"Минем методик табышларым" темасына эссе
материал

Җамалиева Лилия Илгиз кызы

Эссе. Минем методик табышларым.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esse._zamalieva.doc187.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы

“10 нчы гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Минем методик табышларым

темасына эссе

Эшләде: Җамалиева Лилия Илгиз кызы,

беренче квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Яшел Үзән, 2019

“Тел – халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау  кагылмасаң чыңламый. Әйдәгез,  шушы кыңгырауны ешрак кагыйк. Ул тутыкмасын, тавышы гел саф, гел матур булсын, аның моңы еракка яңгырасын.”
                                                                             Фәнис Яруллин

   Укытучылар бүлмәсендә дәфтәрләр тикшереп утырам. Кыңгырау шалтырады...Балалар яңа белемнәр алырга дәрескә кереп киттеләр...Кыңгырау чыңы...Яратам мин аның тавышын! Кыңгырау шалтыравында балаларның чыңлап көлүләрен ишетәм, самими елмаюларын , сорау тулы карашларын күргәндәй булам. Инде менә 20 ел кыңгырау тавышы мине мәктәпкә китерә, кыңгырау тавышы озатып кала...Кыңгыраулы мәктәп еллары...Уйларым үземнең балачагыма, мәктәп елларына барып тоташа. Беренче укытучым Галия апа күз алдына килеп баса. Галия апа! Минем укытучы булып китүемә аның йогынтысы зур булгандыр дип уйлыйм. Һәр яктан аңа охшарга тырышуларым, аңа соклануларым бүгенгедәй күз алдымда. Үз хезмәтен искиткеч яратып, бик тырышып, җиренә җиткереп башкара иде ул! Соңрак инде укытучы һөнәренә мәхәббәт уятуда класс җитәкчем Гөлсинә апа, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Халидә апалар да зур роль уйнады дип әйтә алам. Казан дәүләт университетында уку елларын аеруча бер җылылык белән искә алам. Телебезне, милләтебезне, халкыбызны яраткан, үз фәннәрен югары дәрәҗәдә белгән, безне  дә яраттыра алган, гаҗәеп талантлы, хезмәт сөючән, олы йөрәкле укытучыларда укыдым мин! Моның белән чиксез бәхетле!

   Уйларымны тагын кыңгырау тавышы бүлде...Дәрес беткән икән бит! Дәфтәрләр тикшерелде, кайтырга кирәк. Ап-ак карны шыгырдатып, өйгә атлыйм. Уйларым тагын мәктәп турында. Тукта, әйтергә теләгән фикерләрем  гади кыңгырау турында түгел, күңел кыңгыравы– телебез турында иде бит...

     Туган тел ул–бездән соң да

     Яшәр өчен туган тел.

     Бүгенгедән киләчәккә

     Дәшәр өчен туган тел,–дип язган Зиннур Насыйбуллин.

   Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Максатым – балаларга туган телебезнең байлыгын, матурлыгын, кирәклеген төшендерү. Халкыбызның тарихы, әдәбияты, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән кызыксынган, матур итеп сөйләшә алган, үз фикере булган, халкын  ихтирам иткән, милләт үсешенә өлеш кертергә теләге һәм омтылышы булган, матурлыкны күрә, аңлый белгән шәхес тәрбияләүне үземнең бурычым итеп саныйм.

