Минем Ватаным- Татарстан.
классный час (5 класс) по теме

Туган илгә  багышланган сыйныф сәгате.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл syynyf_sgate.docx16.6 КБ

Предварительный просмотр:

Сыйныф сәгате

Тема: Минем Ватаным- Татарстан.

Максат:1) туган якка мәхәббәт хисе тәрбияләү;

2) Татарстанның дөнья күләмендәге урынын күрсәтү;

3) балаларның сөйләм телләрен үстерү.

Җиһазлау: дәүләт символлары, рәсемнәр, балалар рәсемнәре, тестлар.

Дәрес барышы: Сыйныф сәгатен “Татарстан таңнары” М. Макаров музыкасы, Г. Афзал шигыренә язылган җыр белән башлап җибәрәбез. Балалар төрле милләт киемнәрен киеп сыйныф укучылары алдына чыгып басалар.

Оештыру моменты:

-Исәнмесез, балалар. Бүгенге сыйныф сәгатебезне башлыйбыз. Иң элек, әйтегез әле без яшәгән ил ничек дип атала?

1 укучы:-Безнең туган илебез Татарстан дип атала.

Укытучы: Татарстан Республикасы  турында нәрсәләр беләсез?

Җаваплар:

-Татарстан Республикасы- зур һәм бай Республика;

Татарстанда 18 шәһәр, 50 район бар;

Йөздән артык милләт вәкиле яши;

-Татарстанда күп елгалар, калын урманнар, тигез далалар бар.

2.Төп өлеш.

Укытучы: Дөрес, балалар.

Татарстан белән горурланып була. Ни өчен? Кем әйтә?

2 укучы: Татарстан- көчле, бай Республика. Ул безнең туган җиребез.

3 укучы: Татарстан- безнең Ватаныбыз. Аның гербы, флагы, гимны бар.

4 укучы: Татарстанда руслар, татарлар, марилар, чувашлар, удмуртлар һ. б. милләт кешеләре дус яши. 6 ноябрь- Татарстан конституциясе көне.

5 укучы: Конституциядә татар һәм рус телләре- дәүләт телләре дип язылган. Мин Республикам белән горурланам. Ә хәзер Татарстан турында нинди шигырьләр беләсез? Сөйләп карагыз.

Туган ягы кирәк кешегә.

Яшәр өчен бетмәс көч алырга

Олысына һәм дә кечегә,-

Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле

Туган ягы кирәк кешегә.

(Фәнис Яруллин.)

Татарстан җирләре.

Самолетта очып барам

Якынлашкандай Айга.

Тәрәзәдән җиргә карыйм:

Әй кызык икән анда!

Әнә Бөгелмәм, Казаным-

Күренә минем Ватаным!

Факеллар нурланып яна,

Күрәм нефть фонтанын.

Кама заводлары артта,

Идел дәрьясы уңда.

Әнә Зәйдә су керәләр,

Мин һаман юлда, юлда.

Тагын нефть вышкалары

Әлмәттә, Азнакайда.

Кырларда иген өлгергән-

Шатлык кына һәркайда!

(Әдхәт Синегулов)

Татарстаным.

Көмеш суларың,

Зәңгәр урманың

Якын күңелгә,

Татарстаным!

Син- туган ягым,

Син- минем таңым

Татарстаным!

(Илдар Юзеев.)

Алтын безнең җир.

Бакча безнең ил,

Алтын безнең җир,

Җиргә тезләнеп,

Чәчәк өздем мин.

(Бари Рәхмәт)

Минем бакчам.

Иркен һәм матур да

Безнең Туган илебез.

Урманга бай, суга бай

Гөлбакчалы җиребез.

(Әминә Бикчәнтәева)

Укытучы: Рәхмәт. Без Татарстанда 18 шәһәр бар дидек. Сез нинди шәһәрләрне беләсез?

Балалар: Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә, Чистай, Алабуга, Казан һ.б.

Укытучы: Алар арасында иң зурысы нинди шәһәр?

Балалар: Казан.

Укытучы : Дөрес, балалар. Казан турында сез нәрсәләр беләсез?

1 укучы: Казан- Татарстанның башкаласы. Аның тарихы бай. Казанны Кремль, Сөембикә манарасы бизи.

2 укучы: Казанда Г. Тукай, М. Горький, М. Җәлил яшәгәннәр.

Фонетик уен: Кроссвордны чишү.

-Ә хәзер, балалар, без сезнең белән алия башкаруында татар халык биюен карыйк.

Татар халык биюе.

Тест сорауларына җавап бирү

Татарстанда нинди телләр дәүләт телләре дип игълан ителгәннәр?

а) татар теле;

ә) татар һәм инглиз телләре;

б) татар һәм рус телләре.

2. Татарстан елгалары:

а) Идел, Чулман, Иртыш;

ә) Нократ, Нева, Зөя;

б) Чулман, Агыйдел, Зәй.

3. Артык сүзне табыгыз:

а) Әлмәт;

ә) Чаллы;

б) Зәй;

в) Чулман.

4. Татарстан нинди казылмаларга бай?

а) газ;

ә) нефть;

б) ташкүмер.

5. Татар милли ашларына нинди ашларны кертәсез?

а) хачапури; (груз.)

ә) өчпочмак; (татар.)

б) чебурек; (үзбәк)

6. Мөселман календаре буенча яңа елны каршылау ничек атала?

а) Нәүрүз;

ә) Сөембикә;

б) Сөмбелә.

Мәкаль һәм әйтемнәр өстендә эш.

Туган илең- туган анаң.

Балыкка- су, кояшка- һава, кешегә туган ил кирәк

3.Йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында"

Бу  материал  Бөек  Җиңүнең  70  еллыгына  багышлап  әзерләнгән  иде.  Ләкин  хәзер  дә  актуальлеген  югалтмагандыр...

Ватаным-Татарстан.

Милли төбәк компонентларына нигезләнеп үткәрелгән кичә үрнәге.Туган төбәккә, туган Ватанга мәхәббәт хисләре тәрбияләүне,халык уеннарын, халык авыз иҗатын  искә төшерүне үз эченә ала....

Ватаным Татарстан

6 -7 нче сыйныф укучылары белән үткәргән кичәгә өстәмә материал...

Татарстан - минем Ватаным. (Р.Хәйдәрова дәреслеге буенча 4 нче сыйныфта үткәрелгән татар теле дәресе)

“Татарстан - минем Ватаным” темасын кабатлау, ныгыту. Тема буенча өйрәнгән сүзләрне кабатлау. Татарстанның гербы, флагы, гимны, милли киемнәре турындагы белемнәрне искә төшерү. Татарстан шәһәрләрен, е...

Мәхәлләбездә Ислам дине."Ватаным Татарстан"газетасында бастырылган мәкалә.

Мәхәлләбездә Ислам дине. Әлеге мәкаләдә  авылдагы ислам диненең торышы яктыртыла....

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Татар Бизнәсе авылында 1941 – 1945 нче елларда Бөек Ватан сугышында Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән авылдашларыбыз исемлеге язылган истәлек һәйкәлен ачу тантанасы эшкәртмәсе

Сценарий митинга, посвящённого открытию памятника участникам Великой Отечественной войны деревни Татарская Бездна в рамках социального проекта "Родная деревня  - татарская Бездна"....