Өч теләк
классный час на тему

Газалиева Айгюль Азгаровна

Сәхнәләштерелгән кичә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл och_telk.docx22.83 КБ

Предварительный просмотр:

/ нче күренеш

(Урман, агачлар, чәчәкләр белән сәхнә бизәлгән , татар халык  көе.)

"Алтын балык" дигән җыр яңгырый. Малай белән кыз

бии, бии сәхнәгә чыгалар, җырның кушымтасына кушылыла.

Малай белән кыз:

Алтын балык, алтын балык,алтын балык,

 Уйный суда, уйный суда, алтынланып...

(татар халык көе яңгырый, сәхнәдә Алтын балык пәйдә була)

Алтын балык: Сез чакырдыгыз мине, мин килдем.

Малай белән кыз: Исәнме, Алтын балык!

 Малай: Син шундый матур, ягымлы балык.

 Кыз: Без синең акыллы икәнеңне дә,һәмма нәрсәне эшли алганыңны да беләбез.

Алтын балык: Рәхмәт. Мин сезнең өч теләгегезне үти алам.

Кыз: Безнең бик тә, бик тә татар халык шагыйре Г.Тукайның әкиятләренә сәяхәт кыласыбыз килә.

 Алтын балык: Мин сезнең теләгегезне үтим, Әмма шундый шарт   белән: хәзер мин шигырь сөйлим, әгәр сез ул шигъри өзекнең кайсы әкияттән икәнең дәрес әйтсәгез, шул әкият дөньясында пәйдә булачаксыз. Тыңлагыз:

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл- Кырлай диләр;

Җырлаганда көй өчен тавыклары жырлый диләр.

 Малай белән кыз: Бу "Шүрәле" әкиятеннән.

 (Магнитофоннан урман шавы, кошлар сайраганы ишетелә. Күбәләкләр, бал кортлары очып керә.)

 Бала: Әйт әле, Күбәләк,

            Сөйләшик бергәләп;

            Бу кадәр күп очып,

           Армыйсың син ничек?

                     Ничек соң тормышың?

                     Ничек соң күрмешең?

                    Сөйләп бирче тезеп,

                    Табалмасың ризык?

Күбәләк:   Мин торам кырларда,

             Болында, урманда;

               Уйнымын очамын

                 Якты көн булганда

        Иркәли һәм сөя

        Кояшның яктысы

        Аш буладыр миңа

        Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска:

 Бары бер көн генә,-

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һич тимә син миңа!

Беренче күбәләк: Ул авылның,- һич онытмыйм,- һәр ягы урман иде. Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.

Бал корты:   Ак, кызыл, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчәкләр.Һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчәкләр.

 2нче күбәләк: Үпкәлиләр чәчәкләрне, төрле төсле күбәләкләр килеп, киткән булып, тагында шунда чүгәләп.

2нче бал корты: Бик куе булганга, монда җен-пәриләр бар диләр.төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар диләр.

(Бал корты, күбәләкләр куркышып очып китәләр. Кулына балта тоткан Егет пәйдә була. Урман шавы.)

 Малай: Тиз барып җиткән Егет, эшкә тотынган баргач ук,кисә башлаган утынын болга белән тук та тук!

 Кыз: Тукта,чу! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра.

Сискәнеп, безнең Егет катып кала аяк үрә. (Малай белән кыз чыгып китә, Шүрәле пәйдә була.)

 Егет: Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Йә өрәкме, нәрсә бу? Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу! Сина миннән нәрсә кирәк?

Шүрәле: Тик кытыкларга яралгандыр минем бармакларым;

Булгалыйдыр көлдереп әдам үтергән чакларым. Кил әле син дә бармакларыңны селкет, и Яшь Егет! Килче икәү уйныйк бераз кети-кети. Егет: Яхшы, яхшы сүз дә юктыр,

     Мин карышмыйм уйныйм.

     Тик шартыма кунмәссен диеп мин уйлыйм...

     Шул агачны бергә- бергә ошбу арбага салыйк.

     Бүрәнәнең бер очында бер әрчелгән ярыгы,

     Шул җиреңнән ныккына тот, и урман сарыгы!

 Шүрәле: Бик авырта кулларым, дустым, зинһар җибәр... Ичмаса, әйтче зинһар, мәрхәмәтсез! Кем син? Исемең кем синең?

Егет: Әйтсәм, әйтим, син белеп кал: чын атым

 "Былтыр" минем, (китә, Урман ияләре керә.)

