай итеп, семинарда сыйныф күмәк эшли. Анда һәр укучының индивидуаль эшчәнлегенә киң юл ачыла. Мондый алымнар укучылар иҗатына олы юл ача, мәсьәләләрне чишү юлларын эзләүгә этәрә, балаларның танып белү активлыгын үстерә.

Укытучылар, сәләтле укучыларның мөстәкыйльлеген үстерү максатында, сыналган алымнардан киң файдаланалар. Балаларның сәләтен үстерүдә  түгәрәкләр, факультатив дәресләр, кызыксыну буенча берләшмәләр дә зур әһәмияткә ия.

Шуны ассызыклап үтәргә кирәк: укытуны индивидуальләштерү һәм дифференциальләштерү укытучының эшендә төп юнәлеш булырга тиеш. Элеккерәк елларда укытучылар үзләренең эшчәнлеген уртача белемле укучыны истә тотып оештыралар иде. Бу исә уртача укыту һәм тәрбия методикасын барлыкка китерде. Хәзер белем һәм тәрбия бирү эшен сәләтле балаларны  үстерү максатын күздә тотып оештыру мөһим. Чөнки, һәр кеше – шәхес. Бары тик сәләтле балалар белән эшләгәндә генә, укытучы үзе дә күп нәрсәгә өйрәнә, белемен тирәнәйтә. Дәреслекләрдәге мәгълүмат-белемгә, ә белем күнекмәгә әверелә. Укытучы һәм укучыларда үз көченә ышаныч туа, алар үзләре туплаган тәҗрибә белән үзләрен көчле итеп сизәләр. Әгәр без җәмгыятьнең алга китешен теләсәк, һәр укучының, һәр шәхеснең үсешен тәэмин итәргә тиешбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хайваннарның органнары һәм органнар системасы

Хайваннарның органнар системасын өйрәнү....

Применение интерактивных компьютерных технологий в педагогике музейной деятельности на примере работы школьного музея Арктики им. Г.Я.Седова. (Урок географии в контексте педагогики музейной деятельности).

Статья о проведении уроков географии в рамках  педагогики музейной деятельности в образовательном пространстве школьного музея Арктики им. Седова ГБОУ СОШ № 516 Невского района Санкт-Петербурга у...

5-9 сыныптарға технология пәнінің қыз балаларға аранлған сабақ жоспарлары

2015-2016 оқу жылына аранлған ҚР білім және ғылым министрлігінің білім стандартына сай жасалған күнтізбелік жоспарға  жасалған сабақ жоспарлары...

Педагогик эшчәнлек турында белешмә

Справка о педагогической деятельности учителя. Абдуллина Ф. М. работает в данной школе с начала открытия школы - с августа 1992 года....

Игровая педагогика в контексте современных инновационных образовательных технологий

Игровая педагогика… Игровые технологии…Что это? Необходимость, продиктованная временем? Модный тренд с красивым и многообещающим названием?...

Заман балалары яңа формат сорый (педагогик эссе).

Стәрлетамак шәһәренең татарлар конгресы оешмасы, татар теле укытучылар оешмасы һәм башкорт һәм төрки телләр филологиясе факультеты төрле яңа форматларда чаралар үткәрде....