План урока "Память народа сохранит книга"
методическая разработка (10 класс) на тему

План урока-экскурсии "Память народа сохранит книга" (на татарском языке) поможет ученикам узнать много нового об истории татарской книги.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл дэрес планы.docx50.48 КБ

Предварительный просмотр:

Халык хәтерен китап саклар

(дәрес-сәяхәт)

Зәй муниципаль районы

6нчы гомуми урта белем мәктәбенең

югары категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Мәрданшина Раузилә Мәлик

кызының дәрес эшкәртмәсе

2011нче ел

Халык хәтерен китап саклар

(10нчы сыйныфларда үткәрелгән дәрес-сәяхәт)

Дәрес максаты: балаларда китап тарихы белән кызыксыну уяту, белемле булуның әһәмиятенә төшендерү, даими һәм эзлекле эш төрләренә өйрәтү.

Җиһазлау: экран, компьютер, китаплар күргәзмәсе, дәрескә презентация.

Дәрес барышы:

I.Оештыру: укучылар төрле тукталышлар буенча төркемләп  утыртыла, техник чаралар, дәрестә кулланылырга тиешле язмалар барлана.

II.Актуальләштерү:  Укытучы.  

  1. бүген без гадәти булмаган дәрескә җыелдык. Китапның кеше тормышында тоткан роле, белем туплау юлында  аның әһәмияте турында мәгълүмат алырбыз. Дәрескә барыгыз да диярлек аерым биремнәр үтәп килде. Бер-берегезгә игътибарлы булыгыз. Сыйныфташларыгыз китап турында төрле авторларның шигырьләрен өйрәнеп килгән, шуларны тыңлап үтик.

Укучылар.

  Китап — хикмәт.

              Әхмәт Рәшит

И китап, кайсы гасырның
Серләре эчләреңдә?
Өлешең зурдан тарихның
Бар изге эшләрендә.

Кемнәрдер, надан халык, дип,
Татарны хурлаганда,
Кадими чорлар артыннан
Китаплар сөрән сала.

Китсә дә татар баласы
Сөрелеп илдән-йорттан,
Иң элек газиз китабын
Коткарып калган уттан.

Иң авыр еллар кичкәндә
Ул безгә юлдаш иде.
Без боек чакта юатты,
Акыллы киңәш бирде.

Үз итте ул рун тамгасын
Һәм гарәп ”әлиф” ен дә,
Кирәк булса таный ала

Һәм әрмән хәрефен дә.

Киләчәк көннәр катында
Татар да булсын, дисәк,
Китаптан алыйк сабакны,
Китапка тотыйк исәп.

Китаплар язмышы

              Гамил Афзал

Кемнәр күрмәгән

Нинди илләрдә

Китаплар чыгару хәстәрен!

Кол Гали уйланган

Айлы төннәрдә,

Болгар ташына куеп дәфтәрен.

Халыклар язмышы —

китаплар язмышы.

Гомерлек афәтләр китереп,

Болгар янды,

Казан янды,-

Китаплар яндылар үкереп.

Имамнар кушканнар —

Үтәгән куштаннар,

Шагыйрьнең башын кискәннәр;

Заманнар үткәннәр,

гомерләр кичкәннәр,

Китаплар исәннәр, исәннәр.

Китаплар яндырып, мәдрәсә тынганда,

Китаплар күчергән хәттатлар.

Авылдан  авылга,

базарда, урамда

Китаплар сатылган, китаплар...

Музейда китаплар,

Кадерле урында,

Эндәшми-сөйләшми ятармы?

Мәхәббәт, яхшылык,

гаделлек турында

Мең  еллык хыялы татарның!

Былбыл моңы булып

илләрдә йөргәндер

Йосыф һәм Зөләйх шатлыгы;

Ак тастымал булып

Өйләргә кергәндер

Таһирлар, Зөһрәләр  сафлыгы.

Кайчакта кемгәдер

кирәксез күренеп,

Яттыгыз  чормада, тарлыкта;

Кияү бүләк иткән

Яулыкка төренеп,

Тордыгыз түрдәге сандыкта.

Чүлләрдә салына,

Тауларга сарыла

Халык юлы белән китап юлы;

Әстерхан ягына,

Сахалин ярына

Барып җитте бөек Тукай моңы.

Солдат капчыгында

кайларда яттың син,

Юлларың хәвефле, күңелсез;

Төрмәләр астыннан

Ватанга кайттың син,

Җиңүче булып, үлемсез.

Уйлылар уйлаган,

уйсызлар тик торган,

Язу да белмәгән рәтләп.

Нәп-нәни кулларга

китаплар тоттырган.

Фидаи җаннарга мең рәхмәт!

Гөлбостан илләрдә

Без бар, дип, эзбар, дип,

Очыгыз,китаплар,

киек казлар кебек.

Сандугач телегез,

  Һәркемгә килегез

  Бәхетле, якты язлар кебек!

Китап

              Фәнис Яруллин

Китапларны укыдым мин киштә-киштә,
Алар миңа акыл бирде һәрбер эштә.
Киңәш сорап китапларга тотындым мин,
Сагышлардан китап укып онытылдым мин.

Өйрәндем мин чит телләрне алар аша,
Өйрәндем мин чит илләрне алар аша.
Алар минем офыгымны киңәйттеләр,
Алар минем тормышымны җиңеләйттеләр.

Тик шулай да тормыштан мин күбрәк алдым,
Тормыш дигән китап бит ул, ай-һай калын.
Ул китапның укып булмый  соңгы битен,
Ахры, шуңа күп нәрсәне белү читен.

Ашыкмыймын укып чыгарга
Юлыкканда яхшы китапка.
Туктатам да иң шәп җирендә,
Куеп торам аны бер якка.

Уйлап йөрим, сөенеп йөрим мин,
Очрашулар әле алда дип,
Теләгәндә күрешә аламын —
Якын дустым минем янда дип.

Укуымны дәвам итәмен,
Беткәч кенә түзәр әмәлем.
Тормыш бит ул саран шатлыкка,
Дәвамлырак булсын бәйрәмем.

III.”Татар китабы тарихы” тукталышы

Укытучы.  

  1. Китап – кешеләрнең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, теле, укытучысы. Китапсыз халык тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән.

Бу тукталышта без китапларның килеп чыгу тарихы турында белеп китәрбез.

  1. Укучы.
  1. Беренче кулъязма китаплар моннан 40 мең ел элек барлыкка килгән. Ул вакытларда ташка, агачка, металлга, сөяккә, төрле тукымаларга, балчыктан ясалган тактачыкларга, хәтта яфракларга, тузларга да язганнар. Аннары пергамент уйлап тапканнар, ләкин тиредән эшләнә торган пергамент бик кыйммәткә төшкән. Аны папирус алыштырган. (Ул тропик илләрдә үсә торган камышлы үсемлек.).

Кайбер әһәмиятле китапларны кабат-кабат басканнар, аларны алтын-көмештән коеп саклаганнар. Монголиядә әнә шундый бер китап 460 килограмм көмеш һәм 52 килограмм алтыннан эшләнгән юка калайларга язылып калдырылган.

Төрки халыклар да китап басу эшенә беренчеләрдән булып керешкәннәр. Соңрак татар халкы да үз китапларын булдырган. Революциягә
хәтле татар телендә 12 мең исемнән атык китап басылып чыккан, аның гомуми тиражы 50 миллионга җиткән. Китап басу буенча татарлар руслардан гына калышкан.          

1865нче елда Казанда шәһәр җәмәгать китапханәсе ачыла. Ә 1906нчы елда күренекле татар журналисты, тел галиме, җәмәгать эшлеклесе Әхмәтһади Максуди тырышлыгы белән әлеге китапханәнең мөселман филиалы булдырыла.

Республикабызда хәзер 1634 китапханә эшли.

2.  Укытучы.

- Ә хәзер татар китаплары тарихы турында тыңлап үтик.      

Хәрефләрдән җыеп, басмаханәдә китаплар нәшер итә башлау һәр халыкның мәдәни, рухи тормышында гаять мөһим фактор булып тора. Ул әлеге халыкның белем дәрәҗәсе югары икәнлекне, әдәби традицияләре, мәгарифе, иҗтимагый җитлеккәнлеге шактый үскән булуны күрсәтә.

         Укучы.

   -Тарихтан мәгълүм булганча, бүгенге татарларның бабалары саналган Идел болгарларының борынгы гасырларда ук үз язмалары булган. Идел Болгарстаны дәүләте дәверендә аларның танылган шагыйрьләре, галимнәре иҗат иткәннәр, мәктәпләре-мәдрәсәләре эшләп торган, кулдан язылган китаплар киң таралган. Казан ханлыгы чорында китапларны күчереп язу аеруча киң кулланыла. Шәркый мөселман илләреннән күпләп кулдан язылган китаплар кайтарыла, шактый бай китапханәләр барлыкка килә.

Әмма Явыз Иван тарафыннан Казан ханлыгы яулап алынгач, китапханәләр талана, яндырыла, юк ителә. Илбасарларның бу вәхшилеге XVIII гасырның соңгы чирегенечә дәвам итә. Урыс патшалыгының татарларны урыслаштыруга юнәлтелгән бу сәясәте милли мәдәниятебезгә, мәгарифебез үсешенә искиткеч зур зыян китергән, әмма шулай да халкыбызның китапка мәхәббәтен, белем алуга, мәгърифәтлелекә омтылышын сүндерә алмаган. XVII-XVIII гасырларда Урта Идел буйларына сәяхәт кылган Европа галимнәре, хәтта урыс зыялылары да болгар-татарлар арасында белемлелекнең шактый киң таралуына, хәллерәк кешеләрнең өйләрендә ярыйсы ук бай китапханәләр булуына, һәр авылда мәдрәсәләр эшләп торуына, татар халкының үз тарихыннан гына түгел, күршедәш һәм ерак илләрдәге халыклар тарихыннан да хәбәрдарлыгына, татарлар арасында укый-яза белмәгән кешеләрнең абруй казана алмауларына игътибар иткәннәр, бу хакта үзләренең сәяхәтнамәләрендә дә язып калдырганнар.

Укытучы.

  1. Басма китаплар турында нәрсәләр белеп килдегез?

Укучы.

  1. Китапларны басмаханә ярдәмендә нәшер итү өчен бөтен шартлар булуга да карамастан, тарихи сәбәпләр аркасында татар телендә басма китаплар чыгару Европа илләрендәгегә караганда соңрак башлана. Хәреф җыю юлы белән нәшер ителгән татарча китап тарихы 1722нче елдан исәпләнә. Ул - фарсы походы вакытында корабта урнашкан хәрби басмаханәдә гарәп хәрефләре белән нәшер ителгән Петр I «Манифесты». Нәшер ителү урыны итеп Әстерхан шәһәре күрсәтелгән. Дөрес, татарча беренче китап әлеге «Манифестка” караганда 110 ел элегрәк, 1612 елда Лейпциг шәһәрендә басылган. Ул -  Лейпциг университеты профессоры Иероним Мегисерның «Татар теле грамматикасы». Ләкин без бу басманы татар китабы дип исәпли алмыйбыз, чөнки ул татар белгечләре катнашында нәшер ителмәгән һәм татар укучыларына хезмәт итмәгән. Шуңа күрә анны татар телендәге беренче китап дип кенә исәпләргә мөмкин. Дөрес, татар укучысы гарәп хәрефләре белән Италиядә басылган китаплар белән XVI -XVII гасырларда ук инде таныш булган. Андый китапларны татар мәгърифәтчеләре һәм галимнәре үзләренең китапханәләренә алдырганнар. Мәсәлән, хосусый китапханәдән Казан университеты китапханәсенә тапшырылган басмаларарасында Әбугалисинаның 1593 елда Италиядә нәшер ителгән ”Канун фи тыйб” «Медицина кануннары” дигән хезмәте бар. Ул бүген китапханәнең сирәк очрый торган китаплар бүлегендә саклана. 1728нче елда Төркиядә хәреф җыюлы басмаханәдә китаплар нәшер ителә башлагач, аларның һәркайсы диярлек Идел буйларына да җибәрелгән, димәк, татар укучыларына таныш булган.

XVIII гасыр башында татар мәгърифәтчеләре Казанның үзендә хәреф җыюлы басмаханә оештырырга омтылып караганнар, әмма татарларга карата дошмани сәясәт алып барган урыс патшалыгы моңа катгый төстә каршы төшкән. «Әби патша» да (Екатерина II) татар зыялыларының бу хактагы мөрәҗәгатьләренә «Юк!» дип кенә җавап биргән. Дөрес, татарларның Пугачев күтәрелешендә күпләп катнашуы Екатерина II не куркуга сала һәм ул Петербургта Коръәнне, тагын берничә татарча китапны бастырырга рөхсәт бирә, әмма татар басмаханәсе булдыру турында фәрман бирүдән баш тарта. Бары тик Петербург шәһәренә килгән Бохар әмире ярдәме һәм 1799 елда Казанда булган вакытында Павел Iгә мөрәҗәгать иткән Кыргыз-Кайсак урдасы ханы булышлыгы аркасында гына император татарларга үз басмаханәләрен булдырырга рөхсәт биргән фәрман чыгара. Шушы фәрман нигезендә отставкадагы татар поручигы Габделгазиз Бурнашев Петербургтагы «Азия» басмаханәсенең бер өлешен сатып ала һәм 1800 елда аны Казанга алып кайта. Ул шушы басмаханәдә 1801нче елда ук инде татар китаплары нәшер итә башлый. Ләкин басмаханә Г. Бурнашевтан алына һәм Казан гимназиясенә бирелә. 1823 елда исә ул 1809 елда оештырылган Казан университеты
басмаханәсе белән берләштерелә. Шул вакыттан башлап күп еллар буена университет басмаханәсе татар телендә китаплар нәшер итүдә бердәнбер монополистка әверелә. Татарча китаплар басуның зур табыш китерүен аңлап алган урыс нәшриятчылары татар телендә китаплар нәшер итү өчен хосусый басмаханәләр ача башлыйлар. XIX гасырның икенче яртысында Казанда егермедән артык шундый хосусый урыс басмаханәсе эшли, алар барысы да татарча китаплар нәшер итү белән шөгыльләнәләр. Тора-бара казна басмаханәләре дә, хәтта Казан губернасы идарәсе басмаханәсе дә татарча китаплар нәшер итә башлыйлар. Шул ук вакытта татарларга үз басмаханәләрен булдыруга һаман да рөхсәт бирелми. 40 нчы елларда Р. Сәгыйтов дигән берәү татарча басмаханә ачуга ирешсә дә, урыс нәшриятчыларының басымы нәтиҗәсендә берничә елдан соң ул да ябыла. Бары тик XIX гасырның ахырында гына Петербургта, университетның Шәрекъ факультеты галимнәре ярдәмендә, беренче татарча хосусый басмаханә ачыла. XIX гасыр ахырында Оренбург шәһәрендә Рәсәйдәге икенче татар басмаханәсе эшли башлый. XX гасыр башында, аеруча беренче революция елларында, хәл уңай якка үзгәрә, 1905елның 17 октябрендә игълан ителгән патша Манифесты татарча китаплар нәшер итү өчен дә киң мөмкинлекләр ача. Ике-өч ел эчендә Казанда гына да татар китаплары нәшер итүче уннан артык басмаханә ачыла. Бу чорда елына 500дән артык татар китабы басыла, аларның тиражы өч миллионнан да артып китә. Бу бүген нәшер ителә торган татарча китаплардан берничә мәртәбәгә артыграк.
Патша хакимияте бу өлкәдә мәгърифәтле мәмләкәтләргә хас кайбер чаралар да күргән. Нәкъ менә ул елларда һәр басылган китапның берәр данәсен басма әсәрләрне саклау фондларына һәм үзәк китапханәләргә җибәрү мәҗбүри булган. Шуның нәтиҗәсендә татар китаплары Санкт-Петербургтагы император китапханәсендә (XIX гасыр башыннан алып), элеккеге Румянцев музеенда (XIX гасырның 60нчы елларыннан башлап), шулай ук Гельсингфорс университеты китапханәсендә сакланып калганнар.

  Укытучы.

  1. Совет хакимияте елларында басма татар китаплары нәрсә кичергән?

  Укучы.

  1. Ә менә совет хакимияте елларында, бигрәк тә 20 нче еллар ахырында - 30 нчы еллар башында, революциягә кадәр басылган татар китаплары һәлакәт алдында калалар: гарәп хәрефләренә нигезләнгән язманы Коръән һәм ислам хаҗәтләренә генә хезмәт итүче әлифба дигән уйдырмага нигезләнеп, революциягә кадәрге һәм совет хакимиятенең беренче елларында басылган татар китапларын күпләп юк итү башлана, хәтта гарәп графикасы белән басылган Ленин әсәрләре дә яндырыла. Ул гына да түгел әле, архивлардан гарәп хәрефләре белән язылган һәм кыйммәте китаплар юкка чыгарыла. Шулай итеп, большевиклар партиясе, совет хакимияте татар халкының тарихи аңына, аның теленә һәм язмасына балта чаба.

Тора-бара Сталин идеологлары фәнни үзәк булган китапханәләрне дә “чистарта” башлыйлар. Мәгълүм булганча, мәҗбүри данәләрне беренче булып Петербургтагы Азия музее ала башлаган. Октябрь инкыйлабыннан соң аның китаплар фонды СССР Фәннәр академиясе китапханәсенә тапшырыла. Татар китапларының иң бай һәм тулы тупланмасы бу китапханәнең Шәрекъ фондында сакланган. 60 нчы елларда алар тулысынча диярлек гамәлгә яраксыз дип табылган, таркатылган, юк ителгән.

