Күчерелмә мәгънә (төрләре, аларны билгеләү күнегүләре)
занимательные факты (5 класс) по теме

Заляева Гульфия Габдулфартовна

5 нче сыйныфта "Лексика" бүлеген өйрәнгәндә, сәләтле укучылар белән эшли башларга була

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kucherelme_megnenen_torlere.doc47.5 КБ

Предварительный просмотр:

Күчерелмә мәгънәнең төрләре.

Сүз

бер мәгънәле   (моносемантик)                                

бер генә лексик мәгънәгә ия    

күп мәгънәле  ( полесемантик)

ике яки аннан да күп мәгънәгә ия

                                                                 

   Күчерелмә мәгънә төрләре

Күч

метафора

бер предмет атамасын билгеле бер төс, функ ция, форма, урнашуы ягыннан охшашлык нигезендә икенче бер предметка күчерү

метонимия

ике предметның янәшә торуы нигезендә барлыкка килгән күчерелмә мәгънә

синекдоха

сүз мәгънәсен бөтеннән өлешкә, өлештән бө тенгә күчерү

вазифа буенча күчеш

функция охшашлыгы нигезендә бер пред мет атамасын икенчесенә күчерү

Метафора

Гомумтел (номинатив)

образлылыгын югалткан, катып калган күчерелмә мәгънәдәге сүзләр: китап бите, өстәл аягы

Гомумпоэтик (образлы)

укучы, сөйләүче тарафыннан образ буларак кабул ителә торган сүзләр: көмеш чәч, алтын көз

Индивидуаль (автор)

автор тарафыннан уйлап табылган, телдә моңарчы күзәтелмәгән яңа төр күчерелмә мәгънәдәге сүз ләр: ак кайгы, зәңгәр бәхет

Метонимия нигезендә булган бәйләнешләр.

1. Әйбер һәм аның материалы: бәллүр (пыяла төре), бәллүр (ваза); алтын (металл), алтын (медаль).

2. Процесс һәм аның нәтиҗәсе: эретмә (эретү процессы), эретмә (металл төре).

3. Эш, аның урыны: кышлау (кыш үткәрү), кышлау (урын); җәйләү (җәй үткәрү), җәйләү (урын).

4. Форма һәм аның эчтәлеге: институтта ремонт бара — инсти тут күп эшли; депутатлар съезды — съезд резолюция кабул итте.

5. Автор һәм ул иҗат иткән әйбер, әсәр: Мәһдиевне укыйм; рентген (немец физигы һәм аның ачышы).

6. Пространстводагы уртаклык: тәрәзә (стенадагы пыяла куяр өчен уем), тәрәзә (дәрес аралыгы).

7. Әйбер һәм аның эшләнү урыны: һинд чәе, кашемир шәл, Ливадия суы, шампан шәрабе.

Синекдоха төрләре

мәгънә киңәю: бас - ир-атларда түбән тавыш; түбән тавышлы җырчы;

мәгънә тараю: чәшке  -  җәнлек төре; шул җәнлекнең мехы;

Анализ үрнәге: Тел алып кайттык — шәп күркә эләкте, офицер. (М. Мәһдиев)

Тел — күчерелмә мәгънәнең синекхода төре, мәгънә киңәю төре; күркә — образлы метафора.

Биремнәр.

1. Бирелгән сүзләрнең барлык мәгънәләрен дә аңлатыгыз. Беренчел һәм икенчел мәгънәләрне билгеләгез, мәгънә үсеше чылбырын төзегез.

Җир, өстәл, норма, төш, ау, бару, коралсызландыру, туры, оешу, елан, басым.

2. Бирелгән җөмләләрдән күп мәгънәле сүзләрне табып, мәгънәләрен аңлатыгыз, аларның беренчел мәгънәләрен табыгыз.

