Татар теленнән дәрес планы
план-конспект по теме

Сайранова Резеда Тависовна

Тема: Кушма һәм парлы сүзләр темасын гомумиләштереп кабатлау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele..docx16.13 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Кушма һәм парлы сүзләр темасын гомумиләштереп кабатлау.

Максат: Укучыларның кушма һәм парлы сүзләр турындагы белемнәрен гомумиләштереп кабатлау, аларны дөрес язу күнекмәләре булдыру өстендә эшләү. Вакытлы матбугат материаллары укуга кызыксыну уяту, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

Алам “ак”ны – төс бит ул

Канатлы дус, кош бит  ул;

“Ак”ка кушкач шул “кош”ны

“.........” дигән сүз чыга

“Аш”ны “су”га якынайтып

..-.. диеп язам мин.

“Чокыр” белән “чакыр”дан

......-...... ясыйм мин.

Белешмә өчен сүзләр: аккош, аш-су, чокыр-чакыр.

  1. Компьютердан әкият тыңлау  /Диск/

Борын-борын заманда яшәгән ди хәрефләр гаиләсе. Аларның гаиләләре зур булган. Аларның һәрберсе “Алфавит” дигән зур йорттан аерым-аерым бүлмәләр алып бүленеп чыкканнар. Һәм бер-берсенә кунакка йөрешкәннәр. Бер-берсенә кунакка  йөрешеп якынаеп киткәннәр. Бер- берсе белән якынаеп иҗекләр, сүзләр булып яши башлаганннар. Беркөнне “ак” сүзе белән “кара” сүзенең кунакка барасылары килгән.  “Ак” сүзе “кош” сүзенә, “кара” сүзе “бодай” сүзенә кунакка киткән. “Ак” сүзенә “кош” ның саф һавалы йорты , “кара” сүзенә “бодай” ның иркен кырлары бик ошаган. Һәм алар шунда яшәп калганнар. Яңа гаиләләр аккош, карабодай булып тату гына яши башлаганнар.

        Аларның татулыгына кызыгып, башка сүзләр дә бер-берсе белән  танышып, дуслашып, яңа гаиләләр корганнар.  Шулай күп яңа сүзле гаиләләр барлыкка килгән. Сабантуй, күкчәчәк, көнбагыш..... санап бетерерлек түгел.

        Бервакыт могҗиза була. “Көн” сүзе “төн” сүзенә кунакка китә. “Моң” сүзе “зар” сүзенә кунакка китә. “Көн” белән “төн”, “моң” белән “зар” һич бер- берсе белән килешә алмыйлар. Ләкин туганнар булып кына яшәргә сүз куешалар. Һәм йортлары аша күпер салалар. Аларны якын туганнар булгач сызык аша булса да бергә әйтеп йөри башлаганнар.

Көн-төн, моң-зар, җил-яңгыр, иртә-кич......

Тату гына кушылып яшәүче кушма сүзләр янында, якын туганнар булып яшәүче парлы сүзләр дә күбәеп китә. Шулай итеп кушма һәм парлы сүзләрнең үзләренең шәһәрчеге барлыкка килә.

  1. Сүзлек диктанты.

Табышмаклар.

Табышмакларны укытучы укый, җаваплар дәфтәрләргә языла, берүк вакытта дөреслеге  тикшерелә.

  1. Бер карасаң, тышта йөри,

Бер карасаң йортта ул.

Йортым ерак калмасын, дип,

Аркасында йөртә ул.  /ташбака/      

  1. Түп-түгәрәк кара күз.

Сап-сары керфекләре.

Ул ярата каешны

Без- аның бөртекләре ./көнбагыш/

  1. Зәңгәр дулкыннар өстендә

Йөзәләр дә очалар....

Әллә шуны да белмисең?

Балык тота ич алар. /акчарлак/

  1. Җылы яктан кайтуына

Өйләр ясап куябыз

Хәтта кереп тә карамый,

Ошамаса оябыз. /сыерчык/

  1.  Әллә мөгезе борынга,

Әллә борыны мөгезгә

Охшаганга, исемне дә

Кушканнардыр үзенә. /мөгезборын

  1. Гайрәт, җитезлек ягыннан

Арысланга бирешмим

Буйлы киемемне салмыйм,

Яшим шушы килеш мин. /юлбарыс/

  1. Аягында кара ката.

Тәпиендә кызыл оек

Яшел күлмәкле, ак яулыклы. /карабодай/

  1. Борма-борма бормадыр,

Шул торбада торадыр. /әкәм-төкәм/

  1. Кешегә иң якын әйбер нәрсә? /күлмәк/
  1. Кушма исемнәр язарга.

Ил......                Гөл.....                Ай........

  1. Кушма сүзләр адашканнар.

Кара,   көн, боз, бодай, багыш, ваткыч

Таш, өч, ак, бака, почмак, чарлак

Таш, көн, күмер, батыш.

/Сүзләр бер-берсен эзләп табалар, парлашып яңа сүз барлыкка килә/

  1. “Ялкын” журналы, “Сабантуй” һәм “Көмеш кыңгырау” газеталары бездә кунакта.

а) кушма сүзләр табарга

б) Парлы сүзләр табарга

в) Сүзләрне дәфтәрләргә язып барырга.

        VII.              Нәтиҗә чыгару. Укучыларның белемнәрен бәяләү.

  1. Йомгаклау.

Өй эше. “ Минем яраткан китабым” дигән темага хикәя язарга. Хикәяне кушма һәм парлы сүзләр кулланып язарга.

           

Татарстан  Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман урта мәктәбе

Татар теленнән дәрес планы

                                                                                     

                                                                                                          Сайранова Р.Т.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

рус классындагы рус балалары өчен татар теленнән календаь-тематик план 3 класс

Автор Р.Хайдарова "рус классында укучы рус балаларына татар теленнән календарь-тематик план 3 класс...

3 сыйныф рус группасы өчен татар теленнән календарь-тематик план.

1.      Дәреслек: Күңелле татар теле/Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге (ике кисәктә), Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, ...

3нче сыйныфларның рус төркемендә укучы балалар өчен татар теленнән календарь-тематик план Дәреслек авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанов, Л.Ә.Гыйниятуллина

3нче сыйныфларның рус төркемендә укучы балалар өчен татар теленнән календарь-тематик планДәреслек авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанов, Л.Ә.Гыйниятуллина...

5 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы

5 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы...