Табигать һәм кеше (9нчы сыйныфта профиль алды әзерлеге өчен)
рабочая программа (9 класс) по теме

Кеше һәм табигать

(9нчы сыйныфта  профиль алды әзерлеге өчен)

                                                                                                                         

 

     

      Укучыны табигатьне аңларга өйрәтүдә әхлак тәрбиясенең әһәмияте бик мөһим.Үзен ихтирам иткән шәхес әйләнә-тирәне, табигатьне дә ярата, аңа хыянәт итә алмый. Укучының үзе генә эшләү нәтиҗәләре уңышлы булмаска мөмкин, шуңа күрә балаларны команда белән эшләргә, аралашырга, үз фикерләрен якларга өйрәтү мөһим . Шушы эшләрнең барысын да тормышка ашырырга “Кеше һәм табигать”  электив курсы ярдәм итә.

         Профиль алды предметара электив курс 15 сәгатькә исәпләнә. Бу курс тугызынчы сыйныф укучылары өчен планлаштырыла.

        “Кеше һәм табигать”  электив курсы белем генә биреп калмый, ә мөстәкыйль эшчәнлек күнекмәләрен булдырырга һәм һәр баланың шәхси мөмкинлекләрен ачарга, өлкән сыйныфларда укыячак профильне сайларга ярдәм итә.

 

   

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon avtor_programma.doc113 КБ

Предварительный просмотр:

                                                         

Раслыйм:                                                                                           Раслыйм:

Мәктәп директоры:                                                                         Директор урынбасары:

/Ф.А.Ферафонтова/                                                                          /Р.Г.Хәйдәрова /

___________________                                                        _____________________                    

4 сентябрь, 2011                                                                          4 сентябрь, 2011

       

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар әдәбиятыннан профиль алды әзерлеге өчен программа.

( 9нчы сыйныф )

“КЕШЕ ҺӘМ ТАБИГАТЬ”

Күләме – 15 сәгать

Үтәү вакыты – 1 уку елы.

Автор:   Казан шәһәре

Идел буе районының

“127 нче гомуми белем

 бирү мәктәбе” гомуми

белем муниципаль

учреждениесенең

татар теле һәм әдәбияты

                                                                           укытучысы Рәхимбаева

 Гөлүсә Фәрит кызы

Казан, 2011 нче ел

Кеше һәм табигать

(9нчы сыйныфта  профиль алды әзерлеге өчен)

                                                                                                                                                                                                                                                                                 

                                                           Аңлатма язуы

       Кеше табигатьтән башка яши алмый. Табигатькә чыгып, без ял итәбез, кошлар җырын тыңлыйбыз, хуш исле үләннәр, чәчәкләр иснибез, күңелләребезне сафландырабыз. Мәрхәмәтлелек тамыры табигатьтән башлана. Ә мәрхәмәтлелек ул – мәхәббәт, ярату. Мәхәббәт – җәнлекләрне, кошларны, бар табигатьне ярату, саклау.

Табигатьнең матурлыгына хозурлану гына аз, аны саклый, аңлый белергә дә кирәк.

      Укучыны табигатьне аңларга өйрәтүдә әхлак тәрбиясенең әһәмияте бик мөһим.Үзен ихтирам иткән шәхес әйләнә-тирәне, табигатьне дә ярата, аңа хыянәт итә алмый.

       Соңгы берничә дистә елда промышленность үсү шартларында табигать байлыкларыннан рациональ файдалану, әйләнә-тирәне саклау мөһим бурычларның берсе булып кала. Сулаган Һавабызның, эчкән суларыбызның чиста булмавы, икмәк үстерелгән җирләребезнең әледән-әле зарарлы матдәләр белән пычранып, агуланып торуы бездә, җәмәгатьчелектә зур борчылу тудыра. Яшеллекнең аз булуы - Һаваның пычрануына, авыруларның саны артуга китерә.Шуңа күрә укучыны табигатьне  яратырга, сакларга өйрәтү әхлак тәрбиясенең иң мөһим өлеше.

        Әдәбиятта табигать мәсьәләләрен күтәргән язучыларыбыз Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Гомәр Бәшировларның әсәрләрен яратып укыйбыз. Мисаллар китереп сөйләп кенә өйрәтеп  булмый. Укучы эшчәнлектә үзе катнашканда гына, үз күзләре белән күреп, үз куллары белән тотып караганда гына, үзе өчен ачышлар ясый ала һәм белгәннәрен бүтәннәргә дә җиткерергә тырыша.

