Эш пограммасы. 7 сыйныф.
рабочая программа (7 класс) по теме

7 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 7_kl._tatar_tele._esh_prog.docx70.53 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының

 “Зәй шәһәре аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле

7нче урта гомуми белем мәктәбе”

Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

“Каралды”

МБ җитәкчесе

Ә.М. Петрова ________

Беркетмә № ______

“___ “ ___  август 2012 нче ел

“Килешенде”                                               Милли мәсьәләләр буенча  директор урынбасары

М.К.Вәлиәхмәтова__________

“____” ___ август 2012 нче ел

“Раслыйм”

“ Зәй шәһәре аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле 7нче УГБМ” МБГБУ җитәкчесе  З.Г.Бареева___________

“____” ___ сентябрь 2012 нче ел

Боерык № ___________

2012-2013 нче уку елына

7 А сыйныфының рус төркеме өчен

татар теленнән

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

( төп гомуми белем өчен)

Төзүче: I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гыйниятуллина Люция Сингат  кызы

Педагогик киңәшмә утырышында каралды

Беркетмә  №________

“____” __________2012 нче ел.

2012 нче ел

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Татар теленнән эш программасы өлешләрдән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрдән, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының татар теленнән вакытлыча дәүләт стандарты, Казан, 2008.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2011 нче елда бастырылган 1 — 11 нче сыйныфларда коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту программасы (авторлары Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева)

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының “Зәй шәһәре аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле 7 нче урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең

төп гомуми белем өчен (2 нче баскыч)

 төп белем программасы  нигезендә төзелде.

Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. Татар теле. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә  сөйләшүче балалар өчен). Казан, “Мәгариф”нәшрияты, 2007 нче ел.

Рус мәктәпләрендә укучы рус телле балаларга татар теле укытуның  төп максатлары:

Билгеле булганча, укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы - иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле һәм ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү.

Рус телле балаларга татар теле укыту максаты киңкырлы һәм ул берничә аспекттан тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

1.Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәрмилләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш,шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи  үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең  иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннәнфайдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” (И.Л.Бим) булырлык  һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Урта звенода Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстан символикасы, башкалабыз Казанның тарихы, бүгенге йөзе, Татарстанның территориясе, географик урыны, экономик бәйләнешләре, татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча билгеле булган шәхесләр, Бөек Җиңүгә Татарстанның өлеше турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куелды.

2. Үстерү максатының эчтәлеге

Белем бирү максаты методика фәнендә бик озак еллар буе беренчел дәрәҗәдәге максат итеп саналды. Ләкин дидактик максатларның башкаларын икенчел дәрәҗәдә дип карау, киресенчә, белем бирү максатының тиешле дәрәҗәдә тормышка ашырылмавына китерде. Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләүсәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү - укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты (Л.С.Выготский). Бу хакыйкатьне балаларның белем алу эшчәнлегенең барлык этапларында да истә тоту зарур.

Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар таләп ителә:

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дидуктив фикерләү;

- хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

- аралаш белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатияхисләре);

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Программага сайланга эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда бу максатлар беренче планга куела.

3. Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Әлбәттә, укытучының шәхси сыйфатлары, укучы белән махсус оештырылган мөгамәләсе укыту-тәрбия процессында зур роль уйный. Ләкин, тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу - авторларның беренчел бурычы булды. Балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән, аларны кызыксындырган мораль проблемаларны ү зэченә алган эчтәлек, беренчедән, укыту процессында тәрбияви функция башкарса, икенчедән, турыдан-туры коммуникатив мотивация туу белән бәйле.

Уку эшчәнлеген мотивлаштыру юнәлешендә эшләүче галим А.К.Маркова фикеренчә, эчтәлегендә әхлакый проблемалар булган текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, шунлыктан аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый. Башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатларны тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре белән таныштыру да шушы ук максатка буйсындырылды һәм сөйләшү-аралашуга алып чыгуга кулайракбулган әдәби әсәрләрнең авторлары тәкъдим ителде. Программаның  ачык характерда булырга тиешлеген исәпкә алып, әдәби әсәрләр үзләре күрсәтелмәде, ә авторларны санап чыгу белән чикләнде.

4. Белем бирү максатының  эчтәлеге:Укучыларның  татар теле буенчалексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлыктөрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматиккатегорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатынд   а мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак  өйрәнү бурычы үтәлә.Укучының гомуми урта белем бирү мәктәбен тәмамлаганда сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге белемнәргә ия булуы күздә тотыла.

