Рабочая программа по татарской литературе
рабочая программа (6 класс) на тему

Катермина Раушания Рифатовна

Рабочая программа по татарской литературе для русскоязычных обучающихся 6 класса

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 1nche_bit_tatar_d_6_doc.doc29.5 КБ
Microsoft Office document icon 2_nche_bit_tat_d_6_.doc24.5 КБ
Microsoft Office document icon 3nche_bit_tat_d_6.doc67 КБ
Microsoft Office document icon 4nche_bit_kal_pl_tat_d_6.doc98.5 КБ

Предварительный просмотр:

    «Каралды»                                                         «Килешенде»                                                                    «Расланды»                      

 М.Б.җитәкчесе:                                                                                                                                             кадет 1нче интернат                                          

                                                                  укыту эшләр буенча директор:                                                      мәктәбе директоры:

  _________________                                               урынбасары:                                    

                                                                 _____________________________                                              ___________________  

  Беркетмә № ______                                              Хайрулова Р.Н.                                                                      Сергеев А.В.  

                                                                                                                                                                              Приказ №_______                             «____» __________ ____ ел                    «____»____________  _____ел                                               «___»_________ _______ ел                                              

                 

Татар әдәбиятыннан

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

       

кадет 1нче интернат мәктәбе

Катермина Раушания Рифатовна, I квал. категорияле татар теле укытучысы

        «РАСЛАНДЫ»

                                                                                                                              Педогогик совет беркетмәсе

                                                                                                                                                    №1       31 август 2011ел

                                                                                                                                         Мәктәп    директоры                                                                                                                                                                                                                                                                                                       Сергеев А.В.

                                                                                                                                                  _____номерлы приказ белән

                                                                                                                                                 гамәлгә кертелде

       

                         

         

2011-2012уку елы



Предварительный просмотр:

Татар әдәбияты дәресләрен

укыту буенча тематик планлаштыру

       Класс: 6

     

       Укытучы:  Катермина Раушания Рифатовна

       Еллык сәгатьләр саны

       барлыгы : 35 

       атнага:   1

     

       

       Уку тизлеген тикшерү дәресләре:  4

     

   

       Сөйләм телен үстерү сәгатьләре:  3

       

        Эш программасы  Ф.С. Сафиуллина, К.С. Фәтхуллова. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы 1-11 нче сыйныфлар. – Казан: “Мәгариф”  нәшрияты, 2010 нигезендә төзелде.             

        Дәреслек: Р.З. Хәйдәрова,З.Р. Нәҗипова. Татар теле  6. – Казан: “Мәгариф нәшрияты”, 2007

        Өстәмә әдәбият:  Р.З. Хәйдәрова, Ә.Г. Әхәтова. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле һәм уку дәресләре оештыру. 6 нчы сыйныф: Укытучылар өчен методик кулланма. – Чаллы. 2007; Асадуллин А.Ш. Дидактический материал по татарскому языку для русскоязычных учащихся 6 класса русской школы. – Казань, Магариф, 2002



Предварительный просмотр:

Татар әдәбиятыннан эш программасы

        6 нчы сыйныф         

(35 сәг)

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы.

        Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбиятын укыту буенча сынап карау программасы”на нигезләнеп төзелде.

Эш программасы структурасы.

        Татар әдәбиятыннан эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге.

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты укытуның төп максаты һәм бурычлары.

 1992 нче елның 8 нче июлендә кабул ителгән “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Законы нигезендә татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды һәм Татарстан Республикасы мәктәпләрендә рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен дәүләт теле буларак укыту процессы башланды. Мәгариф министры җитәкчелегендә бик кыска вакыт эчендә бу өлкәдә нәтиҗәле эш оештырылды: махсус программалар, дәреслекләр, методик әсбаплар, дидактик материаллар әзерләнде, “Татарстан мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак укыту эчтәлегенә таләпләр минимумы”  төзелде.

