Рабочая программа внеурочной деятельности "Ямьле туган ягым"
рабочая программа (5 класс)

Васильева Ирина Ивановна 5

Рабочая программа внеурочной деятельности "Ямьле туган ягым" расчитана  для 5 классов.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon vneurochnoe_zanyatie_.doc121 КБ

Предварительный просмотр:

“Ямьле туган ягым ” дәрестән соң эшчәнлегенең гомуми сәнгать юнәлеше буенча 5 нче сыйныф өчен эш программасы

                                                                        Аңлатма язуы

Яңа стандартларның төп максаты – шәхес тәрбияләү, бәләкәйдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү. Хәзер башлангыч сыйныф укытучысы укучыны укырга, язарга, санарга гына өйрәтеп калырга түгел, ә универсаль уку күнекмәләре формалаштырырга, проект эшчәнлегенең эксперты, җитәкчесе булырга да тиеш. Яңа стандартлар традицион программаларда кертелгән артык информациядән котылырга, репродуктив укыту алымыннан эзләнүле укыту алымына күчәргә, укучының үзбәясен күтәрергә ярдәм итәчәк. Бала үзе эзлекле рәвештә белем туплый белергә тиеш. Аны яңалыкка омтылучы, заман сулышын тоючы, белемен өзлексез камилләштерүче, укыту-тәрбия эшенә иҗади якын килүче укытучы гына тормышка ашыра ала.

    Р.Уотермен “Хәзерге эшлекле заманда үзгәрешләрдән дә даимирәк нәрсә юк “ дигән. Яңа стандартларга күчү барышында укучы шәхесен күпкырлы үстерүдә дәрестә, дәрестән тыш эшчәнлектә төрле инновацияле технологияләр кулланыла. Балаларны үз илләрен яратучы көчле рухлы шәхесләр итеп тәрбияләү өчен дәресләр белән беррәттән дәрестән тыш эшчәнлекнең дә роле зур. “Ямьле туган ягым” эшчәнлегенең программасы  менә шушы проблема-ларны, таләпләрне хәл итү максатыннан төзелде. Бала көннең күп өлешен мәктәп диварлары арасында үткәрә. Укучының физик, психик сәламәтлеге турында  кайгырту, аны саклау максатыннан “Ямьле туган ягым” эшчәлеген мавыктыргыч итеп кызыклы очрашулар, файдалы әңгәмәләр, сәяхәт – экскурсияләр, җырлы – биюле уеннар, эзләнү эшләре аша һәм күп төрле эш алымнарыннан файдаланып үткәрергә була.

Халкыбызның тарихын белү, аңлау, телен – динен хөрмәт итү, милләт өчен борчылу, гореф – гадәтләрен, җыр – моңнарын күңел аша үткәрү бала зиһенен баета, күңел офыгын киңәйтә. Туган як турында өйрәнгәндә әби – бабаларыбызның мәгънәле тормышын күрсәткән шөгыльләрен, һөнәрләрен, гореф – гадәтләрен балалар күңеленә салып калдыру кирәк.  

 Рухи байлык – ул бик киң төшенчә. Аңа сәнгатьнең барлык төрләре – халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән гореф – гадәтләре, әхлак кагыйдәләре, тормышның һәр өлкәсендә тупланган халык акылы, аның тормыш тәҗрибәсе керә.Ләкин үз халкыңның бу байлыгын бөтен нечкәлеге белән аңлау һәм үзләштерү, яшәгән нигезеңне, авылыңны өйрәнеп белүдән башка мөмкин түгел. Шуңа күрә туган төбәгеңнең тарихын өйрәнү игелекле эшләрнең берседер.Туган якны өйрәнү – балаларда милләтебез белән горурлану хисе тәрбияли. Татарның милли сыйфатлары белән танышу мөмкинлеге бирә. Милли сыйфатлар: мөстәкыйльлек, татарның башка халыклар белән аралаша белүе, мәгьрифәтле, кунакчыл, чиста – пөхтә, батыр, бай тормышлы булуы, сәүдә эшенә хирыслыгы  ул. Башлангыч мәктәп -  балаларны һәрьяклап үстерүгә нигез сала һәм Ватанга мәхәббәт, туган авылга, кешеләргә хөрмәт тәрбияләргә бурычлы. Бу бурычны хәл итүдә ана теле, уку, әйләнә - тирә һ.б. фәннәр белән беррәттән “Туган якны өйрәнү”  эшчәнлегенең  роле зур. Бу  балаларның һәрьяклап, күпкырлы  үсешенә ирешергә зур мөмкинлек тудыра. Эшчәнлектә балаларның мөстәкыйль фикер йөртүен, буш вакытларын дөрес үткәрүләрен, аларның кызыксынучанлыгын, эзләнүчән, игътибарлылыгын үстерүдә һәм аңа җитәкчелек итүдә мөмкинлек туа.