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр

1.Хәл фигыльнең 4 нче формасы (-ганчы/-гәнче, -канчы/-кәнче) белән таныштыру; -ып, -еп,-п; -гач-гәч/-кач-кәч формаларын сөйләмдә куллану.

2.Исем фигыль формасы белән таныштыру.

3.Кушма, парлы, тезмә исемнәрнең ясалышы, аларны сөйләмдә куллану.

4.Сыйфат фигыльнең хәзерге һәм үткән заман формалары белән таныштыру.

5.Рәвеш төркемчәләре белән таныштыру, сөйләмдә куллану.

6.Синоним һәм антоним сүзләрне сөйләмдә куллану.

7.Тезүче (һәм, да-да, әмма, яки) һәм ияртүче (әгәр, шуңа күрә) теркәгечләрне сөйләмдә куллану.

8.Тәрҗемә аша кисәкчәләрнең семантик мәгънәләре белән таныштыру ( да, дә, та, тә; гына/генә, иң, бит, инде).

9.Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләргә өйрәтү.

10.Җыючы (һәм, да-да, та-та, ни...ни), каршы куючы (ләкин, ә, әмма), бүлүче (я, яки) теркәгечләре белән җөмләләр төзү күнекмәләрен системалаштыру.

                                   Белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү

Эш төрләре

7 сыйныф

1

Уку

70-80 сүз

2

Язу:

        сүзлек диктанты

15-18 сүз

сочинение

8-9 җөмлә

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирүне бәяләү.

-Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы булган эшкә “5” ле куела.

-Тыңланган текстның эчтәлеген  аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга дөрес җавап бирелгән , 2-3 орфографик, 3 пунктацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы булган эшкә “4” ле куела.

-Тыңланган текстның эчтәлеген  өлешчә аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга дөрес җавап бирелмәгән , 5 орфографик, 5пунктацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы булган эшкә “3” ле куела.

-Тыңланган текстның эчтәлеге буенча  тәкъдим ителгән сорауларга бирелгән җавапларның яртысы  дөресбулмаса , 6 орфографик, 6пунктацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы булган эшкә “2” ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү

-Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, “5”ле куела.

-Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, щмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында2-3 хата җибәрепэ чтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, “4”ле куела.

-Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп,эчтәлеген бозып, диалогик сөйләм төзегәндә, “3”ле куела.

- Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда “2” ле куела.

Язма эшләрне бәяләү.

Сүзлек диктанты һәм аны бәяләү.

-Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә “5” ле куела.

- Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә “4” ле куела.

- Пөхтә, төгәл язылмаган, әмма 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган эшкә “3” ле куела.

- Пөхтә, төгәл язылмаган,  6яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә “2” ле куела.

Диктантның күләме һәм аны бәяләү

- Пөхтә, төгәл язылган,  1 орфографик, 1 пунктацион хаталы диктантка “5” ле куела.

-Пөхтә, төгәл язылган,  2-3 орфографик, 2-3 пунктацион хаталы диктантка “4” ле куела.

-Пөхтә, төгәл язылмаган,  4-6 орфографик, 6 пунктацион хаталы диктантка “3” ле куела.

-Пөхтә, төгәл язылмаган,  7 дән артык  орфографик, 7 дән артык  пунктацион хаталы диктантка “2” ле куела.

Мәктәпнең укыту планы буенча 7 сыйныфлар өчен татар теле дәресләре атнага  сәгать . Барлыгы 105 сәгать

Тикшерү характерындагы язма эшләр саны:

Контроль эш: 4

Хаталар өстендә эш: 4

Сүзлек диктант: 4

7 сыйныфта татар теле дәресләре атнага 3 сәгать. 35 атна. Барлыгы 105 сәгать

7  нче сыйныф укучыларына татар теленнән белем бирүнең эчтәлеге

                    Бүлекләр, темалар

 Программа

  Эш программасы

татар теле

татар әдәбияты

1

Белем һәм тормыш

20 сәг.

7 сәг.

2

Син һәм синең яшьтәшләрең

12 сәг.

6 сәг.

3

Безнең ял

8 сәг.

4 сәг.

4

Өлкәннәр һәм без

9 сәг.

3 сәг.

5

Табигать һәм кеше

9 сәг.

4 сәг.

6

Минем дусларым

8 сәг.

4 сәг.

7

Татарстанның уллары һәм кызлары

13 сәг.

4 сәг.

8

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый

6 сәг.

1 сәг.

9

Светофор- минем дустым

12 сәг.

2 сәг.

Контроль эш

4

Хаталар өстендә эш

4

Барлыгы:

105

35

                                                             КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН

п/п

Дәреснең темасы

Сәг.

саны

Дәрес тибы

Үзләштерергә, камилләштерергә тиеш булган махсус белем һәм күнекмәләр

Контроль төре

Үткәрү вакыты

Искәрмә

план

факт

Белем һәм тормыш (20 сәг.)

1

(1)

Билгеле үткән заман хикәя  фигыль.

1

ГКК

Ясалышы,кулланылышы

2

(2)

Мин җәйне ничек үткәрдем?

1

ЛГКК

Белем көне,дәреслек, тырыштым, булыштым.

Тема буенча сөйләшү оештыра белү

Хикәя төзи белү

3

(3)

Хәл фигыль формалары.

1

ГКК

Ясалыш төрләре, җөмләләр төзү

4

(4)

Хәл фигыль формаларын язуда куллану.

1

ГКК

Ясалыш төрләре, җөмләләр төзү

5

(5)

Җөмләнең баш кисәкләре

1

ГКК

Сорау кую юлы белән таба белү

6

(7)

Күрә бәйлеген куллану.

1

ЛКФ

Күрә бәйлеген куллану

Бәйлек белән җөмлә төзи белү

7

(8)

Сүзләргә кушымча ялгану тәртибе

1

ГКК

Тартым, күплек, килеш куш-ры

8

(11)

З.Туфайлова. “Самат” шигырендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛГКК

9

(13)

“Самат” шигыре өстендә эш.

1

Д/м сөйләм

Хәз.зам. хик фиг, билгеге, билгесез үт. заман  хикәя фиг.

10

(14)

Ш.Маннур биографиясендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛГКК

11

(16)

Ш.Маннур.”Киңәш” шигырендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛКФ

Хисап, дөрес чыгар, җитез, мисал өчен, сызым, кимчелек

Сүзлек диктанты

12

(17)

Ш.Маннур. “Киңәш” шигыре өстендә эш.

1

ЛГКК

Ялгыш, киңәш, дөрес,җитди

13

(18)

 М.Мәһдиев.“Рус теле дәресендә”әсәрендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛГКК

Текст белән танышу, грам-ка.

Коелып төште, бәла, харап булды, өзгәләнә,түгәрәк,шәп, уртача, мөдир,мәсәлән.

14

(20)

М.Мәһдиев .“Рус теле дәресендә”әсәре өстендә эшне дәвам итү.

1

ЛГКК

Коелып төште, бәла, харап булды, өзгәләнә,түгәрәк,шәп, уртача, мөдир,мәсәлән.

15

(21)

М.Мәһдиев .“Рус теле дәресендә” әсәре буенча сөйләмгә чыгу.

1

ЛГКК

ситуатив күнегүләр

16

(22)

М.Мәһдиев .“Рус теле дәресендә”әсәре буенча

диалогик сөйләм.

1

Д/м сөйләм

Сорауларга җавап бирү, ситуатив күнегүләр

Диалог төзеп сөйләшә белү

17

(24)

Билгеләү алмашлыклары.

1

ГКК

Ясалышы,кул-шы, рус теле белән чагыштыру

Билгеләү алмашлыкларын аера белү

18

(26)

Сан. Язылышы, кулланылышы

1

ГКК

Ясалышы, язылышы

19

(27)

Казанда Милли китапханәгә нигез салу.

1

ЛГКК

Схема буенча диалог төзү, ситуатив күнегүләр, җөмләләр төзү

Өйрәнелгән материалны җавапларда иркен куллану.

20

(28-29)

 “Белем һәм тормыш” темасын кабатлау.

1

Д/м сөйләм

Тәрҗемә эше, ситуатив күнегүләр, грамматик күнегүләр

21

 Контроль эш “Белем һәм тормыш”.  (I чиреккә)

1

Контроль эш

22

Хаталар өстендә эш. Фигыль формалары.

1

Син һәм синең яшьтәшләрең (12 сәг.)

23

(30)

“Аралашу серләре” хикәясендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛКФ

Кулланылышы, төрләнеше

24

(33)

Алынма сүзләр.

