"Сәләтле балалар белән эшләүнең педагогик нигезләре" темасына мәкалә
статья

Укытучының эш тәҗрибәсеннән

Скачать:

ВложениеРазмер
Package icon rabota_s_odarennymi_olimpiady.zip107.78 КБ

Предварительный просмотр:


Сәләтле балалар белән эшләүнең педагогик нигезләре

Сәләтле балалар белән эшләүнең педагогик нигезлә

Кешелек дөньясы яңа меңьеллыкта – XXI гасырда яши. Без, татарлар, яңа гасырны кешелек үсешенә зур өлеш керткән халык буларак каршыладык һәм киләчәккә зур ышаныч белән карыйбыз. Шуның өчен дә хәзерге чорда дөнья күләм мәсьәләләр хакында фикер йөртерлек шәхес тәрбияләү аеруча әһәмиятле. Төрле телдәге фәнни чыганаклардан мәгълүматлар туплап, үз карашын берничә телдә аңлатып бирә алырлык киләчәк кешесен тәрбияләү төп бурыч булып тора.

Безнең балаларыбыз тиз үсә. Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны эзләү, табу һәм тәрбияләү – ил өчен иң мөһим мәсьәлә. Талантлы яшьләр – җәмгыятьнең төп байлыгы. Ә һәр бала да үзенчә талантлы.

Сәләтле бала нинди була соң ул?

Педагоглар, галимнәр,   психологлар   еш   кына  кеше  акылының бу үзенчәлеген төрлечә фаразлыйлар. Гадәттә, мәктәп программасын үзенең яшьтәшләренә караганда тизрәк hәм тирәнтенрәк үзләштерә торган укучыны сәләтле, дип атыйлар. Ул фактларны, исем, фамилияләрне, сан, кагыйдәләрне җиңелрәк исендә калдыра, яңа теманы тизрәк үзләштерә, мәсьәләләрне тизрәк чишә, хатасыз яза. Әмма сәләтлелек тормыш, көнкүрештә - бертөр ле, ә фәндә икенче төрле мәгънә белдерә. Бер өлкәдә, әйтик, музыкага сәләтле бала ма тематиканы бөтенләй белмәскә мөмкин. Сәләтлелекне психиканың хәтер, фикерләү, дикъкать кебек үзенчәлекләре белән бутар га ярамый. Бу сыйфатлар турында гына сүз барса, алар кешегә барлык хәлләрдә дә бер төрле ярдәм итәрләр иде. Кеше эшчәнлеге нең төрле өлкәләрендә дә махсус сәләт кирәк. Укучының сәләте турында aның өлге решенә карап фикер йөртәләр. Балалар үзара үзләренең белем алу активлыгы белән бер-берсеннән аерылалар: нәкъ менә шун дый аерымлык аларның шәхси сыйфатлары на караганда өлгерешенә күбрәк тәэсир итә.

Әгәр баланы ул мәктәпкә кергәнче үк укыр га, язарга, гади күнегүләрне үтәргә, мәсьәлә чишәргә, рәсем ясарга өйрәткән булсалар, I класстан aның психик сыйфатлары шөгыльләнгәнмәгән балаларныкы белән ча гыштырганда, ныграк үскән була. Шул ук вакытта ярыйсы ук әзерлекле пассив бала мәктәптә укуда артта кала hәм әкренләп урта ча укучы була. Әгәр дә кеше актив булмаса, аның төп психик функцияләре (сөйләме, хәте ре, фикерләү сәләте) үсеше тоткарлана. Шулай итеп, хезмәттән, тырышлыктан башка та лант сүнәргә, үсештән туктарга мөмкин.  