Тәкъдим ителә торган программа үзенең актуальлеге, яңалыгы, тормышчанлыгы белән аерылып тора. Ул туган як турында белемнәрне арттыру, эзләнүчәнлекне, интеллектлылыкны үстерү, иҗади сәләтне ачуны да үз эченә алган.

Программа 5нче сыйныф укучыларына исәпләнгән.

           Программа түбәндәге бүлекләрне үз эченә ала.

  1. Кеше һәм яшәүнең мәгънәсен аңлату.

Туган җир, туган як, туган авыл тарихы. Ата – бабаларыбызның үткәне. Нәсел шәҗәрәсен төзү.

  1. Әби – бабайлардан калган кадерле әйберләрнең эшләнү, барлыкка килү һәм аларның җиде буын җылысын саклавын өйрәтү.
  2. Халык педагогикасына нигезләнеп, татар балалар фольклорын, халык авыз иҗатын өйрәнү.  Милли бәйрәмнәргә, йолаларга, милләтнең традицияләренә мәхәббәт,  ихтирам  тәрбияләү.

   Дәрестән тыш эшчәнлекнең башлангыч этабы ана теле, уку дәресләре эчтәлеге белән тыгыз бәйләнгән. Укучыларга бу дәресләрдә әдәби тел нормалары белән беррәттән матурлыкны  күрүгә, туган җиребезне яратуга, табигатьне саклау-га, фольклорны өйрәнүгә зур урын бирелә. Шушы нигездә дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларга  тарихның үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында башлангыч мәгълүмат бирү, укучыларда әти - әниләренә, үзләренә, иптәшләренә, игътибар, аңлы караш һәм укуга һәвәслек тәрбияләү бурычы куела.

               

  Программаның максаты һәм бурычлары:

  1. Яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, балаларның мөстәкыйльлеген үстерү.
  2. Балаларның иҗади активлыгын, иҗади сәләтен күрү, ачу, аларны үстерү юлларын табу.
  3. Предметара бәйләнешләр булдырып, фикерләү сәләтләрен үстерү, алынган белем – мәгълүматларны  камилләштерү, киңәйтү, бер системага салу.
  4. Балаларны күзәтергә, эзләнергә, фикерләргә, шул фикерне ачык итеп әйтә белергә, проект эшендә куллана белергә  өйрәтү.
  5. Эстетик тәрбия бирү. Сөйләм культурасына, үз – үзенә таләпчәнлек, намуслылык, ныклы һәм тәвәккәл холык, зәвыклы балалар тәрбияләү.
  6. Китап өстендә эшләргә өйрәтү. Танып – белү, образлы һәм логик фикерләү сәләтен үстерү, сөйләмнәрен баету.
  7. Өйрәнелә торган материалны анализлау, тарихи момент һәм фактларны аңлата һәм исбатлый белү. Акыл эшчәнлеген үстерү.

                      Программаның  бүлекләре һәм  юнәлешләре.

  1.  Туган җир, туган як, туган авыл тарихы. Ата –  бабаларыбызның     үткәне.  Нәсел шәҗәрәсен төзү.

       

  • Эшчәнлек һәм аның исеменең асылына төшендерү юлларын  эзләү;  Балага яшәүнең мәгънәсен, кыйммәтен аңлату;  “Мин” дигән төшенчәне аңлавына ирешү;
  • Коллективлык хисләре, хезмәт сөючәнлек һәм укуга уңай мөнәсәбәт тәрбияләү;
  • Туган як табигате байлыклары үрнәкләрен туплау: фотосурәтләр җыю, тарихи документлар, күренекле кешеләрнең тормыш юллары тасвирланган язмалар, кулъязмалар туплау.

  1.       Әби - бабайларның күңел байлыгын кушып эшләнгән эшләрен өйрәнү.

   

  • Әбиләребезнең күңел  җылысы салынып чигелгән, кулдан тукылган, тегелгән сөлге, тастымал, алъяпкыч, намазлык, кашага, аяк чолгавы, мендәр тышы, тәрәзә челтәрләре җәүһәрләре белән танышу;
  • Бабайларыбызның үткен зиһене, оста куллары аша үткән төрле – төрле туку, сугу, эрләү җайланмалары, агач һәм тимердән эшләнгән савыт – сабалар  белщн танышу;
  • Зәрканчылык һөнәре турында өйрәнү.