1

ГКФ

Кулланылышы, төрләнеше

25

(34)

Әдәп кагыйдәләре.

1

Д/м сөйләм

Сорауларга җавап бирү, ситуатив күнегүләр

Үз фикереңне әйтә белү

26

(36)

“Кешеләр белән бик авыр аралашсагыз...”текстындагы лексик-грамматик материал.

1

ГКФ

Кимчелек,киресенчә,аралашу, кайбер,көлү, әдәп, гафу итү.

27

(38)

Н.Фәттахның “Велосипедлы Мөнир” хикәясендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛКФ

Фигыль төзелеше

28

(40)

Җөмлә кисәкләре.

1

ГКФ

Сорау куеп табу мөмкинлеге

Җөмлә кисәкләрен аера белү

29 (41)

Аергыч

1

ГКФ

Грамматик күнегүләр, җөмләләр төзү

Сүзлек диктанты

30

(43)

 “Минем төсем яшел. Ә синеке?” текстындагы лексик-грамматик материал

1

ГКФ

Саф күңелле, ярату, һәрчак, ихлас.

31

(45)

Тәмамлык.

1

ГКФ

Сорау куеп таба белү

32

(46)

Х. Гарданов хикәяләре өстендә эш.

1

ЛГКК

Грамматик күнегүләр, җөмләләр төзү

Әдәп кагыйдәләрен белү.

33

(47)

Аергыч һәм тәмамлыкларны кабатлау.

1

ГКК

Җөмләләр төзү, хикәяне үзгәртеп язу

Хикәя төзи белү

34

(48-49)

“Син һәм синең яшьтәшләрең” темасын кабатлау.

1

Д/м сөйләм

Тәрҗемә итү, сораулар кую, грамматик күнегүләр,

Безнең ял (8 сәг.)

35

(50)

Аныклагыч.

1

ГКФ

Тыныш билгесе кую, табу

36

(53)

Үз фикереңне белдерү формалары.

1

ЛКФ

Килешәм, риза, бу шулай сүзләрен куллану

Үз фикереңне белдерү

37

(54)

“Циркта”текстындагы лексик-грамматик материал.

1

ЛГКК

Хик фиг-нең зам формалары.

Шаяру, кылану, тамаша, күңел ачу, тылсым.

38

(56)

“Музыка дөньясында” тестындагы лексик-грамматик материал.

1

ЛГКК

Төркемнәр исеме язылышы.

Халык көйләре, төркем, моң,  үзешчән сәнгать.

39

(58)

Сыйфат фигыль.

1

ГКФ

Ясалышы, җөмләдә урыны

40

(59)

Сыйфат фигыльләрне  кабатлау.

1

ГКК

Грамматик күнегүләр, җөмләләр төзү, тәрҗемә итү

41

(60)

“Безнең музейларыбыз”текстындагы лексик-грамматик материал.

1

ЛКФ

Мәдәният,затлы, халык иҗаты, көнкүреш,мәһабәт.

42

(62-63)

Кабатлау.“ Безнең ял”.

1

Д/м сөйләм

Тәрҗемә итү, диалог төзү, грамматик күнегүләр,

Үз фикереңне дәлилләп яза белү

43

Контроль  эш.”Син һәм синең яшьтәшләрең”. (II чиреккә)

1

Контроль  эш

44

Хаталар өстендә эш. Җөмләнең иярчен кисәкләре.

1

Өлкәннәр һәм без (9 сәг.)

45

(64)

Исем фигыльнең килеш белән төрләнеше.

1

ГКФ

Грамматик күнегүләр, тәрҗемә итү

46

(66)

Хәл.

1

ГКФ

Сорау куеп табу

47

(68)

Вил Казыйханов. “Вөҗдан газабы”әсәре өстендә эш.

1

Д/м сөйләм

Боргалана-сыргалана, бермәлгә, газапламас, вөҗдан. Боргалана-сыргалана, бермәлгә, газапламас, вөҗдан.

Өйрәнелгән лексиканы әңгәмәдә ирекле куллану

48

(69)

Хәл төрләре.

1

ГКК

Грамматик күнегүләр, җөмләләр төзү

49

(70-71)

Тәрбиялелек турында.

1

Д/м сөйләм

Чөнки, шуңа күрә теркәгечләре

50

(72)

Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль.

1

ГКК

Куш-лар  ярдәмендә ясалышы, мәгнәсе Куш-лар  ярдәмендә ясалышы, мәгнәсе

51

(73)

Ш.Галиев. “Тагын бер рәхмәт” шигыре өстендә эш.

