Календарно-тематический план по татарскому языку
календарно-тематическое планирование (5 класс) по теме

Марданова Фаузия Хадыевна

Календарно-тематический план по татарскому языку для 5 классов

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 5_klass_tatar_tele.docx81.89 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре

Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе

“11нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

РАСЛАНДЫ

28 август 2012 елның

1нче номерлы педагогик киңәшмә беркетмәсе белән

___август 2012 елның

___номерлы приказы белән гамәлгә кертелде

Мәктәп директоры__________Е.П.Мосолкова

5А сыйныфЫ өчен

Татар теленнән

ЭШ Программасы

(атнага 3сәгать, барлыгы 105 сәгать)

Төзүче: Марданова Фәүзия Һадиевна,

югары квалификацион категорияле

татар телеһәм әдәбияты укытучысы        

КИЛЕШЕНДЕ

Милли мәсьәләләр буенча        

директор урынбасары

________Р.Ә.Әюпова                                                

КАРАЛДЫ

метод берләшмә утырышында                                                

31 нче август  2012 елның 1 нче номерлы беркетмә

метод берләшмә җитәкчесе

_______Р.С.Мөхетдинова

Яр Чаллы

2012


АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды (2008). Эш программасы "Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы"на (Ф.Ф.Харисова, Ч.М.Харисова, һ. б; Казан,Татарстан китап нәшрияты, 2011), "Татар теле. 5 сыйныф" (Ф. Ф. Харисов, Ч. М. Харисова, Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2009) дәреслегенә, 11 нче мәктәпнең 2012-2013 уку елына укыту планына нигезләнеп төзелде.

Татар теле - халкыбызның буыннан буынга күчеп килүче рухи, мәдәни байлыгын саклаучы, буыннар чылбырын тоташтыручы, тормыш-көнкүрешнең барлык өлкәләрендә кулланыла торган аралашу чарасы.

Рус мәктәбендә укучы татар балаларына ана теле буенча системалы фәнни яктан ныклы белем бирелә, тел һәм сөйләм күнекмәләре булдырыла, ягъни танып белү, гамәли юнәлештәге эш тормышка ашырыла. Бу исә үз телеңне камил белү, башка фәннәрне яхшырак үзләштерү өчен дә нигез булып тора.

Укучыларда лингвистик (тел), аралашу (коммуникатив), этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенцияләр булдыру рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең максатын тәшкил итә.

Лингвистик компетенция (укучыларның ана теленнән мәгълүматлылыгы) фонемалар, морфемалар, сүз ясалышы, сүзтезмәләр, җөмләләр, җөмлә кисәкләре, лексик һәм грамматик берәмлекләр, лингвистик анализны һ. б. үз эченә ала.

Аралашу компетенциясе ул – башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы; хәзерге татар әдәби тел нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү; телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру һ.б.

Этнокультура өлкәсенә караган компетенция, ягъни телне милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү ул - укучыларны сөйләмгә өйрәткәндә, рухи, эстетик тәрбия һәм белем бирү чарасы буларак, милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү, тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык иҗаты үрнәкләрен белү, сөйләм этикетына ия булу.

Рус мәктәбендә ана теле буларак татар теле укытуның төп бурычларыннан түбәндәгеләрне санап китәргә була:

Татар телен өйрәнүгә карата башлангыч сыйныфларда нигез салынган кызыксынуны көчәйтү, үз милләтеңә, теленәхөрмәт белән карау, шулай ук татар теле аша башка милләт вәкилләренә, аларның рухи мирасына мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә белем бирү.

Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашуга өйрәтү.

Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү. Көндәлек тормышта татар телемөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.

Туган тел аша өзлексез белем һәм тәҗрибә туплау.

Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.

Укучыларны даими рәвештә татар милли мәдәнияте мирасына тарту.

Татар теле дәресләрендә, белем бирү белән бергә, тәрбияви бурыч та тормышка ашырыла. Телебезнең тәрбиявимөмкинлекләрен ачуда укуга карата кызыксыну уяту зур әһәмияткә ия, чөнки ана телен өйрәнү теләге укучының эчкеихтыяҗына әверелә.

Укучыларның логик фикерләү дәрәҗәсен үстерү дә мөһим. Балалар ана телендә аралашканда, фикерләрен ачык,аңлаешлы, эзлекле, стилистик яктан дөрес, төгәл итеп адресатка җиткерә белергә тиеш.

Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү кебек бурычлар да җитди таләпләрдән санала.

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының күбрәк рус телендә аралашуларын һәм фәннәрнең рус телендә үзләштерелүен истә тотып, темаларны үткәндә, аның рус телендәге үзенчәлеген (охшаш һәм аермалы якларын) кыскача билгеләп бару зарур. Белем бирү программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык һәм көч җитәрлек булу, дәвамчанлык һ. б. принципларны истә тотып төзелде.


ЭШ ПРОГРАММАСЫНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ

1.        Башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлау. (4 сәгать)

Лексикология буенча өйрәнгәннәрне кабатлау.

Татар телендә сүзнең мәгънәле кисәкләре буларак тамыр һәм кушымчалар. Кушымчаларның төрләре.

Башлангыч сыйныфларда исем, сыйфат, сан, алмашлык һәм фигыль буенча үткәннәрне кабатлау.

Синтаксис буенча өйрәнгәннәрне кабатлау: сүзтезмә һәм җөмлә; җөмләнең баш кисәкләре; җәенке һәм җыйнак җөмләләр; җөмләнең иярчен кисәкләреннән аергыч; җөмләнең тиңдәш кисәкләре һәм алар янында теркәгечләрне дөрес куллану; эндәш сүзләр һәм интонация.