Моңа кадәр рус телендә сөйләшүче балалар татар теленең грамматик нигезләрен үзләштерү дәвамында аерым күнегүләр эшләргә, диалог һәм монологлар төзергә генә өйрәнеп килделәр. Әмма сүз сәнгатенең асыл нигезен тәшкил иткән әдәби әсәр игътибардан читтә кала килде.

  Сәнгатьнең бер төре булган әдәбият белән танышу әдәби уку дәресләрендә башлана. 5-9 нчы сыйныфларда эстетик әһәмияткә ия булган күләмлерәк әсәрләрне әдәбият дәресләрендә укуны дәвам итәбез.

  Рус телендә сөйләшүче балалар өчен әдәби уку дәресләре татар язучыларының иң матур әсәрләре белән танышу, аларны дөрес интонация белән, басымнарны урынлы куеп уку, аңлау, истә калдыру, аерым гыйбарәләрне, сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләләрне сөйләмгә кертеп җибәрүгә юнәлдерелергә тиеш.  Әдәби текст баланы матур җөмләләр төзеп сөйләргә, татарча аралашуга этәрергә тиеш.  

     Тәкъдим ителә торган программаның максаты:

  1. башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, алар гомумкешелек әхлакый сыйфатларын тәрбияли алырдай әсәрләр аша укучыларның татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын, ягъни уку мотивациясен көчәйтү;
  2. рус телендә сөйләшүче балаларны татар әдәбиятының алтын хәзинәсен тәшкил иткән әдәби әсәрләр белән таныштыру;
  3. татар халкының тарихына, мәдәниятына ихтирам хисе тәрбияләү;
  4. татар әдәбияты әсәрләрен өйрәнү аша, укучыларның татар телендә телдән һәм язмача аралашу мөмкинлекләрен киңәйтү;

   әлеге максатны тормышка ашыру өчен түбәндәге бурычлар куела:

  1. мәктәп баласының сөйләү, уку, тыңлау сәләтен үстерү, төрле текстларны өйрәтүнең нигезләрен аңлату;
  2. баланы мөстәкыйль рәвештә китап укырга әзерләү;
  3. татар әдәбиятына, сәнгатенә, мәдәниятенә кызыксыну һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү;
  4. татар әдәби текстларын дөрес интонация белән укырга өйрәтеп, сәнгатьле уку күнекмәләрен булдырү;
  5. тексттагы сүзләрдән, гыйбарәләрдән файдаланып, эчтәлек сөйләргә өйрәтү;
  6. татар телендә язылган әдәби әсәрнең моңын, аһәңен тоярга өйрәтү.

Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар әдәбиятының асылын төшендерү укытучының сүз сәнгате серләрен яхшы белүен, анда иҗади эшләү күнекмәләре булуын таләп итә. Мәктәп баласына сүз сәнгатенең серләрен ачуда эстетик принцип (укучыларның матурлыкны күрә алуы һәм башкаларны күрергә өйрәтә алуы), эзлеклелек (укучы алган белемнең тулыланып, баеп баруы), әдәбиятны сүз сәнгате буларак өйрәнү (татар телендә язылган әсәрләрдә әдәби образларны ачу үзенчәлекләре, татар теленең матурлыгын күрергә өйрәтү), психологик принцип (мәктәп баласының яшь үзенчәлекләрен, белем дәрәҗәләрен исәпкә алып эш итү); аерым алып карауны талап итә торган принцип итеп коммуникативлык принцибы килеп керә, чөнки әдәбият дәресләрендә алынган белем балаларның аралашу чарасына әверелергә тиеш. Укучыларны әдәби әсәрне кабул итү һәм әдәби үсеш үзенчәлекләрен исәпкә алып, дифференциацияләү дә (аерым төркемнәргә бүленеп эшләү) һәм интеграцияләү  (татар теле һәм рус әдәбияты дәресләрендә алган белемнәрне һәм гамәли эш күнекмәләрен файдалану) үзәккә алына.

  Рус телендә сөйләшүче балалар  белән эшләгән вакытта өстенлек иҗади уку (сәнгатьле уку), репродуктив методларга бирелә. Балаларның үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү өчен эзләнү методы алына. Биредә метод һәм алымнарны төрләндерүгә, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу, аларның әдәби үсеш үзенчәлекләренә таяну, башка әдәбиятны кабул итү шартлары, укучыга җиткереләчәк материалның күләме, әлеге курсны үзләштерүнең максаты һәм бурычлары да йогынты ясаячак.

