Эссе, Гаязова Ф.К.
материал

Эссе "Минем методик табышларым".

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esse._gayazova_f.k._2019_3.doc43 КБ

Предварительный просмотр:

Минем методик табышларым

                                                                         Йөрәгемне балаларга бирәм...

                                                                                             (Василий Сухомлинский)

        Мәктәп ишеген әкрен генә ябып урамга атлыйм. Тирә-як ап-ак карга күмелгән.Табигатьнең язга авышкан чоры. Быел ул ашыкмый, тарихыбыз елъязмасына көн саен явып торган  ап-ак карлары, җил-бураннары, җылы һәм салкын  төннәре белән кереп калыр, мөгаен.

Көн саен  йөргән сукмагымнан өем урнашкан якка атлыйм. Мәктәптә булган вакыйгаларны кабат күзаллап,  уйларыма бирелеп таныш сукмактан әкрен генә өйгә таба юл тотам. Уйларым бала чакка алып кайта:  гомеремнең егерме елдан артыгы мәктәп тормышы, мөгаллимлек хезмәте белән узып баруын ассызыклап: “Нигә мин укытучы һөнәрен сайладым? Сайлап ялгышмадыммы?! - дип кисәткән кебек булалар.

Әй, балачак, балачак! Хыялый чак!  Нинди һөнәр иясе генә булырга хыялланмыйбыз:  артист, җырчы, кибетче, табиб...  Бу турыда һәрбер бала хыяллангандыр дип уйлыйм. Мин дә кечкенә чагымда артист булырга хыяллана идем, чөнки җырларга, биергә яратам, гел кеше күзе алдында буласым килә иде. Үсә төшкәч, минем фикерем үзгәрде. Укытучы һөнәре миңа җитдирәк, кызыклырак, алдагы көн өчен кирәклерәк тоелды. Укытучы шул ук артист түгелмени инде ул? Кирәк вакытта җырлый, бии, һәм әле үзе дә укучыларны  бу сәләтләрг өйрәтә. Артист кешегә сәхнәгә көн саен чыгарга туры килми, ә мин укучыларым каршында көн саен чыгыш ясыйм. Аларга белем бирүче, алдагы тормышка әзерләүче, авыр чакларында киңәш бирүче, таяныр кешеләр дә бит ул - без, укытучылар. Шуңа күрә дә  укучыларыбыз безне икенче әниләре  дип атыйлар.

Өйгә кайтып, укучыларымның сочинениеләрен тикшерергә утырдым. Темасы – “Минем яраткан укытучым”. Төнге тынлыкта өстәл лампасының саран яктылыгында балаларның укытучыларына булган җылы хис-тойгылары,  изге теләкләре турында, ашыкмый гына, кабат-кабат кайта-кайта, ак кәгазь битләренә төшерелгән язмалар белән танышам. Кем ничек уйлыйдыр, әмма, минемчә, иҗади эшләрне тикшергәндә, иң элек хәреф хаталары, өтерләр түгел, ә уйларының чисталыгы, фикер йөртүләренең дөреслеге, дөньяга карашларының киңлеге алгы планга чыгып баса.

Нинди язмалар гына юк!  Укучыларымның күпчелеге иншаларын миңа багышлаганнар. “Тормышта белем кешегә ашый торган икмәк, эчә торган су, сулый торган һава кебек үк кирәк дип әйтсәк, ягъни, аны тереклек чыганагы дип уйласак, һич кенә дә ялгышмабыз. Бу – төп Закон белән беркетелгән безнең хокукыбыз да, бурычыбыз да. Белемсез яшәп булмый. Әлеге гаять катлаулы, бик тә җаваплы һәм шул ук вакытта мактаулы да булган миссияне башкару Укытучыга йөкләнә. Укытучы мифологик герой. Атлант кебек бөтен дөньяны үз җилкәсендә тотып тора кебек”, – дип язган Зилә. Бер укучым үзенең язмасын түбәндәге шигырь юллары белән тәмамлаган:

Рәхмәт сиңа, олуг укытучым,

Син дөньяда ачтың күземне.

Туган телдә туган халкым өчен

Әйтәчәкмен мин үз сүземне.

Үзең турында укучыларыңнан шундый матур, җылы сүзләр ишетү сөенеч түгелмени? Бу хезмәтемнең югары нәтиҗәсе түгелмени?

