Җыю саны. 6 нчы класс татар теленнән дәрес эшкәртмәсе.
план-конспект урока (6 класс)

Дәрес алдан төзелгән план буенча эшчәнлеккә нигезләнгән адымлы гамәлләр методы кулланып үткәрелде. Планлаштырылган эш төрләренең барысы да башкарылды. Дәреснең 7 этабы да тиешенчә җиренә җиткереп оештырылды, вакыт рациональ  бүленде һәм һәр этапта тиешле нәтиҗәләргә ирешелде. Информацион технологияләрдән әзерләнгән презентация дәресне күпмедер дәрәҗәдә баетты, сайланган дәрес материалы максатка ярашлы булды дип уйлыйм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhyyu_sany._6_klass_dres_eshkrtmse.docx14.76 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Җыю саны.

Максат. 

1)укучыларны җыю саны белән таныштыру,билгеләмәне формалаштыру; телдән һәм язма сөйләмдә җыю саннарын табу, алар белән җөмләләр төзи белү күнекмәләрен үстерү;

2)укучыларны үз фикерләрен дөрес, эзлекле әйтә белергә өйрәтү; анализ ясау, гомумиләштерүләренә ирешү;

 3) мөстәкыйль эшләү, төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен формалаштыру; коллектив эшчәнлек нәтиҗәсенә җаваплылык хисе үстерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: индивидуаль эшчәнлек стилен формалаштыру; укучының башкаларны кабул итүләрен, аңлауларын, фикерләрен җиткерә алу сәләтләрен үстерү; дуслык хисе тәрбияләүгә юнәлеш бирү; дуслык хисе тәрбияләү.

Метапредмет нәтиҗәләре:

регулятив УУГ: дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләренә ия булу; уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; язма һәм телдән сөйләмдә үз фикереңне формалаштыра белү;

коммуникатив УУГ: башкаларның фикерен тыңлый, аңлый һәм үз фикерен әйтә белү; күмәк эшчәнлектә уртак нәтиҗә ясау, күмәк эшли белү;

танып белү УУГ: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; укыган яки ишеткән мәгълүматның мәгънәсенә бәя бирү, өйрәнелгән тема буенча нәтиҗә ясау.

Предмет нәтиҗәләре: укучы җыю санын танырга, сорау куярга, тәрҗемә итәргә, кулланырга, морфологик анализ ясарга өйрәнәчәк, хаталарны төзәтү күнекмәсе алачак.

Предметара бәйләнешләр: әдәбият, математика, рус теле.

Дәрес тибы: яңа белемнәрне үзләштерү дәресе.

Төп төшенчәләр: сан, җыю саны, морфологик анализ.

Укыту методлары: проблемалы, өлешчә эзләнү, адымлы гамәлләр,информация технологияләре.

Эш формалары: индивидуаль, фронталь, төркемнәрдә эш.

Чыганаклар: төп: дәреслек;

                        өстәмә: слайдлар, тест, карточкалар, күнегүләр җыентыгы, үзбәя таблицасы.

Дәрес барышы.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Уку-укыту гамәлләре

Оештыру

(1-2 минут)

Бурыч: укучыда белем алуга карата кызыксыну уяту.

-Исәнмесез, укучылар, хөрмәтле кунаклар! Татар халкында “Беләкле берне егар, белемле меңне егар” дигән мәкаль  бар.Сез бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

-Ә сез бүген белем алырга әзерме?

-Исәнмесез!

-Бу мәкаль безне белем алырга чакыра.

-Әйе.

К: сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү.

Актуальләштерү

(5-6 минут)

Бурыч: яңа белем алу өчен үткәннәрне кабатлау; шәхси эшчәнлектә килеп чыккан  кыенлыкларны билгеләү.

-Озакламый нинди бәйрәм булачак?

-Яңа елны кем алып килә?

-Кыш бабай алдан сезгә капчыгын җибәргән. Ачып карыйк әле, нәрсәләр бар икән? 1нче өстәл бүләкне алсын.

-Кыш бабай бүләген биргәнче, сезнең белемнәрегезне тикшереп карарга булган. Менә монда тестлар җибәргән. Хәзер тестларны эшләгез.

-Хәзер эшләрнең дөреслеген тикшерәбез.

-Сезнең алдыгызда үзбәя битләре ята. Дәрес барышында һәр этапка үзегезгә билге куеп барырга онытмагыз.

-Яңа ел.

-Кыш бабай.

-Китап  чыкты. Бу гади китап кына түгел, ахры. Китап тышына “тест” дип язылган

Укучылар тестларны эшлиләр.

Укучылар эшләрне тикшерәләр.

Ш: үз уңышларыңның (уңышсызлыкларыңның) сәбәпләре турында фикер йөртү.

Укучы нинди авырлыклар белән очраша?

-Барысы да дөресме?

-Нигә белмәдегез?

-6 нчы сорауның җавабын белмәдек.

-Без җыю санын әле өйрәнмәдек.

Авырлыктан чыгу юллары.

-Дәресебезнең темасы нинди булыр?

-Дәрескә нинди максат куябыз?

-Җыю саны.

-Җыю санын өйрәнәбез, алган белемнәребезне ныгытабыз.

К: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү.

Т: яңа белемнәр табу.

Яңа материалны аңлату. (9-11 минут)

Бурыч: кыенлыктан чыгу юлын эзләү һәм табу.

-Таблицаны игътибар белән карагыз.

Таблицага карап, кем нәрсә әйтә ала?

-Җыю саны нинди кушымча белән ясалган?

-Җыю санына сорау куеп карыйк әле.

–ау,–әү кушымчаларының ялгану үзенчәлекләренә игътибар итегез әле.

-Монда ничә дәфтәр бар?

-Кагыйдә чыгарып карыйк әле, җыю саны нәрсәне белдерә?  

 

-Җыю санының –ау, -әү кушымчасы  нинди кушымча булыр дип уйлыйсыз?

-Сыйныфтагы укучыларны җыю саннарын кулланып санагыз.

-Барлык саннардан да җыю саннары ясый алдыгызмы?

-Русча җыю саны ничек була?

-Үзегезне русча җыю саннары белән санап карагыз.

-Рус телендә дә барлык саннардан җыю санын ясап буламы?8-10нан ясалган җыю саннары бик сирәк кулланыла.

-Беренче баганада  микъдар саннары бирелгән, икенче баганада шул саннардан җыю саннары ясалган.  

--ау, әү кушымчалары ялганып ясалган.

-Ничәү? күпме?

1)-Калын санга  -ау, нечкә санга –әү кушымчасы ялганган.

2)-Сузык авазга беткән саннарга кушымча ялганганда,микъдар санындагы соңгы сузык аваз кыскара.

-Бишәү

-Җыю саны бер төрдәге предметларның бергә җыюны , туплану исәбен белдерә.

-Мөнәсәбәт белдерүче модальлек.

-Берәү, икәү, өчәү, дүртәү, бишәү,алтау, җидәү,унау.

-Юк, ясап булмый. Сигезәү, тугызау, унберәү дип әйтмиләр.

-Собирательные числительные

-Двое, трое, четверо, пятеро,шестеро,

семеро, восьмеро, девятеро, десятеро, оба (обе)

-Юк, ясап булмый.

Т: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

Р: бәйләнешле сөйләм, үз фикерләрен һәм җавапларын телдән дөрес һәм матур итеп әйтә белү.

Материалны беренчел ныгыту.(6-7 минут)

Бурыч: яңа белемнәрне ныгыту, сөйләм һәм язма телдә җыю санының кушымчаларын дөрес куллану, җөмләдә кулланылышын формалаштыру.

-Кыш бабайның бүләген 2 нче өстәл ала. Шкатулкада  нәрсә  дип язылган? 

-Һәр  өстәл бер табышмакны яза. Җавабын да языгыз. 1)(Тел, колак, күз.)

 2) (Тәгәрмәчләр.) 

3) (Бармаклар, тел.) 

-Укучылар, нәтиҗә ясыйк әле.

Җыю санының саналмышы бармы?

-Без язган җөмләләрдә җыю саны инди җөмлә кисәге булып килә?

Ул исем кебек төрләнә.

-Китаптан 117 нче биттәге кагыйдәне укыгыз.

-Сезнең өстәлдә ак кәгазь бар. Шул кәгазьдә төркемнәрдә җыю санының терәк схемасын төзегез. 

Ә  моның өчен төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен искә төшерәбез.

Иптәшеңә ярдәм ит.

Һәрберебез катнашырга тиеш.

Берәү әйтә, иптәшең тыңлый.

Аңламасаң сора.

Үзеңнең килешмәвеңне тыныч кына белдер.

-Моделнең дөреслеген тактага карап тикшерегез.

-Җыю саннарына хәреф-аваз анализы ясагыз

-Нинди нәтиҗә ясыйбыз?

