7 нче сыйныфта рәвеш һәм күләм хәлләре.
план-конспект урока (7 класс) по теме

Укучыларны рәвеш һәм күләм хәлләре белән таныштыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Рәвеш һәм күләм хәле.48 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Рәвеш һәм күләм хәлләре, аларның белдерелүе.

Максат: 1. Рәвеш һәм күләм хәлләре, аларның белдерелүе турында мәгъ-    

                  лүмат бирү һәм аларны гамәлдә  куллана белү күнекмәләре   бул-

                   дыру.                      

                2. Укучыларның бәйләнешле сөйләм һәм язма күнекмәләрен үстерү.

                 3. Укучыларга эстетик тәрбия бирү.

Дәресне җиһазлау: дәреслек, ноутбок

Әдәбият исемлеге:1.Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең

                                    7 нче сыйныфы өчен дәреслек/Ф.С.Сафиуллина, С.М.

                                    Ибраһимов.-Төзәт.4 нче басма.- Казан: Мәгариф, 2007

                                  2.Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту

                                     методикасы/ Ф.С.Вәлиева, Г.Ф.Саттаров – Казан:

                                     Раннур,2000

                                  3.Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен

                                   татар теленнән программа 5-11 нче сыйныфлар. Татарс-

                                   тан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы/ Казан

                                    “Мәгариф” нәшрияты, 2010

Дәреснең төре: яңа теманы өйрәнү.

Методлар: тест чишү,  дәреслек өстендә эшләү, күнегү.

Укыту принциплары: фәннилек, системалылык, аңлылык, активлылылык.

Укыту ысулы: өлешчә эзләнү, аңлату, күрсәтү.

Чаралар: такта, акбур.

Дәрес планы

I. Дәресне оештыру өлеше.

  1. Сыйныфта уңай – психологик халәт тудыру. Исәнләшү.
  2. Өй эшен тикшерү.

II. Актуальләштерү.

  1. Хәл турында  өйрәнелгәннәрне кабатлау.

Укучыларның белемнәрен тикшерү. Тест эшләтү.

Тест

1.Хәл

а)предметны, затны белдерә;

б) предметның билгесен белдерә;

в) эшнең үтәлү урынын, вакытын, сәбәбен, максатын, шартларын белдерә.

2.Хәлнең мәгънәсеннән һәм әйләүче чараларыннан чыгып,

а) 7 төре бар;

б) 8 төре бар;

в) 5 төре бар.

3. Хәлләр

а) исем яки исем урынында килгән башка  сүз төркемнәре белән белдерелә;

б) сыйфат яки исем, сыйфат белән белдерелә;

в) рәвеш яки исем, фигыльләр белән белдерелә.

4. Хәл сорауларын күрсәтегез

а) кайда? кайчан? ни өчен?

б) нинди? кайсы? кемнең?

в) кемне? кемгә? кемдә?

5. Хәлләр җөмләдә

а) хәл булып киләләр;

б) хәл, хәбәр булып киләләр;

в) аергыч булып киләләр.

6. Вакыт хәле – эшнең яки хәлнең...

а) үтәлү урынын һәм вакытын белдереп фигыльгә буйсынып килүче кисәк;

б) үтәлү вакытын белдереп, фигыльне ачыклап килүче кисәк;

в) үтәлү урынын белдереп, фигыльне ачыклап килүче кисәк.

7. Урын хәле – эшнең яки хәлнең...

а) үтәлү урынын һәм вакытын белдереп фигыльгә буйсынып килүче кисәк;

б) үтәлү вакытын белдереп, фигыльне ачыклап килүче кисәк;

в) үтәлү урынын белдереп, фигыльне ачыклап килүче кисәк.

8. Сәбәп хәле – эшнең яки хәлнең...

а) нинди максат һәм нинди сәбәп белән үтәлүен белдереп, фигыльгә ияреп килүче иярчен кисәк;

б)  сәбәбен белдереп, фигыльгә буйсынып  килүче иярчен  кисәк;

в) нинди максат белән үтәлүен  белдереп, фигыльгә буйсынып  килүче иярчен кисәк.

9. Максат  хәле – эшнең яки хәлнең...

а) нинди максат һәм нинди сәбәп белән үтәлүен белдереп, фигыльгә ияреп килүче иярчен кисәк;

б)  сәбәбен белдереп, фигыльгә буйсынып  килүче иярчен  кисәк;

в) нинди максат белән үтәлүен  белдереп, фигыльгә буйсынып  килүче иярчен кисәк.

  1. Тема һәм максатны хәбәр итү.
  1. Укучылар, бүгенге дәрестә без сезнең белән хәл төрләрен өйрәнүне дәвам итәрбез. Дәреснең темасы: рәвеш  һәм күләм хәле.

III.  Яңа белем һәм күнекмәләр бирү.

  1. Рәвеш һәм күләм хәле белән танышу.
  2. Җөмләләрдән рәвеш һәм күләм хәлләрен табу.
  3. Дәреслектәге кагыйдә белән танышу.

                                  Физкультминут

IV. Ныгыту.

  1. 105 нче күнегү  (Күрсәтелгән формаларны файдаланып, җөмлә төзергә, җөмләдә ул сүзләр рәвеш хәле булып килсен.)
  2. 108 нче күнегү (Җөмләләрдән күләм хәлләрен табып, аларның кайсы сүз төркеменә иярүен әйтергә.)
  3. 109 нчы күнегү (Җөмләлрне күчереп язарга, күләм хәлләренең асларына сызарга.)

V. Өйгә эш бирү.

   1. 110 нчы күнегү (Җөмләләрне күчереп алганнан соң, күләм, рәвеш хәлен һәм аергычны аерым алып язарга,  аларны  аеру өчен кирәкле дәлилләрне әйтергә.)

   2. “Безне алда еллар көтә, юллар көтә” дигән темага, мөмкин кадәр рәвеш һәм күләм хәлләрен  кертеп, кечкенә күләмле хикәя язарга.

 VI. Йомгаклау.

  1. Бүгенге дәрестә без сезнең белән  хәлнең кайсы төрләре белән таныштык?
  2.  Дәреснең кайсы өлеше сезгә  күбрәк ошады , ни өчен? (Укучылар фикерен тыңлау).
  3. Укучыларның белемнәрен бәяләү.
  4. Йомгаклау сүзе.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Безнең шәhәр" 3нче сыйныфта татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

рус мәктәпләренең рус төркемендә 3нче сыйныфлар өчен дәрес эшкәртмәсе...

"Казан- Татарстанның башкаласы" 6нчы сыйныфта татар теле дәресе

6нчы сыйныфта Р.З.Хәйдәрова дәреслегенә нигезләнеп төзелгән рус балаларына татар теле дәресе...

6нчы сыйныфта сыйфат темасын кабатлау. Презентация

Рус мәктәпләренең татар төркемендә татар теле дәресенә презентация...

6нчы сыйныфта сыйфат темасын кабатлау.

Татар төркемендә татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....

"Чын дуслар нинди була?" 7нче сыйныфта ачык дәрес үрнәге

Открытый урок  в 7 классе был проведен в рамках конкурса "Учитель года -2009"...

"Яхшылык эшләргә ашык! " V сыйныфта шәхес үсешенә юнәлдерелгән татар әдәбияты дәресе

Укучыларга  әхлакый тәрбия бирү.Хәзинәләрен сеңдерү өчен уңай җирлек тудыру.Укучыларда кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү....