Укытучылар һәм Остазлар елы
статья

Каримов Равиль Файзрахманович

Сүзем- остазларым турында.

Синең укытучың- сине өйрәтүче түгел, ә син аннан күреп өйрәнгән кеше.

Ричард Бах.

        2023 нче ел Президентыбыз В. В. Путин тарафыннан Педагог һәм Остаз елы дип игълан ителде. Шул уңайдан  укытучылык һөнәренең бөтен нечкәлекләренә төшенергә ярдәм иткән, бу изге эштә үз юлымны табарга юнәлеш биргән остазларыма рәхмәтемне белдерәсем килү, кулыма каләм алырга этәргеч бирде. Араларында инде бакыйлыкка күчкәннәре дә байтак, алар өчен бу язмам, дога булып ирешсен.

         Укытучы- иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл, иң гуманлы һөнәрләрнең берсе. Укытучыдан башка бер генә һөнәр иясе дә, хәтта укытучы үзе дә була алмас иде. Укытучы һөнәре барлык һөнәрләрнең анасы. Шуңа күрә бу һөнәрне сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Укытучы баланы белеме белән генә түгел, килеш килбәте,сөйләме, киң күңеллелеге, якты йөзе белән дә тәрбияли. Шуңа да укытучы була алу, һәр кешенең дә кулыннан килми.

          Безнең нәсел агачына күз салсак, анда укытучылык һөнәренә ия булган, югары дәрәҗәләргә ирешкән укытучылар да бар. КФУ ның Яр Чаллы филиалында кафедра мөдире булып хезмәт куючы, физика- математика фәннәре докторы, профессор Сибгатуллин Әмир Сөләйман улы моңа ачык мисал булып тора. Ләкин гаиләбездә укытучы һөнәрен сайлаучы- мин үзем генә. Әтием шофёр,  әнием гади колхозчы булуга карамастан, мин укытучы һөнәрен сайладым.

         Бу һөнәрнең никадәр авыр, җаваплы икәнлеген мәктәп елларында ук күреп үстем. Укытучыларым арасында төрлеләре очрады: үз эшләрен бик  үк өнәп бетермәүчеләре дә, җаваплылык тоеп, бар булган белемнәрен укучыларына җиренә җиткереп бирүче, белемле, тәрбиялелеәре дә. Шушы урында, үземнең мәхәббәтемне яулаган газиз укытучыларыма, рәхмәтемне белдереп китәсем килә. Болар: беренче укытучым Нурсөя Ярмөхәммәтова, сыйныф җитәкчем Ә. Хәмидуллин, фән белгечләре  А. Алексеев,Р. Таҗетдинова, С. Мифтахова, Ф. Имамиева, Р. Вәлиева, М. Таҗетдинов, Г. Нәбиуллина, Н. Мамаковлар. Аларның төпле, тирән белем һәм тәрбия бирүләре мине 1991 нче елда Казан Дәүләт педагогика институтының математика факультетына алып килде. Педагогика институтында(соңрак университет) укыган елларымда педагогиканың асылын аңларга, төгәл фәннәрне тирәнтен үзләштерергә зур өлеш керткән укытучыларыма шулай ук рәхмәтем зур. Болар: Ә. Хуҗиәхмәтов, С. Хәйруллин, Н. Гафуров, Ф. Зарипов, В. Закиров, М. Сабитов, Н. Хисмәтуллина, Ә. Миңнуллина һ. б.

      1996 нчы ел. Ниһаять кулымда- көтеп алынган диплом. Мин- укытучы. Мин балалар укытачакмын. 22 яшьтә укытучы булып, балаларга белем орлыкларын чәчәрмен дип хыялланып , эшкә керешеп кенә йөргән  чакта, ул вакыттагы район мәгариф бүлеге мөдире Р. Хәбибуллин мине, Яншык төп мәктәбенә директор итеп билгелмәсенме.?! Рашат Хәбри улының, әле яңарак кына кулына диплом алган, укыту эшенең барлык нечкәлекләренә төшенеп бетмәгән, тәҗрибәсез егеткә, мәктәп җитәкләргә ышаныч белдерүе, үзе үк зур мәртәбә бит! Ул чордагы мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, мәктәп директорларының плеядасы, миңа гади укытучы гына булып түгел, ә җитәкче булып формалашырга да нык ярдәм итте. Һәркайсы 20 -30 еллык, бәлки тагын да күбрәк педагогик стажга ия булган бу шәхесләр белән янәшә эшләвем, алар арасына ныклы адымнарым белән килеп керүем белән, мин бик бәхетлемен. Хәзер санап үтеләчәк район мәгариф бүлеге хезмәткәрләрен, мәктәп директорларын, мин үземнең чын Остазларым дип саныйм: Р.Хиҗапова, Г. Имамова, В. Малакаева, М. Садыкова, В. Люткова,М. Яруллина, З.Сафина, М. Талалаева, Р. Вагизов, Г. Зәйнетдинова, Р.Нигъмәтуллин, И. Фатыйхов, Т. Садретдинов, Р. Мостафин, И. Садиков, Н. Сәләхиев, Рифкать һәм Рөстәм Мөхәммәтшиннар, Д. Нәбиуллин, С. Мостафина һ.б. лар.

       Мәкаләмдә телгә алынмыйча онытылып калучылар да бардыр, барысын да санап бетерү мөмкин түгел, гафу итәрләр. Барысына да ихлас күңелемнән рәхмәтемне белдерәм. Алар барысы да минем остазларым булып торалар. Аларның һәркайсын,  бик күп укучылары үзләренең хезмәт җимешләре, яулаган үрләре белән сөендереп торалардыр, моның шулай икәнлегенә минем иманым камил. Шулар арасында минем үземнең дә булуым, бигрәк тә куанычлы. Мин аларның һәркайсының ышанычларын акладым дип уйлыйм, хәзер дә эшемне намус белән башкаруымны дәвам итәм.

        Язмамны Лена Шагыйръҗанның шигъри юллары белән тәмамлыйсым килә:

         Җир йөзендә иң- иң матур теләкләрне

         Сорасалар, багышларга кемгә, дип,

         Үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән

         Укытучы, дияр идем, башым иеп.

Равил Кәримов, Балык Бистәсе районы, Яңа Арыш урта гомуми белем мәктәбенең математика укытучысы. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл статья16.76 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

укытучылар көненә карата сценарий

Ветеран укытучылар белән очрашу үрнәге....

МӘКТӘП ЯНЫ ЛАГЕРЬЛАРЫНДА ЭШЛӘҮЧЕ УКЫТУЧЫЛАР ӨЧЕН “КЕЧЕ САБАНТУЙ”

МӘКТӘП ЯНЫ ЛАГЕРЬЛАРЫНДА ЭШЛӘҮЧЕ УКЫТУЧЫЛАР ӨЧЕН “КЕЧЕ САБАНТУЙ”...

гуманитар фәннәр өлкәсенә кергән укытучылар берләшмәсенең эш планы

гуманитар фәннәр өлкәсенә кергән укытучылар  берләшмәсенең  2008- 2009 уку елына эш планы...

Укытучылар көне.

Татарча материал табу бик авыр. Укытучылар көненә бәйрәм  кичәсе тәкъдим итәм....

Укытучылар көненә багышланган бәйрәм.

    А.Б. Кадерле укытучылар, тәрбиячеләр, интернатыбызда эшләүче барлык хезмәткәрләр! Сезнең барыгызныда укытучылар көне белән ихлас күңелдәнкотлыйбыз. Авыр әммә җаваплы һәм мактаулы...

Тест. Татар теле һәм әдәбият укытучылары өчен

Тест. Татар теле һәм әдәбият укытучылары өчен...