  Төрле сәнгать вәкилләре белән таныштыру, алар турында укучыларның татарча сөйли белү күнекмәләренә ирешү – программа бурычларының берсе.

  Билгеле булганча, рус телендә сөйләшүче балаларга татар телендә укыту максатларының берсе – аларны язма сөйләм аша аралашырга өйрәтү. Шуңа күрә уку һәм татар әдәбияты дәресләрендә төрле характердагы язма эшләр эшләү дә максатка ярашлы эш төре булып тора. Аларга  түбәндәгеләр керергә мөмкин:

  1. әсәрнең планын төзү;
  2.  әсәр геройлары турында үз фикереңне язу;
  3. әсәрнең сюжетын үзгәртеп, яңа хикәя төзү;
  4. күргән, ишеткән турында хикәяләп язу,  һ.б.;
  5. укылган әсәрнең эчтәлеге буенча инша язу;
  6. бирелгән темага өйрәнелгән әдәби әсәр  буенча  сочинениеләр язу.

Гомүмән алганда, рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбиятын оригиналда укыта башлау татар телен өйрәнүнең дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәбият хәзинәләребезне башка халыклар арасында таратуга юл ачачак.

Укыту планында 6 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан атнага 1 сәгать вакыт бирелә. Татар әдәбиятыннан тематик планны “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбиятын укыту буенча сынап карау программасы”на (Р.З. Хайдарова, Р.Л. Малафеева.  Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2003) һәм Ф.С. Сафиуллина, К.С. Фәтхуллова. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы 1-11 нче сыйныфлар. – Казан: “Мәгариф”  нәшрияты, 2003 нигезләнеп төзедем.

Төп тема

Сәгать саны

Лексика

Белем һәм  күнекмәләр

1

Яңа уку елы котлы булсын 

7

Киңәшче,фән, уй, сердәшче,олы, кече, сеңел, пөхтә, һәрвакыт,мил-ли, басма, тамга, китап басучы,бал –чык, кулъ язма, һәйкәл,аңлатмалы сүзлек, галим,бастыра, төзи, уңай- сыз,теләсә кая, чирек, бөгәрли, зарлана, шагыйрь, онытма, мәңге,  хәтер, кайнар, танымый, буяу, чәйни, таш

  1. Җ. Тәрҗеманов  “Якын дус”
  2. Китапка ничә яшь?
  3. Каюм Насыйри – зур галим.
  4. Көндәлек нигә елый?
  5. Гөлшат Зәйнашева иҗаты.“Бер атнада ничә көн?”
  6. Әкият-пьеса “Гатаның хатасы”.

2

Мин – зур ярдәмче

7

Яңа, тәрбияле, минемчә. елмая, әйләнеп кайта, әсирлеккә эләгә, истәлек, очрашу, Бөек Ватан сугышы, бергәләп, көтәм, барыбер, егет, әкрен, ачык, тыйнак, тәвәк –кәл, тәкъдим, бал корты, кәрәз, башкача, бәхетле, чишмә, эссе, кызганыч, сизә, кое, эшчән, ярдәм- чел, алдакчы, иҗат, аеруча, рәссам, фил, пәке, кесә, сап, шәп, берьюлыкурка, кинәт, шома, курка, кинәт, шома, сызгыра, кычкыра, сумса

  1. “Алсу” хикәясе.
  2. А. Алиш “Әни ялга киткәч” хикәясе
  3. Ф. Яруллин. “Әхмәт” хикәясе.
  4. Д. Аппакова “Сөяк саплы пәке” хикәясе

3

Татарстан – мөстәкыйль дәүләт

5

Ниһаять, дәүләт, сәясәт, ил, җәм-гыять,шартнамә, күпмилләтле, ышаныч, тантана, идарә итү, ти –гез хокуклы, бурыч, башлык, кала, канәфер горур, җан, борнгы, тарихи, сайлау, тәмамлый