2.        Фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография. (33 сәгать)

Фонетика һәм орфоэпия турында гомуми мәгълүмат. Авазларның ясалу урыннары һәм ысуллары турында төшенчә. Татар телендә сузык авазлар һәм аларның классификациясе. Аңкау һәм ирен гармониясе. Татар телендә сузыкларның кыскаруы.

Татар телендә иҗек калыплары. Сүз басымы. Интонация һәм аның төрләре турында гомуми мәгълүмат. Графика һәм орфография. Аваз һәм хәреф төшенчәләре. Татар алфавиты. Икешәр аваз кушылмасын белдергән хәрефләрнең (я, ю, е) дөрес язылышы, ъ һәм ь хәрефләренең дөрес язылышы. Сүзләргә фонетик анализ ясау

3.        Лексика һәм лексикография.(14 сәгать)

Лексика турында гомуми мәгълүмат. Сүзнең лексик мәънәсе. Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы. Кулланылыш өлкәсе буенча татар теленең сүзлек составы. Төрле типтагы сүзлекләрнең төзелү принциплары, алардан дөрес файдалану.

4.        Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы. (19 сәгать)

Сүзнең тамыры һәм кушымчалар. Төрле сүз төркемнәрен ясый торган кушымчалар. Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалардан бәйләгечләр һәм модальлек кушымчалары. Татар телендә кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе. Сүзнең нигезе. Тамыр һәм ясалма нигезле сүзләр. Татар телендә сүз ясалу ысуллары:

ясагыч кушымчалар белән яңа сүзләр ясалу;

сүзләрне кушу яки теркәү юлы белән кушма, парлы һәм тезмә сүзләр ясау;

бер сүз төркеменнән икенчесенә күчү юлы белән яңа сүзләр ясалу;

сүзләрне кыскарту юлы;

фонетик ысул белән яңа сүзләр ясалу:

сүзләрнең мәгънәсе үзгәрү юлы белән яңа сүзләр ясалу.Сүзләрнең төзелешен һәм ясалышын тикшерү.

        5. Кабатлау. (7 сәгать)

6.        Бәйләнешле сөйләм үстерү. (28 сәгать)

Бирелгән терәк сүзләрне кулланып, кечкенә хикәя төзү.

Өйрәнелгән сүз төркемнәрен файдаланып, яраткан ел фасылы турында кечкенә хикәя язу.

Хикәя һәм сорау җөмләләрне файдаланып, укыган китап яки караган спектакль буенча кара-каршы сөйләшү (диалог)төзү.

Укылган яки тыңланган әдәби әсәрдән өзеккә, хикәя һәм сорау җөмләләрне файдаланып, план төзү.

Бирелгән репликалардан логик бәйләнешле диалог төзеп язу.

Бирелгән фразеологик әйтелмәләрне бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү.

Изложение (сочинение) язарга өйрәнү.

Төрле характердагы диктантлар язу.


УКУЧЫЛАРНЫҢ ӘЗЕРЛЕК ДӘРӘҖӘСЕНӘ ТАЛӘПЛӘР

5 нче сыйныф ахырына укучылар татар теленнән түбәндәге белем, осталык һәм күнекмәләргә ия булырга тиеш:

Фонетика буенча.

Сузык һәм тартык авазларның классификациясен, алардагы үзгәрешләрне белү. Сингармонизм законын, аңкау һәмирен гармониясе үзенчәлекләрен сөйләмдә дөрес куллану.

Татар телендә иҗек калыплары, сүзләрне дөрес басым белән әйтү, тиешле интонация белән сөйләү.

Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Алфавитны истә калдыру.

Сүзләргә фонетик анализ ясау.

5.        Орфоэпик сүзлекләрдән файдалану.
Лексика һәм фразеология буенча.

Татар теленең сүзлек составын килеп чыгуы, кулланылу өлкәсе һәм кулланылу активлыгы буенча бәяли белү.

Сүзләрне һәм фразеологизмнарны урынлы куллану, аларның мәгънәләренә аңлатма бирә белү. Синоним, антоним,омоним сүзләрне дөрес куллану.

Төрле типтагы сүзлекләрдән файдалана белү.

Сүз төзелеше һәмсүз ясалышы буенча.

1.        Сүзләрнең мәгънәле кисәкләренә аңлатма бирә белү. Тамырдаш сүзләр табу. Сүзләрне төзелеше һәм ясалышыбуенча тикшерү.

2.        Татар телендә сүзләрнең ясалыш ысулларын белү.

Сөйләм эшчәнлеге буенча.

Укучыларның, үз тәҗрибәләреннән чыгып, диалогик һәм монологик сөйләм оештыра белүе.

Укыган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләү, планын төзү.

Бирелгән план буенча сочинение язу.

Якын дустыңа яки туганыңа хат язу.

Татарчадан русчага яки русчадан татарчага тәрҗемә итү күнегүләре эшләү.


Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Марданова Фәүзия Һадиевнаның

2012 – 2013 нче уку елына

ТАТАР ТЕЛЕННӘН 5А СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН

КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАНЫ

План “Рус телендә урта(тулы)гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятн укыту программасы “на (Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, Казан:Татарстан китап нәшрияты,2011) нигезләнеп төзелде.

Фән

Сыйныф

Еллык сәгатьләр саны

Атнага сәгатьләр саны

КИМ саны

Дәреслек авторы,

нәшер ителү елы

Тест

Изложение

Сочинение

Диктант

Сүзлек диктанты

БСҮ

Татар теле

105

3

6

5(1)

4(1)

6(3)

2

13

Ф. Ф. Харисов. һ.б., Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2009

2012 – 2013 нче уку елына методик тема

Шәһәр темасы

Мәктәп темасы

Укытучы темасы

 Педагогик кадрларның профессиональ үсешен, компетентлылыгын күтәрү максатыннан , белем бирү учреждениеләрендә гомуми белем бирү дәүләт стандартын (ФГОС) кертүне күздә тотып, методик хезмәт эшчәнлеген оештыру.