1) Йортларның түбә кыегына кадәр кар өелде, коелар, чиш мәләр күмелде. (М. Мәһдиев) 2) Өс-башын үзгәртә, якыннарына һәм туганнарына күчтәнәчләр ала. (Ә. Фәйзи) 3) Хастаханәнең баш табибы да, саубуллашканда: «Фәридәнең сезне аякка бастыруга керткән өлеше зур»,— дигән иде. (Т. Галиуллин) 4) Әнә шул тулган айга карагыз әле! (Ф. Әмирхан) 5) Бөтен га запларыннан, куркыныч-хәтәр уйларыннан, сүнми килгән соң гы мәхәббәтеннән, күптән югалган Ләйләне эзләп йөрүеннән — барысыннан да айныган иде. (Ә. Еники) 6) Кояш, нәкъ аңа карап, үзенең алтын нурларын коя, яшел уҗымнар, алар янына сузылган сап-сары агач полосалары — һәммәсе, бер сагышлы моң булып, күзләр аша күңелгә тулалар иде. (Ф. Садриев)

3. Бирелгән сүзләрнең кайсы мәгънәләре соңрак барлыкка килгән?

Куян — озын колаклы җәнлек; билетсыз пассажир. Тәрәзә — стенадагы пыялалы уем; дәресләр арасындагы буш вакыт. Уң кул — кеше әгъзасы; ярдәмче, таяныч. Ачык — нәрсәнең дә булса бикле булмавы; аңлаешлы, төгәл. Корыч — металл төре; каты. Койрык — хайван яисә кошның бер әгъзасы; бурыч.

4. Өзектән күчерелмә мәгънәдәге сүзләрне табыгыз, стилистик кулла нылышларын аңлатыгыз.

Эш белән онытылып, көннәренең бер-бер артлы йотыла ба руын да тоймый калды... Шактый бертөрлегә әйләнеп беткән көннәрен җанландырган бер вакыйганы искә ала да Әхмәтсафа шаклар ката. Бу дөнья, бер карасаң, шактый зур, киң сыман. Шушы Хива якларын гына ал. Ьәр ике якта диңгез сыман ком сахрасы җәйрәп ята. Чүл барысын да йотып барган кебек. Ае рым бер кешегә ни сан — сәфәргә кузгалган зур-зур кәрваннар да кибәнгә төшкән инә сыман гына монда. Бер офыкка кереп күмелгәч, кемнең кайда йөргәнен белмәле түгел. (Ф. Сафин)

5. Бирелгән мисалларда күчерелмә мәгънәле сүзләрне табып, төрләрен билгеләгез һәм күчерелмә мәгънәнең нәрсәгә нигезләнеп барлыкка килүен аңлатыгыз.

1) Эскерткә җитәрәк кар сизелерлек тирәнәйде, җил сызып-сызып сырт-сырт көртләрне тыгызлап өйгән, бозлы тауга ох шаган тәбәнәк эскерт юаш кына ялтырый иде. (А Гыйләҗев) 2) Каенның куанычы да, Кайгысы да ак аның: Күпме күрдем ак каен буйлап Ак күз яше акканын. (Р. М.)

3) Ләкин булган кадәргесен бик пөхтәләп тышлап, китап битләре кер ләнмәсен өчен көмеш кәгазьдән тоткыч ясап, кадерләп кенә саклый иде. (Ә. Еники) 4) Ьарун белән Мансур тиз-тиз генә эшләрен бетерделәр дә, усал телләр күзенә эләккәнче, алданрак ашап алырга булдылар.(Н. Фәттах) 5) Бөтен шәһәр бәйрәм итә: һәрбер өй гаскәрләрне кунак итеп алды, туган өйләрендәге кебек сый-хөрмәт күрсәтте. (Г. Исхакый) 6)... Ә зәңгәр күзлек, әйтерсең, тырнак астына энә тыга. (М. М.)

7) Яхъя мо ның шулай килеп чыгуына колхозны гаепләде. (Ф. Садриев)

6. Кабу, бирү, тулу, басу, тамыр, тел, үзәк сүзләренең күп мәгънәле булуын мисаллар белән дәлилләгез.

7. Мисаллардан метафораларны табып, аларны гомумтел, образлы, индивидуаль төрләргә аерып языгыз.