        Укучының үзе генә эшләү нәтиҗәләре уңышлы булмаска мөмкин, шуңа күрә балаларны команда белән эшләргә, аралашырга, үз фикерләрен якларга өйрәтү мөһим дип саный. Шушы эшләрнең барысын да тормышка ашырырга “Кеше һәм табигать”

  электив курсы ярдәм итә.

         Профиль алды предметара электив курс 15 сәгатькә исәпләнә. Бу курс тугызынчы сыйныф укучылары өчен планлаштырыла.

        “Кеше һәм табигать”  электив курсы белем генә биреп калмый, ә мөстәкыйль эшчәнлек күнекмәләрен булдырырга һәм һәр баланың шәхси мөмкинлекләрен ачарга, өлкән сыйныфларда укыячак профильне сайларга ярдәм итә.

    Максат:

       Экология, татар теле һәм әдәбият фәннәре интеграциясе аша табигатькә мәрхәмәтле булу, аны яшелләндерү.

   Бурычлар:

  1. Укучыларның табигатькә мөнәсәбәтен билгеләү;
  2. Әдәбиятта табигать мәсьәләләрен күтәргән язучылар һәм аларның әсәрләре белән таныштыру;
  3. Тикшеренү, эзләнү эшләренә өйрәтү;
  4. Шәһәрнең яшел почмакларыннан файдалану;
  5. Аралашу күнекмәләрен үстерү;
  6. Рәсми хатлар язарга өйрәтү.

                       9 нчы сыйныф (15 сәгать)

1. Профильле укыту турында мәгълүмат бирү, мәктәптәге башка фәннәрдә оештырылган профильләр белән таныштыру. (1 сәгать)

2. Эзләнү эшләренә әзерлек: “Эрудит” төркеме  һәм аларның документлары белән танышу. Идел буе районының экологик үзәгенә экскурсия. (1 сәгать)

3. Эзләнү эшенең этаплары: проблема куярга өйрәтү, нәтиҗә ясау, тәкъдимнәр кертү. (1 сәгать)

4. Г.Бәширов әсәрләрендә экологик проблеманың бирелеше, актуальлеге. “Туган ягым – яшел бишек”әсәре. (1 сәгать)

5. Казан урамнарында яшеллек. (1 сәгать)

6. Табигать һәйкәлләре. Кешенең табигатькә тәэсире. (1 сәгать)

7. М.Мәһдиев “Торналар төшкән җирдә”әсәре. Г.Ахунов “Хәзинә”әсәре. (1 сәгать)

8. М.Мәһдиев,  Г.Ахунов,  Г.Бәширов иҗатында табигать мәсьәләләренең бирелеше. (1 сәгать)

9. Рәсми хатлар. (1 сәгать)

10. Шәхси хатлар. (1 сәгать)

11. Рәсми аралашу. (1 сәгать)

12. Интернет аша аралашу. (1 сәгать)

13. Г.Тукай иҗатында табигать күренешләре. (1 сәгать)

14. Җыйган материалларны туплау. (1 сәгать)

15. Эзләнү эшләрен яклау. (1 сәгать)

Программаны тематик планлаштыру.

Тема

сәг. саны

Эш төрләре

1

Кереш дәрес. Мәктәптә булган профильләр белән

танышу

1

Әңгәмә, тестирование

(“Профессияләр дөньясы”- стенд)

2

“Эзләнү эшләре”(мәктәптә эшләп килүче “Эрудит”клубының эше белән таныштыру)

1

Идел буе районының экологик үзәгенә экскурсия.

“Эрудит” төркеме эшләре, кәгазь – документлар белән танышу

3

Эзләнү эшенең беренче этабы. Нәрсәдән башларга? Проблема куярга өйрәтү.

1

Укытучы сүзе, әңгәмә.

Рефератлар, фәнни-эзләнү эшләре, диссертация үрнәкләре.

4

Язучы Г.Бәшировның  табигать турындагы әсәрләре белән танышу: “Туган ягым -яшел бишек”

1

Лекция, әңгәмә.

Г.Бәширов әсәрләрендә күтәрелгән мәсьәләләрне бүгенге көн белән бәйләү. Һөнәр турында җитди караш формалаштыру.

