Эссе
материал

Гараева Лилия Идрисовна

Минем методик табышларым

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse_garaeva_l.docx21.26 КБ

Предварительный просмотр:

Минем методик табышларым

Мин халкымның туган телен, күңеленең нечкә кылларын тибрәтерлек аһәңен бишектән үк тоеп,  ишетеп үскән кадерле бер баласы. Шуңадыр балачактан аның табигатенең  барлык төсләрен рәсемнәрдә чагылдырырга, хис-кичерешләремне энҗе-мәрҗәндәй сүзләрен  шигъри юлларга тезеп, кәгазь битләрендә саклыйм. Бөек Болгар җирендә туып-үскәнгәме, халкымның тарихын, ата-бабаларыбызның үткәнен өйрәнәм, киләчәк турында уйланам. Шул кызыксынуларым мине эзләнүләргә этәрә, архив чыганакларын барларга, нәсел җепләрен сүтеп шәҗәрә агачын төзергә ярдәм итә. Гаиләбезнең нәсел агачына күз салсак, анда төрле һөнәр ияләре арасыннан күпчелеге мөгаллимнәр икәнен күрәсең.

        Сугыш елларында ишле гаиләдә тәрбияләнеп үскән әнием Саниянең укытучы булу хыялы тормышка ашмый кала. Ләкин, шулай булса да, ул гомере буе мәктәп тормышы белән кайнап яшәде. Әле бүген дә, шактый яшьтә булуына карамастан, мәгариф, әдәбият, сәнгать темаларына әңгәмә кору - аның бик яраткан  шөгыле.  Спас районы  Дала Йорткул авылында мәктәп директоры булып эшләгән сеңелесе Зөлфия апа белән дә ул әлеге тема яңалыклары турында тәмләп гәпләшә, фикер алыша.  Ул безгә дә, бүгенге көндә республикабызның төрле мәктәпләрендә укытучы булып  эшләүче балаларына, оныкларына, киңәшләрен биреп, безне сөендереп яши. Мәкаль-әйтемнәр кулланып, матур итеп әдәби телдә сөйләшә торган сәнгать җанлы әнием оныкларының, минем һәм укучыларымның, -  һәрберсенең  уңышларына чын күңелдән сөенеп яши.

         Бүгенге көндә үзе дә Казан шәһәрендә туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы  булып эшләүче олы кызым дәү әнисе турында: “Без кечкенә вакытта, дәү әни өлкән тәрбияче кебек, безне тезеп бастырып бәйрәмнәрдә ясарга тиешле чыгышларыбызны кабатлата, беренчеләрдән булып мәктәпләрдә уза торган чараларга килә иде”,- дип балачак хатирәләрен искә төшерә. Шундый тынгысыз буладыр инде ул укытучылар нәселе. Нәкъ менә буыннан-буынга күчеп килгән иҗади рух, һөнәр сайлаганда да төп этәргеч була торгандыр, мөгаен.

Мин - дөньядагы иң тынгысыз, бертуктаусыз эзләнүчән, балаларга белем һәм тәрбия бирүче, иҗат өчен офыклары гаять киң булган, һәрвакытта балачакта, яшьлектә калырга мөмкинлек бирә торган уникаль һөнәр иясе! Укытучы булып эшли башлавыма да 20 елдан артык вакыт бер мизгел кебек үтеп киткән, ләкин шул еллар минем тормышымда бернинди бизмәннәрдә дә үлчәнмәслек бай эчтәлекле, кабатланмас булуы белән кадерле.      

 Күз алдымнан бер-бер артлы уй-кичерешләре, сәләтләре, холыклары төрле булган укучыларым үтә. Алар  хәзер, үзләре шәхес буларак камилләшеп, төрле өлкәләрдә  хезмәт башкаралар. Ришат Әхмәдуллин  шундый укучыларымның берсе. Казан шәһәрендә туып үскән әлеге укучым бүгенге көндә данлыклы Галиәсгар Камал театрының әйдәп баручы яшь артистларының берсе. Аның саф татар телендә сәнгатьле әдәби әсәрләр, шигырьләр башкаруына,  әлбәттә, минем хезмәтем дә кергән. Укучыларым төрле өлкәләрдә хезмәт куялар. Кемдер - укытучы, кемдер- сәясәтче, тәртип сакчысы, төзүче һәм башка төрле хезмәт иясе. Алар Кешелек дигән зур галәмнең бер йолдызлыгын тәшкил итә сыман. Балкыйлар икән - үз урыннарын тапканнар, димәк!

Укучыларымның тормышта үз урыннарын табып уңышка ирешеүләрен  күрү – укытучы өчен зур куаныч булса, ана телендә матур итеп сөйләшүләре олы бәхет, минемчә! Болар барысы да, әлбәттә, күп көч, белем, сабырлык таләп итә. Нәтиҗәгә ирешү өчен бик күп тырышырга, укучы психологиясен өйрәнергә, классикларыбызны укырга, мәгърифәтчеләрнең фикерләрен барларга, замана белән бергә атларга һәм иң мөһиме – укучының нәрсә белән янып яшәгәнен тоемларга, аңа ачылырга ярдәм итәргә кирәк. Баланың күңел халәтен сизеп, аның кызыксынуларын ачыклап кына, иң нечкә кылларын тибрәтергә, иҗатка, эзләнүгә юл ачарга, сәләтен барларга мөмкинлек тудырып була. Сократ та бит: “Һәр кешедә кояш бар. Аңа яктыртырга ирек бирергә кирәк”, - дигән. Ә инде замана баласының күңел түренә кереп яшеренгән кояшның яктыртуына, әлбәттә, аны аңлап, заман сулышын тоеп, яңалыклардан хәбәрдар булып яшәгәндә генә ирешеп була. Шуңа да мин “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр кулланып укучыларның иҗади сәләтен үстерү” дигән методик тема өстендә эшлим.

         Яңалык кертәм дип, үткәнне онытырга ярамый. “Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, һичшиксез, аның теле. Халык үзенең телен, оста бакчачы кебек, яман җилләрдән, рәхимсез салкыннар куырудан саклап, мең еллар буена үстереп килгән...”- дип язган бит әдибебез Гомәр Бәширов. Алдынгы тәҗрибә, өлкәннәрнең зирәк киңәшләре, халкыбызның гүзәл үрнәкләре – белем бирү өлкәсенең нигез ташы булып тора. Кеше туган теленең назлы авазлары, җанга якын тиңсез аһәңнәре аша халыкның рухын, гореф-гадәтләрен, йолаларын үзләштереп, шәхес булып җитешә. Бөек сәнгать әсәрләре, тарихи ядкарьләр, әдәби мирас барысы                    да - халкыбызның күңел бизәкләре, раушан көзгесе. Күренекле әдипләребез  Р.Фәхреддин, Ш. Мәрҗани, Г. Тукай, Ә. Еники һәм башка бик күп сәнгатькәрләребезнең педагогик мирасларында халыкның үзенчәлеге гәүдәләнә. Ә мин, укытучы буларак,  бөек шәхесләребезгә карата мәхәббәт һәм ихтирам тәрбиялим икән, димәк, бу минем горурлыгым, минем хезмәтемнең нәтиҗәсе.

         Ап-ак кар өстеннән атлап бакчадан оныгымның бәйрәменнән кайтып киләм.  Соңгы вакытта телебез сәясәте тирәсендә шау-шулар ишетелеп торса да, күңелем шат һәм тыныч, чөнки балалар бакчасында ишетелгән туган телемдәге җыр-моңнар киләчәккә өмет тудырды.  Әлеге нәни сабыйлар киләчәккә өмет чаткылары уятты.  Әйе,  мин ышанам! Туган телебез югалмас, аның киләчәге өметле!

      ...Уйларыма бирелеп, тирә-юньне күзәтә-күзәтә, мәктәбемә таба атлыйм.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Структура эссе. Алгоритм написания эссе.

Структура эссе . Алгоритм написания эссе....

Критерии оценивания эссе. Примеры эссе и их анализ .

Критерии оценивания эссе . Примеры эссе и их анализ....

Эссе. Темы эссе

В помощь сдающим ЕГЭ по английскому языку...

Формирование навыков написания эссе с элементами рассуждения (эссе с выражением собственного мнения)

Статья описывает правила и принципы написания эссе по английскому языку с элементами рассуждения (эссе с выражением собственного мнения), а также типичные ошибки при написании эссе такого типа....

Учебно-методическая разработка "Эссе-мнение: как написать эссе за 50 минут"

УМР учитывает принцип визуализации при подаче материала. Может быть использован как раздаточный материал на вводном уроке по написанию эссе-мнения. (Разработка выполнена для получения зачета на курсах...

Учимся писать эссе: Эссе моих учеников на различные темы на немецком языке

Написание эссе - одно из сложнейших заданий ЕГЭ по ИЯ. Научить писать эссе - нелёгкая задача для любого учителя. Начинать писать эссе стоит уже с 7 класса. Данная публикация содержит оригинальные и не...