ТАТАР ТЕЛЕ УКЫТУЧЫСЫ МИРЗАЯНОВА РАНИЯ СӘГЫЙТЬ КЫЗЫНЫҢ ҮЗБЕЛЕМЕН КҮТӘРҮ БУЕНЧА ШӘХСИ ЭШ ПЛАНЫ
материал на тему

 

ТАТАР ТЕЛЕ УКЫТУЧЫСЫ МИРЗАЯНОВА РАНИЯ СӘГЫЙТЬ КЫЗЫНЫҢ ҮЗБЕЛЕМЕН КҮТӘРҮ БУЕНЧА ШӘХСИ ЭШ ПЛАНЫ

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл uzbelem_kutru_ostend_esh.docx33.73 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан  Республикасы Актаныш муниципаль районы

“Качкын төп гомуми белем бирү мәктәбе”

Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

ТАТАР ТЕЛЕ УКЫТУЧЫСЫ МИРЗАЯНОВА РАНИЯ СӘГЫЙТЬ КЫЗЫНЫҢ ҮЗБЕЛЕМЕН КҮТӘРҮ БУЕНЧА ШӘХСИ ЭШ ПЛАНЫ

Укытучының фамилиясе, исеме, атасының исеме:  Мирзаянова Рания Сәгыйть кызы

Туган елы: 19.02.1964

Белеме: АДПИ, филология факультеты, татар теле укытучысы, 1995 нче ел

Белгечлеге: татар теле укытучысы

Квалификация күтәрү курслары:

Курсы повышения квалификации учителей татарского языка и литературы в ФГБОУ ВПО «Набережночелнинский институт социально-педагогических технологий и ресурсов» по теме «Совершенствование преподавания татарского языка и литературы в условиях реализации системно-деятельностного подхода», 108 ч., удостоверение

Эш урыны: Качкын төп гомуми белем бирү мәктәбе

Гомуми эш стажы: 37 ел

Педагогик эш стажы: 37 ел 

Үзбелем күтәрү планы.

 

1.  Методик темам:  “ФДБСС кысаларында укучыларда коммуникатив, мәгълүмати-аналитик компетенцияләр формалаштыру”

Тема өстендә  эш 2016 нчы елда башланды, якынча 2021 нче елда тәмамлана.

Максат:  укытуның эчтәлеген яңарту; яңа алым һәм технологияләр кулланып, укыту сыйфатын күтәрү; югары нәтиҗәлелеккә ирешү.

Бурычлар: 

 - Яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп,  үз белемне күтәрү өстендә даими эшләү;

- Тәҗрибә уртаклашу аша белем һәм методик осталыкны үстерү, квалификацион категорияне күтәрү;

- МБ утырышларында, теоретик семинарларда бәхәсле  мәсьәләләр буенча  фикер алышуда катнашу , һөнәри осталыкны, методик осталыкны  күтәрү өстендә эшне системалы оештыру;

- татар телен укытуны заман таләпләренә туры килерлек итеп оештыру;

- белем сыйфаты динамикасын саклау максатыннан, төрле эш төрләре һәм яңа технологияләрдән файдалануны, укучыларда фәнгә карата кызыксыну хисләре уятуны мөһим бурыч итеп алу;

- укучыларның интеллектуаль үсеше дәрәҗәсен күтәрү өстендә максатчан һәм планлы эш алып бару;

- сәләтле балалар белән эш алымнарын яхшырту;

- укучыларны бердәм республика  тестына нәтиҗәле әзерләү буенча системалы эш алып бару;

- район һәм республика күләмендә оештырылачак бәйгеләрдә, интеллектуаль, тәрбияви һәм төрле чараларда актив катнашу, нәтиҗәлелеген үстерү өстендә максатчан эш алып бару.

Үз белеменне күтәрү өстендә эшләүнең чыганаклары:

Вакытлы матбугат, методик, фәнни-популяр, публицистик, , әдәби әдәбият,  Интернет; медиатека, семинарлар, конференцияләр, лекцияләр, тәҗрибә уртаклашу буенча чаралар, мастер-класслар, белемне күтәрү курслары, экскурсияләр,  күргәзмәләр.

Үз белеменне күтәрү өстендә эшләүнең формалары:

  • шәхси – шәхси план аша,
  • төркемләп – мәктәп һәм район татар теле һәм әдәбият укытучылары методик берләшмәләре аша, шулай ук мәктәп тормышына катнашып.

Өйрәнү өчен төп сораулар:

  • укуга мотивациясе түбән булган укучыларның белемнәрен коррекцияләү буена эшне тирәнәйтү;
  • һәрбер укучыны стандарт булмаган ситуацияләрдә стандарт белемнәрне кулланырга өйрәтү.
  • Сәләтле балалар белән эш алымнарын яхшырту.

Үз өстеңдә эшләү юнәлешләре:  

Төп юнәлешләр

Чаралар

Эшләү вакыты

Һөнәри

1. Яңа программалар, дәреслекләрне өйрәнү, аларның үзенчәлекләрен,таләпләрен аңлау.

2. Интернет челтәре, нәшрият аша яңа технологияләр белән танышу.

  3. Укытучылар өчен оештырылган курсларда квалификация  күтәрү.