Белем бирүдә яңа стандарт  шартларында укыту-тәрбия процессының төп компетентлылык чараларын формалаштыру.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның иҗади эш алымнарын үстерүне тәэмин итү.


Календарь-тематик план

Тема

Сәг. саны

Үткәрү вакыты

Планлаштырылган нәтиҗә

КИМ

Белемнәр

Күнекмәләр

Гомуми белем һәм күнекмәләре һәм эшчәнлек ысуллары

план

факт

1

БСҮ.Туган тел турында әңгәмә.

1

Бирелгән тема буенча иҗади фикер йөртергә өйрәтү.

Мөстәкыйль фикер йөртү

Уку мәсьәләсен куя белү. Күмәк танып белү эшчәнлегендә актив катнашу.

БСҮ. Әңгәмә.

Кабатлау(4сәг.)

2

Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр.

1

Сүзләрнең мәгънәсе, туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләрне искә төшерү.

Сүзнең мәгънәле кисәкләрен билгеләү

3

Сүзнең мәгънәле кисәкләре. Кушымчалар.

1

Сүзнең тамыры, кушымчалары

Сүзнең мәгънәле кисәкләрен билгеләү

Уку мәсьәләсен куя белү. Күмәк танып белү эшчәнлегендә актив катнашу.

4

Сүз төркемнәрен кабатлауга күнегүләр.

1

Исем,алмашлык, сан, сыйфат ,фигыль буенча үткәннәрне кабатлау.

Җөмләдә сүз төркемнәрен дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану.

Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәсе булдыру.

5

Кереш диктант “Кичке елга” Н.В.Максимов һәм б. ”Диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы”,4 б.

1

Укытучы әйтүе артыннан ияреп язу

Эш урынын оештыра белү.

Диктант

6

 Сүзезмә һәм җөмләләр.

1

Сүзтезмәләрдә иярүче һәм ияртүче сүзләрне билгеләү. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре. Тиңдәш кисәкләр; эндәш сүзләр.

Типик хаталарны төзәтү, дәлилләү

7

БСҮ. Изложение.”Керпе” З.Н.Хәбибуллина, И.Г.Гыйләҗев “Изложениеләр җыентыгы”, 20 б.

1

Изложение язу.

Мөстәкыйль фикер йөртү

БСҮ.Инша

Фонеика, орфоэпия, графика һәм орфография (33сәг.)

8

Фонетика һәм орфоэпия турында гомуми мәгълүмат.

1

Тел белеменең фонетика бүлеге сөйләм авазларын, орфоэпия бүлеге сүзләрне дөрес әйтергә, орфография бүлегенең дөрес язарга өйрәтүен үзләштерү

Аваз һәм хәрефне аера белү

9

 Авазларның ясалу урыннары.

1

Авазларның ясалу урыннарын өйрәнү.

Аваз һәм хәрефне аера белү

10

Сузык авазлар.

1

Сузыкларның, телнең хәрәкәтенә карап, алгы һәм арткы рәт сузыкларына, ә иреннәр хәрәкәтенә карап, иренләшкән һәм иренләшмәгән сузыкларга бүленеше

Авазларның ясалу урынын билгели белү

Күмәк танып белү эшчәнлегендә актив катнашу

11

Сузыклар гармониясе.

1

[о] һәм [ŏ], [е] һәм [е], [ы] һәм [ы] авазларын дөрес әйтә белү. Калын һәм нечкә сузыклар.

Авзларны дөрес әйтү һәм язуда дөрес бирү. Сүзләргә кушымчаларны дөрес ялгау

Күмәк танып белү эшчәнлегендә актив катнашу

12

Ирен гармониясе

1

Ирен гармониясе

Ирен гармониясенә буйсынган сүзләрне дөрес язу

Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәсе булдыру

13

Тартык авазлар.

1

Тартык авазларның ясалу үзенчәлекләрен белү

Тартык авазларны аера белү, яңгырау һәм саңгырау тартыклар

Мөстәкыйль белем алу буенча эшне планлаштырырга өйрәнү.

14

БСҮ. Изложение ”Алтын көз” Ш.Сайкин “Диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы”

1

Бирелгән тема буенча иҗади фикер йөртергә өйрәтү.

Укытучы әйтүе буенча фикерне эзлеклелектә яза белү.

Орфографик һәм пунктуацион яктан дөрес язу

БСҮ. Инша

15

Хаталар өстендә эш. [в] һәм [w] тартыклары.

1

[в]  һәм [w] тартыкларын аеру

Сүзләрне дөрес язу

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү

16

[х] һәм [һ] тартыклары. Сүзлек диктанты.

1

Һ] һәм [х] тартыкларын аеру

С/д

17

[г], [гъ] тартыклары.

[к], [къ] тартыклары.

1

Къ] һәм [гъ] авазларының язуда к, г хәрефләре аша белдерелүе.

Төшенчә, термин, кагыйдәне аңлап кабул итү

Дәреслек белән эш итә белү.

18

[м], [н], [ң] тартыклары

1

[м] һәм [н] тартыкларының әйтелешләре, язылышы

Әлеге авазларны дөрес әйтү һәм сүзләрне дөрес язу

Мөстәкыйль белем алу буенча эшне планлаштырырга өйрәнү

19

 [ч], [ц], [щ] тартыклары.