Бүген Казан университеты китапханәсенең татар басмалары фонды шактый бай. Фондның нигезен 20 нче елларда хосусый вә иҗтимагый китапханәләрдән конфискацияләп алынган һәм 30 нчы елларда Татар дәүләт китаплар палатасыннан бирелгән татар басмалары тәшкил итә. Нәкъ шул елларда китапханә «Татарстан АССРның Казан дәүләт университеты каршындагы үзәк китапханәсе» дип атала башлый.

3.  Укытучы.

  1. Үзебезнең Зәй ягы тарихы белән бәйләнгән китаплар турында нәрсә беләсез?

Укучы.

Кырлай авылыннан Җаек Каласына алырга килгәндә, “мин ян тәрәзә төбендә “Рисаләи Газизә” укып утыра идем”, - дип язып үтә Габдулла Тукай үзенең “Исемдә калганнар” дигән әсәрендә. Зәй төбәгендә яшәгән Таҗетдин Ялчыголның “Рисаләи Газизә” китабы кулъязма килеш бик күп таралудан тыш, әллә ничә тапкырлар басылган һәм “Кыйссаи Йосыф”, “Кисекбаш”, “Бәдәвам” китаплары белән бергә авыл мәдрәсәләрендә дәреслек булып хезмәт иткән.

Таҗетдин 1768 елда туган, 1838нче елда вафат булып, Зәй төбәгенең Имәнлебаш авылында җирләнгән. “Тәварихы - Болгария” дигән әсәрендә ул үзенең шәҗәрәсен яза. Әлеге әсәр безгә тарихи чыганак буларак кына түгел, ә авторның үзе турында булган мәгълүматлары белән дә истәлекле.

 “Рисаләи Газизә” дигән китабы  1796 елда язылган һәм үз дәверендә күчерелә-күчерелә халык арасында киң таралган. Ул исламны тануга һәм тотуга, аның тарихына, ахирәткә багышланган. Бер үк вакытта бу әсәрдә дөнья тормышына, әдәп-әхлакка карата да фикерләр әйтелгән, мәсьәләне тулырак яктырту өчен хикәятләр китерелгән. Боларның күбесен Таҗетдин үзе өстәгән. Бу китап шул чор мәктәпләрендә тел–әдәбият дәреслеге сыйфатында кулланып йөргән. Язылып кырык елдан артык вакыт үткәч, (хәтта Таҗетдин үзе үлеп 9 ел узганнан соң гына) ул 1847 елда Петербургта басылып чыга. Казан император университеты типографиясендә ул 1850 елда басыла һәм шуннан соң ул Казанда күп мәртәбә (соңгысы 1916 елда) бастырылып таратыла.

     Галимнәр фаразынча, “Дәфтәри Чынгызнамә” XVII гасырда Исхак бәкнең оныклары тарафыннан язылган. Димәк, бу китап Зәй каласында язылган булып чыга. Чөнки кайчандыр Биләргә Зәй буеннан күчеп утырган, Аксак Тимер тарафыннан кабиләсе юк ителгән Җадыш бәкнең оныгы  Исхак Зәй буена әйләнеп кайта, шунда яши.

Укытучы.

  1. Тарих битләренә тагын да тирәнрәк кереп карасак, безнең якларда язылган дип фаразланган тагын бер китапны искә алмыйча булмый. Ул нинди китап икән?

Укучы.

  1. Бу – “Кыйссаи Йосыф” поэмасы. Аның авторы Кол Гали Зәй тамакларында, якынча 1183нче елда туган, ә бу поэманы 1212 – 1233нче елларда иҗат иткән.

 Укытучы.

  1. Ялчыгол традицияләрен дәвам итүче якташларыбыз бар. Нинди авторларның китапларын яратып укыйсыз?

Укучы.

  1. Алар арасыннан татар дөньясына танылган А.Гыйләҗев, Р.Батулла, М.Әгъләмов китапларын яратып укыйбыз.  

 IV.”Китап илчесе” тукталышы.

Укытучы.

- Татар китаплары тарихын җентекләп өйрәнүче галимнәребез һәрвакыт булган, бар.

Шулар арасында Әбрар Кәримуллин аерым урын алып тора.

Укучы.

   - Әбрар Кәримуллин – татар матбагачылыгының һәм татар китабының тарихын җентекләп өйрәнгән зур галимебез. Асылда ул татар халкының язмышын өйрәнү фәнен үстерүгә дә саллы өлеш кертте.

