Кечкенә генә адымнар белән зур җиңүгә юл салабыз без.
статья на тему

Файзуллина Альсина Наиловна

Бугенге милли мәктәпнең язмышы мине борчый һәм мин бу теманы күтәрергә булдым.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon alsin_avyl_ukytuchysy_2018.doc28.5 КБ

Предварительный просмотр:

             Кечкенә генә адымнар белән зур җиңүгә юл салабыз без.

Мин, Нигъмәтҗанова Алсинә Наил кызы Татарстан Республикасының Апас районына караган  Сатламыш авылында урыс һәм инглиз теле укытучысы булып эшлим. Эш стажым-12 ел. “Мәгариф” журналына һәрдаим язылам, чөнки бу журналда басылып чыккан язмалар иҗади байлыгымны арттырырырга ярдәм итә, ул язмалар кызыклы һәм файдалы дәресләр үткәрергә ярдәм итә. Шулай ук “Мәгариф”журналы редакциясе һәм Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министырлыгы тарафыннан оештырыла торган “Авыл укытучысы” конкурсында һәрдаим катнашырга тырышам, чөнки бу конкурс мәгарифтә булган актуаль мәсьәләләрне күтәрә; бу конкурс аша яңа укыту алымнарын кулланып эшләүче укытучылар җәмәгатьчелеккә таныта ала.Менә быел да мин бу конкурста катнашырга уйладым, чөнки быел да бик җитди мәсьәләләр күтәрелгән.Темаларны карап чыккач та, “Бүгенге милли мәктәпнең язмышы” дигәне күңелемә аеруча ошады, чөнки милли мәктәп язмышы-дәүләт күләмендәге, алай гына да түгел бөтен дөнья масштабындагы мөһим сәяси эш. Милли мәктәпләр яшәсә, халык та яши, ул мәктәпләр бетсә, халык та бетә. Нинди генә фән укытучысы булсак та, без балаларда, яшьләрдә милләтләре белән горурлану хисләре булдыру өстендә эш алып барырга тиеш.Менә мин дә рус теле һәм инглиз теле укытучысы буларак, укыту рус телендә алып барыла торган мәктәпләрдә эшли алыр идем. Ләкин мәктәптә укыган вакытларда ук татар теле укытучылары миндә туган телем, аның тарихы, халкы белән горурлану хисләре уята алды һәм мин, университет бетереп кулыма диплом алгач та, язмышымны милли мәктәп белән бәйләргә уйладым һәм ике дә уйламыйча Сатламыш мәктәбенә укытырга кайттым. ( Бу мәктәп-татар мәктәбе, рус һәм инглиз теленнән кала, барлык фәннәр туган телдә укытыла). Әлбәттә, беркемгә дә сер түгел, милли мәктәптә укытуда проблемалар җитәрлек. Кайбер ата-аналарның фәннәрнең татар телендә укытулыуннан зарлануларны еш ишетергә туры килә. Күп ата-ана балаларын урыс телле мәктәптә укытуны кулайрак күрәләр. Шуңа күрә барлык фән укытучылары бергә, кулга-кул тотынышып эшләсәк кенә, милли мәктәпләрне саклап калып булыр, минемчә. Бу эш туган телен яраткан һәр кешенең дә изге бурычы. Һәм бу бурычны без, барлык укытучылар, үз көчебездән килгән кадәр тормышка ашырабыз. Шулай итеп, мәктәбебезне алдагы көннәрдә дә милли мәктәп итеп саклап калу өчен нинди эшләр башкарыла соң?

Беренчедән, милләтебезгә элек-электән хас булган хезмәт сөючәнлек, тырышлык, чисталык, намуслылык татарның һәр яшь буынында тәрбияләнмәсә, алдагы куйган максатыңа ирешә алмассың дип уйлыйм мин. Бу эш безнең мәктәптә алып барыла. Мәктәбебезнең зур гына бакчасы бар. Укучылар (беренче сыйныфтан алып тугызынчы сыйныфка кадәр) биредә эшләп хезмәт тәрбиясе алалар, шулай итеп аларда алда санап үтелгән барлык сыйфатлар да тәрбияләнә, уйлавымча.

Икенчедән, мәктәбебез авыл клубы, район мәдәният йорты белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә тора; төрле чараларда актив катнаша. Шулай итеп, укучыларда үз халкын ярату, аның милли гореф-гадәтләренә соклану, алар белән горурлану хисләре тәрбияләнә. Укучылар  бу гореф-гадәтләрне киләчәк буыннар өчен сакларга кирәклеген аңлап үсәләр.

Өченчедән, бүгенге көндә мәктәбебездә интерактив такталар белән җиһазландырылган компьютер сыйныфлары бар. Яңа темаларны аңлатканда презентация ясау, теманы ни дәрәҗәдә үзләштергәнне тикшерү өчен төрле тестлар әзерләү өчен бик җайлы. Бу исә, үз чиратында, дәресләрне кызыклы итеп, файдалы итеп үткәрергә мөмкинлек бирә.

Дүртенчедән, җәмгыятебез җилкәсенә төшкән милли мәктәпләрне саклап калу бурычын тормышка ашыру укытучы белән ата-ана бер-берсенә теләктәшлек күрсәтеп эшләсә, тагын да уңай нәтиҗә күрсәтә дип уйлыйм. Милли аңлы әти-әниләр бар, алар да безгә ярдәм итә. Алар белән берлектә мәктәбебездә җыелышлар, төрле чаралар үткәрелә.

Фикерләремне йомгаклап шуны әйтәсем килә. Югарыда санап үтелгән эшләрне башкарып, үз милләтен хөрмәт итүче, аның гореф-гадәтләрен яратучы һәм аларны сакларга омтылучы; милләтнең киләчәге булсын дип тырышучы укучылар тәрбияләп була. Андый укучыларны тәрбияли алсак, киләчәктә алар милли мәктәп язмышына битараф булмаслар дигән якты уйлар яши миндә. Кечкенә генә адымнар белән зур җиңүгә юл салабыз без.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кечкенәләр өчен физика кызыклары

Өлкән класслар тарафыннан үткәрелә торган  физик кичә...

Әхмәт Фәйзинең «Тукай» романы буенча сценарий. «Кечкенә Апуш».

күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның балачагына багышланган...

Ташлар дөньясына кечкенә сәяхәт

Табигать белеменнән 5 класста ачык дәрес...

"Кечкенә дусларыбыз" темасын кабатлау

4 сыйныфның рус төремендә әдәби уку дәресе. Дәрес эшкәртмәсе....

“Минем кечкенә Ватаным” Сыйныф сәгате.

Сыйныф сәгате “Минем кечкенә илем” (Моя малая Родина)Укытучы: татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Ахтямова Гөлназ Мингали кызы. 1 сентябрь 2014 елБез бүген кечкенә Ватан турында сөйләш...

Өлкәннәр һәм кечкенәләр мөнәсәбәте

8 нче сыйныфның рус төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе...

4нче сыйныф "Кечкенә дусларыбыз" дәрес-уен (ХәйдәроваР.З.)

Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча "Кечкенә дусларыбыз"темасын йомгаклау. Дәрес-уен "Йолдызлы сәгать"...