Теле татлының дусты күп.
классный час по теме

Гайзуллина Ландыш Раилевна

теле татлының дусты күп.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tele_tatlynyn_dusty_kup.docx16.66 КБ

Предварительный просмотр:

Теле татлының дусты күп.

Максат:

Тәмле тел төшенчәсен аңлату.

Фикерләү сәләтен үстерү.

Укучыларда бер-берсенә карата ихтирам, мәрхәмәтлелек, әдәплелелек, яхшылык, изгелек,тәмле телле булу кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Укучылар, тәмле дигән төшенчәне сез ничек аңлыйсыз? (1. Ашый торган әйбер тәмле була. Ул ашаганда рәхәтлек бирә. 2. Ягымлы, кеше күңелен йомшартучы сүзләр әйтүче кешегә тәмле телле диләр).

Гөлкәйнең әбисе нинди сүзләр әйтә торган була? (Балакайларым, тәмле телле, тәмле сүзле булыгыз. Тәмсез сүзле булсагыз, үзегезне берәү дә яратмас, - ди.)

Гөлкәй бу сүзләрнең мәгнәсен аңлыймы? (Гөлкәй аптырап кала. Сүзне бит ашап булмый. Нинди була икән соң ул тәмле сүз?- дип сорау бирә ул үз-үзенә).

Әйе, укучылар, тәмле сүзенең мәгънәләрен дөрес аңлыйсыз. Без сезнең белән Әминә Бикчәнтәеваның “Тәмле сүз” исемле хикәясен укыган идек. Ә хәзер шул хикәяне искә төшереп үтәбез. (4 укучы –әни, Кунак апа, Гөлкәй һәм Рәисә хикәяне сәхнәләштереп күрсәтә).

Сез бу өзектә кайсы кызны тәмсез телле итеп күрдегез? (Укучыларның җаваплары тыңлана).

Кыз үзенең хатасын төзәтәме?(Әйе, ул Рәйсәдән гафу үтенә).

Иптәш кызы гафу үтенгәч, Рәисә нишләгән? Аннан соң балалар ничек уйнаганнар?

Хикәя ахырында Гөлкәй нинди фикергә килә? Укучылар фикере тыңлана. “Хәзер инде мин тәмле телнең нәрсә икәнен беләм. Моннан соң беркем белән дә тупас итеп сөйләшмәм”,- дигән җавап көтелә.

Безнең бүгенге хикәягә тәмле сүзенең кайсы мәгънәсе туры килә? (Компьютерда түбәндәге җавап чыга. Тәмле – ягымлы, кеше күңелен юатырлык).

Бу сүз нинди мәгнәдә кулланылган? (Күчерелмә мәгънәдә).

Компьютерда түбәндәге мәкальләр күрсәтелә:

Тел елата да, юата да.

Теле татлының дусы күп.

Татлы сүз язгы көн кебек рәхәт.

Яхшы сүз балдан татлы. (Мәкальләрне бергәләп укыйлар).

Бу мәкальләр безне нинди булырга өйрәтә? Без укыган хикәядә Гөлкәйгә карата бу сүзләр урынлы булырмы? (Укучылар җавабы тыңлана һәм нәтиҗә ясала).

Укучылар, сезнең арада, Гөлкәй кебек тупас сүзләр әйтеп, әби-бабаларын, әти-әниләрен, иптәшләрен  үпкәләтүчеләр юкмы? (Укучылар үз тормышларыннан мисаллар китерәләр. Укытучы үзе тормыштан яки укылган әсәрләрдән мисаллар китерергә мөмкин. Соңыннан тактада түбәндәге шигырь юллары чыга).

Гафу үтендем.

Ялгыш аягына баскач,

Тизрәк гафу үтендем,

Борынымны ялап алды –

Кәефе килде этемнең.

(Шәүкәт Галиев)

Укучылар, тәмле сүзне нәрсә дә аңлаган? (Дөрес әйтәсез,тәмле сүзне кешеләр генә түгел, хайваннар да бик тиз аңлыйлар).

Укучылар, мин бүген класска ике “Серле парта”куйдым. Сез анда утыргач, тәмле телле балалар әйтә торган сүзләрне һәм аларга хас сыйфатларны санарга тиешсез.  Ә ул сүзләр безнең тактага ясалган кояшның нурлары булсыннар. Укучылар, ике командага бүленеп, кояш нурларына сүзләр язалар. (гафу итегез, кичер, рәхмәт; ягымлы, юмарт,гадел, тырыш, түземле, ярдәмчел булдыклы, итагатьле, кешелекле һ.б.)  Җиңүче команда укучыларына “иң-иң тәмле телле” дигән медаль тапшырыла.

Укучылар, карагыз әле, кояшның нурлары көлерәк яктырта башлады. Чөнки сез кешеләр өчен иң кадерле булган сәзләрне яздыгыз, уйлап таптыгыз.

Бу сүзләр сез укыган әсәрләрнең кайсы геройларына  туры килә? (Укучылар җавабы тыңлана. Тискәре сыйфатларны яздырып аңа да мисаллар китерергә мөмкин).

Ә хәзер бу сыйфатларның кайсылары үзегездә булуын уйлагыз, ләкин кычкырып әйтү кирәкми.

Без бүген нинди темага сөйләштек?(Тәмле телле булу турында).            

Тәмле телле булу нигә кирәк? (Без якыннарыбыз, туганнарыбыз, дусларыбыз, иптәшләребез беллән яхшы мөгалләмәдә булырга, күбрәк аралашырга, бер-беребезгә игътибарлы, ихтирамлы булырга, җан җылысын, күңел җылысын кызганмаска, ярдәмчел, шәфкатьле булырга тиешбез. Җылы сүз – җан азыгы.  Кешеләргә, хайваннарга, кошларга карата җан азыгын кызганмау кирәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

урок татарского языка "МИНЕМ ДУСТЫМ"

Сингапур методын кулланып төзегән дәрес эшкәртмәсе...

"Муса Җәлил - балаларның дусты"

5 НЧЕ СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ӘДӘБИЯТТӘН  "Муса Җәлил - балаларның дусты" ДИГӘН ТЕМАГА ДӘРЕС....

"Авылдашым Фатих Исхаков - Җәлилнең яшьлек дусты"

"Авылдашым Фатих Исхаков - Җәлилнең яшьлек дусты"...

Р.З.Хайдарова дәреслеге буенча 4 нче сыйныф өчен дәрес конспекты. Минем дустым

4 нче сыйныф рус төркеме өчен дәрес конспекты. Минем дустым...

Тема: “ Минем дустым бар”. Сыйфат дәрәҗәләре.

Дәрес максатлары:Укытучы өчен:1) “ Минем дустым бар” темасы буенча лексик-грамматик материалны ныгыту; сыйфат һәм сыйфат дәрәҗәләре турында беренчел мәгълүмат бирү; исемнәрнең тартым белән төрләнешен ...

Технологическая карта урока на тему "Дустыңны урамга уйнарга чакыру"

laquo; Дустыңны урамга уйнарга чакыру” (Бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе) темасы буенча дәрескә технологик карта, 1 сыйныф, рус төркемеШәхескә кагылышлы: Әшчәнлекнең максаты һәм ...