Табигать һәм кеше.
методическая разработка (7 класс) на тему

Гатауллина Резеда Гайсовна

Табигать - уртак йортыбыз.Аның киләчәге өчен без җаваплы. Укучыларга шул хакта һәрвакыт әйтеп торырга кирәк.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tabigat_hm_keshe.docx16.6 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Табигать һәм кеше.

Дәрес тибы: Яӊа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Максат: 1. а) укучыларны “Син – табигать баласы” тексты белән

                     таныштыру;

                    б) лексик тема буенча яӊа сүзләр белән таныштыру һәм аларны гамәли  үзләштерү

                2.  Укучыларның танып белү активлыгын үстерү, теоретик

                     белемнәрне практикада дөрес, урынлы куллана белү

                     күнекмәләрен камилләштерү.

                3.  Татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, укучыларда әхлак

                     сыйфатлары тәрбияләү.

                4.  Табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау:  компьютер, проектор, язылган сүзләр, табигать күренешләре рәсемнәре, кроссворд.

                   

        Дәрес барышы.

  1. Оештыру  өлеше

1.) Исәнләшү

- Исәнмесез, укучылар!

-Хәерле көн!

-Хәлләрегез ничек?

- Бүген атнаныӊ нинди көне?

- Һава торышы нинди?

2)Актуальләштерү

Тәрҗемә:т-р

гасыр чире – болезнь века

радиоактив матдәләр-радиоактивные вещества

кайгырта – заботиться

казылма байлыклар – полезные ископаемые

табигать – природа

пычрана – загрязняется

куркыныч – опасно

гаепле – виноват

Тәрҗемә:р-т

болезнь века – гасыр чире

радиоактивные вещества- радиоактив матдәләр

заботиться- кайгырта

полезные ископаемые - казылма байлыклар

природа - табигать

загрязняется - пычрана

опасно - куркыныч

виноват - гаепле

3) Өй эшен тикшерү.

  1. Яңа  тема.

Слайд  1

1.- Хәзер без текст укыячакбыз, башта яңа сүзләр белән танышып үтик әле:

Терлек – скот, кешелек – человечество, үрчетә – разводит, матдә – вещество, гасыр – век, бурыч – долг.

2.- Текст турында фикерләрегезне әйтерсез.

(укучылар текстны укыйлар)

-У. –Табигать төшенчәсен сез ничек аӊлыйсыз?

-Ук. –Ул синеӊ әйләнә - тирәӊ.

-У.- Тексттан табып, татарча әйтегез: это твое окружение; получает из природы; разводит скот; ее надо беречь; должны заботиться о будущем поколении; человечество перед опасностью; отравляется радиоактивными веществами; уменьшается количество диких животных; святой долг каждого.

3. Сорауларга җавап алу.

-Нәрсә ул табигать?

-Кеше табигатьтән нәрсәләр ала?

-Кешеләр җирдә нинди максат белән яшиләр?

 - Табигать ничек агулана?

- Без табигатьне ни өчен сакларга тиеш?

ΙΙΙ Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. Уен.”Дөрес, дөрес түгел”(Такта янында ике урындык. Берсенә -“дөрес”, икенчесенә “дөрес түгел”- дигән карточка беркетелгән. Бер укучы такта янына чыга,калган укучылар аӊа текст эчтәлегенә туры килгән яки туры килмәгән җөмләләр әйтәләр.Укучы җөмләнеӊ мәгънәсен аӊлап,бер сорау да бирмичә, әле бер, әле икенче урындыкка утыра, ялгышса-аныӊ урынына икенче укучы чыга.

 Слайд  2

1)“Кем тизрәк җыя?” уены.

         - Ә хәзер, балалар, без сезнең белән парлы эшкә күчәбез. Сезнең парталарыгызда конвертлар ята. Конвертлар эчендә сүзләр язылган карточкалар. Сез бергәләп шул сүзләрдән табигать турында җөмлә төзеп куярга тиеш. Кем беренче төзи, кул күтәрә. Башладык!

               

2)“Кем тизрәк таба?” логик уены.

Слайд 3

         - Хәрефләрдән сүз ясарга кирәк. Беренче хәреф кызыл төстә булырга тиеш. Кем җитезрәк булыр икән?

3) Табышмакларныӊ җавабын тап.

Слайд 4

а)Кар түгел-ак

Боз түгел-каты,

Тоз түгел-эри.

б)Язын ямь бирә,

Җәен салкын бирә,

Көзен тәм бирә,

Кышын тун бирә.

в)Яз килсә – киенә,

Көз килсә – чишенә.

г) Олысы да, кечесе дә

Эшләпә кигән

4)Кроссворд чишү.

 - Ә хәзер соңгы уен – кроссворд чишү. Сез ике командага бүленәсез һәм кем күбрәк сүзләр таба, шул команда 1нче урын ала.

IV        Йомгаклау.

        

  • Балалар, бүген дәрестә без нәрсә турында сөйләштек?

        (табигать турында.)

         - Дөрес. Без дәрестә табигать турында,аны саклау турында сөйләштек.

Өй эше. Табигать турында,аны саклау турында презентация ясарга.

         

Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Табигать һәм кеше (9нчы сыйныфта профиль алды әзерлеге өчен)

Кеше һәм табигать(9нчы сыйныфта  профиль алды әзерлеге өчен)...

Табигать һәм кеше. Урок-диспут в русскоязычной группе.

Экология природы без экологии души немыслима. Что необходимо сделать, чтобы наши леса, поля, реки, наши младшие братья не страдали от рук браконьеров. Есть все ответы на эти вопросы....

Табигать һәм кеше.Сыйныф. 6 нчы сыйныф, рус төркеме.

Максат. Табигать  темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү;                белем һәм күнекмәләрне ныгыту; ...

Ачык дәрес"Табигать һәм кеше"

Үтелгән материалны төрле биремнәр ярдәмендә ныгыту....

Фаил Шәфигуллинның “Ак маңгайлы бүреләр” повесте буенча “Табигать һәм кеше” исемле китап укучылар конференциясе

Якташ язучыбыз Фаил Шәфигуллинның "Ак маңгайлы бүреләр" повесте буенча "Табигать һәм кеше  исемле китап укучылар конференциясе эшкәртмәсе....