Билгеле, шундый хәлләр дә була: укытучы үзенең уйламыйча әйтелгән сүзе белән ба лада үз-үзенә ышаныч хисен сүндерә, hәм ул кайчандыр яратып эшләгән эшен дә башка рырга теләми. Менә шундый хәлдә сәләтле бала да сәләтсезгә әверелә. Моның киресе дә булырга мөмкин: кайвакыт сәләтсез булып тоелган балаларның сәләтен үстерергә мөмкин. Мәсәлән, махсус күнегүләр ярдә мендә музыкага бөтенләй сәләте булмаган укучыны да музыканы аңларга, музыка кора лында уйнарга өйрәтергә мөмкин. Һәp бала да да кешегә кирәкле сыйфатлар, сәләт бар. Әмма алар төрле кешедә төрлечә үскән. Аларның кайсысы ни дәрәҗәдә үсүе баланың мәктәпкәчә яшьтәге вакытта сәләте, та ланты нинди юнәлештә үстерелүенә бәйле. Ә алга таба ата-аналар, педагоглар, тренерлар баланың шул юнәлештәге сәләтен, кызыксы нуын үстерергә тиеш.

Әмма сәләтлелекнең фәнни аңлатмасы башкачарак. Баланың hәвәслелеген, талантын төрлечә билгеләп була. Тиешле шартларда яшәгән балаларның 2 - 9 проценты бик сәләтле була. Интеллектлылыгы яшьләренә туры килгән балалар 50 процент тәшкил итә. Алар дөньяны танып белүдә hәм hөнәри ос талыкта гаять зур уңышларга ирешергә, мәктәптә белем алу елларында бик сәләтле балаларга тигезләнергә мөмкин.

Сәләтле баланың укуга омтылышы, белем алу белән кызыксынуы сүрелүен алга таба төзәтү бик читен. Балачак hәм үсмерчакның hәp чоры теге яки бу белемне җиңелрәк үзләштерүгә көйләнгән. (Мәсәлән, балачак та туган тел hәм чит ил телләре җиңелрәк үзләштерелә.) Билгеле бер яшьтә баланың танып-белү сәләте тиешенчә файдаланылма са, алга таба aның бу сыйфаты бөтенләй юга лырга мөмкин.

Хәзерге заман фәне баланың кече яшьтән үк нәрсәгә сәләтле, hәвәc булуын билгели ала. Балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле, талантлы булуын укытучылар, психолог, соци аль педагоглар өйрәнергә hәм алардагы бу сыйфатларны үстерергә ярдәм итәргә тиеш. Талантлы бала һәрвакыт үзенең җәмгыятькә кирәклеген тоеп, алга таба зур эшләр

башкара алуына ышанып яшәргә тиеш.

Любому обществу нужны одаренные люди, и задача общества состоит в том, чтобы рассмотреть и развить способности всех его представителей. К большому сожалению, далеко не каждый человек способен реализовать свои способности. Очень многое зависит и от семьи, и от школы.

Задача семьи  состоит в том, чтобы вовремя увидеть, разглядеть способности ребенка, задача школы — поддержать ребенка и развить его способности, подготовить почву для того, чтобы эти способности были реализованы.

Жажда открытия, стремление проникнуть в самые сокровенные тайны бытия рождаются еще на школьной скамье. Уже в начальной школе можно встретить таких учеников, которых не удовлетворяет работа со школьным учебником, им неинтересна работа на уроке, они читают словари и специальную литературу, ищут ответы на свои вопросы в различных областях знаний. Поэтому так важно именно в школе выявить всех, кто интересуется различными областями науки и техники, помочь претворить в жизнь их планы и мечты, вывести школьников на дорогу поиска в науке, в жизни, помочь наиболее полно раскрыть свои способности.

Что же понимается под термином «одаренность»?

В обыденной жизни одаренность - синоним талантливости. В психологии же под ней понимают системное качество личности, которое выражается в исключительной успешности освоения и выполнения одного или нескольких видов деятельности, сочетающиеся с интересом к ним. Вырастет ли из ребенка с признаками одаренности талантливая, гениальная личность, зависит от многих обстоятельств.

В мировой психолого-педагогической науке существуют различные концептуальные модели одаренности. Одной из наиболее популярных теоретических моделей одаренности является концепция, разработанная американским исследователем Дж. Рензулли. Он считает, что одаренность есть сочетание трех основных характеристик:

   интеллектуальных способностей (превышающих средний уровень);

   креативности;

   настойчивости (мотивация, ориентированная на задачу).

