Мин – уҡытучы... (эссе)
статья

Хаметшина Альбина Ильсуровна

Мин – уҡытучы...

(эссе)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Мин – уҡытучы... (эссе)17.12 КБ

Предварительный просмотр:

Мин – уҡытучы...

(эссе)

         Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Бу минем өчен һөнәр иясе булу белән бергә, яшәү рәвеше дә. “Әгәр сез уңышлы эш табып,аңа бар күңелегезне саласыз икән, бәхет сезне узе табар,”- дигән К.Д.Ушинский. Әйе, укытучы һөнәре бик җитди һәм җаваплы булуын яхшы аңлыйм, чөнки һәр баланың гомере, киләчәге укытучы кулыннан үтә.

        Мине шушы җаваплы һөнәрне сайларга нәрсә этәрде соң? Бәлки, язмышымдыр.  Бәлки әти-әниемнең юлын дәвам итәсем килгәндер. Мин үзем-Казан арты татары. Әтнә районы, Олы Мәнгәр авылыннан. Шул авылда ун ел белем алдым. Казан дәүләт педагогика университетының биология факультетын 1998елда , ә Казан дәүләт гуманитар-педагогик университетының татар теле һәм әдәбияты факультетын 2010 елда тәмамладым. Бүгенгесе көндә 25 еллык педагогик эш стажым бар.  Әтием Илсур Гариф улы  гомере буе балаларга химия фәнен укытты, мәктәптә директор вазыйфаларын башкарды. Инде лаеклы ялда булуына карамастан авылыбызның тарихын өйрәнеп, архив материалларын туплап ике томлы китап язып чыкты. Ә әнием, Илсөяр Габделбәр кызы,40 елдан артык башлангыч сыйныф укучыларын укырга, язарга өйрәтте. Минем өчен әти-әнием юл күрсәтүче якты маяк кебек.

         Минең эшемнең төп максатларының берсе – телгә мәһәббәт тәрбияләү, туган телдә матур һәм дөрес итеп сөйләргә, фикер йөртергә өйрәтү.Ә бурычым-телсез татарларны телле, мәдәниятле итү, кешеләргә   изгелек кылырга,   донъяның матурлыгын күрә белергә, яшәү кадерен аңларга өндәү.  Ни өчен телсез татарлар? Бу татар булып та үз татар телендә сөйләшергә, үз мәдәниятен өйрәнергә теләмәгән балаларга кагыла. 

         Хәзерге заман укытучысы нинди булырга тиеш соң? Үсеп килүче буынны ничек үз телендә матур итеп сөйләшергә өйрәтергә?

Укучыларымның сөйләмен көндәлек тормышта куллана алырлык  белемгә ия булуларын телим.  Туган телен өйрәнгән бала киләчәк тормышында да үз урынын табып, халкына битараф булмаса, үз ана теленнән оялмаса-хезмәтемнең мәгънәсе шунда.

    Минем укучыларым ничек укый? Халкымның мирасын бүгенге буынга тапшыра аламмы? Татарны телсез, мәктәпсез калдыру сәясәте алып барылган чорда, телебезне тартып алдырмаслык буын тәрбияли алырмынмы? Моның өчен мин үземнән  нинди өлеш кертә алам соң? Менә шундый уйлар белән яшим, эшлим мин.

       Укучыларның предметка карата кызыксынучанлыгын арттыру өчен төрле традицион булмаган дәресләр үткәрергә тырышам.Яңа  инновацион технологияләр үзләштерәм, дәрестә актив кулланам.

       Үземнең педагогик эшемдә халык педагогикасы, халык ижады үрнәкләрен файдалануга зур игътибар бирәм.  Укучыларны әхлак, тәртип кагыйдәләренә борынгы  бабаларыбыз мирасы ярдәмендә генә өйрәтеп була дип саныйм. Бу сыйфатларны тәрбияләүдә   татар теле һәм әдәбияты дәресләре зур роль уйный. Халык традицияләре һәм гореф-гадәтләре татар халык ижадының нигезен тәшкил итәләр. Шуның өчен дә халык ижады үрнәктәрен өйрәнү зур тәрбияви әһәмияткә ия.

    Туган тел   өлкәсендә эшләүче галимнәребезнең, фән эшлеклеләренең гыйлми хезмәтләрен даими өйрәнәм, күзәтәм һәм үз эшемдә кулланырга тырышам.  Хәзерге заман таләпләренә, Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китереп эшләү өчен, мин үз белемемне һәрдаим күтәрү өстендә эшлим. Бу максатка ирешү уңаеннан мин Интернет челтәре аша мәгълүмат өйрәнәм, газета - журналлар  укыйм,  эш тәҗрибәмне башка укытучылар белән дә уртаклашам. Педагогика, методика буенча яңа китаплар, әсбаплар, чыккан дисклар, электрон китапханә  белән танышып барам.  Шул вакыт эчендә шатлыкларым да аз булмады. Укытучы өчен исә иң зур шатлык – укучыларының куанычы. Ел саен  укучыларым белән төрле конференцияләрдә, шигырь укучылар  бәйгеләрендә,”Сәхнә” дип аталуычы театр конкурсларында катнашып призлы урыннар яуладык.

    Кыскасы, укытучы һәрвакыт үсештә булырга тиеш. Шулай эш иткәндә генә уңышка ирешеп була һәм минем хезмәтем дә юкка чыкмый, ә уңышларым укучыларымда чагылыш таба. Һәр укучымның уңышлары мине бәхетле итә дә инде, чөнки укытучы- ул дус та, белем бирүче дә, яклаучы һәм киңәш бирүче була.

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Структура эссе. Алгоритм написания эссе.

Структура эссе . Алгоритм написания эссе....

Критерии оценивания эссе. Примеры эссе и их анализ .

Критерии оценивания эссе . Примеры эссе и их анализ....

Эссе. Темы эссе

В помощь сдающим ЕГЭ по английскому языку...

Формирование навыков написания эссе с элементами рассуждения (эссе с выражением собственного мнения)

Статья описывает правила и принципы написания эссе по английскому языку с элементами рассуждения (эссе с выражением собственного мнения), а также типичные ошибки при написании эссе такого типа....

Учебно-методическая разработка "Эссе-мнение: как написать эссе за 50 минут"

УМР учитывает принцип визуализации при подаче материала. Может быть использован как раздаточный материал на вводном уроке по написанию эссе-мнения. (Разработка выполнена для получения зачета на курсах...

Учимся писать эссе: Эссе моих учеников на различные темы на немецком языке

Написание эссе - одно из сложнейших заданий ЕГЭ по ИЯ. Научить писать эссе - нелёгкая задача для любого учителя. Начинать писать эссе стоит уже с 7 класса. Данная публикация содержит оригинальные и не...