1

[ч], [ц], [щ] тартыкларының әйтелешләре, язылышлары

Әлеге авазларны дөрес әйтү һәм сүзләрне дөрес язу

Төшенчә, термин, кагыйдәне аңлап кабул итү

20

[’] (һәмзә) тартыгы.

1

Авазны белдерүче хәрефләрнең дөрес язылышы

Дөрес әйтү һәм язу

Күмәк танып белү эшчәнлегендә актив катнашу

21

Контроль диктант «Яктылык». Н.В.Максимов һәм б. ”Диктантлар җыентыгы”, 5 б.

1

Укытучы әйтүе артыннан ияреп язу

Орфографик һәм пунктуацион яктан дөрес язу

Контроль диктант

22

Тартык авазларның сөйләмдәге үзгәреше. Хаталар өстендә эш.

1

Тартык аваз хәрефләрен язуда дөрес билгеләү. Тартыклар

ассимиляциясе.

Аваз үзгәрешләрен билгеләү

чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

23

Тартык авазларның сөйләмдәге үзгәреше.

1

Тартык аваз хәрефләрен язуда дөрес билгеләү. Борын һәм ирен ассимиляциясе.

Аваз үзгәрешләрен билгеләү

чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

 24

Тартык һәм сузык авазларны кабатлау. Тест.

1

Тартык һәм сузык авазларны кабатлау. Укучыларның белемнәрен тикшерү.

Аваз үзгәрешләрен билгеләү, ныгыту күнегүләре эшләү.

Чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

Тест.

25

Татар телендә иҗек калыплары.

1

Иҗекләрнең ике төркемгә бүленүе.

Иҗек калыпларын ныгыту күнегүләре.

Эшне планлаштыра белү..

26

Иҗек калыпларын ныгыту күнегүләре.

1

Иҗек калыпларын ныгыту күнегүләре.

Иҗек калыпларын ныгыту күнегүләре.

27

Сүз басымы

1

Сүзнең басымын билгели белү. Татар телендә басымның, нигездә, соңгы иҗеккә төшүе.

Сүзләргә басымны дөрес кую

Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү.

28

Диктант “Урман тургае” Н.В.Максимов һәм б. ”Диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы”,9 б.

1

Укытучы әйтүе артыннан ияреп язу.

Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү.

Диктант

29

Татар телендә сузыкларның кыскаруы.

1

Татар телендә сузыкларның кыскаруы.

Практикада куллана белү.

30

Хаталар өстендә эш. Интонация, аның төрләре.

1

Интонация, тыныш билгеләре

Сөйләмдә интонацияне дөрес кую

Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү.

31

БСҮ. Сочинение.

Китап- белем чишмәсе.

1

Бәйләнешле сөйләм оештыру

Сүзлекләрдән файдалана белү

БСҮ. Сочинение

32

Графика һәм орфография

1

Графика турында төшенчә

Типик хаталар өстендә эш

Мөстәкыйль белем алу буенча эшне планлаштырырга өйрәнү.

33

Татар алфавиты.

1

Татар алфавитын өйрәнү.

Практикада куллана белү.

34

Сузык аваз хәрефләре.

1

Сузык авазларны язуда дөрес билгели белү.

Сузык авазларны язуда дөрес билгели белү.

Мөстәкыйль белем алу буенча эшне планлаштырырга өйрәнү.

35

Я,е,ю хәрефләренең дөрес язылышы.

1

Е,ю,я хәрефләренең дөрес язылышы.

Дөрес язу күнекмәләрен булдыру

Практикада куллана белү.

36

О,ө хәрефләренең дөрес язылышы.

О,ө хәрефләренең дөрес язылышы.

Дөрес язу күнекмәләрен булдыру

Практикада куллана белү.

37

БСҮ. Диалог төзү күнекмәләре.

1

Диалогны дөрес төзү һәм куллану.

Бирелгән текстның телен һәм стилен саклап яза белү.  

Белем алуның рациональ ысулларын сайлау.

БСҮ. Диалог төзү.

38

Тартык аваз хәрефләре. В хәрефенең дөрес язылышы.

1

Тартык авазларны язуда дөрес билгели белү.

Типик хаталар өстендә эш

39

[къ], [гъ] авазларының язуда белдерелүе

1

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларның парлашуы.

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аера белү

Дөрес язу күнекмәләрен булдыру.

40

ъ һәм ь хәрефләренең дөрес язылышы.

1

ъ һәм ь хәрефләренең дөрес язылышы

Дөрес язу күнекмәләрен булдыру.

41

ъ һәм ь хәрефләренең дөрес язылышы.

1

ъ һәм ь хәрефләренең дөрес язылышы

Дөрес язу күнекмәләрен булдыру.

42

БСҮ. Инша. “ Песнәк һәм Әнисә” З.Н.Хәбибуллина, И.Г.Гыйләҗев “Изложениеләр җыентыгы”,15 б.

1

Бирелгән тема буенча иҗади фикер йөртергәөйрәтү.

Сөйләм төрләрен (сыйфатлау, хикәяләү, фикер йөртү) кулланып, фикерне эзлекле язу.

Мөстәкыйль фикер йөртү

БСҮ. Изложение

43

Хаталар өстендә эш. Тартык аваз хәрефләрен ныгыту күнегүләре.

1

Хаталар өстендә эш. Тартык аваз хәрефләрен ныгыту күнегүләре.

Фонетика буенча кагыйдәләр

Мөстәкыйль эшчәнлекне оештыру

44

Сүзләргә фонетик анализ ясау.

1

Сүзләргә фонетик анализ ясау.

Фонетика буенча кагыйдәләр

Мөстәкыйль эшчәнлекне оештыру

45

Сүзләргә фонетик анализ ясау.

