Ачык дәрес " Сыйфат"
методическая разработка на тему

Татар теле, 4 сыйныф

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urok.docx25.25 КБ

Предварительный просмотр:

Башкортстан    республикасы     Мәгариф    министрлыгы

Бәләбәй  районы  миниципаль  районы  Мәгариф  идарәлеге

Бәләбәй  шәһәре  2  нче  санлы  урта  мәктәбе

муниципаль   гомум  белем  бирү  учреждениесе

Татар теле дәресе

Тема: Сыйфат

4 сыйныф

                                                             Укытучы: Абайдуллина

                                                                    Ләлә Фәнүз кызы

МАКСАТЛАР:

1.Укучыларга сыйфат сүз төркеме турында төшенчә бирү һәм предмет-ларның  төрле билгеләрен белдергән сыйфатларны  аера белү , сыйфатларның сөйләмдәге роле белән таныштыру.

 2.Күнегүләрдән сыйфатларны  таный белү ,исемнәрдән  чыгып  сорау  куя белү, төркемнәргә аера  һәм  сөйләмдә куллана  белү күнекмәсен булдыру.

 3.Туган  телгә, табигатькә, туган  якка  мәхәббәт  хисен  тәрбияләү.

Дәрес төре: яңа материал аңлату

Җиһазлау: дәреслек,компьютер,проектр,кар бөртекләре, карточкалар, тест сораулары,З.Минһаҗева “ Туган тел “ җыры,” Сыйфат “ моделе, балаларга бүләкләр, кояш рәсемнәре.

                                              Дәрес барышы.

I.Уңай психологик халәт булдыру.

Укытучы:Исәнмесез! Укучылар, әйдәгез әле, бер- беребезне  сәламләп  алыйк! ( 1нче слайд):

-Рәхмәт, әйдәгез бер-беребезгә  уңышлар теләп дәресебезне башлап җибәрик.

II. Актуальләштерү .

- Балалар, мин сезгә бер табышмак әзерләдем, җавабын  һичшиксез бик тиз табырсыз дип уйлыйм.

        Йолдыз – йолдыз вак кына,

        Челтәр-челтәр ак кына,

        Өс киеменә куна,

       Тәнгә тисә юк була.  ( Кар бөртеге )

- Әйе, ә кар елның кайсы вакытында була? ( Кар кышын ява.)

- Менә без дә кышка аяк бастык.Быел кыш туган ягыбызга иртә килде.Шулай булса да , аның  матурлыгын, гүзәллеген , салкыннарын , җил – бураннарын  сизеп  өлгердек  инде.  ( 2 нче слайд – Бәләбәй фотолары)

- Балалар фотосүрәтләр карагыз әле. Таныйсызмы?

- Әйе, бу безнең туган ягыбыз. Шул кәтле  матур  кыш та  Бәләбәебез!

- Урамда көчле җил чыккан.  ( 3 нче слайд)

Безнең  бүлмәбезгә  серле  кар  бөртекләрен  очыртып  керткән,  шушы  кар бөртекләренең  серләрен  бергәләп  ачыйк  әле.( Тактада кар бөртекләре)

- Әйдәгез әле, беренче бөртекне карыйк. ( 4 нче салайд)

 III.Уку мәсьәләсен кую.

- Хәзер  табышмакларны  укып, җавапларын  тактага  языгыз.

    1.Аягы юк,кулы юк.
      Ишек ачуга өй эченә йөгерә.
      Бу ни була,кем белә?
( Суык)
                    2.Җәен дә,кышын да ямь-яшел.(Чыршы)
       3.Агач башында көмеш алка. ( Ай)

       4. Язын дөньяга килә,

       Көзен саргаеп үлә. (Яфрак)

                       5.Ашамый, эчми,

                          Көне – төне эшли. ( Сәгать)

       6.Өй эчендә базым бар,

       Баз эчендә бозым бар.

       Керер идем – сыялмыйм ,

       Бозларында шуалмыйм.  ( Суыткыч)

   

С

у

ы

к

 Ч

Ы

Р

Ш

Ы

А

Й

Я

Ф

Р

А

К

С

Ә

Г

А

Т

Ь

С

У

Ы

Т

К

Ы

Ч

- Нинди сүз килеп чыкты?

- Укучылар,ничек уйлыйсыз, бу сүзнең бүгенге дәресебездә нинди катнашы бар икән? ( Бүгенге дәреснең темасы – сыйфат)- 5 нче слайд  

 - Бүген дәрестә сыйфат  сүз төркеме белән танышыну дәвам итербез,һәм  предметларның   төрле  билгеләрен  белдергән  сыйфатлар  белән танышырбыз.

IV. Уку  мәсьәләсен  чишү.

1.- Безнең  бит  кар  бөртекләребезнең  серләрен  ачасыбыз  бар,  әйдәгез тагын бер  бөртекнең  серен  белик. ( 6 нчы слайд)

  - Әйдәгез  җавапларны  тактага  чыгып  языйк. ( Балалар язалар:

      Алма ( нинди?) кызыл, түгәрәк, татлы, әче, эре.

- Хәзер без сезнең белән сыйфатның моделен төзибез:

  1. Тактада язылган  сүзләргә сорау куегыз. ( Нинди ? сорауга җавап бирәләр)
  2. Бу сүзләр нәрсәне белдерә? ( предметның билгесен )
  3. Нинди сүз төркеменә керә? ( Сыйфат)

- Менә  безнең  сыйфатның  моделе  килеп  чыкты ( 7 нче слайд)

2. Дәреслек белән эш.

Дәреслектәге  кагыйдәне уку – 69 ынчы бит

3.- Өченче кар бөртеген алабыз, анда безне нинди бирем көтә икән?

                             8 енче слайд

- Сүзләр нинди сорауларга җавап бирә?

- Бу нинди сүз төркеме?

-Сыйфат предметның билгесен төрле яктан белдерә.Схема ярдәмендә  сыйфатның  нинди  билге  белдерүен  ачыклыйбыз.

                                     9 ынчы слайд

- Укучылар, сезгә барлык сүзләр дә аңлашыламы? ( Күләм сүзен аңлату)

- Сүзтезмәләр әйтегез.

4. Карточкалар белән эш.

 Менә тагын бер кар бөртеге төште.( 10 ынчы слайд)

- Беренче баганага төс белдергән сыйфатларны, икенчесенә – күләм, өченчесенә – тәм белдергән сыйфатларны языгыз. Бу эшне кәгазь битләрен-дә эшлибез. (Балалар үзаллы эшлиләр)

-Хәзер бер-берегезне экранга карап тикшерегез.( 11 енче слайд)

          ( Балалар  бер-берсенә  билгеләр  куялар)

V. Ял минуты. ( 12 нче слайд)

  - Менә  без  кышкы  урманда. Хәзер  бераз  ял  итеп  алыйк.

          Кышкы  урманга  килдек,

          Бик  матур  алан  күрдек.

          Ак  каен  тора  уңда,

          Ямь- яшел чыршы – сулда,

          Кар бөртекләре  оча,

          Әйләнеп җиргә төшә.

          Кызылтүшләр очалар,

          Бигрәк  матур  ич  алар.

          Менә  ничек  ял  иттек,

          Дәресне дәвам итик.

VI.Дәреслек белән эш. 69 ынчы бит, 171 енче күнегу.

- Нәрсә бирелгән? ( текст)

- Текстны укыгыз.

- Нинди сүзләр өстәргә кирәк? Ни өчен?

-Бирелгән  сыйфатларны  куеп, текстны укыгыз.

- Сыйфатлар өстәгәч ,җөмләләр тулыландымы?

- Сыйфатлар сөйләмдә ни өчен кирәк? (бизиләр, матурлыйлар, тулылан-дыралар)

VII. Дәфтәрдә эш.

- Дәфтәрдә  числоны   һәм  дәреснең  темасын  языгыз.

                                    Егерме сигезенче ноябрь

                                             Сыйфат

                                       171 енче күнегү

- Тиешле  сыйфатларны  куеп ,  җөмләләрне  күчереп  языгыз. ( балалар  үзаллы  эшлиләр)

- Әйдәгез  текстны тулысынча укып чыгыйк.

- Текста нәрсә турында сүз бара?

-Көн нинди? Болында нинди чәчәкләр үсә?Күктә нинди кошлар сайрый?

Үлән арасында нинди җиләкләр пешә? Бу нинди вакыт?

- Текстка сыйфатлар өстәгәч, матурайдымы?

VIII.  Зөлфия Минһажева “ Туган тел “ җырын тыңлау.

- Кулларыбызга  тагын бер бөртек төшә, һәм анда мондый бирем: “Туган тел

җырында сыйфатлар табыгыз.( Укучылар  җырны  тыңлыйлар  һәм кәгазь битләренә  сыйфатлар  язала( 13 енче слайд)

- Хәзер “ Кем күбрәк сыйфат тапты?” уенын уйныйбыз.

-Әфарин балалар! Иң күп сыйфат табучылар мондый матур кар бөр-текләре  белән  бүләкләнә.

- Җырда сыйфатлар күпме? Ә алар булмаса иде?

- Әйе, балалар , сыйфатлар җырларны бик матурлыйлар.

IX.Тест  биремнәре.

  1. Тәрҗемә  итегез - сыйфат:

А) существительное

Ә) прилагательное

Б) глагол

            2. Сыйфат  нәрсәне  белдерә?

                 А) предметны

                 Ә) предметның билгесен

             3. Сыйфат  нинди  сорауларга  җавап   бирә?

                  А) нишли?

                  Ә) кем? нәрсә?

                  Б) нинди?

              4.Бу  сыйфатларның  кайсысы   характерны  белдерә?

                   А) көләч

                   Ә) озын

                   Б) җилле

              5. Сыйфатларны  тап :

                   А) малай, куян,сыерчык

                   Ә) хәйләкәр, эшчән,язгы.

                    Б) эшли,елмая,йөгерә.

X.Рефлексив   кабатлау. Гомуми  үзбәя.

- Без  бүген  дәрестә  нинди  сүз  төркеме  белән  таныштык?

- Ул  нинди  сорауларга  җавап  бирә?

- Сыйфат нәрсәне белдерә?

- Ягъни ,нинди билгеләрен белдерә? ( санап үтәләр)

- Сыйфатлар ни өчен кирәк?

- Алар җөмләләрне тулыландыралар,сөйләмне матурлыйлар.

- Сезнең алдыгызда кояш бар.Ул сары һәм кызыл.

Дәрестә һәр бер эшне аңлап,үз-үзеңә ышанып эшләден – сары кояш күрсәтегез.Ә әгәр бераз икеләнебрәк эшләгән һәм ялгышкан булсагыз-кызыл кояшны күрсәтегез.

- Дәреснең кайсы өлеше сезгә аеруча ошады?

XI.Билгеләр кую. Рәхмәт әйтү.

-Балалар  сез  бик  әйбәт итеп эшләдегез.Мин  сезгә б үләкләр эзерләдем- кар бөртекләре һәм 2012 елның календарьләре.Сезгә  зур  рәхмәт!

XII.Өй эше.

1.Кагыйдәләр

2.Сыйфат темасына ребуслар, кроссворд төзү.

3.173 енче күнегү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

6нчы сыйныфтагы рус төркемнәре өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.

6нчы сыйныфтагы рус төркемнәре өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре....

ачык дәрес план-конспекты "Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау"

Сыйфат темасын үткәннән соң үткәрелгән, "Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау" дәрес план-конспекты...

Ачык дэрес. 4 сыйныф.Сыйфат.

4 сыйныфта "Сыйфат" темасына үткәргән ачык дәрес план -конспекты....

"Сыйфат" темасына ачык дәрес планы

3нче сыйныфның рус төркемнәрендә үткәрелгән ачык дәрес планы. Әлеге дәрестә сингапур укыту системасының кайбер структуралары кулланылды....

: Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.

Сыйфат.Сыйфат дәрәҗәләре....

Сыйфат һәм сыйфат дәрәҗәләре

quot;Сыйфат һәм сыйфат дәрәҗәләре" темасы буенча план-конспект...