Интегрировонное занятие.
план-конспект
Конспект занятия по окружающему миру в средней группе "Кыш бабайга ярдәм".
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 15.88 КБ |
Предварительный просмотр:
Кыш Бабайга ярдәм итәбез.
Максат: һәр баланың иҗади шәхесен формалаштыру һәм аның үз - үзен үстерүгә, үз-үзен күрсәтүгә һәм сәнгать-эстетик эшчәнлектә үз-үзен реализацияләүгә ярдәм итә торган комплекслы алып баруны оештыру.
Танып белү: балаларның кыш турында белемнәрен, әйләнә тирәдә оринтлашуны, предметларның охшаш һәм аерылып торган якларын табуны ныгыту.
Үстерешле: балаларның бәйләнешле сөйләм телен, сүз байлыгын, образлы фикерләү сәлатен, грамматик яктан дөрес сөйләмен үстерү.
Тәрбияви: балаларда кызыксынучанлык уяту, дус –тату эшләү, бердәмлек хисе, табигатькә карата сак караш тәрбияләү.
Эшчәнлек төре: үткән материалларны кабатлау.
Эшчәнлек формасы: фронталь, мөстәкыйль.
Эшчэнлек стрктурасы:
- Оештыру моменты. Сюрпризлы момент.
- Төп өлеше – балалар белән күмәкләшеп эшләү:
-Кыш бабайга ярдәм итү;
-карны башка матдәләр арасыннан аерырга өйрәнү;
-рәсемдәге хаталарны табу;
-кар бөртекләре төзү;
-предметларны төркемнәргә бүлә;
-сөттә рәсем ясау;
3.Ныгыту – нәтиҗә ясау, рефлексия.
Җиһазлар:интерактив такта, кар, манный ярмасы һәм шикәр комы савытларда, ялтыравыклы тасмалар, төрле уенчыклар, поднос, сөт, төсле буяулар, пумалалар, ак альбом битләре
Кулланылган программалар:
“Туганнан алып мәктәпкә кадәрге. Мәктәпкәчә мәгарифнең якынча төп белем бирү программасы” Н. Е. Вераксы редакциясы астында, «Туган телдә сөйләшәбез» Ф.В. Хәзрәтова.
Эшчәнлек барышы.
Тәрбияче: балалар карагыз эле безгә кунаклар килгән, әйдәгез исәнләшәбез. Экранга карыйк әле, анда безгә хәбәр җибәргәннәр (экранда Кыш бабай ярдәм сорый).
Т. Балалар сез әзерме? Ярдәм итәбезме кыш бабайга?
Балалар. Әйе без әзер аңа ярдәм итәргә.
Т. Шуңа күрә балалар әйдәгез тизрәк аңа ярдәм итергә ашыгыйк.
Т. Ә ничек анда барырбыз икән соң?
Б. Машина, ат, самолет, чана һ.б
Т. Кыш көнне иң кулай вариант чаңгылар, әйдәгез бергәләшеп тезелешеп киттекме.
Урамда салкын һава
Җил исә карлар ява
Чаңгыбыз бар, чаңгыбыз
Без ярдәмгә барабыз.
Т. Балалар без сезнең белән беренче сынау янына да килеп җиттек. Нәрсәләр бар икән соң бу савытларда? Балалар безгә кайсысы кар икәнен табарга кирәк. (өч савытта өч төрле ак төстәге матдәләр). Салкын һәм кулны өшеткәне кар була. (Балалар куллары белән тотып, капшап карыйлар).
Б. Менә кар. (Балалар күрсәтә).
Т. Балалар без бергәләп кайсы кар икәнен таптык. Хәзер юлыбызны тагын дәвам итик безне бабабыз көтә. Менә экран каршына килеп чыктык. Балалар нәрсә күрәсез экранда?
Б. Рәсемдә кыш ел фасылы сүрәләнгән.
Т. Ә ниниди хаталар бар икән бу рәсемдә?
Б. Кыш көнне кошлар оя кормый, йомырка салмый, кыш көнне кояшта кызынып булмый, агачлар чәчәк атмый, бал кортлары, күбәләкләр очмый.
Т. Бик дөрес балалар булдырдыгыз. Димәк без юлыбызны дәвам итә алабыз. Безне алда тагын сынау көтә.
Урамда салкын һава
Җил исә карлар ява
Кыш бабайга барабыз
Пумаласын табабыз.
