Күренекле мәгърифәтче-педагог Каюм Насыйри хезмәтләрендә укыту-тәрбия алымнары
план-конспект

Салимова Рамзия Талгатовна

План-конспект предназначен для учителей татарской литературы, а также для проведения мероприятий с целью воспитания нравственных качеств у учащихся.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл plan-konspekt_vneklassnogo_meropriyatiya_salimova_rt.docx97.71 КБ

Предварительный просмотр:

Күренекле мәгърифәтче-педагог Каюм Насыйри хезмәтләрендә укыту-тәрбия алымнары 

(дәрестән тыш эшчәнлек)

9 нчы сыйныф

Максат: Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйриның бай мирасын өйрәнү, педагогик карашларын ачыклау һәм, бүгенге көн таләпләренә туры китереп,  укыту-тәрбия эшендә куллану.

Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:

- Укучыларның бәйләнешле сөйләмен, анализ ясау күнекмәләрен үстерү;

-  Татар халкының күренекле шәхесенә кызыксыну уяту һәм аның эшчәнлегендәге төп юнәлешләрне билгеләү;

- Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү,  аңын, мәдәниятен күтәрү.

 Җиһазлау: К. Насыйриның “Китаб-әт-тәрбия”, “Фәвакиһел җөләса фил-әдәбият”, “Кырык бакча” китаплары, проектор.

Дәрестән тыш эшчәнлек барышы:

I.Оештыру өлеше. 

Укытучы: Хәерле көн, балалар! Тактага игътибар итегез әле, сез монда кемне курәсез?

https://kpfu.ru/portal/docs/F1330938740/cd8fe42f8d9b6ba5.jpg

Укучылар: Каюм Насыйри.

Укытучы: Кем ул Каюм Насыйри?

Укучылар: Язучы.

Укытучы: Дөрес! Сез Каюм Насыйриның нинди әсәрен беләсез?

Укучылыр: “Әбугалисина”....

II.Төп өлеш.

Укытучы: Афәрин! Сез Каюм Насыйрины язучы буларак белә идегез, ә буген без аны башка яктан ачарбыз. Тактага игътибар итегез әле. Анда язылганны бергәләп укыйк:

“Һәр ни кылсаң - үзең күрерсең, һәр ни кылсаң – үзеңә кайтыр, ни чәчсәң – аны урырсың.”

Балалар, Каюм Насыйри безгә нәрсә әйтергә теләгән, шул турыда сөйләшеп алыйк әле. Рус телендә бу сүзләрне нинди мәкаль белән алмаштырып була икән?

Укучылыр: “Что посеешь, то и пожнёшь”

Укытучы: Хак әйтәсез! Әйдәгез, әлеге сузләрне раслый торган мисаллар китерик.

Укучы: Кешегә начарлык теләсәң, ул үзеңә әйләнеп кайтачак.

Яхшылык эшләсәң,  узеңә дә яхшылык белән җавап бирерләр.

Укытучы: Укучылар, яхшы гамәлләргә мисаллар әйтегез әле.

Укучылыр: Әти-әнигә булышу, сыйныфташыңа дәрес әзерләшү, ишек ачып кертү, өлкәннәргә юл бирү, транспортта урын бирү.....

Укытучы: Хак әйтәсез, балалар, ләкин бу матур гамәллэр суздә генә калырга тиеш тугел, сез аларны һәр көнне тормышта башкарырга тырышыгыз. Каюм Насыйри әйткәнчә, беренче булып сез булышсагыз, икенче вакыт сезгә ярдәм итәрләр. Тактага игътибар итик әле. “Бер кешегә изгелек кылсаң – яшер, ә берәүдән изгелек күрсәң – фаш ит”. Каюм Насыйри. Балалар, сез дә шулай әшлисезме?

Укучылар: Эйе.

Укучылыр: Юк.

Укытучы: Фикерләр икегә бүленде.  Әйдәгез, бу сорауга гапләшеп алыйк.

Укучы: Мин кешегә яхшылык эшләсәм, кычкырып йормим. Бу бит мактанчыклык.

Укучы: Э ник әйтмәскә? Башкалар да минем яхшылык эшләгәнне белсеннәр! Мин әйтмәсәм, алар аны каян белсеннәр ди.

