Ватаным-Татарстан.
методическая разработка (6 класс) по теме

Васильева Раушания Аглулловна

 

 Милли төбәк компонентларына нигезләнеп үткәрелгән кичә үрнәге.Туган төбәккә, туган Ватанга мәхәббәт хисләре тәрбияләүне,

халык уеннарын, халык авыз иҗатын  искә төшерүне үз эченә ала.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vatanym-tatarstan.rar11.59 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Кызыл Тау урта гомуми белем мәктәбе

Ватаным - Татарстан

             

        Милли төбәк материалларына                  нигезләп  рус группасы өчен эшләнгән  эшкәртмә

               

I категорияле

 татар  теле һәм

 әдәбияты укытучысы

Васильева Раушания Әһлулла кызы

2012

 Максат: Туган төбәккә, туган Ватанга мәхәббәт хисләре тәрбияләү;

Халык уеннарын, халык авыз иҗаты искә төшерү, аңа ихтирам хисе тәрбияләү;

Эзлекле сөйләм культурасын үстерү.

Җиһаз: Татарстан картасы,иҗади эшләр , табигать күренешләре  белән рәсемнәр.

Мероприятиенең барышы:

1. Исәнмесез, кадерле дуслар! Хәерле көн! Бүген без сезнең  белән «Ватаным Татарстан» дигән фестиваль –ял  кичәсенә  җыйналдык. Бу фестивальдә  сез ялда итәрсез, шул  ук  вакытта узегезнең белемнәрегезне дә сынарсыз , көч сынашырсыз . Минем фестивальне якташыбыз  Әхмәт Гаделнең  «Мамадыш» дигән шигере белән  башлыйсы килә:

Бу якларда таулар!

Киткәннәргә

Гуя алар һәйкәл  бу җирдә.

Кайсы милләт төсен алсагыз да,

Булсагыз да кайсы як,илдә

Онытмагыз таныш туфрак барын,

Онытмагыз гүзәл телнең барын-

Җанга җылы туган җирнең барын

Иксез-чиксез сәйярә-җирдә.

Бу шигырен  Әхмәт  Гадел  туган җиргә, Ватанга багышлый,туган телебезне яратырга чакыра.Безнең туган җиребез-Мамадыш.

-Мамадыш кайда урнашкан?

-Нократ  буенда.

-Нократ нәрсә ул?

-Елга.

Елгада балалар нишли?

-Су коена,кызына.

-Нократ  елгасында сез нәрсә тотасыз?

-Балык тотабыз.

  1. Ягез,балалар,татар теле дәресендә өйрәнгән санамышларны(считалки) искә төшерик әле.

А)Каенда-карга,

Имәндә –чыпчык,

Җирдә –елан,

Һавада –кош ,

Бар син оч!

Б)Әлеш ,мәлеш,

Мичтә бәлеш

Казанда ит,

Аша да кит .

В)Әлчи,бәлчи,

Әпи күлмәк үлчи.

Үлчи торгач, җитмәде,

Кисә торгач бетмәде.

Чәүкә,чыпчык,

Син кал,бу чык.

  1. Викторина-сораулар

  1. Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?(Казан)

  1. Татарстанда нинди милләтләр яши?(Татарлар,руслар,чуашлар,марилар,удмуртлар һәм башкалар.)
  2. Татарстан гербында нәрсә сурәтләнгән?(канатлы барс)
  3. Татарстанның Республикасының гимнын кайсы композитор язган?(Рөстәм Яхин)
  4. Татарстан аркылы нинди елгалар ага?(Идел,Чулман,Нократ,Агыйдел,Ык,Казанка,Зөя ,Мишә)

  1. Татарстан урманнарында нинди агачлар үсә?(Усак,нарат,чыршы,каен,юкә,шомырт,миләш,имән,һәм башкалар)
  2. Татарстанның иң озын елгасы кайсы?(Ык.)
  3. Казан шәһәре кайсы елга буенда урнашкан?(Идел)
  4. Кайсы агачның суын эчәләр?(Каен)
  5. Татарстанда нинди җәнлекләр яши?(Тиен,бүре,аю,бурсык,куян,керпе һәм башкалар)
  6. Татарстанда нинди кошлар яши?(сыерчык,карга,сандугач,карлыгач,чәүкә,чыпчык,күгәрчен,күке,карабүрек,тукран һәм башкалар).
  7. Татарстанда нинди дару үләннәре үсә?(Бака яфрагы-подорожник,үги ана яфрагы-мать-и-мачеха,бөтнек-мята,мәтрүшкә-душица,гөлҗимеш,шомырт,кузгалак һәм башкалар).
  8. Урманда нинди җиләкләр үсә?(җир җиләге,каен җиләге,кура җиләге,кызыл бөрлегән).

  1. Я,әйдәгез,безнең белән «Балачак иленә сәяхәткә-Уеннар бәйрәменә».Я,әйтегез әле,нинди уен уйныйк икән?

-Кәрия-Зәкәрия-5Акласс.

«Җиләк җыю»-5Бкласс.

  1. Табышмаклар әйтеп алыйк әле-зирәклектә,тапкырлыкта көч сынашып карыйк.

 

Җәнлекләр турында табышмаклар.

1)Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста.  (Аю)

2)Кош түгел оча,

Ябалактан курка,

Чикләвекне ярата

        Сызгырса урманны яңгырата .  (Тиен)

3)Нечкә билле,

Көлтә койрыклы .  (Төлке)

4) Энәсе күп- йөзләп меңләп!

Берни тегә алмый юньләп .   (Керпе)

5) Ул өстенә җәй дә,кыш та

 Энәле күлмәк кия.

 Шулай да аны әнкәсе

 Йомшагым диеп сөя .     (Керпе)

6)Сорыдыр  төсе,

Үткендер теше,

Урманда йөри,

Бозаулар эзли  .   (Бүре)

5.Бию,җырлы-биюле уеннар безнең татар халкында бик мактаулы.Татар халык биюе.

6.Мероприятиебезне Р.Рәкыйпов шигыре,Р.Андреев музыкасына язган “Мин яратам сине,Татарстан “ җыры белән төгәллибез.

Мин яратам сине ,Татарстан,

Ал таңнарың өчен яратам,

Күк күкрәп,яшен яшьнәп яуган

Яңгырларың өчен яратам.

Мин яратам сине ,Татарстан ,

Горур халкың өчен яратам,

Җан эреткән әнкәм телең өчен,

Татар телең өчен яратам.

Мин яратам Әлмәт,Яр Чаллыны,

Киң күңелле Казан каласын.

Илем бакчасында ,Татарстан,

Ал канәфер булып янасың.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем Ватаным- Татарстан.

Туган илгә  багышланган сыйныф сәгате....

Ватаным Татарстан

6 -7 нче сыйныф укучылары белән үткәргән кичәгә өстәмә материал...

Мәхәлләбездә Ислам дине."Ватаным Татарстан"газетасында бастырылган мәкалә.

Мәхәлләбездә Ислам дине. Әлеге мәкаләдә  авылдагы ислам диненең торышы яктыртыла....