 Шүрәле: Кысты, харап итте явыз "Былтыр" мине, аһ, үләм, бу бәладән кем килеп йолкыр мине?

 Урман ияләре: Кычкырма син, тиз яхшылык белән тыел! И җүләр!

Кысканга былтыр, кычкыралармы быел!

 (Шүрәле һәм урман ияләре китә. Татар халык көе яңгырый, Алтын балык, Малай, кыз пәйдә була.)

Алтын балык: Хәзер сезгә икенче табышмак шигырь: Ките болар. Бара Һаман бара, бара,-Күренмидер күзләренә ак һәм кара.

 Малай:  "Кәҗә белән Сарык" әкияте. Алтын балык: Әйе! (Елмаеп чыгып китә.)

2 нче күренеш.

(Урман Бүреләр учак янына тезелешеп утырган, Кәҗә белән Сарык алар янына килә.)

 1нче бүре: Ашыйбыз, бу икәвен тотабыз да...

 2нче бүре: Менә ничек ит таптык бит боткабызга!

 Сарык:     Кайгырмагыз, бездә ит куп! (Бүре башын күрсәтә)

 Кәҗә:    Микикики! Капчыктагы бүре башы унике! (Сарык та тиз аңлап бу алдашны. Капчыктан алып килә шул ук башны)

1нче бүре: (куркып) Ашау уе чаты.

 2нче бүре: Ничек кенә качыйк.

1нче бүре: Туктагыз, мин тиз генә боткага су китерим .(китә)

2нче бүре: Качты өлкән бүре! Ягез мин тиз генә аны эзләп килим.(китә)

Кәҗә белән Сарык: Качтылар болар, әйдә шәпләп ботка белән сыйланыйк. (Ботка ашыйлар да йокларга яталар.Малай белән кыз керә).

 Кыз: Иртә белән иртүк торып, таң аткач ук...

 Малай: Тагын болар урман буйлап сәфәритте. (Татар халык көе, Алтын балык килә.)

Алтын балык: Менә сезгә өченче табышмак:

Җәй көне эссе һавада мин суда койнам, йөзәм

    Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.

 Кыз: "Су анасы" әкиятеннән!

 Алтын балык: Бик дөрес! (чыгып китә).

Малай: Аһ, бәлә! Малай тарак чәлдереп чаба.

Су анасы: Качма, качма! Тукта, тукта, и карак! Ник аласың син аны,- ул бит минем алтын тарак!

3 нче күренеш.

(Бүлмә матур итеп җиһазланган: ятак, өстәл. Өстәлдә: самовар, чынаяк, тәлинкә, милли ризыклар. Әни өстәл янында чәй эчеп утыра.)

Малай: (йөгереп керә) Әни алтын тарак таптым Сусадым, ардым, әни, мин бик озак чаптым. (Әни, курка-курка гына кулына таракны ала. Малай чәй эчә дә йокларга ята. Тәрәзә шакыган тавыш ишетелә.)

Әни: Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри? Нәрсә бар соң төнлә белән, и пычагым кергери?

Су анасы: Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак? Бир бая көндез алып качты синең угълың карак!

Малай: Калтырыйм, куркам, инде мин кайда барыйм?

 Әни: Мин сиңа күпме әйттем- тимә кеше әйберсенә.

 Малай: Мин дә шуннан бирле эшкә кыймый башладым."Йә иясе юк!"- дип, әйберләргә тими башладым.

Кыз: Алтын балык рәхмәт сиңа! Безнең теләкләребезне үтәгән өчен, без сиңа моның өчен үзебезнең һөнәрләребезне күрсәтәбез.

 Алтын балык: Әйдәгез, күрсәтегез!

Татар халык көе яңгырый.

 1.Бию (татар халык биюе) 5Г кызлары.

 2. Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләү

 З.Җыр "Бии итек - читекләр" 5 В укучылары

4. Җыр "Мәктәп еллары" 5 Г Гүзәл.

 Шуның белән музыкаль кичә тәмам.

Бөгелмә шәһәре 6нчы урта мәктәбе

Габдулла Тукайның “Шүрәле”, “Кәҗә белән Сарык”, “Су анасы”

әкиятләре буенча сәхнәләштерелгән музыкаль кичә

“ӨЧ ТЕЛӘК”

             ( 3-5 нче сыйныф укучылары)

Җитәкчеләре:

Хафизова Р.Ә

Газалиева А.Ә.

                            Бөгелмә, 2011нел.че