1

Сүзләргә фонетик анализ ясау.

Фонетика буенча кагыйдәләр

Мөстәкыйль эшчәнлекне оештыру

46

Тартык авазлар. Тест. 

1

Ныгыту күнегүләре.

Тартык авазларның бүленешен белү, дөрес анализ ясау.

Тест

Лексикология һәм лексикография (14 сәг.)

47

Лексика һәм лексикология турында мәгълүмат.

1

Лексика һәм лексикология. Сүзләрнең лексик мәгънәсе.

Сүзләрне урынлы куллану

Күчереп язу

Сүзлекләр белән эшли белү күнекмәсе

48

Бер һәм күп мәгънәле сүзләр.

1

Бер һәм күп мәгнәле сүзләр.

Бер һәм күп мәгнәле сүзләрне сөйләмдә дөрес куллану.

49

БСҮ.  

Яраткан ел фасылым. Әңгәмә.

1

Бирелгән тема буенча иҗади фикер йөртергә өйрәтү.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Сөйләм төрләрен (сыйфатлау, хикәяләү, фикер йөртү) кулланып, фикерне эзлекле төзү.

БСҮ. Әңгәмә

50

Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы.

1

Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы.

Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзләрен билгели алу

Белем алуның рациональ ысулларын сайлау.

51

БСҮ. Контроль диктант ”Беренче кар”. Н.В.Максимов һәм б. ”Диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы”

5-11кл.,10 б.

1

Укытучы әйтүе артыннан ияреп язу.

Орфографик һәм пунктуацион яктан дөрес язу

Контроль диктант

52

Алынма сүзләр. Хаталар өстендә эш.

1

Алынмалар , аларга кушымчалар ялгану тәртибе

Кушымчаларны алынмаларга дөрес ялгау

Сүзнең мәгънәле кисәкләрен аера белү.

53

Интернациональ сүзләр.

1

Интернациональ сүзләр.

Интернациональ сүзләр билгели, аларга кушымчаларны дөрес ялгау.

Белем алуның рациональ ысулларын сайлау.

54

БСҮ.” Мин һәм чит ил”. Әңгәмә.

1

Бирелгән тема буенча иҗади фикер йөртергә өйрәтү.

Мөстәкыйль фикер йөртү

БСҮ. Әңгәмә

55

Кулланылышы буенча  татар теленең сүзлек составы.

Гомумхалык сүзләре

1

Кулланылыш өлкәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы. Төркемнәре: гомумхалык сүзләр, диалекталь сүзләр, профессиональ сүзләр һәм атамаларны аера белү.

Атамаларны аера белү, сүзләрне кулланылыш өлкәсе ягыннан билгеләү.

Белем алуның рациональ ысулларын сайлау.

56

БСҮ. Инша. “ Песи” З.Н.Хәбибуллина, И.Г.Гыйләҗев “Изложениеләр җыентыгы”.

1

Бирелгән тема буенча иҗади фикер йөртергә өйрәтү.

Текстны бирелгән эзлеклелектә яза белү

Орфографик һәм пунктуацион яктан дөрес язу

БСҮ. Изложение

57

Хаталар өстендә эш. Һөнәрчелек сүзләре.

1

Кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы. Актив һәм пассив сүзләр. Искергән сүзләр.

Атамаларны аера белү, сүзләрне кулланылыш өлкәсе ягыннан билгеләү.

Белем алуның рациональ ысулларын сайлау.

58

Актив һәм пассив сүзләр. Искергән сүзләр.

1

59

Неологизмнар.

1

неологизмнар

Аларны аера белү

Кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе

60

Фразеологик әйтелмәләр.

1

Фразеологизмнар

Фразеологизмнарны тану, мәгънәләрен аңлату

Күмәк танып белү эшчәнлегендә актив катнашу

61

Фразеологик әйтелмәләр.

1

Фразеологизмнар

Фразеологизмнарны тану, мәгънәләрен аңлату

Күмәк танып белү эшчәнлегендә актив катнашу

62

БСҮ. Фразеологик әйтелмәләрне тәрҗемә итү.

1

Фразеологик бөтеннәрнең (күпчелеге) башка телләргә сүзгә-сүз тәрҗемә ителмәве

Фразеологизмнарны тәрҗемә итү

Сүзлекләр белән эшли белү күнекмәсе

БСҮ. Тәрҗемә

63

Лексикография.

1

Сүзләрне җыю, тәртипкә салу һәм сүзлекләр төзү турындагы фәннең лексикография дип аталуы

Сүзлекләр белән эш итү, аларның төзелеше

64

Сүзләргә лексик анализ ясау.

1

Лексик анализ тәртибе.

Сүзләргә телдән һәм язма формада лексик анализ ясау

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү

65

БСҮ. Лексика бүлеген кабатлау. Тест.

1

Белем алуның рациональ ысулларын сайлау.

БСҮ. Тест

66

БСҮ. Белешмә язу

1

Белешмә язу.

Орфографик һәм пунктуацион яктан дөрес язма сөйләм формалаштыру

Сөйләм төрләрен (сыйфатлау, хикәяләү, фикер йөртү) кулланып, фикерне эзлекле язу.

БСҮ. Белешмә язу.

67

БСҮ. Сочинение ”Кыш”

1

”Кыш”темасына сочинение язу. Бирелгән тема буенча иҗади фикер йөртергәөйрәтү.

Орфографик һәм пунктуацион яктан дөрес язма сөйләм формалаштыру

Сөйләм төрләрен (сыйфатлау, хикәяләү, фикер йөртү) кулланып, фикерне эзлекле язу.

БСҮ. Сочинение

68

Хаталар өстендә эш.

Лексикология бүлеген ныгыту күнегүләре.

1

Лексикология бүлеген ныгыту күнегүләре.

Эш сыйфатына бәя бирә белү.

Лексикология бүлеге буенча белемнәрне гамәлдә куллану

Мөстәкыйль эшчәнлекне оештыру

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү

Сүз төзелеше һәм ясалышы (19сәг.)

69

Тамыр һәм кушымчалар. Төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчалар.

1

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы. Тамыр һәм кушымчалар. Төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчалар.

Тамыр һәм кушымчаларны аера белү

Күмәк танып белү эшчәнлегендә актив катнашу

70

Тамырдаш сүзләр.

1

Тамырдаш сүзләр.

Тамырдаш сүзләрне аера белү.

71

 Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар.

1

Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар

Мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларны билгели алу

Кагыйдәләрне аңлап куллану

Уку мәсьәләсен куя белү.

72

Бәйләгеч кушымчалар.

1

Бәйләгеч кушымчалар.

Типик хаталарны төзәтү. Бәйләгеч кушымчаларны билгели алу

73

БСҮ. Контроль изложение ”Унбиш яшьлек герой”. Н.В.Максимов һәм б.”Диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы” 5-11кл.,11

1

Бирелгән текстның телен һәм стилен саклап яза белү.

Белем алуның рациональ ысулларын сайлау

БСҮ. Контроль изложение

74

Хаталар өстендә эш. Модальлек кушымчалары

1

Модальлек кушымчалары

Модальлек кушымчаларын аеру һәм дөрес билгеләү

Күмәк танып белү эшчәнлегендә актив катнашу

75

Модальлек һәм бәйләгеч кушымчалар

1

Кушымчаларны аеру һәм дөрес билгеләү, дөрес тәртиптә ялгау

76

БСҮ. Диктант “Чабата үрү кыенмы?” Н.В.Максимов һәм б.”Диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы” 5-11кл.,18

1

Орфографик һәм пунктуацион яктан дөрес язу

Укытучы әйтүе артыннан ияреп яза алу

БСҮ. Диктант

77

Хаталар өстендә эш. Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе.

1

Хаталар өстендә эш. Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибен өйрәнү.

Типик хаталарны төзәтү.

Эшнең дөреслеген тикшерү

78

Сүзнең нигезе. Тамыр һәм ясалма сүзләр.

1

Нигез, тамыр һәм ясалма нигез

Сүзнең нигезен билгеләү, тамыр һәм ясалма нигезләрне аера алу

Күмәк танып белү эшчәнлегендә актив катнашу

79

Сүз төзелешен тикшерү.

1

Сүз төзелешенә анализ

Сүз төзелешенә анализ ясый белү

80

Сүз төзелешен ныгыту күнегүләре.

1

Сүз төзелешен ныгыту күнегүләре.

Сүзнең мәгънәле кисәкләрен, ясагыч кушымчаларны аера белү, тамырдаш сүзләрне билгеләү

81

БСҮ. Сочинение (Инша) “Яз билгеләре”.

1

Бирелгән тема буенча иҗади фикер йөртергәөйрәтү.

Орфографик һәм пунктуацион яктан дөрес язу

Сөйләм төрләрен (сыйфатлау, хикәяләү, фикер йөртү) кулланып, фикерне эзлекле язу.

БСҮ. Сочинение

82

Хаталар өстендә эш. Сүз ясалу ысуллары.

1

Сүз ясалу ысуллары.Кушымча ялгану ысулы.

Ясалма һәм тамыр сүзләрне аеру

Эшнең дөреслеген тикшерү.

83

Кушымча ялгану ысулы.

1

Сүз ясагыч кушымчаларның тамыр нигезгә дә, ясалма нигезгә дә ялгануы.

Ясагыч кушымчалы сүзләрне аера белү

Күмәк танып белү эшчәнлегендә актив катнашу

84

Сүзләр кушылу ысулы.

1

Сүзләрне кушу ысулы белән яңа сүзләрнең ике яки өч сүзне кушып, теркәп, тезеп ясалуы

Кушма сүзләрне тану, тамырларын аерып чыгару, дөрес язу

Уку мәсьәләсен куя белү.

85

Сүзләр кушылу ысулы. Сүзлек диктанты. Ә.Б.Шакирҗанова “Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы”, 27 б.

1

Сүзләрне кушу ысулы белән яңа сүзләрнең ике яки өч сүзне кушып, теркәп, тезеп ясалуы

Конверсия ысулы белән ясалган сүзләрнең сүз төркемен билгеләү

Күмәк танып белү эшчәнлегендә актив катнашу

С/д

86

Бер сүз төркеменнән икенчесенә күчү ысулы.

1

Бер сүз төркеменнән икенчесенә күчү ысулы белән сүзләр ясалу.

Сүзләрнең сүз төркемен билгеләү

87

Сүзләрне кыскарту ысулы.

1

Кыскартылма сүзләр

Кыскартылма сүзләрне таркату, ясалу ысулларын билгеләү

88

Фонетик ысул.

1

Фонетик ысул.

Фонетик ысул белән ясалган сүзләрне белү

89

БСҮ. Без – Тукай оныклары. Әңгәмә.

1

Без – Тукай оныклары.

Г. Тукай эшчәнлеге турында белү

Эзлекле сөйләм оештыра алу

БСҮ. Әңгәмә.

90

Сүзнең мәгънәсе үзгәрү ысулы белән сүз ясалу.

1

Сүзнең мәгънәсе үзгәрү ысулы белән сүз ясалу.

Ле Хаталар өстендә эш. ксик-семантик ысул белән ясалган сүзләрне билгели белү.

Танып белү активлыгын үстерү.

