Эссе
статья
Предварительный просмотр:
Эссе
Киләчәк укытучысы
Укытучы! Бу сүзне ишетмәгән һәм аның белән бәйләнештә булмаган кеше юктыр. Һәрбер адәм баласының тормышы укытучы сүзе белән күпмедер дәрәҗәдә бәйләнгән. Балалар мәктәпкә йөри башлаганчы ук укытучының нинди вазыйфа башкаручы икәнен беләләр. Алар зур ышаныч һәм өметләр белән мәктәп ишеген ачалар, һәм белем ала башлагач, сабыйларның дөньяга карашы үзгәрә башлый. Нәкъ укытучы дигән изге зат балаларга белем иленең киң ишеген ача. Укучыларга беренче укытучының карашы, аларны ничек яратуы, биргән белеменең үтемле һәм аңлаешлы булуы зур йогынты ясый һәм киләчәктә дөрес юнәлеш алырга булыша. Гомумән алганда, башлангыч сыйныф укытучысы гына түгел, балага белем биргән һәрбер укытучы күпмедер дәрәҗәдә аның киләчәге өчен җавап бирә. Бала дөрес юнәлеш алсын һәм киләчәктә җәмгыятькә мөмкин кадәр күбрәк файда китерерлек шәхес булып формалашсын өчен, киләчәк укытучысы нинди булырга тиеш соң? Шушы сорауга җавап эзлик.
Уку-укыту эше укытучыдан билгеле бер күләмдә фәнни хәзерлек, күпьяклы эрудиция, киң күңеллелек һәм түземлелек таләп итә. Бөек татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри үзенең “Кырык бакча” китабында болай дип яза: “Әгәр кемне дә булса, нәрсәгә дә булса өйрәтергә телисең икән, иң элек син үзең бу эшне бик яхшылап өйрән, сиңа карап башкалар да бу эшкә өйрәнергә теләрләр”, - ди.
Гасыр ярым элек әйтелгән сүзләр бүген дә үз көчендә. Нинди генә замана булса да, минемчә, укытучы беренче чиратта үз эшенең остасы булырга тиеш. Замана таләп иткән бурычларга җавап бирү өчен укытучы гомер буе укый, өйрәнә. Укытучы һәрвакыт үсештә һәм барлык эшләү дәверен эзләнеп үткәрә. Бары тик фәнни-методик эшчәнлеге, эзләнүләре генә укытучыны профессионал дәрәҗәгә үстерә ала. Болар – предметны укыту өлкәсендәге заманча фәнни ачышлар һәм укытуның яңа программалары, концепцияләре белән танышып бару, алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнү, укытуда заманча информацион технологияләр куллану.
Киләчәк укытучысы – балаларның ныклы белем алуларын оештыручы да ул. Бу максатка ирешү өчен укытучы бик тырышып әзерләнергә тиеш. Чөнки үзе аңлатуга караганда, сыйныфтагы барлык балаларның уку, танып-белү эшчәнлеген берьюлы оештырырга, дидактик максат таләп иткән белем һәм күнекмәләрнең сыйфатлы үзләштерелүе белән идарә итәргә тиеш ул. Бу – бик катлаулы күренеш. Чөнки әлеге максатка ирешү өчен проблемалы сорау һәм биремнәр тәкъдим итәргә, җавапларны балаларның үзләреннән тикшертергә, бер-берләренә һәм үзләренә билге куйдыртырга, төрле дәрәҗәдәге өй эшләрен тәкъдим итәргә әзер булырга, өй эшләрен тикшерттерергә һәм үзләреннән бәяләтергә кирәк.
Киләчәк укытучысы ФДББС таләп иткән планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешү өчен тиешле шартлар тудыра. Укучы шәхесенең үсешендә универсаль уку гамәлләренең үзләштерелүе нигез итеп алына. Укучы уку материалын пассив кабул иткәндә үсә алмый. Укучының шәхси эшчәнлеге – киләчәктә аның мөстәкыйльлеге формалашуның нигезе була.
Димәк, киләчәк укытучысы заман таләп иткән бурычларга җавап бирерлек белемле, һәрдаим үз өстендә эшләүче шәхес булырга тиеш. Хәзерге вакытта көннән-көн генә түгел, ә сәгать саен мәгълүмат чаралары артып тора. Балаларга информация табасы авыр түгел. Ләкин укыту тәҗрибәсеннән чыгып шуны әйтергә була: укучылар тиешле мәгълүматны дөрес таба белмиләр. Алар күбрәк әзер материалны алып, шунда язылган белән чикләнәләр. Ә киләчәк укытучысы төрле чыганаклардан дөрес файдаланып, кирәкле мәгълүматны “кисеп” алырга өйрәтергә тиештер дип саныйм мин.
Әле дөньябызга килгән афәт укытучыларның читтән торып та укыта белергә тиешлеген күрсәтте. Монда инде укытучы хезмәтенең интернет челтәрләреннән башка мөмкин түгеллеге күренде. Дистанцион укыту вакытында киләчәк укытучысының чын дәрәҗәдә мобиль булырга тиешлеге расланды. Гаджетларның күп төрле мөмкинчелекләреннән файдаланып, укучыларга сыйфатлы белем биреп булуы ачыкланды. Әмма укытучы заман белән бергә үсмәсә, ул берничек тә тиешле белем бирә алмаячак.
Бүгенге көндә, интернет гасырында, компьютер технологияләре ук-өйрәнү өчен киң мөмкинлекләр ача. Балалар үзлектән дә шөгыльләнә ала торган электрон белем бирү чаралары бик күп. Киләчәктә мәгълүмати-коммуникатив технологияләр тагын да үсәчәк, камилләшә барачак. Ләкин боларның берсе дә “тере” укытучы сүзен алыштыра алмаячак. Моны безгә дистанцион укыту раслады инде. Бернинди белем бирү платформасы укытучы белән укучының җанлы аралашуын алыштыра алмый. Киләчәктә нинди генә белем бирү системасы булса да, кешеләрнең аралашуын, үзара мөнәсәбәтен бернәрсә дә алмаштыра алмас дип уйлыйм мин.
Тагын шуны да әйтәсе килә: нинди генә укытучы булмасын, хәзергеме, киләчәк укытучысымы, укытучы шәхес буларак балаларга үрнәк булырга тиеш. Укытучы – яшьләрнең остазы, ул үсеп килүче яшь буынны киләчәк тормышка әзерли; балаларның белем һәм тәрбия дәрәҗәсе, аларның характеры ничек формалашуы укытучының шәхесенә бәйле. Укытучы, беренче чиратта, ул – тәрбияче. “Укытучы баланың күңелендә үзенең әти-әнисенә, туганнарына һәм җәмгыятькә, хезмәткә һәм белгечлеккә мәхәббәт, эшсез буш селкенеп йөрүгә һәм мәгънәсез күңел ачуларга нәфрәт тәрбияләргә тиеш”,- дип яза Каюм Насыйри. Яхшы укытучы үз укучыларына шундый тәэсир итә ки, алар укытучыларын гомерләре буе онытмыйлар һәм яраткан укытучылары алар күңеленә салган принциплар буенча яшиләр. Укытучының мөлаем йөзле, яхшы гадәтле, оптимист булуы да зур әһәмияткә ия. Укытучы кебек изге эшкә очраклы кешеләр үтеп кермәскә тиеш.
Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: югарыда санап үтелгән сыйфатларга омтылган хәлдә, милләтене чиксез хөрмәт итүче, үз туган телеә мөкиббән булып, гореф-гадәтләрен яратучы һәм саклаучы, милли җыр-моңнарына гашыйк, милләтнең киләчәге булсын дип, янып-көеп эшләп йөрүче укытучы булсаң гына ниндидер нәтиҗәләргә ирешергә була.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
ЭССЕ «Учить детей – что может быть прекрасней?». ЭССЕ «Учить детей – что может быть прекрасней?». Эссе "Учить детей, что может быть прекрасней?"
Эссе "Учить детей, что может быть прекрасней?"...

Критерии оценивания эссе. Примеры эссе и их анализ .
Критерии оценивания эссе . Примеры эссе и их анализ....

Формирование навыков написания эссе с элементами рассуждения (эссе с выражением собственного мнения)
Статья описывает правила и принципы написания эссе по английскому языку с элементами рассуждения (эссе с выражением собственного мнения), а также типичные ошибки при написании эссе такого типа....

Учебно-методическая разработка "Эссе-мнение: как написать эссе за 50 минут"
УМР учитывает принцип визуализации при подаче материала. Может быть использован как раздаточный материал на вводном уроке по написанию эссе-мнения. (Разработка выполнена для получения зачета на курсах...
Учимся писать эссе: Эссе моих учеников на различные темы на немецком языке
Написание эссе - одно из сложнейших заданий ЕГЭ по ИЯ. Научить писать эссе - нелёгкая задача для любого учителя. Начинать писать эссе стоит уже с 7 класса. Данная публикация содержит оригинальные и не...