Укытучы: Иң сөендергәне шул: сезнең арада изгелек эшләүчеләр куп икән. Ләкин кеше белсен өчен  яхшылык эшләү дөрес булмас, балалар. Без капчыкта ятмый дигэн кебек, яхшылык та, начарлык та берникадәр вакыттан барыбер беленәчәк. Узеңә мактанчык дип кушамат тагуларын теләмәсәгез, эшегез турында сөйләп йөрмәгез. Ә берәүдән изгелек күрсәң – фаш ит дигән сузе белән килешәсезме?

Укучылар:Әйе. Яхшы кешенең эшен башкалар да белергә тиеш.

Укытучы: Ни өчен шулай дип уйлыйсыз?

Укучы: Башкалар да аңа карап изгелек эшләсеннәр өчен дип уйлыйм.

Укытучы: Килешәм! Изгелек эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер, дип әйткән татар халкы.  Яхшылык эшләсәк, безгә карап, балаларыбыз да, тирә-юньдәгеләр дә игелекле эшләр эшләячәк.

Тактага язылган Каюм Насыйри сүзләрен укыйк әле.

Укучы: “Ачканнан соң янә ябарга һәм бикләргә читен булган ишекне ачма, кайтарып алырга читен булган укны атма”

Укытучы: Әлеге сүзләрнең  мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

Укучы: Эшли алмаган эшкә тотынма.

Укучылар: Бикли белмисең икән – ул ишекне бикләмә. Ата белмәсәң – атма!

Укытучы: Фикерләр төрле. Кемдер Каюм Насыйри сүзләрен туры мәгънәсендә, башкалар кучерелмә мәгънәсендә аңлаган. Балалар, бу сүзләр ишек ачу, ук ату турындамы?

Укучылар: Юк.

Укытучы: Әлбәттә,юк. Кайбер мәкаль-әйтемнәр, бөек кешеләр әйткән фикерләр кучерелмә мәгънәдә кулланыла. “Ачканнан соң янә ябарга һәм бикләргә читен булган ишекне ачма, кайтарып алырга читен булган укны атма” дигән җөмләне “хәлеңнән килмәгән һәм башкару мөмкин булмаган эшкә тотынма” дип аңларга кирәк.

Укытучы: Укучылар, тактада Каюм Насыйри язып калдырган фикерләр бирелгән. Әлеге фикерләр ике өлешкә бүленгән. Бер-берсенә мәгънәсе ягыннан туры килә торган өлешләрне тоташтырырга кирәк. Әлеге эшне башкару өчен сезгә биш минут вакыт бирәм.

Кеше үзен-үзе таныса,

Әгәр берәүгә гыйлем өйрәтергә теләсәң,

Һәр нәрсәнең чиге бар,

Һәр ни кылсаң - үзең күрерсең,

Лаек булмаган сүзне сөйләгән кеше

Олылык акыл белән,

һәр ни кылсаң – үзеңә кайтыр, ни чәчсәң – аны урырсың.

камил акылы шуннан беленер.

– ишетәсе килмәгән сүзләрен ишетер.

 мәгәр акылның чиге юк.

 әмма нәсел-нәсәп белән түгел.

 әүвәл үзеңне-үзең өйрәт.

Укытучы: Укучылар, Каюм Насыйриның “Китаб - әт – тәрбия” китабыннан мисаллар китерелгән, ләкин кайбер сүзләр язылып бетмәгән, я бөтенләй төшеп калган. Сезнең максат – фикерне тәмамлау.

1.Карендәшләрең белән, дусларың белән һәмишә йөреш, әмма ташлашып йибәрмә. Ягъни бик сирәк тә барма, таки сине оныт_______, көн саен дә барма, таки синнән ________... Әй угыл, йөрешсәң, _____кешеләр белән йөреш, катышсаң, _____ кешеләргә катыш.

          2.Аксакаллардан берсенә бер адәм шикаять кыйлды ки: «Фәлән кеше, минем бозык эшләремне сөйләп, фәлән йирдә мине яманлаган»,— диде. Ул аксакал әйтте ки: «Син аның яхшы эшләрен сөйләп, аны оятлы ит»,— диде. Бу дәхи сиңа бер тәрбиядер. Әй угыл, берәү сине бер йирдә яман________ булса, аңар каршы син аны_______. Шаять ки ул үзе дә, адәм булса, инсаф итәр вә _______.

Җавап:1.Карендәшләрең белән, дусларың белән һәмишә йөреш, әмма ташлашып йибәрмә. Ягъни бик сирәк тә барма, таки сине онытмасыннар, көн саен дә барма, таки синнән туймасыннар... Әй угыл, йөрешсәң, яхшы кешеләр белән йөреш, катышсаң, яхшы кешеләргә катыш.

