Ф.Яруллин. Презентация
презентация к уроку (9 класс) по теме

Ф.Яруллин. Презентация. 9 сыйныф, татар төркеме.

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon Ф. Яруллин.ppt1.63 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Фәнис Яруллин Башкаручы: 60 нчы урта мәктәп I категорияле татар теле укытучысы Попова Гөлниса Гаян кызы.

Слайд 2

Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай һәм М. Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре”, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры.

Слайд 3

Фәнис Гатаулла улы Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызыл ъ яр авылында туа. Җидееллык белемне туган авылында ала, сигезенче сыйныфны Баулыда тәмамлый. 1954 елда “Татнефт ь ” берләшмәсенең Баулы элемтә оешмасында монт ё р булып эшли башлый. 1957 елда гаскәри хезмәткә алына. 1963 елда экстерн тәртибендә урта белем ала, 1970 елда читтән торып укып, Казан дәүләт университетының тарих-филология факул ьт етын тәмамлый. Уку һәм озакка сузылган дәвалану белән бергә ул шигыр ь ләр, проза һәм драма әсәрләре иҗат итә. “Мин тормышка гашыйк”, “Җилкәннәр җилдә сынала”, “әнә килә автомобил ь ”, “Һәркемнең үз сукмагы” һәм башка шигыр ь , проза, сәхнә әсәрләре. Бу әсәрдән соң иҗат ителгән “Кыйгак-кыйгак каз кычкыра”, “Чәчәкләр моңы”, “Кайту”, “Яралы язмышлар” повест ь лары, “Һәркемнең үз сукмагы”, “Туган көн бүләге” җыентыкларына һәм башка томлыкларына кергән хикәяләре, юмор-сатира әсәрләре, очерклары белән Ф.Яруллин укучылар арасында иң популяр язучыларның берсе булып таныла. 1964-2000 елларда әдипнең барлыгы утыз өч исемдә проза һәм шиг ъ ри китабы басыла.

Слайд 4

Минем канымда феврал ь бураннарының уйнаклыгы, күңелемдә Өемташ тавының горурлыгы, җанымда Ык елгасының ярсуы, хисләремдә мең төрле әрәмә чәчәкләренең назы, холкымда дала җилләренең үҗәтлеге, бәдәнемдә тау имәннәренең ныклыгы бар. Табигатемдә булган шушы сыйфатлар кояшны каплаган кара болытлар аша йолдызлы күкләрне күрергә, тыннарны куерып алырлык салкыннарны сулышым белән җылытып үз шигъри гөлләремнең орлыкларын кешеләр күңеленә чәчәргә мөмкинлек бирде.

Слайд 5

Фәнис Яруллинның иҗади эшчәнлеге. Ул шагыйр ь дә, прозаик та, драматург та, әкиятләр остасы һәм ялкынлы публи ц ист та. Иҗатының кайсы ягын гына алып карама, аның дөн ьяга яшәешкә үзенә генә хас фәл ь сәфи карашын, җәмгыят ь тә бара торган про ц ессларга мөнәсәбәтен күрәсең. Ул повест ь -хикәяләрендә, поэма-балладаларында кеше тормышының аерым бер чорын калку, масштаблы итеп сурәтләргә ярата. Хикәяләрдә фикер тыгызлыгы, сю ж ет төзеклеге, телнең чарланган булуы белән бергә әхлаклылыкка, мәрхәмәт һәм шәфкат ь лелеккә басым ясау да сизелә . Балалар өчен язган шигыр ь ләрендә җорлык, шуклык, тапкырлык авторның табигатеннән киләдер. Гомумән, Фәнис Яруллинның кайсы гына әсәрен алма – һәркайсысы педагаогларга тәрбия бирү өлкәсендә кулланма булырлык, чөнки һәр әсәре үзенчәлекле. Аның әсәрләрен һичбер авторныкы белән бутап булмый. Теленең байлыгы, характерларны ачудагы психологик нечкәлек, әсәрләрдә артык сүзләрнең, буш җөмләләрнең булмавы, иң тирән кичерешләрне дә гади һәм аңлаешлы итеп ача белүе, тормыш проблемаларын күтәрүдәге новаторлык – аның олы язучы, бөек шәхес икәнен раслаучы мисаллар.