 

       даими

Психологик-педагогик

1.Үз белемнәреңне классик һәм заманча психология һәм педагогика өлкәсендә камилләштерү.

  даими

Методик

1.Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларга  заманча белем бирү эчтәлеген  камилләштерү.

 2.Татар теле һәм әдәбияты укытуның яңа формалары, методлары, алымнары белән танышу.

3.Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  район  һәм мәктәп метод берләшмәсе эшендә актив катнашу.

4.Сәләтле балалар белән эшне оештыру һәм фәнни-гамәли конференцияләрдә,иҗади эшләр бәйгеләрендә,олимпиадаларда катнашу.

5.Интернет аша республика һәм үз мәктәбеңнең иң яхшы укытучыларының эш тәҗрибәсен өйрәнү.

6.Хезмәттәшләрнең дәресләренә йөрү, эш тәҗрибәсе белән уртаклашуда катнашу.

7.Һөнәри эшчәнлеккә үзанализ үткәрү.

8. Иң яхшы дәрес эшкәртмәләренең,  алымнарының һәм табышларының  шәхси базасын булдыру.

9.Хезмәттәшләр өчен ачык дәресләр үткәрү.

10.Фән һәм түгәрәк буенча электив курс программасын язу.

11.Үзбелем күтәрү  темасы буенча докладлар белән чыгыш ясау.

даими

даими

даими

ел саен

даими

даими

даими

ел саен

ел саен

Мәгълүмати-технологик

технологияләр

1.ИКТ өйрәнү һәм аларны уку процессына кертү.

2.Интернеттан татар теле һәм әдәбияты, педагогика, психология буенча мәгълүмат туплау.

даими

даими

Сәламәтлекне саклау

1. Сәламәтлекне саклау технологияләрен белем бирү процессына кертү.

даими

Үзбелем буенча эшләүнең төп этаплары

этаплар

эшнең эчтәлеге

вакыты

гамәли эшчәнлек

Диагностик

Булган тәҗрибә һәм проблема буенча әдәбиятны өйрәнү

2016-2018

1.Укытучыларның квалификация күтәрү курсларын үтү.

2.Мәктәп метод берләшмәсе утырышында чыгыш ясау.

3.Методик әдәбиятка язылу.

4.Бирелгән тема буенча әдәбиятны өйрәнү.

Прогностик

1.Теманың максатларын һәм бурычларын билгеләү.

2. Проблеманы чишүгә юнәлтелгән чаралар системасын булдыру

2017-2018

1. Мәктәп метод берләшмәсе утырышында чыгыш ясау.

Практик эшчәнлек

1.Эш тәҗрибәсен кертү.

2.Методик комплексны формалаштыру.

3.Эшне төзәтү.

2018-2019

1.Педсовет утырышында чыгыш ясау.

2.Мәктәп һәм район күләмендә ачык дәресләр.

3.Олимпиадаларда, бәйгеләрдә, конференцияләрдә катнашу.

Гомумиләштерү

1.Нәтиҗәләр чыгару.

2019-2020

1. Метод берләшмә утырышында чыгыш ясау.

2. Муниципаль олимпиадаларда, бәйгеләрдә,конференцияләрдә уңышлы чыгыш ясау.

3.Мастер-класс.

4.Укытучыларга һәм укучыларга ярдәм күрсәтү.

Гамәлгә кертү

Эш тәҗрибәсе белән уртаклашу

2020-2021

1.Шәхси сайтта  эш нәтиҗәләрен бастыру.

Көтелгән нәтиҗә: 

  1. Татар теле укытуның сыйфатын үстерү
  2. Яңа технологияләр кулланып дәрес эшкәртмәләре төзү һәм аны мәктәп  сайтына урнаштыру
  3. Башкарылган эшләрне анализлау һәм нәтиҗәләре турында педсоветларда чыгышлар ясау.
  4.  Мәктәпнең төп гомуми проблемаларыннан чыгып, үз өстеңдә эшләүнең төп юнәлешләрен билгеләү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галимова Гүзәлия Наил кызының үз белемен күтәрү өстендә эшләү планы

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галимова Гүзәлия Наил кызының үз белемен күтәрү өстендә эшләү планы...

Татар теле укытучысы өчен интернет мөмкинлекләре

Татар теле укытучысы өчен интернет мөмкинлекләре...

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлфина Венерв Рәфкать кызының 2016-2021 нче елларга үз белемен күтәрү өстендә эшләү планы

Яңа федераль белем бирү стандартларына нигезләнеп, укытуның эчтәлеген яңарту, укучыларда гомумкешелек сыйфатлары тәрбияләү аша югары нәтибәлелеккә ирешү...

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәйзуллина Ләйсән Фәнис кызының үз белемен күтәрү өстендә эшләү планы

Мәктәпнең методик темасы: эшкә сәләтле, әхлаклы шәхес формалаштыру, уку-укыту процессының һәр катнашучысы үзен реализацияләүгә юнәлдерелгән уңайлы, үстерелешле мохит булдыру. Методик темам:...

Заманча татар теле укытучысы өчен онлайн инструментлар

Заманча татар теле укытучысы өчен онлайн инструментлар...