91

Сүз ясалышын тикшерү.

1

Сүз ясалышы буенча анализ

Сүзләрнең ясалышын билгели алу

Мөстәкыйль эшчәнлекне оештыру

92

БСҮ. Контроль сочинение “Кошлар - безнең дусларыбыз”

1

Бирелгән тема буенча иҗади фикер йөртергә өйрәтү.

Бирелгән текстның телен һәм стилен саклап яза белү.

Белем алуның рациональ ысулларын сайлау

БСҮ. Контроль сочинение

Еллык материалны кабатлау(7 сәг.)

93

Хаталар өстендә эш. Сүз ясалышын кабатлау.

1

Сүз ясалышын кабатлау.

Типик хаталарны төзәтү.

Эшнең дөреслеген тикшерү

94

БСҮ. Спектакль карагач. Әңгәмә.

1

.

Спектакль карагач. Әңгәмә.Үзләре караган спектакльләре турында фикер алышу.

Иҗади фикерләүне үстерү.

Сөйләм төрләрен (сыйфатлау, хикәяләү, фикер йөртү) кулланып, фикерне эзлекле сөйли белү

БСҮ. Әңгәмә.

95

Еллык контроль диктант.«Матур җәй” Н.В.Максимов һәм б.”Диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы” 5-11кл.,15

1

Орфографик һәм пунктуацион яктан дөрес язу

Укытучы әйтүе артыннан ияреп яза алу

Контроль диктант

96

 Хаталар өстендә эш. Сүз төзелеше бүлеген кабатлау.

1

Сүз төзелеше бүлеген кабатлау.

Бүлекләр буенча белемнәрне гамәлдә куллану

Гомумиләштереп нәтиҗә ясау, белемнәрне гамәлдә куллану

97

БСҮ. Яраткан язучым. Әңгәмә.

1

Яраткан язучым. Әңгәмә

Иҗади фикер йөртү күнекмәләре бирү.

Сөйләм төрләрен (сыйфатлау, хикәяләү, фикер йөртү) кулланып, фикерне эзлекле сөйли белү

БСҮ. Әңгәмә.

98

Фонетика буенча кабатлау күнегүләре.

1

Фонетика буенча кабатлау күнегүләре.

Бүлекләр буенча белемнәрне гамәлдә куллану

Иҗади фикер йөртү күнекмәләре бирү.

Гомумиләштереп нәтиҗә ясау, белемнәрне гамәлдә куллану

99

Фонетика бүлеген  кабатлау.

1

100

БСҮ. “Туган ягым табигате” Хикәя.

1

План нигезендә хикәя язу.

БСҮ. Хикәя.

101

Лексика бүлеген  кабатлау

1

Лексика бүлеген  кабатлау.

102

Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

1

Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

103

БСҮ. Тәрҗемә күнегүләре.

1

.

Тәрҗемә күнегүләре.

Укучыларның сүзлек байлыгын арттыру күнекмәләре бирү.

Эшнең дөреслеген тикшерү.

БСҮ. Тәрҗемә.

104

Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау. Тест

1

Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау, белемнәрен тикшерү.

Бүлек буенча өйрәнелгән кагыйдәләрне гамәлдә кулланырга өйрәнү.

Гомумиләштереп нәтиҗә ясау, белемнәрне гамәлдә куллану

Тест

105

БСҮ. “Тиздән каникуллар”. Әңгәмә.

Йомгаклау.

1

Укучыларның каникулга планнары белән танышу.

Иҗади фикерләүне үстерү.

Сөйләм төрләрен (сыйфатлау, хикәяләү, фикер йөртү) кулланып, фикерне эзлекле сөйли белү

 БСҮ. Әңгәмә.

УКУЧЫЛАРНЫҢ БЕЛЕМ, ОСТАЛЫК ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРЕН

БӘЯЛӘҮ НОРМАЛАРЫ

Уку тизлеген билгеләү һәм аны бәяләү.

1 минутта 130 - 190 иҗек, 70 - 80 сүз уку.

Укучы билгеләнгән күләмдә сүзләрне дөрес һәм җөмләләрне сәнгатьле итеп, тулысынча аңлап укыса, "5" ле куела.

Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килсә һәм текст эчтәлеге буенча укытучы сорауларына җавап бирә алып, укубарышында 1-2 әйтелеш хатасы һәм сөйләмнең структур бүленешендә берничә төгәлсезлек җибәрелсә, "4" ле куела.

Уку тизлеге программада каралган таләпләргә туры килмәсә, текст эчтәлеге буенча укытучы сорауларына җавапбиргәндә, төгәлсезлекләр җибәрелсә, дөрес әйтелешкә бәйле һәм сөйләмнең төп структур берәмлекләренә бүлгәндә 3-5төгәлсезлек күзәтелсә, "3" ле куела.

Уку күнекмәләре тиешле тизлектән шактый түбән булып, текст эчтәлеген өлешчә аңлап, 5-6 дан артык әйтелешхатасы җибәрелсә, "2" ле куела.

Язма эшләрне бәяләү.

Барлык сорауларга да дөрес җавап бирелсә, "5" ле куела (бер сөйләм хатасы яки бер пунктуацион хата булыргамөмкин).

Сорауларга дөрес җавап бирелсә, ләкин ике сөйләм хатасы, өч орфографик, ике пунктуацион хата яки ике сораугаҗавап язганда төгәлсезлек җибәрелсә, "4" ле куела.

Язма эштә сорауларга җавап бирә белү күнекмәләре сизелсә, өч сөйләм хатасы, дүрт орфографик, биш пунктуационхата булса, "3" ле куела.