Слайд 6

Фәнис Яруллин әкиятләренең шартлы рәвештә биш үзенчәлеген күрсәтергә мөмкин: Телгә сак мөнәсәбәт, шиг ъ риятлек, хәтта кайбер әкиятләрен ул телнең бөтен мөмкинлекләрен ачар өчен яза кебек. (“Тылсымлы ачкыч”). Автор үз әкиятләрендә иң мөһим нәрсә итеп физик көчне түгел, әхлакый сафлыкны, намусны һәм вөҗданлыкны куя. Ф.Яруллин әкиятләрендә мәрхәмәт, шәфкат ь төшенчәләре зур урын алып тора. Ә кансызлык, бәгыр ь сезлек, курк аклык, алдау юлы белән максатка ирешү катгый рәвештә тәнкыйт ь ләнә.(“Юылмас хурлык”, “Кояштагы тап”). Ф. Яруллин әкиятләренең тормышка якын булуы. Хәтта аларны әкият белән хикәя арасында торучы бер ж анр дип тә карарга мөмкин. Әсәрдән әсәргә, елганың аскы адымы булып, авторның олы шәхесе, катлаулы һәм гыйбрәтле язмышы чагыла. Бу – лирик чигенешләрдә геройларның авыр ситуа ц ияләрдә калгандагы кичерешләре аша күренә.

Слайд 7

Тозлы тамчы Мин бер тамчы, тозлы тамчы. Булды минем язмыш ачы. Авыр, озын юллар үттем Зур диңгезгә кушылганчы. Болыт белән мендем өскә, Нурлар җыеп йөрдем эчкә,- Күп сынаулар узыйм, дидем, Кимемәсме тозым, дидем. Тир булып тамдым кырларга, Моң булып кердем җырларга; Тир-тамчыдан гөлләр үсте, Ә моң – җаннан җанга күчте. Кундым күзгә, төштем йөзгә, Тамдым яш ь лек үткән эзгә. Кушылырга диңгез эзләп, Чыктым язга, кердем көзгә. Үтте язым, җитте көзем, Тапты җаным үз дингезен. Бу диңгезендә мәңге давыл, Тамчылары тозлы, авыр.

Слайд 8

Бәреп чыга бит ул йөзләргә Ике яш ь кыз, шайтан уены тапты Булмаса да шайтан затыннан: Үткән-сүткәннәрнең башларына Төкереп калды алар балконнан. Төкерекләре башка төшкән саен Шатлык белән тулды эчләре. Шул уенны уйнап үтә торды Бу кызларның иртә-кичләре. Астагылар бармак янасалар, Посты алар балкон читенә Һәм ярыкка авызларын куеп Төкерделәр кеше битенә. Әй көлделәр алар, әй көлделәр, Үз эшләре белән масаеп. Көлә торгач, гүзәл бу кызларның Авызлары калды чалшаеп. Әкият бит бу, дип уйламагыз, Һич ялган юк ошбу сүзләрдә. Җанга оялаган яманлыклар Бәреп чыга бит ул йөзләргә, Бәреп чыга бит ул йөзләргә!

Слайд 9

Библиография I . Китаплар. Мин тормышка гашыйк. Шигыр ь ләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1964. 48 бит. Тиражы 10000 данә. Май төне. Хикәяләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1966. 62 бит. Тиражы 7000. Бакчалар бәскә төренә. Шигыр ь ләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1967. 63 бит. Тиражы 10000. Минем елмаю. Шигыр ь ләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1968. 54 бит. Тиражы 10000. Ачсаң күңел тәрәзәләрен. Хикәяләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1967. 63 бит. Тиражы 9000. Гел ашыгам. Шигыр ь ләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1970. 88 бит. Тиражы 4000. Алмалар пешкән чакта. Шигыр ь ләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1971. 32 бит. Тиражы 6000. Җилкәннәр җилдә сынала. Повесть һәм хикәяләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1973. 211 бит. Тиражы 5000. Аерылмас дустым. Шигыр ь ләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1975. 192 бит. Тиражы 4500. Яшел утрау хуҗалары. Повесть һәм хикәяләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1976. 99 бит. Тиражы 9000.

