Материалы промежуточной аттестации по татарскому языку для 7 класса
презентация к уроку (7 класс) на тему

Материалы промежуточной аттестации по татарскому языку для 7 класса

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татар теленнән арадаш аттестация өчен(контроль эш )

контроль-үлчәү материаллары

Аңлатма язуы

        Арадаш аттестация өчен материал 7 нче сыйныф укучылары өчен "Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен  ана теленнән программага"  (5 – 9 нчы сыйныфлар, төзүче-авторлары: Г.Р. Галиуллина, М.М. Шәкүрова, Казан, 2013.) нигезләнеп төзелде.

  Дәреслек. Н.В.Максимов, Г.Ә.Набиуллина.Татар теле.7 сыйныф. Казан: Татарстан китап нәшрияты,  2014

   7 нче  сыйныф өчен татар теленнән арадаш аттестация эшенең максаты: ел дәвамында өйрәнелгән синтаксик күренешләрне җөмлә һәм текст эчендә танып, аларга аңлатма бирә белү. КҮМ гади җөмлә синтаксисы буенча өйрәнелгән тел гыйлеменең гади җөмлә синтаксисы бүлеге буенча  материалны үз эченә ала.

 Материал тестлаштыру формасында. Укучылар сайлап алу хокукына ия, шуңа күрә 2 вариант тәкъдим ителә. Өстәмә бирем – югары авырлыкта, көчле балалар өчен тәкъдим ителә.

   Чыганак: Р.Г.Хәсәншиа.Татар теле дәресләре.татар телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныфында эшләүче укытучыла өчен методик кулланма. Казан.-Мәгариф, 2010.

    Үткәрү өчен каралган вакыт озынлыгы: 45 минут

Аттестация эшен бәяләү 

        Беренче өлештәге  һәр биремгә дөрес җавап биргән өчен, укучыга берәр балл куела.  Икенче өлештәге биремнәрне  укучы дөрес эшләсә,  2 шәр балл куела.

Өченче өлештәге эштә иҗади бирем башкарыла. Дөрес язылган эшкә 3 балл куела.

Укучы җыярга мөмкин булган иң югары балл - 17.

0-6 балл - "2" ле билгесе;

7-9 балл - "3" ле билгесе;

10-14 балл - "4" ле билгесе;

15-17 балл - "5" ле билгесе.

1 нче вариант

А1 Ялгыш җавапны билгеләгез

Җөмлә кисәкләре итеп каралмый:

а) кереш сүзләр  ә) аныклагычлар    б) эндәш сүзләр

А2 Дөрес җавапны билгелә

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре

а) ияртүле бәйләнештә   ә) тезүле бәйләнештә була

А3 Дөрес җавапны билгелә

Тиңдәш кисәкләрдән соң килгән гомумиләштерүче сүз алдыннан

а) сызык   ә)  ике нокта     б) өтер куела

А4 Ялгыш җавапны билгеләгез

Тиңдәш кисәкләр

а) бер үк сорауга җавап бирәләр

ә)  бер үк сүзне ачыклар киләләр

б) үзара ияртүле бәйләнештә булалар

А5 дөрес җавапны күрсәтегез

Барлык җөмлә кисәкләре

А6 Бирелгән җөмләдәге тыныш билгеләрен дөрес куйган урыннарны күрсәтегез

Алар янында гына (1) кояшның беренче нурларын(2)  каршы алырга дип(3)  бөтерелә-бөтерелә(4)  аяз күктә (5)  тургайлар сайрый.

а) 1,3,4                    ә)  1,2,3,4,5        б) 2,3,4,5

А7 Калын хәрефләр белән бирелгән   сүзнең нинди  җөмлә кисәге булуын билгеләгез

    Кунакларның атлары  өчен лапас башына , күп итеп,  печән китереп өйгәннәр икән.

а)   тәмамлык   ә)  аергыч     б) ия

А8 Дөрес җавапны билгелә

Әлбәттә, һичшиксез,  дөрес кереш сүзләре

  а) ышану һәм раслауны       ә) икеләнүне    б) фикер    чыганагын белдерә

А9 Дөрес җавапны билгелә

Сөйләм төбәп әйтелгән  предметны  яки затны белдергән  сүз яки сүзләр тезмәсе  

а) эндәш сүз     ә) кереш сүз    б)  хәбәр дип атала

А10 Ялгыш җавапны билгеләгез

Тиңдәш кисәкләр янында

а) өтер             ә) нокталы өтер         б)өндәү билгесе куела

В1 Җөмләгә өлешчә синтаксик анализ ясарга

  И  Мәликә, мин бит сине  күлдә коенган  чагыңда урлап качтым. (Әкият)

В2 Тыныш билгеләрен куеп күчереп языгыз

Зөфәр чоланнан  балта пычкы чүкеч  күтәреп чыкты.