1) Таң сәгате суга! Тәрәзәләр көнгә ача җиңел канатын.

    Аяз хәбәрләрме, болытлымы -    Ни китерә икән яңа көн?.. (М. Галиев)

2) Бу бүлмәдә хәтта озын урындык аяклары да кыска булып тоелалар иде. (Ә. Еники) 3) — Чәчкә, теге яр өстендәге болыт лар дулкынына кара әле! — дип, салмак кына сузып башлады Кубрат хан. (М. Хәбибуллин) 4) Эче ут белән тулган, йөрәге гүя ялкынсынып яна, кисәтә. (Ш. Камал)

5) Елларның сер төен нәрен берәмләп сүтеп барам. (Зөлфәт) 6) Айлар үтә, еллар үтә, рәхимсез вакыт кешегә бирелгән гомер йомгагын акрын гына сүтә бара. (Ә. Еники) 7) Озакламый җилнең канатына төя лешеп, карлар килделәр. (М. Җәлил).

8. Бирелгән мисаллардан күчерелмә мәгънәле сүзләрне табып, алар ның нинди термин белән аталуын әйтегез. Күчеш нигезендә яткан бәйләнешләрне күрсәтегез.

1) Бу кызыктан исә якын-тирәдәгеләр генә түгел, бөтен бүл мә кычкырып көлде. (М. Әмир) 2) Ник елыйсыз, сез, урамнар? Ник елыйсыз? Туктагыз! (Һ. Такташ). 3) Мин Тукайны укыйм — Салкыннарда Туңа-туңа язган хатларын... (М. Әгъләмов)

4) ...Ярлы өйләр пычак кайрыйлар,  Ак сарайлар ашыгып хәйлә кора. (X. Туфан)

5) Бичара хатын, үзен аклап, нидер әйтте. Ләкин чират аны ишетерлек хәлдә түгел иде.(Ф. Я.)

6) Уйлыйсыңдыр: «Казан минем Шигырьләрне ятламай...» (И.Юзеев) 7) Малай-шалай сөенеп йөри, Беләсезме шатлык нидән? Авыл шаулый, урам гөрли: — Кино килгән, кино килгән. (Г.Афзал)

9. Җөмләләрдән синекдохаларны табыгыз, төрләрен билгеләгез.

1) Зарифуллин шул урында бүленеп калды, чөнки ишектә сары сатин күренде. (М. Мэһдиев)

2) Чикмән якасын утыртып куйган яшел күз, ялт-йолт як-ягына каранып алды да, Гөл йөземгә якыная төшеп, пышылдауга күчте. (Ф. Латыйфы) 3) «Сурәтеңне язам»,— диде рәссам. Ничек көйләним, дим, төшендер? Ак мыек елмайды да: «Күрсәт,— диде,— якын ке шеңне! (III. Галиев)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Без аларны мәңге онытмабыз

Сугышның беренче көннәрендә татар язучылары оптимистик әсәрләр иҗат итү белән җавап бирделәр. Газета һәм  журналларда патриотик шигырьләр  һәм публицистикязмалар күп басылды. Сугыш баш...

Разработка урока по математики 5 класс "Натураль саннарны тапкырлау һәм аларньң үзлекләре"

Аннотация к урокуДанный урок является уроком повторении. Материал урока направлен на развитие творческого мышления учащихся. Задачи подобраны одно-двухшаговые по своему решению. Структура урока: поста...

Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль.Аларның юклык формасы.(рус төркемнәре)

Тема:        Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль.Аларның юклык формасы. Максат:1. Үткән заман хикәя фигыль, аның ике төре, ясалышы, зат- сан белән төр...

"Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре" темасы буенча татар теле дәресенең технологик картасы.

"Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре" темасы буенча татар теле дәресенең технологик карта шаблоны....

"Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре"

Дәрес 5 нче сыйныф укучылары өчен федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп төзелгән....

Разработка урока "Күчерелмә мәгънәле сүзләр"

Разработка урока күчерелмә мәгънәле сүзләр...

Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре.

Туган (татар) әдәбияты дәресе эшкәртмәсе...