Слайд 10

11.Сулыш. Шигыр ь ләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1978. 128 бит. Тира ж ы 5000. 12.Упругие паруса. Повесть. Е. Ембовиц тәрҗемәсе. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1978. 96 бит. Тира ж ы 100000. 13.Язмышлар язалганда. Повест ь . Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1979. 80 бит. Тира ж ы 15000. 14.Танышлар арасында. Повесть Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1980. 238 бит. Тира ж ы 9000. 15.Первая борозда. Повесть һәм хикәяләр. Мәскәү. Советская Россия нәшрияты. 1981. 142 бит. Тира..ы 100000. 16.Һәркемнең үз сукмагы. Хикәяләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1982. 188 бит. Тира ж ы 16000. 17.Табыну. Шигырьләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1984. 112 бит. Тира ж ы 3700. 18.Туган көн бүләге. Хикәяләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1985. 184 бит. Тира ж ы 11000. 19.Җилкәннәр җилдә сынала. Повестьләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1986. 286 бит. Тира ж ы 12000. 20.Тозлы тамчы. Шигырьләр, җырлар, Балладалар. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1988. 351 бит. Тира ж ы 5000. 21.Зәңгәр күлдә Ай коена. Әкиятләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1990. 272 бит. Тира ж ы 30000.

Слайд 11

II. Ф. Яруллин иҗатына багышланган мәкаләләр, рецензиялар. М. Шабаев: “Егет үлемне җинә”. “Татарстан яшьләре”,1962 ел. М. Шабаев: “Корыч әнә шулай чыныкты”. “Яшь ленинчы”, 1962. Р. Хисмәтуллин. “Тормыш чәчәк ата”. “Яшь ленинчы”, 1963. Р. Гимадиев: “Тау чишмәсе кебек”, Сарман районының “Ленинчы” газетасы, 1965. Х. Мурат. “Первая книга”. “В мире книг” журналы, 1965. Ш. Маннапов. “Күңел китабы”. “Татарстан яшьләре”, 1966. Ә. Сәйфетдинов. “Адым”. “Татарстан яшьләре”,1967 Зөлфәт. “Минем елмаю”. “Казан утлары”, 1969, 2 сан. Х. Зарипов. “Фәнис елмаюы”. “Идел” альманахы, 1970,1 сан. Ф. Миңнуллин “Прозаның Гражданлык йөзе”. (Китап.) “Якты юллар” мәкаләсе. Казан.1975. 76-82 битләр. Б. Камалов. “Егылмас җилкән”. “Со ц иалистик Татарстан”. 1972. М. Галиев. “Җилкәннәр бирешмәс әле”. “Казан утлары”. 1974, 4 сан. Ф. Локманов. “Имәннәр баш ими”. “Ленинчы” газетасы, 1973. Р. Гәрәй. “Әнә килә автомобиль”. “Коммунизм таңы” газетасы, 1974. И. Илялова. “Әнә килә автомобиль”, “Со ц иалистик Татарстан”, 1974. Р. Гатауллин. “Шагыйр ь белән сөйләшәм”, “Татарстан яш ь ләре”, 1976. Р. Камалов. “Компас наде ж ды”, “Советская Татария”, 1978. Р. Гыйззәтуллин. “Туган җир җыры”. “Со ц иалистик Татарстан”, 1978.

