Элективный курс по татарскому языку, 9класс
элективный курс (9 класс) на тему

Электив курс программасы балаларны халык иҗаты әсәрләренең бер төре булган әкиятләр белән киңрәк таныштыру, кызыксыну уяту, сәләтлә балаларның белем дәрәҗәсен үстерү максатыннан чыгып төзелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Package icon elektiv_kurs.zip11.84 КБ

Предварительный просмотр:

Касимова Лилия Амировна

Учитель татарского языка и литературы

МАОУ "СОШ №2" МО "ЛМР" РТ

  Электив курс, 9 сыйныф.

«Татар халык авыз иҗаты. Әкиятләр» электив курс программасы.

                          Л.Ә.Касыймова, Лениногорск шәһәре

                          2 нче урта мәктәбенең 2 нче категорияле

                          татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Кереш

        Халык авыз иҗаты әсәрләре бик борынгы заманнардан бирле халык тарихына үзенчәлекле юлдаш булып килә һәм аның мәңге шиңмәс культура байлыгын тәшкил итә. Ул – яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак.

   Борын- борын заманнардан ук халык арасында телдән- телгә, буыннан-буынга күчеп яшәгән әкият, мәкаль, табышмак, җыр, бәет һәм башкалар, барысы бергә татар халык авыз иҗаты дип йөртелә.

  Фольклор әсәрләреннән әкиятләрне дәрес программасында да беренче булып үткәнгә күрә, электив курсны да әкиятләр өйрәнүдән башларга булдым.

  Реаль һәм фантастик алымнарда сурәтләнгән кешеләр, хайваннар яки мифик образлар аша халыкның үткән тормышын, киләчәккә теләк һәм хыялларын чагылдыручы чәчмә фольклор әсәрләре әкиятләр дип атала.

  Татар халык әкиятләрен педагогик күзлектән тикшереп карау халкыбызның әле бик борынгы дәверләрдә үк балалар тәрбияләү мәсьәләсенә җитди игътибар бирүен күрсәтә.

  Халык фикеренчә, тәрбиянең төп максаты – хезмәт сөюче, бернинди явыз көчләрдән курыкмаучы, аларга каршы көрәшергә әзер торучы, бөтен яктан да гормоник үсешкә ирешкән көчле шәхес тәрбияләү.

  Электив курс программасы балаларны халык авыз иҗаты әсәрләренең бер төре булган әкиятләр белән киңрәк таныштыру, кызыксыну уяту, сәләтлә балаларның белем дәрәҗәләрен үстерү максатыннан чыгып төзелде. Ул укучыларның татар әдәбияты дәресләрендә татар халык авыз иҗаты әсәрләре буенча алынган белемнәрнә таяна. Курста фальклорның бер төре булган - әкиятләр, аларның жанрлары белән танышалар. Әкиятләрнең тел- стиль үзенчәлекләрен өйрәнәләр, сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыталар, сүз байлыкларын үстерәләр. Электив курсның эчтәлеге                        

                   

 Ф.Ф.Исламовның “ Мәктәптә халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнү ” китабына нигезләнеп төзелде.

  Электив курсның төп максаты:

  1. укучыларның эстетик зәвыгын үстерү;
  2. халык авыз иҗаты әсәрләренә ( әкиятләргә ) карата мәхәббәт тәрбияләү;
  3. укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен, иҗади сәләтләрен үстерү.

Курс азагына укучылар үзләштерергә тиешле белем һәм күнекмәләр:

  1. әкиятләр һәм аларның жанрлары белән танышу;
  2. әкиятләрнең тел-стиль үзенчәлекләрен таба белү; ( традицион башлам, традицион тәмамлану, тавтологик кабатлаулар, даими эпитетлар куллану; фантастик образлар, вакыйгаларның өч тапкыр кабатлануы һ.б. )
  3. сәнгатьле итеп әкият сөйли белү;
  4.  иҗади сәләтләрен арттыру, ( әкият язу );
  5. әкиятләрне сәхнәләштерү.