          2. Аксакаллардан берсенә бер адәм шикаять кыйлды ки: «Фәлән кеше, минем бозык эшләремне сөйләп, фәлән йирдә мине яманлаган»,— диде. Ул аксакал әйтте ки: «Син аның яхшы эшләрен сөйләп, аны оятлы ит»,— диде. Бу дәхи сиңа бер тәрбиядер. Әй угыл, берәү сине бер йирдә яманлаган булса, аңар каршы син аны макта. Шаять ки ул үзе дә, адәм булса, инсаф итәр вә оялыр.

III.Йомгаклау.

Укытучы: Балалар, буген без Каюм Насыйрины башка яктан ачтык. Каюм Насыйри язучы гына тугел, тагын нинди һонәрләргә ия булган дип әйтә аласыз?

Укучылыр: Укытучы, тәрбияче.

Укытучы: Дөрес! Каюм Насыйри - бөтен гомерен халыкка хезмәт итүгә, аның аң-белемен агартуга багышлаган мәгърифәтче. Мәгърифәтче – укытучы, тәрбияче дигәнне аңлата. Каюм Насыйриның яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган, бүген дә актуальлеген югалтмаган   «Тәрбия китабы», «Фәвакиһел җөләса», «Кырык бакча» китаплары зур кызыксыну уята. Алар сезнең каршыда.

        Балалар, актив катнашканыгыз өчен рәхмәт! Каюм Насыйри иҗатын өйрәнеп, аның әйтеп калдырган хикмәтле сүзләренә колак салып яшик!

Библиография

  1. Китаб−әт-тәрбия. −Казан: Татар. Кит. Нәшр., 1992. −144 бит.
  2. Насыйри К. Кырык вәзир. Фәвакиһел җөләса фил-әдәбият. Кырык бакча. (шул исемдәге җыентыклардан хикәятләр) //  Карурманны чыккан чакта... : Х/Х гасыр әдәбияты.  –  Казан: Мәгариф, 2001. –  Б. 114 – 122.
  3. Хуҗиәхмәтов Ә. Мәгърифәтче Каюм Насыйриның педагогик эшчәнлеге //  Хуҗиәхмәтов Ә. Мәгърифәт йолдызлыгы: Укытучылар, педагогика колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма.  –  Казан: Мәгариф, 2002.  –  Б. 169 – 200.
  4.  Шакирҗанов Р.Ә., Нарбеков А.И., Шакирҗанов Ф.Р. : ”Мәшһүр татар галимнәре”. – Казан: “Идел-Пресс полиграфия нәшрият комплексы, 2011. – 16-17, 21-22 битләр.

               

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: Каюм Насыйри – иҗатында халык тәрбиясе (шәфкатьлелек, рәнҗеш төшенчәләре)

Максат:1. Татар халык авыз иҗаты турында белемнәрне тулыландыру, үз  фикерләрен әйтергә өйрәтү.             2. Каюм Насыйри эшчәнлеге бе...

Каюм Насыйри "Әбүгалисина"

Каюм Насыйриның тормыш юлы һәм иҗаты турында белгәннәрне искә төшерү. “Әбугалисина” әсәре белән танышуны дәвам итү. Укучыларның   бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру. ...

Каюм Насыйри иҗатында халык медицинасы

•Максат: халкыбызның гигиена – сәламәтлек саклау буенча белемнәрен үстерүгә теләп , киң халык массалары өчен популяр телдә язылган К.Насыйри мирасын фәнни юнәлештә өйрәнеп , бүгенге буынга җиткерү.•...

Исследовательская работа учащейся на тему Каюм Насыйри

Исследовательская работа учащейся на тему Каюм Насыйри...

ХIV Межрегиональные юношеские научно- исследовательские чтения имени Каюма Насыйри Проект «Школьный музей как центр гражданского становления и патриотического воспитания школьников»

Патриотическое воспитание подрастающего поколения всегда является одной из важнейших задач современной школы, ведь детство и юность - самая благодатная пора для привития священного чувства любви к Р...

Каюм Насыйри хезмәтләрендә татар халкының йолалары.

КАЮМ НАСЫЙРИ ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЙОЛАЛАРЫ. ТУЙ ЙОЛАСЫФәнни эш....

К. Насыйри хезмәтләрендә мәгърифәтчелек һәм әдәплелек идеяләренең чагылышы.

К.Насыйри хезмәтләрендә мәгърифәтчелек һәм әдәплелек идеяләренең чагылышы...