Милли тәрбия – тормыш дәреслеге
статья на тему

Бүгенге көн Федераль дәүләт белем бирү стандарты җәмгыять өчен төрле яклап үскән, интеграль шәхес, ягъни яшь буын вәкиле гомумкешелек кыйммәтләргә таянып, ирекле, иҗатка сәләтле, яңа сәнгать технологияләренә яраклы итеп тәрбияләүне күздә тота. Бу бурычларны  халыкның педагогикасын тәрбия процеессы нигезенә куеп, киң файдаланган очракта уңышлы хәл итәргә була, дип уйлыйм мин. Бу исә яшь буынга белем бирүче укытучыдан җәмгыятьтә барган үзгәрешләрне авырлыкларсыз кабул итүне, заман белән бергә атлап, халык педагогикасын заманча укыту технологияләре аша белем бирү процессында уңышлы файдаланып эш итүне таләп итә. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nazmieva_v.g._milli_trbiya_.docx16.64 КБ

Предварительный просмотр:

Милли тәрбия  – тормыш дәреслеге        

Күренекле КДУ профессоры Д.Заһидуллинаның “Мәктәп, балаларны үз милләтенең вәкиле итеп тәрбияләп, татар җәмгыятендә милли үзаң формалаштыру, үстерү ягыннан әйдәп баручыга әйләнергә тиеш”  дигән фикерләре белән килешми мөмкин түгел. Чөнки халкыбызның язмышы, киләчәге бүгенге яшьләребезнең нинди шәхси сыйфатларга ия булуынабәйле. Киләчәк буын вәкиле халкыбызның рухи кыйммәтләрен барларга, аларны саклап, буыннан буынга җиткерергә әзер, сәләтле икән, димәк, милләтебезнең киләчәк язмышы да өметле дип әйтергә була.

Бүгенге көн Федераль дәүләт белем бирү стандарты җәмгыять өчен төрле яклап үскән, интеграль шәхес, ягъни яшь буын вәкиле гомумкешелек кыйммәтләргә таянып, ирекле, иҗатка сәләтле, яңа сәнгать технологияләренә яраклы итеп тәрбияләүне күздә тота. Бу бурычларны  халыкның педагогикасын тәрбия процеессы нигезенә куеп, киң файдаланган очракта уңышлы хәл итәргә була, дип уйлыйм мин. Бу исә яшь буынга белем бирүче укытучыдан җәмгыятьтә барган үзгәрешләрне авырлыкларсыз кабул итүне, заман белән бергә атлап, халык педагогикасын заманча укыту технологияләре аша белем бирү процессында уңышлы файдаланып эш итүне таләп итә.

        Халык педагогикасы – ул тормышта, тәрбия процессында сыналган,буыннан буынга күчеп камилләшкән, халык тарафыннан киң кулланылган тәҗрибәгә нигезләнгән укыту- тәрбия турындагы тәгълимат. Анда даими кулланган тәрбия алымнары, чаралары, ысуллары, тәрбияви карашлары, идеалы, максатлары- барысы бергә туплана.Халык педагогикасының өйрәнү предметы булып, балага тәэсир итүалымнары, чаралары, тәрбия эшенең максаты, чыганагы , эчтәлеге,закончалыклары җыелмасы тора.

Халык педагогикасы – халык тәрбиясе, ягъни милли тәрбия ул.

Милли тәрбияне халык авыз иҗатыннанбашка күз алдына да китереп булмый. Халкыбызның авыз иҗаты әсәрләре яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак булып тора. Милли тәрбия, туган тел чыганагы булган фольклор әсәрләрен өйрәнү балаларның тел байлыгын, фикерләү сәләтен үстерә. Балаларны әйләнә- тирә белән, табигать һәм табигать күренешләре белән таныштыруда, эстетик, физик һәм хезмәт тәрбиясе бирүдә халык авыз иҗаты әсәрләренең роле әйтеп бетергесез зур.

  Татар халык авыз иҗаты үз эченә күп төрле жанрларны ала: бишек җыры, әкият, табышмак, мәкаль һәм әйтем, тел көрмәкләндергеч, җыр, бәет, санамыш, уеннар, мөнаҗәт, такмак, эпос, кыйсса, легенда һәм башкалар.

        Мәктәптә белем бирү процессының башлангыч чорында милли тәрбия чыганакларының иң әһәмиятлеләренең берсе - бармак уеннары, табигатькә, кош-кортларга эндәшләр, такмаклар, тел көрмәкләндергечләр, тизәйткечләр. Болар – барысы да балаларның сүзлек байлыгын үстерүдә, авазларны дөрес әйтергә өйрәтүдә ярдәм итәләр.      