Башкарылган эшкә йомгак ясап, курс ахырында укучылар бер әкиятне сәхнәләштереп күрсәтәләр, я булмаса әкиятләр кичәсе үткәрергә дә була.

 Курс 8 сәг. Исәпләп төзелде.( алда х.а.и.әсәрләренең башка төрләрен дә тирәнтен өйрәнү күздә тотыла), гуманитар юнәлештәге профиль алды 9 нчы сыйныф өчен тәкъдим ителә.

Тематик план

Тема

Сәг.

Укыту процессының оештыру

Формалары

1

Кереш дәрес.Фольклор әсәрләренең төрләре (әкиятләр,

табышмаклар, мәкальлләр, җырлар,бәетләр)

1

Әңгәмә. Сорауларга җавап алу.

2

Әкиятләр жанры турында гомуми төшенчә бирү

1

Әңгәмә.Практик эш.

(Әкиятләрне искә төшерү.төркемнәрен билгеләү)

3

Әкиятләрдә тел-стиль үзенчәлекләре

1

Әңгәмә.Практик эш.

4

“Иң яхшы әкиятче” .

Әкият сөйләү. Сәхнәләштерү өчен әкият сайлау.

1

Практик эш. Бәйге “Иң  яхшы әкиятче”. Әкият сөйләү.

5

“Тәгәри китте йомгагым”.

Стенд төзү.

1

Практик эш. ( үзләре язган әкиятләрне, рәсемнәрне туплау)

6

Викторина сораулары әзерләү.

Әкият карау, яисә тыңлау.

1

Практик эш.

7

Декорацияләр, костюмнар өстендә эшләү.

“ Сертотмас әкияте” өстендә эш

(әкиятне укучы үзе сайлый)

1

Практик эш.

8

“ Сертотмас үрдәк”әкиятен сәхнәләштереп күрсәтү.

Йомгаклау.

1

Курсның иҗади отчеты.

Укучылар чыгышы.

Программаның  эчтәлеге.

 

  1. Халык авыз иҗатына багышланган кереш дәрестә укучыларга күп төрле чыганаклар аша таныш булган фольклор әсәрләренең идея-тематик эчтәлеге һәм формасы хәтергә төшерелә, билгеле бер тәртипкә китерелеп системалаштырыла. Кереш дәрестә шулай ук укучыларның халык авыз иҗаты турында ниләр белүләре ачыклана, татар фольклоры турында яңа төшенчәләр бирелә, булганнары киңәйтелә. Дәрес -әңгәмә, сорауларга җавап алу формасында үткәрелә. Әсәрләрнең төрләре: әкиятләр, табышмак, мәкальләр, җырлар, бәетләр искә төшерелә.
  2.  Фольклор әсәрләренең беренчеләрннән булып әкиятләр тора. Шуңа күрә электив курсларда иң баштан әкиятләр темасына тукталдым. Әкиятләр, аларның килеп чыгышы, төрләре турында әңгәмә үткәрелә. Бер-ике укучы үзе яраткан әкиятен сөйләп күрсәтә.
  3.   Укучыларның игътибарын әкиятләрнең тел-стиль үзенчәлекләрен өйрәнүгә юнәлтү максат итеп куела. Дәрес татар, рус һ.б. халыклар әкиятләре җыентыклары, төрле әкиятләрнең башланып китү өлеше язылган карточкалар белән җиһазлана. Художество үзнчәлекләре аңлатыла:

традицион башлам. Мәсәлән: “Борын-борын заманда булган икән, ди, бер патша” (“Таңбатыр”)

“Борын-борын заманда, кәҗә команда, әби-бабай тумас борын, әти белән икәү генә торган чагында бар иде ди бер карт белән карчык” (“Камыр Батыр”).

тавтологик кабатлау. Мәсәлән: “булган икән, ди”, “яшәгән икән, ди. (“Таңбатыр”).

   Даими эпитетлар куллану; фантастик образлар, вакыйгаларның өч тапкыр кабатлануы, чагыштырулар, гипербола (зурайтып) һәм литота (кечерәйтеп) күрсәтү табыла.