  Әбрар Гыйбадулла улы – татар теле һәм тел гыйлеме, әдәбият тарихы һәм                     әдәбият белеме, фольклор, археология, татар халкы этногенезы, чит илләрдәге татар диаспорасы тарихы, тарихи, әдәби, мәдәни багланышларны фәнни тирәнлектә, киңлектә өйрәнгән  шәхес тә ул.

Укытучы.

  1. Бу галимнең китаплары белән  каникулда таныштыгыз. Нинди хезмәтләрен атый аласыз?

Укучылар.

    -  Әбрар Кәримуллинның “Китап дөньясына сәяхәт”, “Без тарихта эзлебез” китапларын кызыксынып укыдык.

Укытучы.

   - Сезне укырга өйрәткән, белем баскычының беренчесе булган китабыгыз бар. Аның авторы турында нәрсә әйтә аласыз?

 Укучы.

   - Һәр укучының беренче китабы –“Әлифба”.  Безнең татар ”Әлифба”сын төзүче Сәләй Вәгыйзовның тормыш юлы бик кызыклы. Сәләй Гататдин улы Вагыйзов 1908 нче елның 24 нче октябрендә Самара губернасы Богырыслан өязе Татар Байтуганы авылында туа. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә ала. 1921 нче елда Богырыслан педагогия техникумына укырга керә. Шигырьләр яза башлый .

1933нче елда Казан педагогия институтының филология факультетына укырга керә. Институттан соң аспирантурада калдырыла. Аннары Арча педагогия училищесына эшкә чакырыла. Ватан сугышы башлангач, фронтка китә. Харьков янында чолганышка эләгеп, әсир төшә. Иң аянычы: аннан котылгач, туган илдә Печора лагерена озатыла.

1949 нчелда әсирлектән азат ителгәч, балалар тәрбияләү эшен дәвам итә: мәктәптә укытучы, мәгариф бүлегендә инспектор булып эшли. Арча педагогия училищесында татар теле һәм әдәбиятын укыта, бу фәннәрне укыту методикасын өйрәтә.

 Галим 60нчы елларда беренче «Әлифба» китабын төзи башлый.  «Әлифба» 1965 нче елда дөнья күрә. 1986 нчы елда 6 яшьлек балалар өчен тагын бер «Әлифба» төзи. Аның  “Башлангыч сыйныфта татар телен укыту методикасы”  китабы «Лингводидактиканың иң зур казанышы» дигән бәя ала.

Ул төзегән уку китаплары, татар теле дәреслекләре, “Рәсемле әлифба”,  «Кызыклы грамматика» китаплары, методик кулланмалар  дистәләгән еллар дәвамында хәзерге көнгә кадәр кулланыла.

V.”Милли байлыгыбыз” тукталышы.

Укытучы.

- Татар халкы гомер-гомергә китапка "табынган”, аңа зур хөрмәт белән караган, кадерләп саклаган һәм буыннан-буынга васыять итеп калдырган. Бу үзенә күрә бер культ, һәр гаиләнең үзенә күрә бер изге бурычы булып саналган. Шулай булмаса, меңьеллык әдәбиятыбыз турында мәгълүматыбыз бик аз булыр иде.

Китаплар басыла тора,  китапханәләрдә туплана, саклана. Хәзерге көндә бу милли байлыгыбыз торышы турында нәрсә әйтә аласыз?

 Укучылар.

  1. Соңгы елларда татар китабы сәүдәсе кимү күзәтелде. Ләкин халык китап укымый дигән сүз дөреслеккә килеп бетми.

2007нче елда Татарстан китап нәшриятында балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты торгызылды. Максаты -  балага нинди китап кирәк, шуны аңа тәкъдим итү. Ул балачагын татар телендә язылмаган китаплар арасында гына уздырырга тиеш түгел, ә туган телендә укып, чын милли тәрбия алып үсәргә тиеш.

"Нәниләргә бүләк", "Подарок малышам", "Исәнме, мәктәп!”, "Табигатькә сәяхәт” "Спорт", "Туган як" серияләргә берләшкән танып белү характерындагы балалар басмалары ,“Юл хәрәкәте билгеләре" дигән яңа форматтагы китап дөнья күрде. Резеда Вәлиеваның әкиятләреннән өзекләр тупланган "Мактанчык Кот-кот" китабы, бер яктан, сабыйларга махсус буяу өчен чыгарылса ,икенче яктан, аңа беркетелгән CD дискта автор үз әсәрләрен тулы килеш үзе укый. Бу татар китабы тарихында зур яңалык булып тора. Шулай ук уенчык-китаплар, махсус формада киселеп эшләнгән китаплар, рәсемле сүзлекләр  өлкәсендә дә беренче тәҗрибәләр башкарыла. ”Балачак энциклопедиясе" проектының беренче китабы инде дөньяга чыга.

"Татар халык әкиятләре" китабының бүләк формасында эшләнгән басмасы да игътибарга лаек. Әкиятләр бүгенге көн күзлегеннән чыгып әдәби яктан эшкәртелгән, Татарстанның халык рәссамы Фәридә Хәсьянованың искиткеч матур рәсемнәре белән бизәлгән.

VI.”Китап – белем чишмәсе” тукталышы.

Укытучы.

  1. Дәрес башында республикабызда хәзер 1634 китапханә эшли дигән идек. Алар авыл һәм шәһәрләрдә актив эшчәнлек алып бара,  чын мәгънәсендә белем чишмәсе булган китапларны пропагандалый, барлый, балаларга   кирәкле мәгълүматны табарга булыша. Хәзерге көндә нинди яңа китаплар басыла икән?

Укучылар.

  1. 2002нче елдан башлап Татарстан китап нәшриятыңда классикларның, халык язучылары, халык шагыйрьләренең, ГабдуллаТукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларының күптомлкларын дөньяга чыгару башланды. Шуның нәтиҗәсендә Әмирхан Еники, Гомәр Бәширов, Аяз Гыйләҗев, Гариф Ахунов, Нурихан Фәттах, Туфан Миңнуллин, ФәнисЯруллин, ИлдарЮзеев, Шәүкәт Галиев, Әхсән Баян, Гамил Афзал, Ренат Харис, Равил Фәйзуллин, Роберт Миңнуллин, ГәрәйРәхим, РазилВөлиев, шулай ук Каюм Насыйри, ГабдуллаТукай, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, РабитБатулла, Мөхәммәт Мәһдиев, Таҗи Гыйззәтләрнең җыйма басмалары дөнья күрде. Гаяз Исхакыйның унбиштомлыгы, Хәсән Туфанның биштомлыгы бүгенге көндә дә басылуын дәвам итә.

Укытучы.

-Балалар, сез шәһәр китапханәсенә еш йөрисез. Татар язучылары арасыннан иң күп укылучы авторлар кемнәр икән?

Укучылар.

- Балалар әдәбияты буенча I урында Г.Тукайның”Шүрәле”се, II урында “Балачак энциклопедиясе”, III урында Фаяз Хуҗинның “Кол Гали. Кол Шәриф. Сөембикә” әсәрләре танылган.

- “Ел китабы” дип А.Гыйләҗев, Р.Батулла китаплары күрсәтелә.

-  Шулай ук чәчмә әсәрләр буенча I урында М.Мәһдиев, II урында Зифа Кадыйрованың “Көтеп алынган язмыш”, III урында Халисә Ширмәннең “Язмышлардан юк ла узмышлар” китаплары танылган.

- Тезмә әсәрләр буенча Г. Афзалның “Рәхмәт”, Р.Гаташның “3 томлык сайланма әсәрләре” китаплары алгы урында.

VII.Дәрескә нәтиҗә ясау.

Укытучы.

  1. Балалар, без бүген китаплар тарихы, татарлар тормышында аларның зур урын алып торуы турында сөйләштек. Һәр кеше дә зур тормышка аяк басканда китапка мөрәҗәгать итә. Китап аның өчен белем чыганагы, юлдашы булып тора. Сезнең алдагы тормышыгызда да татар китабы башка китаплар белән беррәттән киңәшчегез, татар рухын саклаучыгыз булыр дип ышанасы килә.

Өй эше: “Халык хәтерен китап саклар” исемле инша язып килергә.

Тезисы участника зональной научно-практической конференции школьников

«Горизонты поиска и достижений» МБОУ “ЗСОШ №6”

Миннегулова Динара Рустамовича (8Бкласс)

Руководитель: Марданшина Р.М.

“Халык хәтерен китап саклар”

Тезислар

Татар халкы гомер-гомергә китапка "табынган”, аңа зур хөрмәт белән караган, кадерләп саклаган һәм буыннан-буынга васыять итеп калдырган. Бу үзенә күрә бер культ, һәр гаиләнең үзенә күрә бер изге бурычы булып саналган. Шулай булмаса, меңьеллык әдәбиятыбыз турында мәгълүматыбыз бик аз булыр иде.