  1. Халык педагогикасына нигезләнеп, татар балалар фольклорын өйрәнү. Милли бәйрәмнәр, йолалар, милләтнең традицияләре турында белү.

  • Бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән рухи хәзинәләребезне саклап калу;
  • Онытыла башлаган гореф – гадәтләрне, йолаларыбызны барлап, иң матурларын сайлап алып , балаларга өйрәтү.

  Бу эшчәнлек барышында үтемлелек, дәвамчанлык, переспективалылык принциплары тормышка ашырылырга тиеш.

Прграмманы тормышка ашыру шартлары:

  • Каралган барлык теоретик материалны өйрәнү һәм барлык практик шөгыльне үтәү.
  • Һәр балага индивидуаль якын килү, һәр балага шәхес итеп карау.
  • Барлык дидактик материалдан һәм информацион - коммуникатив технология чараларыннан файдалану.

    Эшчәнлекнең формалары:

  • әңгәмәләр;
  • рольле уеннар;
  • хәрәкәтле уеннар;
  • халкыбызның җырлы – биюле уеннары;
  • китап укучылар конференциясе;
  • анкеталар;
  • тестлар;
  • экскурсияләр;
  • очрашулар.

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:

  • - шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү:
  • - милли горурлык, гражданлык хисләре формалаштыру;
  • - әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү;
  • - күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;
  • - үз алдыңа максат кую, аңа ирешү юлларын эзләү;
  • - уңышларыңа яки уңышсызлыкларыңа, аларның сәбәпләренә дөрес бәя бирү;
  • -  индивидуаль эшчәнлек стилен формалаштыру:
  • - төрле мәгълүмат чараларын (сүзлекләр, Интернет ресурслар һ.б.) танып-белү һәм аралашу вакытында куллану;

  • Метапредмет нәтиҗәләр
  • Танып-белү гамәлләре:
  • - танып-белү юнәлешендәге максатларны билгеләү;
  • - укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра
  • - белүе, бәяләве, үзенең кызыксынучанлык өлкәсен билгеләве;
  • - мөстәкыйль рәвештә теманы, куелган проблеманы ача белү, фикер йөртү;
  • - уку мәсьәләсе тирәсендә логик фикерләү;
  • - фикерләүдә логик чылбыр төзү;
  • - тема тирәсендәге төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;
  • - төрле мәгълүмат чаралары белән эшли, кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белү;
  • - фонетик анализ ясау күнекмәләре булдыру;
  • - сүз ясалыш ысулларыннан файдаланып сүзләр ясый белү , сөйләм эшчәнлегендә алардан дөрес һәм урынлы файдалана белү;
  • - телне әдәбият, рәсем һәм музыка сәнгате белән бәйләп, сүз сәнгатенең кыйммәтен күрсәтү, матурлыкны танырга өйрәтү;
  • Коммуникатив УУГ
  • - тыңлый белү;
  • - диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу;
  • - сыйныфташлары һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү;
  • - төрле фикерләрне исәпкә алып эш итү;
  • - үз фикерен дәлилли белү, тормыштан мисаллар китерү;
  • - төрле җавапларны тыңлау, чагыштыру, нәтиҗә ясау;
  • - үз фикерен тулы һәм төгәл итеп әйтә белү;
  • - күмәк эш вакытында уртак фикергә килү;
  • - мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек итүдә инициативасы күрсәтү;
  • - укылган текстлар буенча сораулар бирә алу;
  • - бирелгән текстларның дәвамын үзлектән сөйләп карау,фикер әйтү автор фикере белән чагыштыру;
  • - үз эшен контрольдә тоту, сыйныфташларына ярдәм итү;
  • - коммуникатив күнекмәләрнең кеше тормышындагы ролен билгеләү;
  • - үз фикерләрен телдән һәм язмача җиткерә белү;
  • - башкаларны тыңлый, киңәш бирә белү;
  • - сыйныфташлары каршында төрле темаларга, башкарылган проектлар буенча чыгыш ясау;
  • Регулятив УУГ:
  • - дәреснең проблемасын (тема) һәм максатларын мөстәкыйль формалаштыру;
  • - проблеманы аңлап гипотеза чыгару, үз фикереңне дәлилләр китереп раслый белү, телдән (диалогик, монологик) һәм язма сөйләмдә сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен аерып алу, нәтиҗәләрне формалаштыру;
  • - максатка ирешү юлларын билгеләү;
  • - үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәле булуына ирешү, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу;
  • - укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү;
  • - эшләнгән эшкә бәя бирү

Эшчәнлекнең нәтиҗәсе:

  • Укучыларны дәрестән тыш эшчәнлеккә тартып, аларның активлыгын үстерү.
  • Мәктәп, район, республика, күләмендә оештырыла торган интелектуаль уен, конкурсларда актив катнашырга тырышу.
  • Балалар арасындагы дуслык, бердәмлек, коллективта үз – үзеңне тотуның югары мөмкинлекләрен булдыру.