Кроме того, он выделял знания (эрудицию) и благоприятную окружающую среду. Фактически, он предлагает относить к категории одаренных тех детей, которые проявили высокие показатели хотя бы по одной из этих характеристик. В своих работах автор заменяет термин “одаренность” на “потенциал”.

Для педагогов концепция Дж. Рензулли представляет собой универсальную схему, применимую для разработки системы воспитания и обучения не только одаренных детей, но и всех остальных, что отвечает задаче массовой школы. Действительно, детей, обладающих потенциальными возможностями, в школе достаточно. Если не разглядеть его, не развить, этот дар природы так и останется не востребованным.

Одаренных детей отличает исключительная успешность обучения. Эта черта связана с высокой скоростью переработки и усвоения информации. Но одновременно с этим такие дети могут быстро утрачивать интерес к ежедневным кропотливым занятиям. Им важны принципиальные вещи, широкий охват материала. Работать с такими детьми интересно и трудно; в классе, на уроке они требуют особого подхода, особой системы обучения.

Часто про одаренных людей говорят, что в них есть «Искра Божья», но чтобы из этой искры разгорелось пламя, а применительно к науке это пламя таланта, нужно приложить немалые усилия. Именно поэтому на протяжении многих лет своей педагогической деятельности я занимаюсь развитием и воспитанием одаренных детей. Постоянная и кропотливая работа не только с учащимися, но и над собой приносит свои плоды, мои учащиеся являются победителями  олимпиад, конкурсов.

 Как я достигаю таких результатов?

Система моей работы с одаренными детьми включает в себя следующие компоненты:

        выявление одаренных детей; 

        развитие творческих способностей на уроках;

        развитие способностей во внеурочной деятельности (олимпиады, конкурсы, исследовательские работы, проекты);

        создание условий для всестороннего развития одаренных детей.

        Прежде всего, одаренных детей надо уметь выявить. Они имеют ряд особенностей: любознательны, настойчивы в поиске ответов, часто задают глубокие вопросы, склонны к размышлениям, отличаются хорошей памятью.

Определив таких ребят, школа должна научить их думать, предпринимать все возможное для развития их способностей. Первым помощником в этом деле является интерес учащихся к предмету.

В целях поддержки интереса к предмету и развития природных задатков учащихся я использую творческие задания, интересные материалы, тесты и упражнения.

Мәгариф өлкәсендә эзлекле үзгәрешләр барган хәзерге чорда сыйфатлы  белем бирү зур әһәмияткә ия. Чөнки ул укучыларның интеллектуаль, иҗади, һөнәри үсешен тәэмин итә. Белем сыйфаты һәм көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү тормыш сыйфатын булдыруда хәлиткеч этәргеч көч булып тора.

Сәләтле балалар белән эшләү безнең мәктәп эшчәнлегенең  иң мөһим юнәлешләренең берсе булып тора. Мәктәбебез, мәгариф системасын модернизацияләү шартларында индивидуаль һәм дифференциаль алымнар кулланып, укучы шәхесен үстерү юнәлешендә эшли. Сәләтле балалар һәр мәктәптә дә бар. Без аларны һәрвакыт игътибар үзәгендә тотабыз һәм аларның бу сыйфатларын тагын да үстерергә тырышабыз. Сәләтле балалар белән эшләүнең төп максаты: һәр укучының сәләтен, иҗади башлангычын үстерү. Мондый укучылар белән эшләгәндә эзләнергә, яңа мөмкинлекләрдән файдаланырга туры килә.

 Шактый еллар инде укучыларым белән олимпиадаларда катнашабыз. Аңа әзерлек укытучыдан һәм укучыдан күп көч, түземлелек сорый. Бертуктаусыз эзләнергә, укырга, тел һәм әдәбият яңалыклары белән танышып барырга кирәк була. Олимпиадаларга юл гадәти дәресләрдән башлана. Әлбәттә, җиңүләр җиңел генә бирелми. Үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып, олимпиадаларга ничек әзерләнүем турында кайбер фикерләрем белән уртаклашасым  килә.

