“Балалар бакчасында милли тәрбия бирү”
консультация

Соңгы елларда, милли хисләр тәрбияләү проблемасы кисәк кенә калкып чыкты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad_balalar_bakchasynda_milli_terbiya_biru.docx19.31 КБ

Предварительный просмотр:

    Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Иске Җөри

балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе

“Балалар бакчасында милли тәрбия бирү”

                                                      Тәрбияче: Зиннатуллина З.Р.

                                        2018

    Соңгы елларда, милли хисләр тәрбияләү проблемасы кисәк кенә калкып чыкты. Хәзерге чорда телевидение һәм интернет йогынтысы балаларның аңына, рухына әдәпсезлек үрнәкләрен сеңдергән заманда, милләтнең гасырлар буе формалашкан тәҗрибәсе, әхлак кагыйдәләре югала бара. Менә шуның өчен дә мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә нәниләргә халкыбыз хәзинәләре нигезендә милли үзаң тәрбияләүгә аеруча зур игътибар бирелергә тиеш.

   Безнең  балалар бакчасында белем һәм тәрбия бирү эшен федераль дәүләт таләпләренә туры килерлек итеп, балаларны белемле, акыллы, сәләтле итеп тәрбияләүгә зур игътибар бирелә.    Бүгенге көндә балаларда туган телебезгә, милләткә һәм аның гореф-гадәтләренә, йолаларына мәхәббәт тәрбияләү- иң мөһим бурычларның берсе. Бала үзен чын кеше итеп тойсын өчен , аңарда туган телгә мәхәббәт, татар халкының тарихы һәм сәнгатенә кызыксынучанлык, милли горурлык хисе тәрбияләргә, халкыбызның борынгы гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре турында өйрәтергә кирәк.

Шуннан чыгып безнең төп максатыбыз:

-Балаларның Татарстан Республикасы турындагы гомуми күзаллауларын үстерү

-Үзебезнең күпмилләтле илебез турындагы белемнәрне тирәнәйтү

-Идел буе халыкларының традицияләре, уеннары, милли киемнәре белән таныштыру.

   Иң беренче булып төркемебездә милли үзәк булдырдык. Бу үзәкТуган ягым-Татарстан дип атала. Анда  балаларга Татарстан, анда яшәүче күпмилләтле халык турында  мәгълүмат бирү өчен төрле тематик һәм информацион материаллар тупладык: Татарстан символикасы, ил башлыкларының фотографияләре, Татарстан республикасының башкаласы Казан шәхәре турында күргәзмә материал, язучылары, композиторлары турында мәгълүмат, Идел буе халыклары – татар, рус, керәшен татары, башкорт милли киемнәр белән киенгән курчаклар, татар халык милли бизәкләре , дидактик уеннар, Идел буе халыкларының тарихы, мәдәнияте, көнкүрешен, милли киемнәрен чагылдырган папкалар булдырылды. Нәкъ шушы материаллардан файдаланып без төрле милләт халыкларының киемнәре, гореф гадәтләре, уеннары белән таныштырабыз.

     Режим вакытларында Идел буе халыкларының милли киемнәре төшерелеп ясалган рәсемнәр буейбыз. Татар орнаментлары белән милли киемнәрне  бизәргә өйрәтәбез.  Иҗади сәнгат эшчәнлегендә  “Яфрак”, “Ләлә” , “Кыңгырау” бизәкләрен кулланабыз. Бу эшләребезне эшләгәндә балалар янына кунакка милли киемнәрдән курчаклар киләләр. Нәкъ болай эшләгән очракта балаларның кызыксынучанлыклары, тырышлык һәм активлыклары тагы да арта.

     Туган ягым-Татарстан почмагында  мили киемнәр, милли бизәкләрне тагы да яхшырак үзләштерү өчен күп кенә дидактик уеннар булдырдык. Дидактик уеннар - балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүчекөчле чараларның берсе. “Рәсемнәрне төзе”, “Киемнәрне бизә”, “Парын тап”, “Бертөсле рәсемнәрне тап” дигән дидактик уеннарны балалар бигрәк тә яратып уйныйлар.

   Балаларга рус телен өйрәтү белән беррәттән, аларны рус халкының гореф-гадәтләре, матур йолалары, милли бәйрәмнәре, мәдәнияте белән таныштыру шулай ук безнең зур бурычыбыз. Шушы максатны күздә тотып без “Русская народная роспись и игрушки” дип исемләнгән лепбук эшләдек.

    Әкият почмагында русс халык әкиятләренә күп урын бирелгән. Балалар монда бер-берләренә әкиятләр сәйләп уйнарга яраталар.

   Һәр халыкның үз әкиятләре бар, алар барысы да буыннан буынга әхлакый кыйммәтләрне тапшыралар. Бу әкиятләр балаларны дулкынландыра, мавыктыра, көлдерә, елата. Халык әкиятләренә төшерелгән мультфильмнарны балалар аеруча да яратып карыйлар.

    Милли –мәдәни тәрбия бирүдә “Әкият илендә” түгәрәк эшчәнлегенең роле дә зур. Халкыбыз тарафыннан иҗат ителгән серле һәм мавыктыргыч әкиятләрне сәхнәләштереп уйнап, балалар уңай һәм тискәре сыйфатларны аерырга, әкият геройларының уй-хисләренә, эш- гамәлләренә дөрес бәя бирә белергә, мәрхәмәтле, рәхимле- шәфкатьле, ярдәмчел булырга өйрәнәләр. Әкият геройлары белән танышу аша аларның борчу-шатлыкларын, рухи халәтләрен аңларга өйрәнәләр, әдәп-әхлак кагыйдәләрен, тормыш тәҗрибәсен үзләштерәләр.

     Милли хисләр тәрбияләүдә музыка шөгыленең дә әһәмияте  зур. Балалар анда халык көйләрен тыңлап, үзләре дә матур җырлар өйрәнәр, милли биюләр бииләр.

      Төрле халыкларның милли бәйрәмнәре, гореф гадәтләре турында балалар белән әңгәмәләр үткәрәбез. Милли бәйрәмнәребез белән танышу ,гореф-гадәтләребезне барлау аша балаларбызда милли үзаң, милли традицияләргә мәхәббәт тәрбиялибез. Бу бәйрәмнәрдә  халкыбызның гомер-гомергә эшчән, әдәпле, кунакчыл, ачык йөзле, михырбанлы булуын күрсәтәбез. Аларның мәгънәле тормышын күрсәткән шөгыльләрен, һөнәрләрен, гореф-гадәтләрен балаларның күңелләренә салып калдырырга кирәк.

    Ә менә татар халкының милли бәйрәме булган  “Сабантуй”ны ел саен әти-әниләр, абый-апалар белән бергә уткәрәбез. Бу бәйрәмнәрне үткәргәндә балалар бик күп  шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнәләр. Татар халкының милли уеннарын уйныйлар. Татар халык уеннарын, аның җыр-моңнарын бала күңеле аша кичерү баланың зиһенен баета, күңел офыгын киңәйтә. Балаларны милли рухта тәрбияләү. үзебезнең бәхетле киләчәгебезне үстерү- безнең мөһим бурыч.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

УКЫТУЧЫНЫҢ ШӘХСИ ИҖАДИ ЭШ ТЕМАСЫ: “Милли төбәк материалын дәресләрдә куллану һәм укучыларда милли үзаң тәрбияләү”.

Без соңгы елларда укыту һәм тәрбия процессын фикерләүдә күп очракта халык педагогикасына таянабыз. Халыкның педагогик осталыгы, аның тәрбияви байлыгы галимнәрне генә кызыксындырып калмады, прак...

Хәзерге заман шартларында китап сөюче сәләтле балалар тәрбияләү.

Мәктәп академиясендә сәләтле балалар белән эшләү...

ФДББС күчү шартларында милли тәрбия бирү мәсьәләләре

Укыту-тәрбия системасын яңарту – яңа идеяләр, ысуллар, чаралар эзләү дигән сүз. Мәктәпләрнең бүгенге бурычы – хәзерге көн таләпләренә, тормыш, җәмгыять ихтыяҗларына җавап бирүче белемле, тирән фикер й...

Милли тәрбия – тормыш дәреслеге

Бүгенге көн Федераль дәүләт белем бирү стандарты җәмгыять өчен төрле яклап үскән, интеграль шәхес, ягъни яшь буын вәкиле гомумкешелек кыйммәтләргә таянып, ирекле, иҗатка сәләтле, яңа сәнгать технологи...

Милли тәрбия сыйныфларында

Милли тәрбия сыйныфларында...

“Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында милли тәрбия бирүдә дәрестән тыш чараларның әһәмияте”

Үзем укыта торган сыйныфлар арасында рус төркемнәрендәге рус телле укучылар да бар. Татар балалары белән беррәттән, нәкъ менә шул балаларга да дәресләрдән тыш тәрбия эшләре алып бару —төп белем ...