Кыш бабайның өенә керер өчен безгә элеге тасмалар ярдәмен дә кар бөртеге ясарга кирәк.
Т. Нинди тасмалар кулландык балалар?
Б. Озын, кыска.
Т. Урамда салкын һава
Җил исә карлар ява
Кыш бабайга барабыз
Пумаланы табабыз.
Т. Әфәрин булдырдыгыз балалар. Мин бик шат. Әйдәгез инде кыш бабабызның өенә кереп карыйк. Нәрсә икән бу? (Бер өемдә төрле төрле предметларлар буталган). Карагыз әле, балалар Кыш бабайның капчыгы тишелгән бугай. Әйдәгез бергәләп һәр предметны үз төркемнәренә бүләбез. Сез ничек аларны аердыгыз?
Б. Без контейнерларга җиләк җимешләрне, кыргый җәнлекләрне, транспорт төрләрен аерып тутырдык,
Т. Әфәрин балалар булдырдыгыз. Карагыз әле, бу предметлар арасында кыш бабабызның тылсымлы пумаласы да буталган булган бит. Димәк без аны таптык. Ә хәзер шул тылсымлы пумала ярдәмендә бергәләшеп кышкы бизәкләр төшерәбез. (Өстәлдә подносларга сөт салынган һәм буяулар була. Пумалалар ярдәмендә балалар сөттә кышкы бизәкләр төшерәләр). Балалар өйдә әниләрегез белән дә шундый бизәкләр ясап карарасыз.
Т. Балалар сезгә ошадымы. Кыш бабай да безнең тәрәзләргә шулай үзенең матур бизәкләрен төшерә. Без ярдәм итә алдыкмы Кыш бабабызга. Сезгә ошадымы эшчәнлек. Карагыз әле балалар кыш бабабыз да бик шат һәм рәхмәтле. Сез миңа бик ошадыгыз, ә хәзер бергәләшеп төркемгә кайтырбыз. Кунаклар белән саубулашабыз.
Б. Сау булыгыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Особенности организации занятий физической культурой способствующие развитию компетентности школьников: занятия со старшеклассниками.
Особенности организации занятий физической культурой способствующие развитию компетентности школьников: занятия со старшеклассниками. А.В. Потапов ...
Образовательная программа психологических занятий по адаптации пятиклассников к обучению в среднем звене "Я - пятиклассник"+презентация. Занятия расчитаны на 1 четверть, продолжительность 35-40 минут.
Оказание психолого-педагогической поддержки обучающимся 5-х классов в период их адаптации к условиям обучения в средней школе....
Доклад на тему "Игровые технологии в процессе занятий физической культурой Игровые технологии в процессе занятий физической культурой
Игровая деятельность на уроках физической культуры занимает важное место в образовательном процессе. Ценность игровой деятельности заключается в том, что она учитывает психо...
Методическая разработка занятия по теме "Занятие-практикум по Paint".
Пояснительная запискаУрок-практикум по Paint предназначен для учащихся 5-6-х классов и нацелен на отработку навыков в графическом редакторе, а именно: Цели и задачи : Научиться...
ИЗ ИСТОРИИ ПИСЬМЕННОСТИ КОНСПЕКТ ВНЕКЛАССНОГО ЗАНЯТИЯ ПО РУССКОМУ ЯЗЫКУ ИЗ ИСТОРИИ ПИСЬМЕННОСТИ Цель занятия: познакомить учащихся с истоками возникновения славянской письменности.
КОНСПЕКТ ВНЕКЛАССНОГО ЗАНЯТИЯ ПО РУССКОМУ ЯЗЫКУИЗ ИСТОРИИ ПИСЬМЕННОСТИЦель занятия: познакомить учащихся с истоками возникновения славянской письменности. Наше внеклассное мероприятие по русском...

Конспект занятия по дополнительной образовательной общеразвивающей программе «Волшебный бисер». Тема занятия «Вводное занятие. История бисера».
Конспект занятия по дополнительной образовательной общеразвивающей программе «Волшебный бисер».Тема занятия «Вводное занятие. История бисера»....

Методическая разработка цикла занятий по курсу ОДНКНР (Раздел I «Россия – наш общий дом») Занятие 1. Тема «Истоки родной культуры» Занятие 2. Тема «Материальная культура» Занятие 3. Тема «Духовная культура»
В методической разработке представленные уроки входят в первый тематический блок «Россия – наш общий дом». Данный цикл занятий связан с понятием «культура».Так на п...