Беренче кулъязма китаплар моннан 40 мең ел элек барлыкка килгән. Төрки халыклар да китап басу эшенә беренчеләрдән булып керешкәннәр. Соңрак татар халкы да үз китапларын булдырган. Революциягә хәтле татар телендә 12 мең исемнән атык китап басылып чыккан, аның гомуми тиражы 50 миллионга җиткән. Китап басу буенча татарлар руслардан гына калышкан.          

Хәрефләрдән җыеп, басмаханәдә китаплар нәшер итә башлау һәр халыкның мәдәни, рухи тормышында гаять мөһим фактор булып тора. Ул әлеге халыкның белем дәрәҗәсе югары икәнлекне, әдәби традицияләре, мәгарифе, иҗтимагый җитлеккәнлеге шактый үскән булуны күрсәтә. Китапларны басмаханә ярдәмендә нәшер итү өчен бөтен шартлар булуга да карамастан, тарихи сәбәпләр аркасында татар телендә басма китаплар чыгару Европа илләрендәгегә караганда соңрак башлана.

Зәй якларында язылган дип фаразланган бик борынгы китаплар бар. Шулар арасында “Дәфтәри Чынгызнамә”, “Кыйссаи Йосыф” поэмасы.

Таҗетдин Ялчыгол “Тәварихы - Болгария” дигән әсәрендә ул үзенең шәҗәрәсен яза. Әлеге әсәр безгә тарихи чыганак буларак кына түгел, ә авторның үзе турында булган мәгълүматлары белән дә истәлекле. “Рисаләи Газизә” дигән китабы  1796 елда язылган һәм үз дәверендә күчерелә-күчерелә халык арасында киң таралган.

       Без Зәй тарихын, мәдәниятен өйрәнергә, белергә тиешбез. Бу юлда китаплар тарихын өйрәнү зур урын алып тора.

Бу эшкә алынганда, үз алдыма шундый бурычлар куйдым:

-татар китабы тарихын өйрәнү

- татар басма китаплары тарихын ачыклау

-Зәй якларында язылган дип фаразланган китаплар тарихын ачыклау

Эзләнү-тикшеренү барышында төрле эш алымнарын кулландым:

- фәнни-популяр, тәнкыйди әдәбияттан материаллар эзләү

- төрле төрдәге сүзлекләр белән эшләү

-вакытлы матбугаттан материаллар эзләү

- татар китабы тарихын өйрәнүчеләр эшчәнлеген анализла

ЗАЯВКА

участника зональной научно-практической конференции школьников

«Горизонты поиска и достижений»

МБОУ “ЗСОШ № 6”

Тема работы

ФИО докладчика

Класс, школа

ФИО руководителя

“Халык хәтерен китап саклар”

(на татарском)

Миннегулов Динар Рустамович

8Б, СОШ №6

Марданшина Раузиля Маликовна

учитель татарского языка и литературы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Библиотечный урок в 7 классе на тему "План чтения. Как читать книгу. Литература художественная и научно-популярная"

Урок разработан по технологии критического мышления: 1. Вызов. Опыт -задание по формулярам учащихся. Вывод. Проблема:Зачем мы вообще читаем и как узнать, какие книги надо читать. 2. Реализация смыс...

План мероприятий Недели детской книги "Как это здорово-читать!"

П Л А Н мероприятий   Недели детской книги          ...

План мероприятий по сохранности школьных учебников

В плане отражены основные мероприятия направленные на формирование бережного отношения к школьным учебникам, определены ответственные за проведение мероприятий, а также указаны сроки исполнения....

Классный час «Сохранить книгу, сохранить цивилизацию, сохранить себя…»

Классный час посвящен значимости книг в истории человечества на примере современной литературы....

план реализации акции "сохраним первоцветы"

Сохраним первоцветы!!!В апреле наша степь прекрасна - распустились первоцветы – тюльпаны, ирисы, гусиный лук. Их жизнь очень коротка – всего 4 - 5 недель. За это время они успевают вырасти...

План – конспект занятия «СОХРАНИМ КРАСОТУ ПРИРОДЫ» Рисование тюльпана Шренка Направление: изобразительное искусство

Красота и очарование цветков издавна вызывали восхищение и зачастую, это оборачивалось настоящим бедствием для их обладателей. Обрывая цветки для букетов, мы лишаем растение возможности размножаться. ...