Халык авыз иҗатының әкият жанры укучыларда Федераль дәүләт белем бирү стандарты таләп иткән дуслык, батырлык, үзара ярдәмләшү кебек шәхси сыйфатларны тәрбияләргә зур этәргеч булып тора.  Шул ук вакытта кешедәге ялкаулык, саранлык, комсызлык, көнчелек, явызлык тискәре сыйфатларны тәнкыйть итә. Әкиятләр балаларда матурлыкка, изге эшләргә соклану, усаллыкка, явызлыкка нәфрәтләнү, кызгану, кайгырту кебек хисләр тәрбияли.

Мәкальләр һәм әйтемнәр - белем бирү процессында ирекле камил тирән фикер йөртүче, фикерләү аша нәтиҗә ясый белүче шәхес тәрбияләүгә ярдәм итүче халык авыз иҗатының бер төре. Аларны өйрәнү, урынлы файдалана белү балаларның сөйләмен баета, милләтебезгә мәхәббәт тәрбияли.

      Табышмак –  укучыларны тормышны танып белергә, тапкыр булырга өйрәтә. Бүгенге көн шәхесенә бик кирәкле булган  игътибарлылык, күзәтүчәнлек сыйфатларын тәрбияләргә ярдәм итә.                                                                                                                

“Хәрәкәттә - бәрәкәт”, ди халык. Шушы мәкальнең мәгънәсенә нигезләнеп, дәресләрдә яңа буын стандарты таләп иткән сәламәт тормыш алыпбару кагыйдәләрен саклаучы шәхес тәрбияләү йөзеннән, халык авыз иҗатының иң киң кулланыла торган уен җанрын кулланырга була. Халкыбыздагы җырлы-биюле, түгәрәк уеннар сәламәтлекне ныгыту белән берррәттән,  балаларның  зәвыгын арттыра, әхлакый һәм эстетик  яктан тәрбияләргә булыша, шулай ук үз көченә ышану, бердәмлек, ярдәмләшү, кешелеклелек, шәфкатьлелек кебек  күркәм сыйфатлар тәрбияли.          

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: халык педагогикасы, ягъни милли тәрбия Федераль дәүләт белем бирү стандарты таләп иткән шәхси, регулятив, танып-белү, коммуникатив эшчәнлекләрен үстерергә зур ярдәм булып тора. Әлеге юнәлештә алып барылган эшчәнлек укучы-шәхескә тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль нормаларны аңларга,  шәхси караш формалаштырырга; эшчәнлекне оештырырга, үтәлгән эшенә бәя бирергә; мәгълүматларны эзләү һәм анализлауны, хәл итү ысулларын һәм алымнарын модельләштерүне һәм куллануны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

Яңа стандарт укытучыга мәктәпне тәмамлаучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш, дигән  иң мөһим таләп куя . Әлеге таләпне үтәүдә татар теле һәм әдәбияты укытучыларына һичшиксез халык педагогикасы ярдәмгә килә.

Милли тәрбия  – ул, яшь буынны тәрбияләүдә гасырлар буе тупланган, үз кыйммәтләрен югалтмаган  уңай тәҗрибәләр, тормыш дәреслеге.          


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Күренекле татар драматургы, прозаик Туфан Миңнуллинның татар милләтен рухи-әхлакый яктан тәрбияләүгә керткән өлеше.

Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстан АССРның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, башта туган төбә...

УКЫТУЧЫНЫҢ ШӘХСИ ИҖАДИ ЭШ ТЕМАСЫ: “Милли төбәк материалын дәресләрдә куллану һәм укучыларда милли үзаң тәрбияләү”.

Без соңгы елларда укыту һәм тәрбия процессын фикерләүдә күп очракта халык педагогикасына таянабыз. Халыкның педагогик осталыгы, аның тәрбияви байлыгы галимнәрне генә кызыксындырып калмады, прак...

ФДББС күчү шартларында милли тәрбия бирү мәсьәләләре

Укыту-тәрбия системасын яңарту – яңа идеяләр, ысуллар, чаралар эзләү дигән сүз. Мәктәпләрнең бүгенге бурычы – хәзерге көн таләпләренә, тормыш, җәмгыять ихтыяҗларына җавап бирүче белемле, тирән фикер й...

Милли тәрбия сыйныфларында

Милли тәрбия сыйныфларында...

“Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында милли тәрбия бирүдә дәрестән тыш чараларның әһәмияте”

Үзем укыта торган сыйныфлар арасында рус төркемнәрендәге рус телле укучылар да бар. Татар балалары белән беррәттән, нәкъ менә шул балаларга да дәресләрдән тыш тәрбия эшләре алып бару —төп белем ...

“Балалар бакчасында милли тәрбия бирү”

Соңгы елларда, милли хисләр тәрбияләү проблемасы кисәк кенә калкып чыкты....

Гаиләдә сәламәт тормыш рәвеше алып бару – сэламәт балалар тәрбияләүнең нигезе

Гаиләдә сәламәт тормыш рәвеше алып бару – сэламәт балалар тәрбияләүнең нигезе(“Таяну ноктасы” телевизион тапшыруы урнэгендэ  ата- аналар белэн уткэру очен эшкэртмэ)...