Җавапларның яртысы дөрес булмаса, сөйләм хаталары өчтән артса, биш орфографик, алты пунктуацион хатасыбулса, "2" ле куела.

Диктантларны бәяләү

Орфографик хатасы булмаса, "5" ле куела (бер пунктуацион хата булырга мөмкин)

Бер орфографик, бер пунктуацион хатасы булса, "4" ле кеула.

Ике орфографик, ике пунктуацион хатасы булса, "3" ле кеула.

Биш орфографик, дүрт - алты пунктуацион хатасы булса, "2" ле кеула.

Сүзлек диктантын бәяләү

16-20 сүз.

Пөхтә итеп язылган, хатасы булмаган эшкә "5" ле куела.

Бер орфографик хаталы эшкә "4" ле куела.

Өч орфографик хаталы эшкә "3" ле куела.

Биш орфографик хаталы эшкә "4" ле куела.

Уку елы башында 50 сүз, уку елы ахырында 50-60 сүз.

Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса "5" ле куела. (Бер - орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә "4" ле куела.

Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки эч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә "3" ле куела.

Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә "2" ле куела.

Изложение бәяләү

Уку елы башанда 70 - 110 сүз, язма күләме 55 - 70 сүз. Уку елы ахырында 110 - 140 сүз, язма күләме 70 - 85 сүз.

Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә "5" ле куела.(Бер орфографик, ике пунктуацион, яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.)

Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-икефактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион , бер грамматик хатасы булган эшкә "4" ле куела.

Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өчорфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә "3" ле куела.

Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса,орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, "2" лекуела.

Сочинение бәяләү

Ике сәгать дәвамында сыйныфта язылган сочинениенең күләме 0,5 - 1 бит булырга тиеш.

Язманың эчтәлеге темага туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стильбердәмлеге сакланса, "5" ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)

Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдә зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактикхата җибәрелсә, стиль ягы камиль булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, "4'ле куела.

Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек
байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик)яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, "3" ле куела.

Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендә язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлыбулса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, бишорфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт-алты сөйләм хатасы булс?, "2" ле куела.


Контроль эшләрграфигы.

Тема

Үткәрү вакыты

Контроль төре

БСҮ. Туган тел турында әңгәмә.

БСҮ. Әңгәмә.

Кереш диктант “Кичке елга”.

Кереш диктант

БСҮ. Инша “Керпе”

Инша

БСҮ. Инша “Алтын көз”

БСҮ. Инша

Сүзлек диктанты.

Сүзлек диктанты.

Контроль диктант “Яктылык”

Контроль диктант

Укучыларның белемнәрен тикшерү. Тест.

Тест.

Диктант “Урман тургае”

Диктант

БСҮ. Инша “Китап – белем чишмәсе.

БСҮ. Сочинение

БСҮ. Диалог төзү күнекмәләре

БСҮ. Диалог төзү.

БСҮ. Инша “Песнәк белән Әнисә”

БСҮ. Инша

Укучыларның белемнәрен тикшерү. Тест.

Тест.

БСҮ. Яраткан ел фасылым. Әңгәмә.

БСҮ . Әңгәмә.

Контроль диктант “Беренче кар”.

Контроль диктант

БСҮ. Мин һәм чит ил. Әңгәмә.

БСҮ. Әңгәмә.

БСҮ. Инша “Песи”.

БСҮ. Инша

БСҮ. Фразеологик әйтелмәләрне тәрҗемә итү.

БСҮ. Тәрҗемә.

Укучыларның белемнәрен тикшерү. Тест.

Тест.

Лексикология бүлеге буенча тест.

Тест.

БСҮ. Белешмә язу.

БСҮ. Белешмә язу.

БСҮ. Инша (сочинение)” Кыш”.

БСҮ. Инша (сочинение)”

Сүз төзелеше бүлеге буенча тест.

Тест.

БСҮ. Контроль изложение “Унбиш яшьлек герой”.

БСҮ. Контроль изложение

Диктант“Чабата үрү кыенмы?”

Диктант

БСҮ. Сочинение. Яз билгеләре

БСҮ. Сочинение.

Сүзлек диктанты.

Сүзлек диктанты.

БСҮ. Без – Тукай оныклары.

БСҮ. Әңгәмә.

БСҮ. Контроль сочинение “Кошлар безнең дусларыбыз”.

БСҮ. Контроль сочинение

БСҮ. Спектакль карагач

БСҮ. Әңгәмә.

Еллык контроль диктант “Матур җәй”

Контроль диктант

БСҮ. Яраткан язучым. Әңгәмә.

БСҮ. Әңгәмә.

БСҮ. Туган ягым табигате. Хикәя.

БСҮ.  Хикәя.

БСҮ. Тәрҗемә күнегүләре.

БСҮ. Тәрҗемә.

Укучыларның белемнәрен тикшерү. Тест.

Тест.

БСҮ. Тиздән каникуллар. Әңгәмә.

БСҮ. Әңгәмә.

Әдәбият, укыту чаралары.

Дәреслек: Ф. Ф. Харисов. һ.б., Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2009

Рус телендә урта(тулы)гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы.Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова;Казан:Мәгариф,2010

 “Мәйдан” журналы.

“Фән һәм мәктәп” журналы.

“Ачык дәрес” газетасы.

Әдәби китаплар.

Русча-татарча,татарча-русча сүзлекләр.

Тематик папкалар.

 Белем порталы.

Открытый класс сайты.

Портретлар.

Таблицалар.

Рефератлар


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Календарно-тематическое планирование по родному(татарскому) языку для русскоязычных групп 1 класса

Данное календарно-тематичекое планирование составлено в соответствии с ФГОС НОО учебного предмета и входит в предметную область "Родной язык и литературное чтение на родном языке"...