  1. Англия кунаклары.
  2. Татарстан – мөстәкыйль дәүләт
  3. Мин яратам сине, Татарстан!
  4. М. Ш. Шәймиев - Татарстанның беренче Президенты
  5. Казан – Татарстан башкаласы

4

Әдәбият – сәнгать дөньясы

3

Чыгыш ясый, әсәр, сәхнә, көй, сәләтле, танылган, менү, учак, куну, юлдаш, хөрмәт итү, үлемсез, җыентык, яшерен, әйләнәсендә, әйләнергә, ефәк кушак

  1. Казан театрлары
  2. Салих Сәйдәшев
  3. “Яшь туристлар” җыры.
  4. Муса Җәлил тормышы һәм иҗаты. “Суык бабай” шигыре

5

Иптәшең үзеңнән яхшы булсын

3

Берүзе, сөендем, һәркайсының  кызгана, ватарсың, рәхәтләнеп, йөрәге авырту, кан басымы, авызы ерылу, аяклары җиргә тими, аяклары бии башлау,  көнбатыш, түбәле капка, чыланган, кызганыч

  1. “Чын дуслар”хикәясе.
  2. “Яңа чана” хикәясе
  3. “Сашаның дуслары” хикәясе
  4. “Кинога барганда”хикәясе

6

Туган көн – күңелле бәйрәм

2

Белгәннәр, тылсымчы, түләүсез, җыентык, халыкара, лаек була, гадел, кыю, өлеш, сумса, бавырсак, башваткыч, мәзәк

  1. “Туган көн” җыры
  2. Ш.Галиевның тормыш юлы һәм иҗаты. “Кунаклар” шигыре

7

Дүрт аяклы дусларыбыз

2

Токым, кыя, фән, гадәт, якын, ялтырый, шатлана, сөяк, кәеф, сөйләшә, иртүк, билләһи, ялган- лау, исән-сау, онык, элемтәче, хәбәр, яралы, юа, үтүкли, беркем

  1. “Юлдаш – авыл эте ”
  2. “Авыл эте Акбай” пьесасы
  3. Бөек Ватан сугышында этләр
  4. “Рәхәт безнең Акбайга”

8

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

2

Тартма, аерыла алмый, чыныгу, шөгыльләнә, үрнәк, ихтыяр көче, дөнья

  1. Сәламәт тәндә-сәламәт акыл
  2. Гата Камский – атаклы шахматчы
  3. “Мин-балыкчы” – шигыре

9

Чәчәкле җәй, ямьле җәй

4

Чын-чынлап, үрнәк, балыкчы, яр, тал, диңгез, сәяхәт, кыргый хайван, ашыгу, җәяүле, борылыш, ишегалды, бераздан, иснәү

  1. “Мин-балыкчы” – шигыре
  1. “Фәндүс, Илдус һәм Фирдүснең урманга сәяхәте” хикәясе
  2. Юл йөрү кагыйдәләре
  3. “Настя” хикәясе

“Олегның эте Бим” хикәясе

Барлыгы

35

5 – 9 нчы  сыйныфны тәмамлаган рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем –күнекмәләр.

  1. Әдәби әсәрләрне рольләргә бүлеп укырга өйрәтү.
  2. Сәнгатьле укырга әзерлек кагыйдәләрен хәтергә сеңдерү. Эчтәлеккә туры килгән картинаны күз алдына китерү, шигырь яңгырашын ишетә белү.
  3. Йөгерек, аңлы, дөрес, сәнгатьле уку. Әдәби тел нормаларын истә тотып, теләсә нинди жанрда язылган әсәрне үзлектән аңлап укый белү.
  4. Укылган әсәрләрдән төп фикерне укучының аерып күрсәтә алуы, үз сүзләре белән төп фикерне әйтә белүе, текстның төп фикерен билгеләп, өлешләргә, кисәкләргә аеру.
  5. текстны үзлектән төзелгән планга нигезләнеп, иллюстрациягә таянып, кыска һәм төгәл итеп сөйли белү. Аерым темага хикәя төзү өчен материал табу.
  6. Әдәби әсәрдәге геройларга бәя бирә белү.
  7. тексттагы сүзләрнең мәгънә төсмерләрен аера белү, аларны сөйләмгә кертеп җибәрү. Әсәрдә аларны табу, әйтелеш һәм язылыш үзенчәлекләренә игътибар итү, мәгънәләрен аңлап калу.
  8. Әсәрдәге вакыйгаларны күпертеп сурәтләнгәндә, геройларның тирә-юньдәге табигатькә мөнәсәбәтен күрсәткшндә автор кулланган сурәтдәү чараларын (чагыштырулар, эпитетлар, метафоралар, фразеологик әйтелмәләр)  күрә һәм аерып алырга өйрәтү.
  9. Иҗади хикәяләр төзү: кайөсы да булса бер герой исеменнән, ягъни затын үзгәртеп сөйләү, геройның язмышы турында хикәяне дәвам итү, тормыштагы вакыйгалар турында хикәя төзү, күзәтү элементларын кертеп, тасвирлауны үзгәртеп сөйләүкүнекмәләрен булдыру.
  10. Язучы биографиясен билгеле бер эзлеклелектә сөйөләү күнекмәләрен булдыру.

Укыту – методик комплекты

  1. Ф.С. Сафиуллина, К.С. Фәтхуллова. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы 1-11 нче сыйныфлар. – Казан: “Мәгариф”  нәшрияты, 2003
  2. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбиятын укыту буенча сынап карау программалары” (Р.З. Хайдарова, Р.Л. Малафеева.  Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2010)
  3. Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең  дәүләт стандарты
  4. Р.З. Хәйдәрова,З.Р. Нәҗипова. Татар теле    

               6. – Казан: “Мәгариф нәшрияты”, 2007



Предварительный просмотр:

Рус группаларында татар әдәбияты укыту өчен тематик план, 6-нчы сыйныф

Число

Тема

Дәрес тибы

Лексика

Грамматика

Контроль эчтәлеге

Өй эше

Искәрмә

План б.

Факт.

Кабатлау

Яңа

Кабатлау

яңа

I  ч и ре к  (9 с ә г а т ь)

Яңа уку елы котлы булсын! (7сәг.)

1

Җ. Тәрҗеманов “Якын дус”

ЛКК

Киңәшче, уйлата, һөнәр

Сердәш, сәнгать, юата

Китапның якын дус булуы турында әңгәмә

13нче күнегү, 10нчы бит

2

“Китапка ничә яшь?” тексты

ЛГКК

Текстның эчтәлеген сөйли белү

10нчы күнегү, 15нче бит

3

Каюм Насыйри – зур галим

ЛГКК

Татар халкы, тарихчы, телче

Сөекле, аңлатмалы сүзлек, галим, бастыра, терминнар сүзлеге

Исем ясагыч кушымчалар

-чы/-че исем ясагыч кушымчалары

К. Насыйри турында сөйли белү

8нче күнегү, 18нче бит

4

Китапханәдә

д/м сөйләм

Киштә, сайла

Туры сөйләм

Тема буенча диалоглар төзи белү

Диалогтан монолог төз

5

Г.Зәйнашева “Бер атнада ничә көн”

ЛГКК

Атна исемнәре, ел, көн, быел, төнлә, бүген, иртәгә

Яттан, мәңге

Вакыт берәмлекләрен сөйләмдә куллана белү

Шиг. Ятларга,27-28нче бит.

6-7

М. Латифуллин “Гатаның хатасы”

ЛГКК

Төш туганнар, танымыйбыз, тынычлан, буяды, хәлгә төштем, хәтерлим, чыбык, кәтүк

Астында, өстендә, эчендә бәйлекләре

Әкият-пьесаны сәнгатьле уку

10нчы күнегү, 37нче бит

Мин – зур ярдәмче (7)

8

“Алсу” хикәясе

ЛГКК

Туры сөйләм

Эчтәлеген сөйли белү, характер сыйфатларын сурәтләү

11нче күнегү, 41нче бит

9

А.Алиш. “Әни ялга киткәч”

Уку тизлеген тикшерү

ЛГКК

Вакыт, мактады, кунак, аңладым,күрше авыл

Үкендем, иртәршк, барыбер, аңа кадәр

Хикәя эчтәлеген сөйли белү

13нче күнегү, 51нче бит

II чирек (7 сәг.)

