Өлкәннәр һәм кечкенәләр мөнәсәбәте
план-конспект урока (8 класс) на тему

8 нче сыйныфның рус төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon olknnr_hm_kechkenlr.doc39.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:   “Өлкәннәр һәм кечкенәләр мөнәсәбәте”, 8 нче сыйныф (рус төркеме)

Дәрес тибы:  Диалогик-монологик сөйләмгә чыгу ( ДМС ).

Максатлар:  1.Тема буенча монологик  сөйләмгә чыгу, сөйли белергә өйрәтү.

                      2.Телдән һәм язмача сөйләм телен үстерү.

                      3.Өлкәннәргә карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: ак битләр, тема буенча презентация.

                                                       Дәрес барышы:

  1. Дәрес темасын, максатын билгеләү.

1. Рәсем буенча эш.  Си финк уандэ структурасы.

-Балалар, бу рәсемгә карагыз әле. (Тактада гаилә  рәсеме).Рәсемдә кемнәр бар? Бу кешеләрне бер сүз белән ничек атап була? Бу гаилә турында нәрсә әйтә аласыз? Бу кешеләрне нинди 2 төркемгә бүлеп була? Без “Өлкәннәр һәм кечкенәләр” темасын дәвам итәбез.

2. Илдарның хатын искә төшерик.( 56 нчы бит).Ул нәрсә дип яза?  Илдар нинди сорау бирә?  Кем хаклы? Без бу сорауга җавапны дәрес азагында бирербез.

II. Өй эшен тикшерү.

Лексиканы кабатлау. Балалар сүзләрнең тәрҗемәсен язалар. Бер-берсенең эшләрен тикшерәләр, билгеләр куялар.

1Үзара

2файдалы киңәшләр

3яшьтәшләр

4 борчыла, кайгыра

5 үзләренчә, үзенчә

6 тәҗрибәле кешеләр

7 аралашу

8 озак йөрмәскә

 9 балаларны яклау

10  һәркем  

9-10 дөрес тәрҗемә булса, “5”.  7-8 – “4”,  5-6 – “3”,  3-4  –  “2” куела.

III. Кабатлау.

1.Релли робин структурасы. ( работа с партнерами по плечу )

Бер-берсенә сораулар бирәләр һәм җавабын әйтәләр. Сораулар: өлкәннәр дип кемнәргә әйтәләр? Кечкенәләр дип кемнәргә әйтәләр?

2. Стё зе класс структурасы.

57 нче бит, 10 нчы күнегү.  Кечкенәләр.... ярата.     Өлкәннәр..... куша. Балалар өчәр мисал язалар, бер-берсенә укыйлар, үзләрендә булмаган җавапны үзләренә язалар.

3.Куиз-куиз-трейд структурасы.

Бер-берсенә сораулар бирәләр, җавапларын тыңлыйлар, сораулары белән алышыналар.

Сораулар:  1. Син өлкәннәргә ничек булышасың?

                    2. Өлкәннәрне тыңларга кирәкме? Ни өчен?

                    3.Өлкәннәргә карата нинди  булырга кирәк?  Ни өчен?

                    4. Синең өлкәннәргә мөнәсәбәтең нинди?

4.Раунд тейбл.

Команданың һәрбер укучысы  чиратлап  бер  биткә  берәр җөмлә яза. Җөмләләрне текст килеп чыкканчы язалар. Тема: “Өлкәннәр һәм кечкенәләр мөнәсәбәте”. Бер укучы укып күрсәтә. Бер укучы телдән сөйләп күрсәтә.

IV. Йомгаклау.

-Балалар, әйдәгез Илдарның соравына җавап биреп карыйк. Сез ничек уйлыйсыз: кем хаклы?  Өлкәннәрме?  Кечкенәләрме?  Ни өчен?

-Әйе, һәркем үзенчә хаклы. Яшьләрнең күбрәк уйныйсы килә, чөнки алар әле яшь, алар томышны өйрәнәләр, тормышка әзерләнәләр. Ә өлкәннәр – тәҗрибәле кешеләр, күпне беләләр, шуңа күрә алар файдалы киңәшләр бирәләр. Алар кечкенәләр өчен кайгыралар, борчылалар. Кечкенәләр шуны аңламый.Өлкәннәрне һәрвакыт тыңларга кирәк. Алар дөрес әйтәләр.Өлкәннәрне хөрмәт итү, алар белән әдәпле сөйләшү – тәрбиялелек билгесе.

Өлкәннәргә һәм кечкенәләргә карата бәйрәмнәр бар. 1 нче октябрьдә нинди бәйрәм була? 1нче  июньдә нинди бәйрәм була?  9 нчы майда нинди бәйрәм була? Өлкәннәрне котларга онытмагыз.

V. Рефлексия.

  1. Сезгә дәрестә нәрсә ошады?
  2. Сез нәрсә аңладыгыз?
  3. Сезгә нәрсә авыр булды?
  4. Сезгә бу белемнәр кайда кирәк була?

IV. Билгеләр кую.

VII. Өй эше (сайлап алына).

1. “Өлкәннәр һәм кечкенәләр мөнәсәбәте ” темасына хикәя язарга һәм сөйләргә.

2. Өлкәннәр көненә котлау язарга , яттан сөйләргә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кечкенәләр өчен физика кызыклары

Өлкән класслар тарафыннан үткәрелә торган  физик кичә...

Әхмәт Фәйзинең «Тукай» романы буенча сценарий. «Кечкенә Апуш».

күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның балачагына багышланган...

Ташлар дөньясына кечкенә сәяхәт

Табигать белеменнән 5 класста ачык дәрес...

"Кечкенә дусларыбыз" темасын кабатлау

4 сыйныфның рус төремендә әдәби уку дәресе. Дәрес эшкәртмәсе....

“Минем кечкенә Ватаным” Сыйныф сәгате.

Сыйныф сәгате “Минем кечкенә илем” (Моя малая Родина)Укытучы: татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Ахтямова Гөлназ Мингали кызы. 1 сентябрь 2014 елБез бүген кечкенә Ватан турында сөйләш...

Кечкенә генә адымнар белән зур җиңүгә юл салабыз без.

Бугенге милли мәктәпнең язмышы мине борчый һәм мин бу теманы күтәрергә булдым....

4нче сыйныф "Кечкенә дусларыбыз" дәрес-уен (ХәйдәроваР.З.)

Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча "Кечкенә дусларыбыз"темасын йомгаклау. Дәрес-уен "Йолдызлы сәгать"...