Димәк, мин һөнәремне сайлап ялгышмаганмын, йокысыз төннәрем, алар өчен борчылуларым юкка узмаган икән. Һәм тагын уйлар, уйлар... Алар мине  капканга эләктергәндәй, бер-бер артлы сорауларга чумдырды.  Заманабыз башка. Каршылыклы.  Сәясәт тә тотрыклы кебек түгел.  Мәгариф өлкәсендә бигрәк тә! Туган телем өчен көрәш барган заманда   укучыларга татар телен өйрәнүгә кызыксыну ничек уятырга соң?  Менә шушы сорауларга  җавап табарга тырышып, шундый уйлар белән борчылып яшим. Һәм, әлбәттә, заман белән бергә атлап, заманча яңа коммуникатив  технологияләр, нәтиҗәле алымнар, гадәти булмаган дәресләр аша гына ирешеп була дип уйлыйм.  

Дәрестә һәр укучы әйтәсе килгән фикерен үз ана телендә җиткерә белергә, дәлилли алырга, матур итеп сөйли белергә тиеш. Безнең бурыч белем бирү генә түгел, яшь буынны уйларга, фикер йөртергә, эзләнергә, иҗади эшләргә, мөстәкыйльлеккә өйрәтү.

Тырышлык нәтиҗәсез калмый, билгеле. Укучыларым фәнни-гамәли конференцияләрдә, иншалар, шигырь бәйгеләрендә катнашып, Мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр.

Әйе, балаларда туган телгә, сәнгатькә, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү укытучыдан зур тырышлык сорый, ә максатка ирешү өчен дәрес кысалары гына җитми, төрле класстан тыш чаралар аша гына ирешеп була. Халык җырларына багышланган бәйрәмнәр, җырлы-биюле уеннар, “Туган тел бәйрәме”, “Нәүрүз”,  Яңа ел бәйрәмнәре кебек чаралар укучы-укытучы - әти-әни арасында уңай мөнәсәбәт тудыра, халкыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияли.

Минемчә, укытучы нәрсәгәдер ирешергә теләсә, һәрдаим үзенең һөнәри осталыгын үстерү өстендә эшләргә тиеш.  Мин, үзем дә, шундыйларның берсе. Бүгенге көндә, тьютор буларак, район, шәһәр, республика күләмендә мастер-класслар күрсәтәм, укытучыларны В.Н. Мещерякова системасы үзенчәлекләренә өйрәтәм.

Туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, мин шәхсән үз эшем белән чын мәгънәсендә горурланам. Тормышымны яңадан башларга туры килсә, мин бу эшемә тугры калырмын, бу юлымнан читкә тайпылмас идем. Үзем сайлаган язмышка буйсынып, шушы игелекле юлымны дәвам итеп бетерергә язсын иде дим.

Көн артыннан көннәр, ел артыннан еллар уза, сизелмичә вакыт агыла.  Уйларым кабат укучыларым белән... Кемнәр алар? Томыш юллары аларны кая илтер? Киртәләр очраса, югалып калмаслармы? Нинди баскычларга күтәрелерләр, нинди үрләргә ирешерләр минем укучыларым?!  Әлбәттә, анысын вакыт күрсәтер. Чебешләрне көзен саныйлар, дип бик дөрес әйткән халкым. Укытучының хезмәт җимешләре еллар үткәч кенә билгеләнә. Бу сыналган хакыйкать.

Минем ышанычым зур: һәркем бу тормышта үз урынын табар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Структура эссе. Алгоритм написания эссе.

Структура эссе . Алгоритм написания эссе....

Критерии оценивания эссе. Примеры эссе и их анализ .

Критерии оценивания эссе . Примеры эссе и их анализ....

Представление на Гаязову Ф.К.

Представление на участие во Всероссийском  конкурсе "Мастер-класс"....

Согласие на обработку персональных данных, Гаязова Ф.К.

Согласие на обработку персональных данных....

Диплом о профессиональном образовании, Гаязова Ф.К.

Диплом о профессиональном образовании....

Индивидуальный план повышения профессионального уровня на межаттестационный период учителя технологии Гаязова Фаниза Талибовича

Тема самообразования: «Проектная деятельность в учебной и внеурочной деятельности»Самообразование учителя есть необходимое условие профессиональной деятельности педагога. Самообразова...