Мәгълүм ки, бала мәктәптә һәр фәнне дә бертигез үзләштерә алмый. Мәсәлән, төгәл фәннәргә сәләте булган бала гуманитар фәннәрне, бигрәк тә тел-әдәбиятны, йомшак үзләштерергә мөмкин. Олимпиадаларга әзерләгәндә, мин менә шуңа игътибар итәм. Бу фәнне өйрәнүгә теләге булган балаларны сайлау да отышлы.

Әзерлек эшләрен V сыйныфтан ук башларга кирәк. 2-3 ай укыткач, көчле балаларны үзем өчен генә аерып алам. Төркем белән эшләгәндә, әлеге укучыларны төркем җитәкчесе итеп билгелим. Бу аларны башкаларга  күбрәк уйларга, җаваплылыкны үз өсләренә алырга, кыен ситуацияләрдән чыгарга өйрәтә. V сыйныфтан ук мондый балалар өчен аерым карточкалар туплана; нигездә катлауландырылган биремле күнегүләр эшләүгә игътибар ителә.

V сыйныфта сәләтлеләр төркемендә , әйтик, 10 бала булса, VIII сыйныфта исә аларның 2-3есе генә олимпиада өчен аерып алына. Моннан тыш мәктәпнең үзендә дә ел саен  бәйгеләр үткәрелә. Бу да укучыларны сайлап алырга ярдәм итә.

Укучының белем дәрәҗәсен тикшерү укытучыга укучының үсешен күзәтеп барырга, алга таба эш юнәлешен, сәләтле һәм программаны авыр үзләштергән укучыларны билгеләргә мөмкинлек бирә.

Иҗади үсеш технологиясе нигезендә укыту – тәрбия эшен оештыру укучының өлгереш, сыйфат, белемлелек дәрәҗәсен генә түгел, ә иҗади үсеш дәрәҗәсен тикшерү җирлеге тудыра.

 Район олимпиадасына әзерләнгәндә, мин укучылар алдына мондый бурычларны гамәлгә ашыруларын максат итеп куям:

а) программа материалын бик яхшы белү;

ә) өстәмә чыганаклардан мәгълүмат алу;

б) бөтен төр анализ үрнәкләрен белү;

в) халкыбызның үткәне, бүгенгесе турындагы материалларны өйрәнү, вакытлы матбугат белән кызыксыну, радио, телевидениедән татарча тапшыруларны карап бару;

г) фикерләү сәләтен үстерү;

д) мөстәкыйль эшләргә өйрәнү.

Олимпиадага бер ай кала, укучы белән һәр көнне шөгыльләнәм, татар теленнән, мәсәлән, тел гыйлеме бүлекләрен карап чыкканнан соң, фонетиканы кабатлыйбыз. Алдыбызга бишенче сыйныф дәреслеген, “Татар грамматикасы”н, укучының үзенең кагыйдәләр дәфтәрен, Ф.Сафиуллинаның “Хәзерге татар әдәби теле” китабын куябыз. Җиңелдән катлаулыга таба барып, һәр грамматик күренешне тикшерәбез.

Сүзлекләр белән эшләүгә аеруча игътибар итәм. Тел галимнәренең хезмәтләре белән танышу да уңай нәтиҗә бирә, балаларда кызыксыну уята. Җирле матбугат язмаларын күзәтү, андагы фикер төгәлсезлекләрен, стиль хаталарын төзәтү, бүгенге шигъриятне, бигрәк тә җыр текстларына тәнкыйди карау балаларның сөйләм байлыгын үстерә, аларны образлы фикер йөртүгә этәрә. Мин беркайчан да кагыйдәләрне аңлар-аңламас ятлату белән шөгыльләнмим. Төп максатым – укучының теге яки бу тел күренешен аңлап үзләштерүе һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, төрле авырлыктагы гамәли күнегүләрне үти алуы.