1

ЛГКК

Грамматик күнегүләр, тәрҗемә итү

52

(76-77)

Ф. Хөсни. “Сөйләнмәгән хикәя”

( II  өзек) өстендә эш.

1

ЛГКК

Шугалак, менә, төшә, ишек, чана,эшчән,, әйбәт, шаян, сүз тыңлаучан.

Тема буенча фикереңне белдерү, сит-ләр буенча диалоглар төзү

53

(78-79)

“Өлкәннәр һәм без” темасын кабатлау.

1

Д/м сөйләм

Җөмләләр төзү, тәрҗемә итү, грамматик күнегүләр,

Табигать һәм кеше (9 сәг.)

54

(80)

“Син табигать баласы” текстындагы лексик-грамматик материал.

1

ЛКФ

Терлек, болан, зарарлы, кешелек, тыюлык, чиксез

55

(83-84)

Теләк фигыль һәм теләкне белдерү.

1

ГКФ

Барлык-юклык төрләре

56

(87)

Теркәгечләр.

1

ГКФ

Төркемнәре, язылышы

57

(88)

“Урман” тексты өстендә эш.

1

ЛГКК

Грамматик күнегүләр, җөмләләр төзү, сорауларга җавап бирү

Сүзлек диктанты

58

(89)

“Урман” тексты буенча сөйләмгә чыгу.

1

Д/м сөйләм

Сорауларга җавап бирү, диалог төзү

59

(90)

Исемнәр ясалышы.

1

ГКК

Кушма, тезмә, парлы, кыскартылма, ясалма, тамыр

60

(92)

“Табигать һәм без” хикәясендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛГКК

Җөмләләр төзү, грамматик күнегүләр

Өстәмә материал туплау

61(94-95)

Табигать серләре.

1

ЛКК

Кроссворд чишү, тема буенча сөйләшү

62

(96-97)

“ Табигать һәм кеше” темасын кабатлау.

1

Д/м сөйләм

әрем, мәтрүшкә, үги ана яфрагы, кычыткан, гөлҗимеш, бака яфрагы

Минем дусларым (8 сәг.)

63

(98)

Һ.Такташ. “Караборынның дусты” әсәрендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛГКК

Грамматик күнегүләр, тәрҗемә итү, җөмләләр төзү

Тәрҗемә итә белү

64(99)

Һ.Такташ турында белешмә.

1

ЛГКК

Бәйлекләрне кабатлау

65

(102-103)

Тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыль. Барлык-юклык формасы.

1

ГКФ

Җәенке җөмлә

66

(106)

“Караборын шәһәргә бармады”әсәрендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛКК

Исем фигыльне кабатлау. Якынлашу,шуышу, ыңгырашу,көтү,иснәнү, кузгалу

67

(109)

“Юлдаш”хикәясе өстендә эш.

1

ЛГКК

Инфинитифны кабатлау

68

(110)

БСҮ. Минем этем.

1

Д/м сөйләм

Диалогны дәвам итү, ситуатив күнегүләр

Хикәя төзи белү

69

(111)

Дүрт аяклы дусларыбыз.

1

Д/м сөйләм

Мәгънәләре, кушымчалары

70

(112)

“Минем дуслырым” темасын кабатлау.

1

Д/м сөйләм

Сорауларга җавап бирү, ситуатив күнегүләр, диалог төзү

71

Контроль эш.  “Минем дуслырым”. (III чиреккә)

1

Контроль эш

72

Хаталар өстендә эш. Сүз төркемнәре.

1

Хаталарны төзәтү

Татарстанның уллары һәм кызлары (13 сәг.)

73

(113)

Теләк фигыль.

1

ГКК

Барлык-юклык төрләре

74

(114)

“Туган ягым турында.

1

ЛГКК

Көнчыгыш, көнбатыш, күмер, шифалы су.

Өйрәнелгән лексик материалны сөйләмгә кертү.

75

(115)

Татарстан Республикасы турында сөйләшү.

1

Д/м сөйләм

Модаль сүзләр

Мөнәсәбәт,элемтә, мул, кырыс, табыш

76

(116)

“Туган ягым –Татарстан”  хикәясендәге лексик-граматик материал.

1

ЛКФ

Антонимнар

Бакыр, мәйдан, дәүләт, мөстәкыйлек, кәндәшлек, үсеш алган, хакимият

77

(117)

Татарстан Республикасы турында сөйләшү.