5

“Казан урамнарында яшеллек” Казан шәһәре Идел буе районының Парина, Мәүлетов, Карбышев урамнарындагы “Яшел стоянкалар” (яшеллекнең юкка чыгуы: агач, куаклар,посадкалар исәбенә стоянкалар, сыра палаткалары барлыкка килә)

1

Укытучы сүзе, экскурсия.

Листовкалар, тәкъдимнәр, реклама үрнәкләре күрсәтү.

6

“Кешенең табигатькә тәэсире”. Идел буе районы Мәүлет урамында урнашкан 18нче шифаханә каршындагы “ Табигать һәйкәле” нә бару

1

18нче шифаханә каршындагы Эрбет нараты паркына экскурсия.

 “Табигать һәйкәлләре” китабы, Кызыл китап.

7

Язучы М.Мәһдиев, Г.Ахуновларның табигатькә мөнәсәбәте ( “Торналар төшкән җирдә”,”Хәзинә”) әсәрләре белән танышу

1

Лекция уку, әңгәмә.

Тәкьдим ителгән язучыларның әсәрләре

8

Г.Ахунов, М.Мәһдиев, Г.Бәширов иҗатында табигать мәсьәләләренең бирелеше. Язучыларның китапларын укучыларга тәкъдим итү.

1

Дәрес- презентация.

 Язучыларның китапларын укучыларга тәкъдим итү.

9

10

Рәсми хатлар

Шәхси хатлар язу үрнәкләре

1

1

Аңлату. Әңгәмә.

Ф.С. Вәлиева

Г.Ф.Саттаров

“ Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы”. – Раннур,2000. мәгариф, 2002, №9

11

Аралаша беләсеңме? Рәсми аралашу

1

Психологик тестлар. Дәрес-уен

Психолог чыгышы.  Идел буе районының җаваплы экологы белән очрашу

12

Интернет аша аралашу

1

Компьютер сыйныфы

Сайтлар ачарга өйрәнү

13

Язучылар иҗатында экология мәсьәләсенең,  экологик тәрбиянең куелышы. Тукай иҗатында табигать күренешләре.

1

Лекция, әңгәмә. Дәрес- презентация.

Бүгенге көндә экология мәсьәләсе

14

Җыйган материалларны анализлау, туплау.

1

Укытучы тәҗрибәсеннән

Түгәрәк өстәл янында сөйләшү

15

Фәнни-гамәли конференция “Үткәннән- киләчәккә”

1

Мәктәпнең актлар залында укучылар чыгышы

Эзләнү эшләрен яклау. Иң яхшы эшләрне К.Насыйри укуларына, И.Хәлфин конференцияләренә тәкъдим итү.

   

Кушымта 1

Листовка

Хөрмәтле машина йөртүчеләр!

  1. ГАЗОНГА МАШИНАГЫЗНЫ КУЙМАВЫГЫЗНЫ СОРЫЙБЫЗ.
  2. ГАЗОННАР - БЕЗНЕҢ ШӘҺӘРЕБЕЗНЕҢ ҮПКӘЛӘРЕ.
  3. БЕЗНЕҢ ЧИСТА ҺАВА СУЛЫЙСЫБЫЗ КИЛӘ.
  4. ТАПТАЛГАН ҖИРДӘ ҮЛӘН ҮСМИ (ҮЛӘН ЧИСТА ҺАВА БИРӘ)                      

127 НЧЕ МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ

                 

                                                                                            Кушымта 2

Листовка

УВАЖАЕМЫЕ ВОДИТЕЛИ!

  1.  ПРОСИМ ВАС НЕ СТАВИТЬ МАШИНЫ НА ГАЗОНЫ.
  2. ГАЗОНЫ ЭТО ЛЕГКИЕ НАШЕГО ГОРОДА
  3. МЫ ХОТИМ ДЫШАТЬ  ЧИСТЫМ ВОЗДУХОМ
  4. НА ВЫТОПТАННОЙ ПОЧВЕ НЕ РАСТУТ ТРАВЫ, А ОНИ ДАЮТ ЧИСТЫЙ ВОЗДУХ                      

УЧЕНИКИ ШКОЛЫ №127

                                                                                                           

                                                                                                       Кушымта 3

Листовка

КАДЕРЛЕ УКУЧЫЛАР!

  1. ЯШЕЛЛЕКНЕ САКЛАГЫЗ!