   Бүгенге көндә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булу – ул иң авыр хезмәттер, минемчә. Туган телләргә мөнәсәбәт үзгәргән чорда тел өйрәтү, аңа булган мәхәббәтне, милләт үсешендә телнең ролен  балаларга җиткерә алу җиңелләрдән түгел.  Моның өчен укытучының зур белемле, әзерлекле булуы, заман белән бергә атлавы, искиткеч сабыр, шул ук вакытта горур, патриот та була белүе кирәк. Бүгенге көндә бездә белем бирү системасының төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен аралашучы  шәхес тәрбияләү. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, югары технологияләрдән, мәгълүматый чаралардан хәбәрдар булуны таләп итә.  Татар теле һәм әдәбиятын укытуда мин үзем нинди технологияләрне кулланам соң? Педагогик технологияләр күп һәм төрле. Аларны дөрес һәм уңышлы куллана белү укытучыдан тора. Мин үзем төрле технологияләрдән файдаланам: коммуникатив, уен, проблемалы укыту, эшчәнлекле метод, информацион технологияләр. Шулардан беренчесенә – бүгенге көндә бик актуаль булган коммуникатив технологиягә тукталып китәсем килә. Рус телле балалар белән эшләүдә бу технологиянең өстенлеге зур. Бу технологиягә нигезләнгән дәресләрдә күнегүләр системасы аралашуга корылган. Шартлы тел күнегүләре күнекмәләр үстерү максатыннан махсус оештырыла. Бу күнегүләр бер типтагы лексик берәмлекләрнең кабатлануына нигезләнә. Тел күнегүләре аша лексика һәм грамматиканы күпләп өйрәнү мөмкинлеге тормышка ашырыла. Сүзнең  лексик мәгънәсен  предметлар, рәсемнәр аша, хәрәкәт , контекст , интонация аша аңлатырга була. Сүзнең әйтелеше өстендә эш авазлардагы транскрипцион билгеләрне сорау, аларны дөрес әйтү; сүзне хор белән, аерым-аерым әйттерү; яңа сүзнең җөмлә эчендә дөрес әйтелешенә (яңгырашына) ирешү; дөрес әйтелеш белән дөрес булмаган әйтелешне чагыштырып карау; яңа сүз булган җавапны таләп итә торган ситуатив күнегүләр үтәү аша ирешелә. 

Бу технологияне татар төркемнәрендә дә кулланам.Тема буенча җөмләләр, диалоглар төзү, сораулар бирү,  рәсем буенча хикәя төзү, докладлар, презентацияләр әзерләү һәм чыгыш ясау, иҗади биремнәр (рольләп уку сәхнәләштерү, жанрларны  үзгәртеп язу һ.б).

 Һәр дәрес – ул тормыш мәктәбе. Балалар бездән генә өйрәнмиләр, без–мөгаллимнәр дә алардан күп нәрсәгә өйрәнәбез. Һәр балада шәхес күрә белү һәм аны тәрбияләү укытучының сәләтенә дә бәйле.” Һәр кешедә кояш бар. Аңа яктыртырга ирек бирергә кирәк,”–дигән бөек  Сократ. Балалардагы сәләтне күрә һәм аны үстерә белү дә укытучыдан тора. Минем методик темам – “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә балаларның иҗади сәләтен үстерү”. Һәр балага иҗади һәм шәхес буларак үсәргә ярдәм итү укытучының бурычы дип саныйм.

   Һәр баланың  үз дөньясы... Ә ул дөньяга саксыз кагылырга ярамый, укучының эчке  халәтен яхшы тоемларга кирәк.Укучы белән укучы, укучы һәм укытучы арасында ышаныч, үзара ихтирам бар икән, дәрес уңышлы уза.    

   Укыту процессын һәр бала дәрескә теләп керерлек итеп оештырырга тырышам. Дәресләрне укучыларның индивидуаль үзенчәлекләрен, сәләтләрен исәпкә алып, һәр укучыга кечкенә генә булса да уңышка ирешерлек мөмкинлек бирүне истә тотып планлаштырам.

   Хәзерге заманда мәгълүмати-коммуникацион технологияләрдән башка укыту процессын күз алдына китереп булмый. Мәгълүмати-коммуникатив технологияләр куллану уку мотивациясенә, олимпиадаларга һәм конкурсларга әзерләнүгә бәйле проблемаларны чишәргә булыша, укучыларга проектлар төзү һәм иҗади эшләр башкару, төрле  бәйгеләрдә катнашу юнәлешләрендә ярдәм итә. Төрле конкурсларга, фәнни-гамәли конференцияләргә презентацияләрне укучылар үзләре әзерлиләр.

   Дәресләрне төрле формада оештыру укучыларның фән белән кызыксынуларын арттыруга ярдәм итә. Төркемнәрдә эшләү, уен-дәрес, дәрес-экскурсия, дәрес-КВН,  дәрес-сәяхәт, өлкән сыйныфларда  дәрес-диспут,  проект яклау дәресләре һ.б.үткәрәм.

   Дәресләрдә уеннар куллану бик мөһим, чөнки балалар тормышында уенның әһәмияте искиткеч зур.Уеннарны башлангыч сыйныфлар, 5–6 сыйныф укучылары белән үткәрәм. Уен баланың акыл үсешен активлаштыра,  балада хисләр эшчәнлеген көчәйтә, ихтыяр көче тәрбияли. Уен – иҗат эшенең беренче адымы. Быелгы уку елыннан 1 нче сыйныфларда дәресләрне “Сәлам!” УМК сына нигезләнеп алып барам. УМК күп төрле һәм кызыклы уеннарга нигезләнеп төзелгән. Балалар бик теләп, кызыксынып өйрәнәләр, уйныйлар, җырлыйлар. Уеннар телнең лексик байлыгын тизрәк үзләштерергә ярдәм итә.

    Дәресләрдә шулай ук ребуслар,  кроссвордлар  чишү, тестлар эшләү балаларның кызыксынуларын арттыра, логик фикерләү сәләтен үстерә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә. Зур игътибарны иҗади биремнәргә юнәлтергә тырышам. Әсәр буенча рәсем ясау, геройларны сурәтләү, әсәр өзекләрен сәхнәләштерү, әдәби геройга хат язу, хикәя, әкият, шигырь уйлап язу кебек биремнәрне балалар теләп башкаралар.

    Китап укымаган бала телнең байлыгын, матурлыгын, үзенчәлекләрен, моңын тоя алмый. Китап укыган баланың күңеле бай, матур була. “Халыкны халык иткән, дөньяга таныткан сыйфат – аның күңел байлыгы, теле, сәнгате”,– дип язган  Гариф Ахунов.

Балаларда китап укуга кызыксыну уяту аларны матур әдәбият әсәрләре белән таныштырып бару, язучылар, шагыйрьләр белән очрашулар уздыру, укылган китаплар  буенча викториналар, иҗади конкурслар үткәрү  аша башкарыла. Соңгы вакытларда китапнамәләр ясый башладым. Интернетта үткәрелә торган әдәби марафонда катнашам. Киләчәктә балалар да катнашыр, дип уйлыйм.

   Борчуларым да бар. Соңгы вакытта туган телләргә булган мөнәсәбәт бик уйландыра. Урыслаштыру сәясәте алып барылган бу чорда халкыбызга, берләшеп, туган телне мәктәптән чыгармас өчен, телебезне саклап калу өчен бик тырышырга кирәк.

    Уйлар, уйлар...Менә өйгә дә кайтып җиткәнмен. Әле тагын күпме эш көтә кич! Дәресләргә әзерләнәсе, планнар язасы, укыйсы, эзләнәсе...Шулай инде, укытучы гомер буе өйрәнә, гомер буе укый...Сәламәтлек, сабырлык белән эшләргә язсын! Әле күп еллар кыңгырау чыңы мәктәпкә чакырып торсын! Ә күңел кыңгыравы-газиз телем яңгырап торсын, моңы еракларга таралсын.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Минем методик табышларым" дигән темага эссе

Бу эссе мием методик табышларым хакында....

"Минем методик табышларым" эссе

"Минем методик табышларым"  эссе“ Кешене тик хезмәт кенә күркәм итә, хезмәттән башка кеше үзенең кешелек дәрәҗәсен саклый алмый”.   Л.Н.Толстой...

Эссе. Минем методик табышларым.

Мамадыш муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Мастер класс" бәйгесендә катнашып, жюри әгъзалары тарафыннан "Иң яхшы" дип табылган эссе....

"Минем методик табышларым" темасына эссе.

Беренче тапкыр эссе язып карадым. Үзең турында язарга авыр икән ул. Укытучы халкы язганны оста тикшерә. Ә үзеңә калса......

ЭССЕ. Минем методик табышларым

ЭССЕ. Минем методик табышларым...

Минем методик табышларым. Эссе

Мәктәп…Кечкенәдән үк мине үзенә тартып торучы бер кыйбла ул. Бәләкәй чакта мәктәпкә мине кызыксыну хисе тартса, үсә төшкәч, белем алу мөмкинлеген...

“Минем методик осталыгым” темасына эссе

Татарстан Республикасы  Азнакай  муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  бирү учреждениесе “Азнакай шәһәре 4нче лицее”ның I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәби...