Заман балалары яңа формат сорый (педагогик эссе).
статья

Кыямова Элиза Фәнзил кызы

Стәрлетамак шәһәренең татарлар конгресы оешмасы, татар теле укытучылар оешмасы һәм башкорт һәм төрки телләр филологиясе факультеты төрле яңа форматларда чаралар үткәрде. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kiamova_esse.docx21.11 КБ

Предварительный просмотр:

ЗАМАН БАЛАЛАРЫ ЯҢА ФОРМАТ СОРЫЙ

(педагогик эссе)

Күренекле татар язучысы, әдип Габдрахман Әпсәләмов: “Укытучы кулында гади чәчәкләр генә түгел, тормыш чәчәкләре – сабый балалар,” – дип язып калдырган. Чынлап та, укытучының кулында безнең илнең киләчәге. Ә туган тел укытучысы кулында... Милләт язмышы, ана теле, халык мәдәнияте һәм тарихы киләчәге.

Тормыш зур адымнар белән алга бара, яңа законнар, яңа стандартлар, яңа таләпләр, иң мөһиме – башка төрле булган заман балалары. Аларга кичә өстәлдә булган кәнфитнең бүген икенче төрле кәгазьлесен генә түгел, икенче төрле эчлесен дә бирергә кирәк. Димәк, туган телне һәм әдәбиятны өйрәтү дә башка төрлерәк булырга тиеш!

Әйе, чынлап та, укытучылар тырыша, белем дәрәҗәсен күтәрәләр, чыгышлар ясыйлар, дәресләр күрсәтәләр, ата-аналар белән эшлиләр, яңа технологияләр өйрәнәләр, актив рәвештә электрон белем бирү мөмкинлекләрен кулланалар, бәйрәмнәр үткәрәләр, экскурсияләргә йөртәләр һ.б., һ.б.

Минем уемча, елдан ел күчеп килә торган чаралардан “китергә”, заман таләпләренә якын булган, традицион рәвештә булмаган, яңа форматта чаралар оештырырга кирәк. Иң мөһиме укучылар – пассив катнашучылар, карап утыручылар гына булмасын. Стәрлетамак шәһәренең татарлар конгресы оешмасы, татар теле укытучылар оешмасы һәм башкорт һәм төрки телләр филологиясе факультеты, моны аңлап, төрле яңа форматларда чаралар үткәрдек тә инде. Мәсәлән,

1) “ТURK-DEBATE» дип аталган парламент дебатлары буенча беренче республика турниры. Монда мәктәп укучылары һәм студентлар туган телебезнең кулланылыш даирәсен киңәйтеп, җитди парламент дәрәҗәсендә сөйләм төзүгә ирештеләр. Катнашучылар җирәбә буенча, ике командага бүленде: хөкүмәт һәм опозиция. Алар тәкъдим ителгән закон проекты буенча үз фикерләрен якладылар. Катнашучылар да, карап утыручылар да бик ошаттылар.

2) Габдулла Тукайның туган көнендә урамда төрле яшьтәге аудиторияне җәлеп итүгә юнәлгән “Тукай_party.str» чарасын үткәрдек. Сабантуйдагы кебек сәхнә эшләде, кем тели җырлады, кем тели шигырь сөйләде. Һәр теләгән кеше үзен сәхнәдә сынап карый алды. Мәйданчыкларда төрле халык уеннары оештырылды. Фотозона эшләде. Милли киемнәрдә булган тамашачылар да бүләкләргә лаек булды.

3) “Сүз көче” яки “Сила слова”. Республика күләмендә үткәрелгән чараларыбызның берсе. Мәктәп укучылары һәм студентлар үзләренең ораторлык осталыгын сынап карадылар. Жюри әгъзаләре катнашучыларга төрле сораулар бирде.

4) Татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы нигезендә Стәрлетамак татар этномәдәни белем бирү үзәге эшли.  Ф.ф.к. Нәсимә Әнвәровна җитәкчелегендә төрле социаль проект оештырабыз. Шуларның берсе “Халык уеннары аша телебезне шомарту”. Студентлар төркемнәргә берләшеп, төрле мәктәпләрдә һәм авыл клубларында татар халык уеннарын оештырып йөрдек.

        Бу чаралар, игътибар иткәнсездер, җәмәгать, яңа форматта. Болар кызыклы.  

Укытучы кулында  –   милләтнең киләчәге. Ләкин ышанычлы, төпле киләчәк булу өчен үткәнне онытырга ярамый. Билгеле мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани: “Үткәнен белмәгән, милли тәрбия алмаган кешенең киләчәге юк,” – ди. Кеше үзенең үткәнен белсә генә, рухи яктан бай, тәрбияле була. Федераль дәүләт белем бирү стандартларында төп гомуми белем бирү программасында күрсәтелгән шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр буенча да, укучы этник чыгышын, туган телен, үз халкының тарихын, мәдәниятен белгән һәм башка милләтләрне хөрмәт иткән булырга тиеш.

2020 ел Россиядә "Хәтер һәм дан елы" дип игълан ителде.  Башкортстанда бүген Бөек Ватан сугышында тугыз йөзгә якын сугышта катнашучы, концлагерьларның элекке балигъ булмаган йөздән артык тоткыны, өч йөздән артык Бөек Ватан сугышы инвалиды, йөздән артык блокадалы Ленинградта яшәгән кешеләр, егерме дүрт меңгә якын тыл хезмәтчәне һәм һәлак булган сугыш ветераннарының ун меңгә якын гаилә әгъзалары яши. Кызганычка каршы, аларның саны елдан-ел кими бара. 

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән бәйле татар теле укытучысы, шулай ук яңача итеп, ниндидер чаралар үткәрергә тиеш дип уйлыйбыз. Без дә конкурс кысаларында үткәрелгән дәресне әлеге вакыйгага багышлаячакбыз.

Әйе, укытучы кеше ул – артис та, җырчы да, тарихчы да, оештыручы да. Алар алдында бик күп бурычлар тора.

А.Фадеевның  билгеле «Яшь гвардия» романының төп геройларның берсе Матвей Шульга укытучыларга багышлап мондый сүзләр әйтә:      “Укытучы! Әйтергә генә җиңел! Бездә, һәр бала мәктәптә укыган илдә, укытучы – беренче кеше ул. Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә. Аны урамда күргәч тә без илле адым килеп җиткәнче үк хөрмәт йөзеннән баш киемебезне салырга тиешбез”, бик дөрес сүзләр, шул сүзләргә кушылып мин дә барлык укытучыларга аларның тырышлыклары,  балаларының күңелендә яхшылык, сафлык орлыкларын салу өчен рәхмәтемне белдерәсем килә.

Җир йөзендә иң-иң матур теләкләрне
Сорасалар, багышларга кемгә, диеп,
Үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән
Укытучыга, дияр идем, башым иеп.
(Лена Шагыйрьҗан)

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәзерге заман шартларында китап сөюче сәләтле балалар тәрбияләү.

Мәктәп академиясендә сәләтле балалар белән эшләү...

Моя педагогика (эссе)

В эссе отражено мое видение места педагога в школе....

Педагогик эссе

Мин - уҡытыусы!...

Минең педагогик эссе.

Һәр кешенең үҙ һөнәренә ҡарата уйланыуҙары, һығымта яһауы була. Был юлдар ҙа хеҙмәт юлындағы төрлө күҙәтеүҙәрҙән сығып яҙылды....

Сәләтле балалар белән эш – заман таләбе.

Укучыларның югары өлгереше, фән буенча төрле конкурс, олимпиадаларда яхшы күрсәткечләре укытучы эшчәнлегенең дөрес оештырылуына бәйле. Заман таләбе - баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстер...

Образовательный проект « Раз дощечка, два дощечка-будет лавочка. Раз соринка, два соринка- будет творчество.» (благоустройство школьной территории, фасада здания и помещений МОУ «Гимназия № 17»)

В нашем городе сложилась многолетняя традиция украшать, озеленять свои усадьбы, улицы, площади, что в целом преображает и делает особенным, запоминающимся наш город. Каждый год в августе администрацие...