  1. СУЛЫЙ ТОРГАН ҺАВАБЫЗНЫҢ

          ЧИСТАЛЫГЫ ӨЧЕН КӨРӘШЕГЕЗ!

  1. ЯШЕЛ ҮСЕНТЕЛӘР УТЫРТУДА ӨЛЕШЕГЕЗНЕ КЕРТЕГЕЗ!

“ЭРУДИТ” КЛУБЫ УКУЧЫЛАРЫ

                                                                                                         

                                                                                                         Кушымта 4

Тәкъдимнәр:

  1. Газоннарга һәм яшеллек үсеп утырган  урыннарга машина куюны туктатырга.
  2. Халык ял итә торган урыннарга яшеллекне саклау буенча рекламалар куярга.
  3. Яшеллекне саклау һәм арттыру өчен яңа үсентеләр утыртырга.
  4. Агачларны, куакларны кисү, яшеллекне таптау хисабына шәһәребезне үстерүне, матурлатуны туктатырга.
  5. Шәһәребезне яшелләндерү эшенә укучыларны тарту.

   Кушымта 5

Анкета

“Кешенең  яшеллеккә мөнәсәбәте”

Сораулар:

  1. Безнең шәһәребезне яшел шәһәр дип әйтә аласызмы?
  2. Үсемлекләр утыртырга кирәкме? Ни өчен?
  3. Безнең урамда яшеллек җитәрлекме?
  4. Машинагызны ни өчен  газонга куйдыгыз?
  5. Газонга куелган сыра палаткаларына, сату киоскларына, сату машиналарына карашыгыз ничек?
  6. Шәһәребезнең кайсы яшеллек почмагы сезгә ошый?

   

Җаваплар:

  1. 17 кеше шәһәребез яшел түгел диеп җавап бирде.  
  2.    17 кеше – яшел үсентеләр ( каен,чыршы,нарат), декоратив куаклар күбрәк утыртырга кирәк дип уйлыйлар.
  3. 17 кеше - урамыгызда яшеллек җитәрлекме соравына –юк –дип җавап бирде.
  4. Газонга куелган сыра палаткаларына, сату киоскларына, сату машиналарына карата барысы да начар карашта, ә ял итү урыны итеп күбесе Горький паркын, Миллениум паркларын атадылар.

 Кушымта 6

Тема:  “Табигать белән кеше – М.Мәһдиев өчен аерылгысыз төшенчәләр”. (М.Мәһдиевтән)

Максат: 1. Язучы М. Мәһдиевнең иҗаты белән якыннанрак танышу, табигать темасы күтәрелгән мәсьәләләрне чишү һәм бүгенге көн белән бәйләү;

  1. Укучыларны фикер йөртергә, әдәби әсәргә җитди карарга, тирәннән уйланырга күнектерү;
  2. Туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

    Җиһазлау:   Язучының портреты, китап күргәзмәсе, дәреслекләр, аудио-видеоязмалар.

                                     Дәрес барышы

  1. Оештыру
  2. Актуальләштерү
  1. Табигать һәм кеше темасына газета-журналлардан алынган мәкаләләр белән танышу. ( Укучылар фикере тыңланыла.)

     III.     Яңа тема

Укытучы:

       Кеше табигатьнең аерылмас бер өлеше. Бик борынгы заманнарда кеше табигатьтән үзенә кирәклесен  генә алган: ашарга яраклы үсемлекләрне, үсемлек тамырларын, җиләк-җимешләрне җыйган, хайваннар аулаган, балык тоткан. Әйләнә-тирә мохиткә зыян бик аз булган. Тора-бара кеше күбәйгән, азык- төлек күбрәк кирәк булган, торыр урыннар кысынкыланган.

       Алар яңа җирләр яулаганнар, яңа төр байлыклар үзләштергәннәр. Җир асты байлыклары да читтә калмаган. Алардан ягулык һәм энергия алырга өйрәнгәннәр. Урманнарны кисә, җирләрне эшкәртә, хайваннарны үрчетә башлаганнар, завод-фабрикалар төзергә өйрәнгәннәр. Җирләрне эшкәртеп кенә калмаганнар, югары уңыш алу өчен ашламалар һәм зарарлы корткычларны бетерү өчен агулы химикатлар кулланганнар. Кеше эшчәнлеге арткан саен, әйләнә-тирәгә ныграк басым ясалган, табигатькә салган зыян күбәйгән.

     Хәзер океан, диңгез,елга, күлләр пычрана, урманнар кими, чүлләр мәйданы арта,  чүп - чар өемнәре зурая. Табигатьнең пычрануы беренче чиратта кешенең сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый. Әйләнә - тирәне саклау – кешелек җәмгыятенең мөһим бурычы.                          

      Әдәбиятта табигать мәсьәләләрен күтәргән язучыларыбыз - Гариф Ахунов, Габдулла Тукай, Мөхәммәт Мәһдиев, Гомәр Бәшировлар. Аларның әсәрләрен укучылар яратып укыйлар.

      Табигать белән кеше – М.Мәһдиев өчен аерылгысыз төшенчәләр. Аның моннан 30-40 еллар элек иҗат иткән әсәрләрендә күтәрелгән төп проблемалар яңа шартларда да актуаль булып кала. “ Табигатькә карата битараф булу- ул кешеләр язмышына да битараф булу “ – ди Мәһдиев.

     Укучыларны тәнкыйтьче, галим, укытучы, Татарстан Республикасы халык язучысы  Мөхәммәт Мәһдиевнең тормышы һәм иҗаты белән таныштыру.

      М.Мәһдиев иҗаты турында  әдәби тәнкыйтьтә әйтелгән фикерләр: (укучылар тарафыннан әзерләнеп килгән материаллар)

    1нче укучы. 

“Фәрваз Миңнуллин аны яшьлеген сагынучы, туган авылының үткәненә гашыйк язучы дип атый”

2нче укучы.

“Рафаэль Мостафинга аның иҗатына хас җылы лиризм, табигыйлек һәм тормышка якынлык ошый”

3нче укучы.

“Ринат Мөхәммәдиевне язучының күпчелек әсәрләренең үзәгендә яткан табигатькә дусларча, хуҗаларча мөгамәлә, аерым кеше белән олы дөнья күренешләре, шәхес белән чишмә, күбәләк, арыш серкәсе, сандугачлар арасында тирән якынлык, эчке уртаклык таба белүе сокландыра.”

4нче укучы.

“Күпчелек замандашлары кебк, ул да күбрәк сугышка хәтле һәм сугыш елларындагы колхоз тормышы, авыл кешеләре турында яза. Ләкин аларның берсенә дә охшамаган, берсенә дә иярми, берсен дә кабатламый”, -дип яза әдәбият белгече Ф.Миңнуллин.

5нче укучы.

 “... Гомере буена туган авылына тугры булу Мәһдиевне әдәбиятның зур юлына алып чыкты.”- ди  Г.Ахунов

Укытучы.

Чыннан да аның иҗатында сугыш алды, афәт чоры һәм 50-60 нчы еллар татар авылы тормышы, табигате киң колачлы, кабатланмас шәхес язмышлары аша

тасвирлана. Ул халык тормышын, көнкүрешен яхшы белә, аны сәнгатьчә төгәл, ачык күренешләр аша тасвирлый.

“Кеше китә - җыры кала” повестында иҗатының бу сыйфатлары аеруча ачык чагыла.

IV.   Теманы ныгыту

М.Мәһдиев үзенең әсәрләрендә табигатьне, халкын, туган телен яратып яза. Шатлык- куанычларны, кешенең матурлыгын, кайгы-хәсрәтне, олы фаҗигаләрнең тирәнлеген табигать аша ачып сала. (укучыларга сораулар бирелә)

- М.Мәһдиевнең туган җир, табигать турында язган әсәрләрен атарга.

-  Туган җир, табигать турында язылган мәкаль, шигырьләр искә төшерү.

Укучылар фикере тыңлана, укытучы җавапларны хуплый, төзәтмәләр кертә.

     V.  Йомгаклау

Укытучы.

     Без бүгенге дәрестә табигать һәм кеше темасының М.Мәһдиев әсәрләрендә чагылышын карап үттек. Мәһдиев әсәрләрендә әхлаклылык, гаделлек, намуслылык, хезмәт сөю кебек сыйфатлар зур урын алып тора. Шулар белән бергә автор бүгенге көннең дөньякүләм проблемасын – табигатьне саклау мәсьәләсен дә хәл итә. 70нче елларда ук язучы табигатькә игътибарны арттыруны күз алдында тота.

       Ә хәзер сүз укучылар,сезгә, бирелә.( укучыларның чыгышлары тыңланыла)

  1. Өй эше

      Иҗади эш.

      “Табигать һәм кеше” темасына хикәя язып килергә

                                                                                                                       

 

 Кушымта 7

 Тема:  Г.Бәширов “Туган ягым – яшел бишек”.

 Максат:

  1. Г.Бәшировның  “Туган ягым – яшел бишек” әсәрендә күтәрелгән мәсьәләләрне чишү һәм бүгенге көн белән бәйләү.
  2. Үз фикерләрен матур итеп сөйли, дәлилли белү күнекмәләрен үстерү.
  3. Табигатьне яратырга, сакларга һәм якларга өйрәтү.

Җиһазлау:

 Китап күргәзмәсе, язучының портреты, магнитофон язмалары.

                                          Дәрес барышы

  1. Оештыру
  2. Актуальләштерү

Укучылар белән әңгәмә.

Туган як, гореф-гадәтләр, йолалар, табигатьнең матурлыгы турында сөйләшү, мисаллар китерү. 

  1. Яңа тема

Укытучы.

Мин бүгенге дәресне Гариф Ахуновның “Туган якка мәдхия” шигыреннән алынган юллар белән башлап җибәрәсем килә.

И, туган як, туган як,

Җанга газиз булган як.

Ятим үстем, Тукай күк.

Җылытты тик туган як.

Г.Бәширов “Туган ягым – яшел бишек” әсәрендә туган ягының матурлыгын, аның халкының көчлелеген күрсәтә. Автобиографик әсәр булса да, бу повестьта автор фәкать үзенең эчке дөньясы белән генә чикләнми, халыкның борын-борыннан килә торган матур йолаларын, гореф-гадәтләрен үз авылының кешеләренә, тормышларына бәйләп сүрәтли. Үткән заман гел начар гына булган, хәзерге заман гел яхшы гына, дигән шаблон карашны алга сөрми. Халыкның зурлыгын, бөеклеген, аның күңел байлыгын һәм шигъри җанлы булуын зур осталык белән ачып бирә.Кышын тәрәзәгә төшкән бизәкләрне Ай кызы ясап киткәндер төсле авыл малаена. Язын бәбкә чыгарырга утырган ана казның кыланышларын бәләкәй Гомәрнең әнисе эчке бер җылылык белән бик матур итеп аңлатып бирә...

      Булачак язучының күңеленә сеңеп калган Арча ягы урманнары, елга-сулары, Яңасаланың болын-тугайлары, кояш бату, кояш чыгулары, кырлар өстендә тибрәнгән рәшә дулкыннары – кеше күңелен нечкәртә, матур һәм җылы итә торган табигать дөньясы бу әсәрдә кабатланмас бизәкләре белән ачыла.

  Укучылар, бу әсәр буенча сезнең фикерләрегезне ишетәсем килә. (укучылар үз фикерләрен әйтәләр)

 1нче укучы.

 Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәрен укыгач, никадәр матурлык, яңалык, гыйбрәтле хәлләр белән таныштым. Әсәрдә әллә нинди мавыктыргыч сюжет та юк кебек. Малай безгә үз авылында булып үткән, үзе кичергән вакыйгалар, үз авылының кешеләре, яшьтәшләре турында сөйли дә сөйли. Повестьны укыган саен укыйсы килә.

2нче укучы.

“Туган ягым – яшел бишек” халкымның күңел байлыгын бөтен тулылыгы белән җыйнап биргән. Автор бервакытта да  нәрсәнедер эшләмәскә дигән сүзләрне кулланмый. Укучы үзе нәтиҗә ясый.

3нче укучы.

Әсәр миңа бик җиңел укылуы белән ошады.Күңелдә уелып калырлык вакыйгалар, кешеләр дә шактый. Автор үз авылының кешеләрен үзгәртмичә, үз исемнәре белән бирә. Бу хәл повестьның ышандыру көчен арттыра.

4нче укучы.

Язучы халыкның гасырлар буе җыелып килгән рухи байлыгын йола-бәйрәмнәрендә дә, гореф-гадәтләрендә дә, кешеләрнең бер-берсе белән мөнәсәбәтләрендә дә, гаилә мисалында да къүрсәтә.Халыкның үзенә генә хас йолалары да урын тапкан.

(Укучыларның фикерләре тыңлана. Укытучы теманы ныгыту йөзеннән карточкалар тарата.)

Карточка №1

1.Кешенең туган җире каян башлана?

2.Сез үзегезнең туган ягыгыз турында нәрсәләр беләсез? Шул турыда сөйләгез.

3.Туган ягыгыз табигатен күзәткәнегез бармы? Ул сезгә ничек тәэсир итә?

4. Туган халкыгызның нинди гореф-гадәтләрен беләсез? Итагатьле, тәртипле булып үсүдә гореф-гадәтләрнең роле бармы? Мисаллар китереп сөйләгез.

5. Г.Бәшировның  бу повесте ни өчен “Туган ягым – яшел бишек”дип атала?

6. Туган якка багышланган  тагын нинди әсәрләр укыганыгыз бар?

IV. Йомгаклау.

Укытучы.

Язучы “Туган ягым – яшел бишек” автобиографик повестенда татар авылының күркәм традицияләрен, гореф-гадәтләрен тулы бер күренеш итеп күз алдына китереп бастыра. Шул рухта тәрбияләнгән саф әхлаклы ата-бабаларыбызның истә калырдай образларын иҗат итә.Дәресне Г.Бәшировның үз сүзләре белән йомгаклыйсым килә.”...Дөрес юлны табу өчен, безгә үзебезнең үткәнебезне, халыкның гүзәл йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнергә кирәк. Фәкать алар гына безгә дөрес юлны табарга, халкыбызга нахак бәла ягучыларга дөрес җавап бирергә ярдәм итәчәк.”

V.  Өй эше.

“Туган ягым – яшел бишек” исемле хикәя төзеп языгыз.

Файдаланган әдәбият

  1. Ф.С. Вәлиева, Г.Ф.Саттаров “ Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы”. – Раннур,2000. мәгариф, 2002, №9
  2. Хәбибуллина З.Н.,Фәрдиева Х.Г.,Хуҗиәхмәтов Ә.Н.Туган тел китабы: Рус мәктәпләренең 8нче сыйныфында укучы татар балалары өчен. – Казан: Мәгариф, 1994.51бит
  3. Гайфуллина Ф.Ә. Әдәбият дәресләрендә.(Укытучылар өчен методик кулланма) – Казан, “Яңалиф”нәшрияты, 2006.
  4. Онытылмас еллар: Рус һәм татар мәктәпләренең 9нчы сыйныфы өчен өстәмә әдәбият.Х.Г. Фәйзрахманова. – Казан:Мәгариф,1993. 25битТатар әдәбияты тарихы.5 том. Казан,1989 (362-379 битләр)
  5. Гыймадиева Н.С. Имтиханнар өчен сочинениеләр. – Казан: Яңалиф,2003.
  6. Гыймадиева Н.С., Билалова Ә.Г. Әдәбият дәреслекләре буйлап. (V-VIII сыйныф укучылары өчен ярдәмлек). – Казан,”Яңалиф”нәшрияты,2006.
  7. “Мәгариф” журналы.-№12.-1995
  8. «Мәгърифәт», “Ватаным Татарстан”газеталары,”Мәгариф”, “Казан утлары” журналлары
  9. С.А.Хлатин «Я иду по лесу»
  10.  «Метро Пресс» газетасы № 41 2006
  11. Ян Еник «Иллюстрированная энциклопедия лесов» АРТЕ; Прага 1989
  12. «Мәгариф» җурналы №7,6,9,10,12  2008 ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Табигать һәм кеше. Урок-диспут в русскоязычной группе.

Экология природы без экологии души немыслима. Что необходимо сделать, чтобы наши леса, поля, реки, наши младшие братья не страдали от рук браконьеров. Есть все ответы на эти вопросы....

Табигать һәм кеше.Сыйныф. 6 нчы сыйныф, рус төркеме.

Максат. Табигать  темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү;                белем һәм күнекмәләрне ныгыту; ...

Табигать һәм кеше.

Табигать - уртак йортыбыз.Аның киләчәге өчен без җаваплы. Укучыларга шул хакта һәрвакыт әйтеп торырга кирәк....

Ачык дәрес"Табигать һәм кеше"

Үтелгән материалны төрле биремнәр ярдәмендә ныгыту....

Профиль алды әзерлеге буенча авторлык программам

Туган як әдәбияты һәм мәдәнияты.(9нчы сыйныфта профиль алды әзерлеге өчен)   Аңлатма язуы        Бүген илебезнең мәгариф системасында укыту эшчәнлеген...