Эшчәнлек барышында кулланыла торган дидактик һәм методик материаллар:

  • Рәсемле биремнәр (мөстәкыйль эшләү өчен)
  • Фотокарточкалы биремнәр ( яңа материал өйрәнү өчен)
  • Сораулы биремнәр (группалап эшләү өчен)
  • Ребус, кроссворд, табышмаклар;
  • Хикәяләр;
  • Әкиятләр;
  • Уеннар
  • Интернет материаллары;

Кулланылган әдәбият

1.М.А.Вәлиуллин “Балачак илендә”  “ Идел – Пресс”, 2009.

  1. И.Х.Мияссарова “Табигать һәм балалар” Татар гуманитар институты, 2003.
  2. Ә.Н.Хуҗиәхмәтов “ Тәрбия дәресләре” “Матбугат йорты”, 1998.
  3.  “Татар балалар фольклоры” “Раннур”. 1999

Программа  сыйныфка  атнага 1 сәгать исәбеннән  төзелгән.  

         Тема

                       Эш төре

Эшчән-

лекнең  төре

                                         Үткәрү   вакыты

5с.

                                   План

Факт

1.

Туган ягым тарихы.

Яшәгән төбәк белән танышу.

Укучыларны  туган як  тарихы  белән таныштыру.

1

Әңгәмә

2

Туган якның истәлекле урынары

 истәлекле урыннарга читтән торып сәяхәт ясау.

1

Дәрес презентация

3

“Туган ягым  тарихы эзләре буйлап”

Музейга сәяхәт.

1

Экскурсия

4

Туган як турында материалларны өйрәнү.

Төрле кулъязмалар,фотолар, истәлекләр, матбугат материаллары белән танышу.

1

Эзләнү

5

“Гасыр кичкән буын”

Бөек Ватан сугышында катнашучы авылдаш - солдатлар язмышы,тыл ветераннары, сугыш чоры балалары турында белемнәрне тулыландыру.

1

Эзләнү,өйрәнү

6

Туган якның табигый байлыкларын, хайваннар дөньясын өйрәнү.

Безнең як урман –кыр –болыннарда үсә торган үләннәр, буага килә торган аккошлар,хайваннар турында өйрәнү.

1

Презентация

7

Шушы яктан, шушы туфрактан без.

Зәйдән чыккан күренекле шәхесләр турында өйрәнү.

1

Әңгәмә

8

Китмәгез сез балачактан!

 мәктәп тарихын, кайсы елларда кемнәр укыткан,шул  укытучылар тормышы, мәктәптән укып чыкан укчылар язмышы турында өйрәнү.

1

Очрашу

9

Гаиләм - шатлыгым

Гаилә шәҗәрәсе төзү.

1

әңгәмә

10

Зәй районы тарихы.

Зәй районына сәяхәт

1

Экскурсия

11

“Зәй офыклары” газетасы тарихы

Газетаның кайсы елларда нинди исем белән чыгуын өйрәнү.

1

Читтән экскурсия

12

Зәйнең алтын каләме, еракларга китә сәламе

Райондаш  язучылар һәм шагыйрьләр белән танышу. Балалар газета-журналларына язган укучыларның язмалары белән даими танышып бару.

1

Әңгәмә

13

Зәй язучылары.

 районыннан чыккан язучылар иҗаты белән өлешчә танышу.

1

Әңгәмә, презентация.

14

Зәй ягы күренекле кешеләре.

Зәйдән чыккан артистлар, фән эшлеклеләре, хезмәтләре белән район тарихында зур хөрмәткә лаеклылар турында өйрәнү.

1

Әңгәмә

15

“Уйланабыз, эзләнәбез, туган ягым синең хакта”

Укучыларның белемнәрен арттыру  максатыннан тестлар эшләү,хикәя язу,кроссворд чишү.

1

Гамәли эзләнү.

16

“Зәем минем”

Туган як турындагы җырларны өйрәнү.

1

Әңгәмә,җырлы – биюле уеннар.

17

“Зәй– туган ягым”

Иншалар һәм рәсемнәр конкурсы

1

Рәсемнәр ясау. Күргәзмә.