10

Ф. Яруллин. “Әхмәт”

ЛГКК

Чишмә суы, эшчән, тырыш, әдәпле, тәрбияле

Тыйнак

Әсәрне сәнгатьле уку

10нчы күнегү, 60нчы бит

11

Д.Аппакованың биографиясе

ЛГКК

Иҗат

Аеруча, профессиональязучы

Укытучы булып эшли  төзелмәсе

Биографияне сөйли белү

10нчы күнегү, 64нче бит

12

“Сөяк саплы пәке” Беренче, икенче  хикәя.

ЛГКК

Шикелле, шома, егыла, төшә, күренми, җитез, очы, киңәш, тапкан

Текә, югалткан, тимә, сикергәли

Сәнгатьле уку,эчтәлеген сөйли белү

12нче күнегү, 75нче бит

13

“Сөяк саплы пәке” Өченче  хикәя.

ЛГКК

Авызын чапылдатмады, авызга кап, кулын сузды, әдәпле

сызгыра

Сәнгатьле уку,эчтәлеген сөйли белү

10нчы күнегү, 79нчы бит

14

“Сөяк саплы пәке” әсәрнең соҗгы бүлеге

ЛГКК

Сәнгатьле уку,эчтәлеген сөйли белү., эсәр геройларына бәя бирү

13нче күнегү, 84нче бит

Татарстан – мөстәкыйль дәүләт (5)

15

“Англия кунаклары” хикәясе

ЛГКК

Кадәр, турында, соң, шуңа күрә

Көтелгән кунак төзелмәсе

Текстның эчтәлеген сөйли белү. Әсәрнең проблемасына бәя бирү.

10нчы күнегү, 89нчы бит

16

“Татарстан халкының бәйрәм көне” тексты

Уку тизлеген тикшерү

ЛГКК

Күпмилләтлн, дәүләт, шартнамә, халык

Игълан ителде, табигый байлыклар, халыкара хокук

Татарстан халкының бәйрәм көне турында сөйли белү

7нче күнегү, 95нче бит

III чирек (10)

17

“Татарстанның беренче президенты” тексты

ЛГКК

Тарихи вакыйга, сайлау, сайлаучы, сайлыйлар

Район, авыл атамалары

Татарстанның беренче президенты турында сөйли белү

5нче күнегү, 98нче бит

18-19

“Казан – Татарстанның башкаласы” хикәясе

ЛГКК

Татар театры, курчак театры конструкцияләре

Казан шәһәре турында сөйли белү

6нчы күнегү, 102нче бит

Әдәбият – сәнгать дөньясында (3)

20

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры

ЛГКК

Бина, кабан күле

Чөнки теркәгече белән җөмләләр

Театр тур сөйли белү, анда эшләүче артистларны атый белү

9нчы күнегү, 110нчы бит

21

М. Җәлил. “Суык бабай” шигыре

ЛГКК

Суык, аудар

Әйләнәсендә, әйләнергә, ефәк кушак билендә, көмеш балта, зифа буйлы

Шигырьне яттан сөйләү

10нчы күнегү, 116нчы бит

22

Яңа ел бәйрәме белән!