Слайд 12

Х. Зарипов. “Үзем йөрәк булып тибәргә”. “Татарстан яш ь ләре”, 1978. Ф. Шәфигуллин. “Яш ь нәмичә кала алмыйм”. “Яш ь ленинчы”, 1978. Р. Идрисова. “Язмышларга буйсынмас җан”, “Ленинчы газетасы”, 1979. М. Валиев. “Иҗат дөн ьясы ның биеклекләре”. “Татарстан яш ь ләре”,1979. Х. Хәкимуллина. “Яңа змышлар ачылганда”. “Казан утлары”, 1980, 7 сан. М. Шабаев. “Язмышларга буйсынмас җан”. “Танышлар арасында” китабына кереш сүз. Җ. Дарзаманов. “Тормышка мәдхия”. “Казан утлары”, 1983. Г. Моратов. “Язмышларга буйсынмас җан”. “Татарстан яш ь ләре”, 1983. Г. Рәхим. “Көләч шигыр ь ләр”. “Аерылмас дустым” китабына сүз башы. 1975. А. Казан ц ев. “Мир Фаниса Яруллина”. “Советская Татария”, 1983. М. Валиев. “Табигыйлек, тирәнлек”. “ Социалистик Татарстан”, 1983. Р. Мухамед ь яров. “Что чем компенс ируется”. “Дру ж ба народов” ж урналы, 1983, 7 сан. Р. Миңнуллин. “Киләчәк буын хакында”. “Казан утлары”, 1978, 11 сан. Ш. Галиев. “Уйлана, эзләнә”. “Казан утлары”, 1968, 4 сан. Г. Моратов. “Без хаклыкны исбатларга тиеш” (Ф. Яруллинның иҗат портретына штрихлар). “Татарстан я шь ләре, 1983. Р. Юнысов. “Кыйгак, кыйгак, кыйгак каз кычкыра”. “Казан утлары”, 1988, 6 сан.

Слайд 13

Г. Бәширов. “Язмыштан узмыш ир-егет”. “Со ц иалистик Татарстан”, 1988. М. Шабаев. “Йөрәгеңне җилкән итеп күтәр”. “Со ц иалистик Татарстан”, 1988. М. Галиев. “Мәхәббәт җылысы”. “Татарстан яш ь ләре”, 1986. Ә. Габиди. “Язмышларга буйсынмас җан”. “Ленинчы” газетасы, 1988. М.Валиев. “Батырлык”. (Иҗат портреты.) “Казан утлары”, 1990, 12 сан.

Слайд 14

III . Үзем турында үзем . Ф. Яруллин. “Кешене кешеләр күтәрә”. “Казан утлары”, 1972, 10 сан. Ф. Яруллин. “Иҗатка көч һәм илһам бирәләр”. (Әңгәмә. Алып барды Р. Низамиев). “Татарстан яш ь ләре”, 1976. Ф. Яруллин. “Язучылыкка кайда укыталар”. “Азат хатын” ж урналы, 1983, 10 сан.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ф. Яруллинның “Яралы язмышлар” әсәре буенча дәрес-конференция план-конспекты,11 класс,татар әдәбияты.Тема. "Һәрбер ятим - җәмгыятьнең күз яше".

укуДәрестә укучыларны күренекле язучы, шагыйрь һәм др аматург Ф. Яруллин иҗаты, балалар йортында тәрбияләнүчеләр язмышы һәм тормышы белән таныштыру; укучыларның әсәргә анализ ясау  күнекмәлә...

Ф Яруллин

Урок посвящен изучению жизни и творчества известного татарского поэта,писателя Ф Яруллина.Ф Яруллин -лауреат премии Г. Тукая.Он из поколения кочагинцев.В жизни он был прикован к постели.Жизнь его не с...

Ф.Яруллин "Кояштагы тап"әкияте.

1. Укучыларны Ф.Яруллинның тормышы һәм иҗат юлыбелән кыскача таныштыру; аларда әсәрләрен укуга кызыксыну уяту.«Кояштагы тап» әкиятенең эчтәлеген ачу; әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләргә укучыларның ...

Фәнис Яруллинны искә алу кичәсе

21 февраль-Халыкара туган тел көне уңаеннан безнең мәктәптә төрле кичәләр,конкурслар үткәрелде.Татар теле укытучылары Фәнис Яруллинны искә алу кичәсе уздырдылар.Шул кичә турында "Чистай хәбәрләре" газ...

Презентация "Жизнь и творчество Фаниса Яруллина"

Фәнис Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты буенча презентация. Ф.Яруллин - ике дистәдән артык шигырь һәм проза китаплары авторы....

Сез ,иң гүзәл кеше икәнсез.( Ф.Яруллинның тормыш юлы, иҗаты)презентация

Ф.Яруллинның тормышын, иҗатын яктырткан презентация...

Ялган әйткән тотылыр ( Ф. Яруллинның « Кояштагы тап» хикәясе буенча презентация)

Презентация  Ф. Яруллинның   « Кояштагы тап» хикәясен үткәндә кулланыла....