-Табышмаклар. Нокталар урынына җыю санының кушымчасын куеп, табышмакларны күчереп языгыз, саннарга сорау куегыз. 1. Бер... сөйли, ик... тыңлый, 
Икә... карап тора.
2. Дүрт... йөгерә - 
Бер – берен узалмый.
3. Биш...  чәчәр 
Бер... җыяр.

-Юк

-Ия.

Кагыйдәне укыйлар.

-Берәү [бэрәw], икәү [икәw],дүртәү [дүртәw],бишәү [бишәw]

-Җыю санын барлыкка китерүче –ау, -әү кушымчаларындагы у, ү хәрефләре [w] авазын белдерә.

К: ишетә һәм тыңлый белү күнекмәләре формалаштыру, фикерләү сәләтен үстерү.

Т: уку мәсьләсен чишүдә логик фикерләү.

Р: кагыйдә-күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу.

Мөстәкыйль эш (7-8 минут)

Бурыч:  яңа темага карата мөстәкыйль эш һәм үрнәккә карап үз-үзенә бәя бирү.

-Хәзер 171 нче күнегүне мөстәкыйль эшлибез. Биремне эчтән укыгыз. Барысы да анлашыламы? 1 нче өстәл- 1-2; 2 нче өстәл-3- 4;  3 нче өстәл 5- 6 нчы җөмләләрне яза.

- Эшегезне үрнәккә карап тикшерегез.

Укучылар эшләрен тикшерәләр.

Кабатлау һәм ныгыту күнегүләре (6-8 минут)

Бурыч:  алган белемнәрне дөрес куллану һәм ныгыту.

-Сезнең каршыгызда- рәсем. Рәсемгә карап, җыю саннары кертеп һәр өстәл 3әр җөмлә төзи.

-Сезнең алдыгызда санга морфологик анализ ясау тәртибе. Шушы тәртиптә беренче төркем- икәү, икенче төркем- унау, өченче төркем йөзәү  саннарына морфологик анализ ясый.

-Ә хәзер тестның алтынчы соравына әйләнеп кайтабыз. Дөрес җавапны билгелибез.

Укучылар җөмләләр язалар.Һәр өстәл берәр җөмләне укый.

-икәү-сан, тамыр сан, җыю саны, берлек санда, тартым белән төрләнмәгән, баш килештә.

-унау-сан, тамыр сан, җыю саны, берлек санда, тартым белән төрләнмәгән, баш килештә.

-йөзәү- сан, тамыр сан, җыю саны, берлек санда, тартым белән төрләнмәгән, баш килештә

Үз фикерләрен язма формада җиткерә белү.

Рефлексия, өй эше (2-3 минут)

Бурыч:   укучыларның үз эшчәнлекләрен бәяләүләре.

- Хәзер дәрес турында фикерләрегезне ишетергә телим. Җөмләләрне дәвам итеп бетерегез

-Мин белдем:

-Кызык булды:

-Кыен булды:

-Мин аңладым:

-Мин өйрәндем

Өйгә эш: 1)117 нче бит, кагыйдәне өйрәнергә,170 нче күнегү;

2)119 нчы бит, таблицаны тутырып язарга;

2) Җыю саннары кертеп, “Чаңгы ярышында” дигән темага 10 репликадан торган диалог язарга.

-Үзбәя битләрен парта почмагына куегыз, мин үзем җыеп алырмын һәм укытучыларыгызга бирермен, алар билгеләрне журналга куяр. 

-Кыш  бабай белән шатлыкларда очрашырга насыйп булсын . Сау булыгыз.

-җыю саны –ау, әү кушымчасы белән ясала, саналмышы булмый, исем кебек төрләнә.

-җыю санын кертеп җөмләләр төзү, табышмакларның җавабын табу.

-морфологик анализ ясау.

-бер-береңә булышырга, тату, дус булырга кирәк.

-җыю санын танырга, җөмләләр төзергә, анализ ясарга.

- Сау булыгыз.

Укытучы белән бергәләп, үз эшен һәм иптәшләренең җавапларын бәяләү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4 класс татар теленнән олимпиада

Татар һәм рус төркемнәре өчен олимпиада биремнәре....

Использование возможностей интерактивной доски на уроках татарского языка с русскоязычными обучающимися / учебно-методическое пособие к учебнику 8 класса «Татар теле», Ф. С. Сафиуллина Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү дәресләрендә интерактив та

татарского языка и литературы как неродногоСовершенно очевидна необходимость использования интерактивных форм организации учебного процесса, когда обучающиеся учатся языку через обучение. Наиболее эфф...

5нче класс татар теленнән (рус төркеме) тикшерү биремнәре

5нче класс өчен  татар теленнән (рус төркеме)  тикшерү биремнәре...