18

Челтер – челтер ага чишмәләр.

Чишмәләргә сәяхәт ясау. Чишмәләрнең килеп чыгу тарихын өйрәнү, аларны саклау һәм чистарту эшләре.

1

Сәяхәт

19

Мәктәбем – горурлыгым,

Мәктәбем – йөз аклыгым.

6 нчы мәктәпнең үткәне һәм бүгенгесенә сәяхәт.

1

Әңгәмә, музейга экскурсия

20

Безнең киләчәк.

(Татарстан Республикасы, Казан шәһәре тарихын да өйрәнергә була)

Өйрәнелгәннәрдән чыгып, китапчык төзү.

1

Әңгәмә

21

Әби –бабайларның күңел байлыгын кушып эшләнгән эшләрен өйрәнү.

Халкыбызның күңел җәүһәрләре.

 кешеләренең кулдан тукылган, чигелгән, тегелгән сөлге, тастымал. Күлмәк, калфак, бәйләнгән тәрәзә челтәрләре, самовар япкычлары һ.б. алар турында өйрәнү.

1

Презентация, музейга экскурсия

22

Зәркан сәнгате.

Борынгыдан килгән милли бизәнү әйберләре турында өйрәнү.

1

Эзләнү, презентация

23

Кулдан ясалган эш кораллары.

Бабайларыбыз нинди эш кораллары ясаганнар һәм аларны кайсы эшләрдә кулланганнар?

1

Әңгәмә, эзләнү

24

Остаханә - осталар иле.

Беләзек, чулпы, калфак, чигү үрнәкләре буенча  бизәнү әйберләрен эшләү.  

1

Проект эше

25

Матурлык – туган өйдән башлана.

Хәзерге заман ысуллары белән ясалган бизәнү әйберләрен өйрәнү, ясау.

1

Күргәзмә  

26

“Зәемнең тырыш кешеләре”

Татарга хас булган тырышлык, сәүдә эшенә хирыслык, һөнәрчелек, кече   эшмәкәрлек

турында өйрәнү.

1

Әңгәмә

27

Халык педагогикасына нигезләнеп, татар балалар фольклорын өйрәнү. Милли бәйрәмнәр, йолалар, милләтнең традицияләре турында белү.

Халык иҗаты әсәрләре

Җырлар, такмаклар, мәзәкләр, балалар сөйләшләре, сынамышлар һ.б.туплау.

Китапчык итеп әзерләү.

1

Эзләнү

28

Көз фасылы белән бәйләнгән бәйрәм – йолалар. Сөмбелә.

Авылда көзге эшләр тәмамлангач үткәрелә торган “Сөмбелә” бәйрәме тарихы.

1

Әңгәмә

29

Каз өмәсе .

Каз өмәсе тарихы турында өйрәнү.

1

Әңгәмә.

30

Милли бәйрәмнәр.

Нардуган.

Нардуган бәйрәме тарихын өйрәнү.

1

Әңгәмә.

31

Мили бәйрәмнәр.

Нәүрүз.

Нәүрүз бәйрәме тарихын өйрәнү.

1

Эәгәмә.

32

Милли бәйрәмнәр.

Сабантуй.

Сабантуй бәйрәме тарихын өйрәнү.

1

Әңгәмә

33

“Гүзәл җиребезне саклыйк!”

Туган төбәк турында белгәннәрне бер системага салу.Экологик белем һәм тәрбия буенча өйрәнелгәннәрне ныгыту.

1

КВН

34

Эшләнгән эшләргә йомгак Проект эше.

Эзләнү, күзәтү, җыйнал-ган  материалларны өйрәнү, проект эше эшли белү.

1

Әңгәмә

Презентация

Уен

Проект эше

Барлык сәгать саны

34

                           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган ягым - Татарстан

Игра между двумя командами посвященная Республике Татарстан....

Туган ягым – хәзинә

С.Хәким шигырьләрен иҗади-үстерешле технология ярдәмендә өйрәтү...

Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф- гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.

1.”Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау2. Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формалаштыру ;3. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү ....

"Туган ягым - яшел бишек" темасына фәнни-тикшеренү эше

Урман-кырлар, тау-калкулыклар, елга-күлләр... Һәр төбәкнең төрле атамалар белән исемләнгән, халык теленә кереп калган аерым тарихы, легенда-риваятьләре белән анда-күңелдә яшәгән урыннары бихисап...

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем"

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем" в 9 классе. Прогрмма содержит объяснительную записку, тематический календарьный план....

Туган ягым, туган мәктәбем, эшчәнлегем

Туган ягым, туган мәктәбем, эшчәнлегем...