Телне белү төрле анализ ярдәмендә ачыла, күренә. Шуңа күрә олимпиада эшендә фонетик, лексик, морфологик, синтаксик һ.б. төр анализлар мәҗбүри булырга тиеш, дип саныйм.

Әдәбияттан олимпиадага әзерләнгәндә, әдәби әсәрләрне хронологик тәртиптә кабатлыйбыз. Теге яки бу язучы иҗатын кабатлаганда, аның программада каралган әсәрләренә анализ ясап, иҗаты турында гомуми фикергә киләбез һәм үзебезнең фикерне башкаларныкы белән чагыштырабыз. Олимпиадага әдәбият буенча әзерләнгәндә, язучыларның әсәрләре, алар турында мәкаләләр, вакытлы матбугат – газета-журналлар да безнең өстәлдә була.

Сәләт эштә, көч түккәндә ачыла. Шуңа күрә дә баланы күбрәк “баш ватарга” күнектерергә кирәк. Әйдә, тырышсын, сәләтле булыр! Баш ватсын – башлы булыр! Көч түксен – көчле булыр! Тик бер генә шарт бар: йөк бала күтәрмәслек булмасын!

Сәләтле балалар белән тиешле эш оештыру укытучыдан белем бирү эчтәлеген яңартуны, укыту методларын камилләштерүне, яхшыртуны, иҗади эзләнүне, һөнәри осталыкны үстерүне таләп итә.

Олимпиадада җиңү яулау ул бер яклы гына, бер укытучы яки укучы тырышлыгы белән генә ирешелә торган үр түгел. Бу укытучыдан да, укучыдан да байтак тырышлык таләп итә. Ел саен бәйгегә укучы әзерләү укытучы өчен дә зур файда. Ул һәрвакыт үз белемен күтәрә дигән сүз бу.


 

                                     

                 

                   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәләтле балалар белән үзара эшләү өчен педагогик күчүчәнлек һәм технологияләр системасы.

Нәрсә ул сәләтлелек? Сәләтле балалар белән эшләгәндә эшебездә кулланылучы технологияләр. Куелган бурычлар.Сәләтле балалар белән эшләү ысуллары. Нәтиҗәләр. Дәрес төрләре....

Применение интерактивных компьютерных технологий в педагогике музейной деятельности на примере работы школьного музея Арктики им. Г.Я.Седова. (Урок географии в контексте педагогики музейной деятельности).

Статья о проведении уроков географии в рамках  педагогики музейной деятельности в образовательном пространстве школьного музея Арктики им. Седова ГБОУ СОШ № 516 Невского района Санкт-Петербурга у...

методическая разработка для проведения семинарских занятий по дисциплине "Коррекционная и специальная педагогика" для специальности 05711 "Социальная педагогика"

Материал содержит методические указания по проведению семинарских уроков по темам: "Педагогическая помощь детям с нарушениями речи", "Развитие психики аномальных детей", "Проблемы и причины школьной н...

Портфолио по дисциплине "Коррекционная и специальная педагогика" для студентов, обучающихся по специальности 050711 "Социальная педагогика"

В методической разработке отражены разделы портфолио по дисциплине "Коррекционная и специальная педагогика"...

Укучы шәхесен үстерүдә педагогик таяныч Педагогик киңәшмәгә чыгыш

Педагогик таяныч, булышлык (поддержка)- табигать тарафыннан бирелгән потенциаль мөмкинлекләренә таянып, укучыга теге яки бу кыенлыкны җиңеп чыгарга ярдәм итү. Иң әһәмиятлесе- балага булышу. Педагогик ...

От педагогики сотрудничества к сотворческой педагогике

В статье представлен материал выступления на педсовете, посвященный педагогике сотворчества...

Заман балалары яңа формат сорый (педагогик эссе).

Стәрлетамак шәһәренең татарлар конгресы оешмасы, татар теле укытучылар оешмасы һәм башкорт һәм төрки телләр филологиясе факультеты төрле яңа форматларда чаралар үткәрде....