Укучылар әкиятләр өстендә үзләре практик рәвештә эшлиләр. Художество үзенчәлекләрен аңлаталар.

  1. “Иң яхшы әкиятче”. Практик эш.

Әкият бәйгесе. Кайсы укучы әкиятне яхшы итеп сөйли. Үзләре уйлап чыгарган әкият булса тагын да яхшырак була.

  Укучылар сәхнәләштерер өчен әкият сайлыйлар.

  1. “ Тәгәри китте йомгагым”. Әкиятләр турында стенд төзү.

Стенд төзүгә таләпләр:  укучылар бары тик үзләре ясаган рәсемнәрне һәм үзләре язган әкиятләрне генә урнаштыра алалар.

  1. Практик эш. Түбән сыйныф укучыларына әкиятләр буенча викторина сораулары әзерләү. Сораулар мондый булырга мөмкин:
  1. Хайваннар, җәнлекләр турында нинди әкиятләр беләсез?
  2. Нинди тылсымлы әкиятләр бар?
  3. Сез нинди әкиятләр беләсез?
  4. Әкиятләрне кемнәр чыгара?
  5. Әкиятләрдә төлке нинди?

 Әкият карау, яисә тыңлау. Аны анализлау.

  1. Декорацияләр, костюмнар өстендә эшләү. Практик эш.

Укучылар  “Сертотмас үрдәк” әкиятен сәхнәләштерергә әзерләнәләр. Үзләре битлекләр, декорацияләр ясыйлар.

  1. Курсның иҗади отчеты. Йогаклау.

“ Сертотмас үрдәк” әкиятен балалар бакчасында, яисә мәктәптә  

түбән сыйныф укучыларына күрсәтү.

( Соңыннан викторина сорауларына җаваплар тыңланыла)

Әдәбият

  1. Җәләлиев Ш.Ш. Татар халык педагогикасы: Татар гимназияләре һәм лицейларның 10 нчы сыйныфы, пед. колледжлар, училищелар, өчен дәреслек-хрестоматия.- Казан: Мәгариф, 1997-175 б.
  2. Исламов Ф.Ф. Мәктәптә халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнү:

Әдәбият укытучылары өчен методик кулланма.- Казан: Татар. кит. нәшр., 1988- 96 б.

  1. Татар халык иҗаты. Әкиятләр. 1 нче китап.- Казан, 1977.-408б.; 2 нче китап.- Казан, 1978.- 446б.; 3 нче китап.- Казан, 1981- 360 б.
  2.  Фән һәм мәктәп. 05.06.2009

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Программа элективного курса по русскому языку «ГИА: курс подготовки к экзамену по русскому языку в новой форме. 9 класс»

Программа элективного курса по русскому языку позволяет эффективно подготовить учащихся 9 класса к экзамену по русскому языку в новой форме....

Элективный курс по истории России. (9класс) по теме "300 лет Дома Романовых".

Данные курс рассчитан на реализацию с учащимся, обучающимся на дому по состоянию здоровья. Часть предметов, в том числе история, преподается дистанционно....

Элективный курс по татарскому языку

Элективный курс по подготовке к ОГЭ по татарскому языку...

Элективный курс по татарскому языку "Стилистика татарского языка"

Элективный курс по татарскому языку "Стилистика татарского языка"...

Рабочая программа элективного курса "Физический эксперимент" для 9класса

Элективный курс разработан для учащихся 9класса. Физика - экспериментальная наука, в которой любое утверждение справедливо, если оно подтверждается результатами опыта. Учебный физический эксперимент в...

РАБОЧИЕ ПРОГРАММЫ учебных курсов «Родной (татарский) язык» и "Родная (татарская) литература" для обучающихся 5-9 классов на 2023-2024 учебный год

Программа по родному (татарскому)  языку на уровне основного общего образования подготовлена на основе ФГОС СОО, ФОП СОО, Концепции преподавания государственных языков Республики Башкортостан и р...