С1. Тиңдәш кисәкләр кулланып, “  ”  дигән  темага  5-6 җөмләдән торган кечкенә хикәя  төзеп языгыз.

2 нче вариант

А1 Ялгыш җавапны билгеләгез

Җөмлә кисәкләре итеп карала:

а) аергыч   ә) кереш сүз     б) хәл

А2 Дөрес җавапны билгелә

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре

а) тезүле бәйләнештә                ә) ияртүле бәйләнештә   була

А3 Дөрес җавапны билгелә

Тиңдәш кисәкләрдән  алда килгән гомумиләштерүче сүздән соң

а) сызык   ә)  нокталы өтер     б) өтер куела

А4 Ялгыш җавапны билгеләгез

Тиңдәш кисәкләрне  бәйләүче  чаралар

а) тезүче теркәгечләр

ә)  ияртүче теркәгечләр

б) санау интонациясе

А5 Дөрес җавапны күрсәтегез

Тиңдәш кисәкләр янында килүче гомумиләштерүче сүзләр

а) билгеләү алмашлыклары   ә) зат алмашлыклары   б) сорау алмашлыклары белән белдерелә

А6 Бирелгән җөмләдәге тыныш билгеләрен дөрес куйган урыннарны күрсәтегез

Хәбир (1) бал кортларының өзлексез  әйләнеш ясап (2) очуларын сокланып  күзәткәндә (3)  бал турында (4)  бөтенләй уйламады .

а) 1,2, 3,4                    ә)  1,3          б) 1, 2, 4

А7 Калын хәрефләр белән бирелгән   сүзнең нинди  җөмлә кисәге булуын билгеләгез

    Күбәләк үзенең  кара бәрхет канатларын  лепелдәтеп  очарга талпына.

а)   тәмамлык   ә)  аергыч     б) ия

А8 Дөрес җавапны билгелә

  Мөгаен, бугай,  ахры кереш  сүзләре

  а) ышану һәм раслауны       ә) икеләнүне яки чама белән әйтүне    б) фикер    чыганагын белдерә

А9 Дөрес җавапны билгелә

Сөйләүченең  чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерә торган  сүзләр

а) тиңдәш кисәкләр     ә) кереш сүз    б)  хәбәр дип атала

А10 Ялгыш җавапны билгеләгез

Эндәш сүзләр янында

а) өтер             ә) нокталы өтер         б)өндәү билгесе куела

В1 Җөмләгә өлешчә синтаксик анализ ясарга

  Аның алдында  шәһәрнең бөтен  түбән ягы  җәелеп ята иде. (Г.Әпсәләмов)

В2 Тыныш билгеләрен куеп күчереп языгыз

Авыл урамы буйлап сораштырып бара торгач бер өйгә фаирга кердек (Ш.Маннур)

С1. Тиңдәш кисәкләр кулланып, “  ”  дигән  темага  5-6 җөмләдән торган кечкенә хикәя  төзеп языгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

материалы промежуточной аттестации по математики в 6 классе в форме устного экзамена "Вертушка"

Промежуточная аттестация по математике в 6 классе проводится в форме устного экзамена. Экзаменационные билеты составлены с учетом стандартов основного общего и среднего образования.Экзаменационные воп...

Материалы промежуточной аттестации по английскому языку (базовый уровень) учащихся 10 класса.

Материалы промежуточной аттестации составлены по темам, изученным в учебном году в соответствии с программными требованиями.Промежуточная аттестация по английскому языку (базовый уровень) для учащихся...

Материалы промежуточной аттестации по английскому языку 8 класс.

Материалы промежуточной аттестации по английскому языку 8 класс....

Материалы промежуточной аттестации по русскому языку в 6 классе

Содержание и структура работы для промежуточной аттестации по русскому языку разработаны на основе следующих документов: Федеральный  государственный стандарт основного общего образования по русс...

Материалы для промежуточной аттестации по русскому языку 8 класс (в формате ОГЭ)

Данный тестовый материал можно использовать в качестве итоговой проверочной работы по русскому языку в 8 классе. Он содержит 5 вариантов  в формате ОГЭ и проверяет знание тем, изученных в 5-8 кла...

Материалы для промежуточной аттестации по русскому языку 5 класс.

Материалы для промежуточной аттестации по русскому языку 5 класс (базовый уровень)....