ФГОС
статья по теме

Гайзуллина Ландыш Раилевна

Башлангыч мәктәптә ФГОС

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fgos.docx18.6 КБ

Предварительный просмотр:

Башлангыч мәктәптә ФГОС.

Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандарты нигезендә башлангыч мәктәптә барлык фәннәрдән, шул исәптән татар теленнән белем бирүнең төп максаты балаларда гомуми күнекмәләр һәм осталыклар булдыру белән беррәттән аларның уку эшчәнлеген формалаштырудан гыйбарәт. Бу исә аларның  уку һәм танып белү мотивларын, максат куя белү һәм аны гамәлгә ашыру, уку нәтиҗәләрен бәяли алу  күнекмәләрен үстерүне үз эченә ала. Шулай ук гамәлдәге осталыкларны заманча аралашу формаларына юнәлтүгә  дә игътибарны арттыра. Яңа шартларда беренче сыйныфта ук инновацион технологияләрдән, төрле заманча алымнардан, шул исәптәп интерактив һәм дистанцион формалардан  эзлекле рәвештә файдалану зарур.

Татар теле танып белү чарасы буларак 1 нче сыйныфта ук укучыларның фикер йөртү,  интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүне тәэмин итәргә тиеш. Шулай ук рус телендә сөйләшүче укучыларда татар халкына карата  хөрмәт хисе, толерантлык тәрбияләү, мәдәниара диалогка осталык  формалаштыру да  мөһим мәсьәлә булып тора.

Татар теленә өйрәтүнең максатлары: беренче сыйныф укучыларының аралашу даирәсен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы)  формалаштыру; татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата ихтирам тәрбияләү.        

1 нче сыйныфта  татар теленә өйрәтүнең төп эчтәлеге укучыларда тел, сөйләм һәм социаль–мәдәни компетенцияләр булдыруга юнәлтелә.  Моның өчен телгә өйрәтүне аңлы-коммуникатив методка  нигезләнеп оештыру таләп ителә. Аның төп принциплары түбәндәгеләрдән гыйбарәт: коммуникативлык принцибы (укытуның сөйләм эшчәнлегенә юнәлтелгән һәм табигый аралашуга максималь рәвештә якын булуы); аңлылык принцибы (тел материалын укучыларның сөйләм эшчәнлеген үстерү өчен системалы оештырылган уку-укыту материалының бер өлеше буларак карау). Моннан тыш, татар теленә өйрәтү сөйләм эшчәнлеге төрләрен үзара бәйләнештә үзләштерүне, укучыларның ана теле үзенчәлекләрен исәпкә алуны һәм  укытуның күчүчәнлеген күздә тотарга тиеш. Әлеге уку-укыту юнәлешеннән эзлекле рәвештә файдалану телгә өйрәтүнең  нәтиҗәлелеген арттырырга, укучыларда кызыксыну булдырырга мөмкинлекләр тудыра. Укый белү — укучыларда күнекмәләр һәм осталыклар булдыруның мөһим факторы.

1 нче сыйныф дәреслеге укучыларның сөйләм эшчәнлеген үстерүгә юнәлтелгән. Ул телдән әзерлек чоры белән башланып китә. Беренче дәресләрдән үк балалар татарча исәнләшергә, сыйныф бүлмәсендәге әйберләрне һәм башка предметларны атарга, рәсемнәр буенча кечкенә хикәяләр һәм элементар диалоглар төзеп сөйләргә, сорау-җавап репликаларын, җөмлә калыпларын дөрес кулланырга, укытучының сорауларына күмәк рәвештә һәм аерым-аерым  җавап биререгә өйрәнәләр.  Телдән әзерлек чорыннан соң татар алфавиты белән танышу, үзенчәлекле авазларның әйтелешен һәм хәрефләрнең язылышын гамәли үзләштерүгә юнәлтелгән эшләр башкарыла, авазлар - сүзләр аша, сүзләр җөмләләр аша истә калдырыла. Моның өчен һәр дәрестә күп санлы сөйләм күнегүләре кулланыла. Телдән әзерлек чорында гамәли үзләштерелгән берәмлекләр алга таба тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу аша тагын да ныгытыла, укучыларның сөйләм күнекмәләре камилләштерелә. Сөйләм эшчәнлегенең төрләренә өйрәтүне системалы оештыру куелган максатларга ирешүне тәэмин итәргә тиеш.

Беренче сыйныф укучыларының яшь үзенчәлекләрен истә тотып, укытучыдан дәрес этапларын дөрес билгеләү, эш төрләрен урынлы файдалану, тел һәм сөйләм берәмлекләрен күп санлы кабатлаулар аша истә калдыру  һәм аңлы рәвештә үзләштерүгә ирешү сорала. Шулай ук дәресләрдә уеннардан күбрәк файдалану, татар җырларын, халык авыз иҗаты үрнәкләрен яттан өйрәнү, һәр укучыга индивидуаль якын килеп, аның сәләтен ачып бирергә омтылуга дә зур игътибар бирелергә тиеш.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Организационная подготовка учителя к переходу к ФГОС в основной школе: на пути перехода от ФГОС НОО к ФГОС ООО»

В основе стандарта лежит системно-деятельностный  подход, который обеспечивает:Формирование готовности к саморазвитию и непрерывному образованиюПроектирование и конструирование социальной с...

КТП 5 класс ФГОС 2019-2020,РП 5 класс ФГОС 2020-2021, РП 5 класс ФГОС 2021-2022 , РП 6 класс ФГОС 2022-2023

Учебник алгебра 5 класс. Авторы : Г.В. Дорофеев , С.В. Суворова, Е.А. Бунимович , Л.В. Кузнецова , С.С. Минаева, Л.О. Рослова....

КТП 7 класс ФГОС 2019-2020,КТП 7 класс ФГОС 2021-2022, РП 6 класс ФГОС 2020-2021,РП 7 класс ФГОС 2021-2022

Учебник алгебра 7 класс. Авторы : Г.В. Дорофеев , С.В. Суворова, Е.А. Бунимович , Л.В. Кузнецова , С.С. Минаева, Л.О. Рослова.Учебник геометрия 7-9 классы. Автор: А.В Погорелов...

содержание обновленных ФГОС НОО, ФГОС ООО на основе сравнительного анализа ФГОС НОО 2009/ 2021, ФГОС ООО 2010/2021

содержание обновленных ФГОС НОО, ФГОС ООО на основе сравнительного анализа ФГОС НОО 2009/ 2021, ФГОС ООО 2010/2021...

Тема: «Особенности содержания обновленных ФГОС ООО, ФГОС СОО». Сравнительный анализ ФГОС ООО (2010), ФГОС СОО (2022).

Требования к условиям реализации программ обучения.Требования к структуре основной образовательной программы.Требования к результатам обучения...

РП 5 класс ФГОС 2020-2021, РП 5 класс ФГОС 2021-2022 , РП 6 класс ФГОС 2022-2023

Учебник алгебра 5 класс.Авторы: Г.В.Дорофеев, С.В.Суворова, Е.А.Бунимович,Л.В.Кузнецова,С.С.Минаева,Л.О.РословаУчебник алгебра 6 класс. Авторы: Г.В.Дорофеев,И.Ф.Шарыгин,  С.В.Суворова, Е.А....