д/м сөйләм

Котлыйм, сәламәтлек

Бәйрәм турында сөйли белү

3нче күнегү, 116нчы бит

Иптәшең үзеңнән яхшы булсын (3)

23

“Наиләнең хаты” тексты

ЛГКК

Кыен, үпкәләде

Берүзе, сөенде, тәкъдим

8нче күнегү, 123нче бит

24

Г. Нуруллина-Мәхмүдова “Чын дуслар” хикәясе

ЛГКК

Хикәяне сәхнәләштерү, сөйләмгә чыгу

7нче күнегү, 125нче бит

25

Р. Ишморатованың “Яңа чана хикәясе”

ЛГКК

Карагыз әле, биреп тор әле, рәхәт, саклап тот, шатланды, саран, ялкау

Рәхәтләнеп, кулын селтәде, ватарсың, кызгана, үрти башладылар

Тулы, ким җөмләләр, хәл фигыль, килеш кушымчалары

Хикәяне сөйли белү

10нчы күнегү, 131нче бит

Туган көн – күңелле бәйрәм (2)

26

“Тиздән дусларым килә” хикәясе

ЛГКК

Сыйныфтагы, милләт

Сан+исем

Схема буенча диалог төзү

7нче күнегү, 150нче бит

27

Ш. Галиев “Кунаклар”

Уку тизлеген тикшерү

ЛГКК

Өлеш, һәркемгә, татарча ризык исемнәре

Кыстау формалары

Шигырьне яттан сөйли белү

13нче күнегү, 152нче бит

IV ч и р е к    (9)

Дүрт аяклы дусларыбыз (2)

28

“Юлдаш – авыл эте”

ЛГКК

Шатлыгыннан

Янәсе

Әйтелеше яганнан җөмлә төрләре

Хикәяне сәнгатьле уку

7нче күнегү, 157нче бит

29

Т. Миңнуллин “Аыл эте Акбай”

ЛГК

Алдында, өстендә, тычкан тот, сөяк

Тәмле тамак, күсе, бәдрәф, иркәли, мәгънәсез

Ничек барырга төзелмәсе

Диалогтан сөйләмгә чыгу

9нчы күнегү, 163нче бит

“Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” (2)

30

“Радикның бабасы” хикәясе

ЛГКК

Сәламәт яшәү рәвеше турында сөйли белү

10нчы күнегү, 174нче бит

31

М. Садри “Мин балыкчы”

ЛГКК

Балыкчы

Тумыштан тубык, таң, тал, таза

Сыйфат

Шигырьне сәнгатьле уку, яттан сөйли белү

5нче күнегү, 180нче бит

Чәчәкле җәй, ямьле җәй (4)

32

А. Сабировның “Фәндүс, Илдус, Фирдүснең урманга сәяхәте” хикәясе

ЛГКК

Алан, агач төбе, түгәрәк, табыш бүлеше

Һич

Диалог төзи белү

10нчы күнегү,185нче бит

33

“Настяның  хатасы” хикәясе

ГКК

Сыбызгы, сызгырта

Иде, бит

Шарт фигыль

Диалогик сөйләмгә чыгу

7нче күнегү, 187нче бит

34

“Олегның эте Бим” хикәясе

ЛГК

Хикәя эчтәлегенә нигезләнеп яңа хикәя язу

8нче күнегү, 190нчы бит

35

Кабатлау дәресе

Уку тизлеген тикшерү

7нче күнегү, 190нчы бит


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

рабочая программа по татарской литературе для русскоязычных учащихся

Календарно - тематическое планирование  по татарской литературе для учителей татарского языка и литературы, работающих в русских группах. Планирование составлено по учебнику Ф.Сафиуллина. Татар т...

Рабочая программа по татарской литературе

Рабочая программа по татарскому  татарской литературе для 5 класса (русскоязычные учащиеся)....

Рабочая программа по татарской литературе

Рабочая программа по татарской литературе для 9 класса (русскоязычные учащиеся)...

Рабочая программа по татарской литературе.9класс.Татарская группа русской школы

Аңлатма язуы   Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәреле...

рабочая программа по татарской литературе для 5 класса (татарская группа)

I.Аңлатма язуы5 нче сыйныфның татар төркеме өчен  татар әдәбиятыннан  эш программасы  түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:  - Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем ...

Рабочая программа по татарской литературе в 6 классе (татарская группа)

Программага әсәрләр киләчәк яшь буынны мәрхәмәтле, шәфкатьле, туган як табигатен саклаучы һәм яратучы, гомум-кешелекнең уңай сыйфатларына ия булган, милләт мәнфә­гатьләрен яклардай кеше итеп тәрбияләү...