1

Д/м сөйләм

План төзи белү

78

(118)

Сүз ясагыч кушымчалар.

1

ГКК

-даш,-дәш кушымчалары

79

(120)

“Үз илемдә” шигырендәге лексик-грамматик материал.

1

Д/м сөйләм

Сорауларга җавап бирү, ситуатив күнегүләр

80

(121)

Сара Садыйкова.“Үз илемдә” шигыре өстендә эшне дәвам итү.

1

Д/м сөйләм

Диалог төзү

81

(122)

“Илһам Шакиров” хикәясендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛКФ

Сыйфат фигыль

Моңлы, төпчек, хыяллана, төбәк

82

(124)

Ирек Мөхәммәдев”хикәясендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛКФ

Инфинитив, хәл фигыль

Килешү, уздырылу, төбәк

Сүзләрне җөмләдә куллана белү

83

(126)

Ирек Мөхәммәдев турында сөйләшүне дәвам итү.

1

Д/м сөйләм

Грамматик күнегүләр, тәрҗемә итү

84

(127)

Ирек Мөхәммәдев”хикәясе буенча сөйләмгә чыгу.

1

Д/м сөйләм

Ситуатив күнегүләр, диалог төзү

85

(130-131)

“ Татарстанның уллары һәм кызлары” темасын кабатлау.

1

Д/м сөйләм

Грамматик күнегүләр,, тәрҗемә итү, җөмләләр төзү

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый (6 сәг.)

86(132-133)

Бөек Ватан сугышы турында мәгълүматлар.

1

ЛКФ

Төп һәм тәртип саннары

Белешмә яза белү

87

(134)

Л.Ихсанованың “Лачын кыз”  хикәясендәге лексик-грамматик материал.        

1

ЛГК

кыюлык, батырлык, очучы, лачын, дошман, куркусыз

88

(138)

Ф.Кәрим турында белешмәдәге лексик-грамматик материал.        

1

ЛГКК

Башлангыч, белем, хисле, күрә алмый, һәлак була, үзе теләп

89

(139)

Ф.Кәрим турында белешмә.

1

ЛКФ

Җөмләләр төзү, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр

90

(140)

Ф.Кәримнең “ Ватан өчен” шигырендәге лексик-грамматик материал.

1

ГКК

Грамматик күнегүләр, җөмләләрне дәвам итү

Яңа сүзләрне сөйләмдә куллану

91

(141)

Ф.Кәрим. “Ватан өчен” шигыре өстендә эш.

1

ЛГКК

Җөмләләр төзү, диалогны дәвам итү

Сфетофор – минем дустым (12 сәг.)

92

(142)

Бәйлек һәм бәйлек сүзләр.

1

ГКК

кулланылышы

93

(143)

“Светофорның матур кызга күзе төшкән” хикәясендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛКФ

Вәгъдә, күздән югалу, чибәр,аптырау

94

(146)

БСҮ ” Юл йөрү кагыйдәләре”.

1

Д/м сөйләм

Рәсемнәр буенча эш, җөмләләр төзү

95

(147)

В.Казыйханов. “Ашыкма” шигыре өстендә эш.

1

ЛГКК

Сорауларга җавап бирү, ситуатив күнегүләр

96

(148)

 “Солтания белән күбәләк”хикәясендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛГКК

Сыйфат синонимнары, антонимнары

97(151-152)

“Сфетофор – минем дустым” темасын кабатлау.

1

Д/м сөйләм

Тәрҗемә итү, җөмләләр төзү

98

Еллык контроль эш.

Контроль эш

99

Хаталар өстендә эш.

Хаталарны төзәтү

100

Ел буена үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

1

ЛКК

Карточкалар буенча эш, ситуатив күнегүләр

101

Фигыльләрне кабатлау.

1

ГКК

Карточкалар буенча эш, ситуатив күнегүләр

102

Җөмлә кисәкләрен кабатлау.

1

ГКК

Карточкалар буенча эш, ситуатив күнегүләр

103

Исемнәрне кабатлау.

1

ГКК

Грамматик күнегүләр, ситуатив күнегүләр

Сүзлек диктанты

104

Сүз төзелешен кабатлау.

1

ГКК

Карточкалар буенча эш, ситуатив күнегүләр

105

Йомгаклау.

1

Д/м сөйләм

Диалог төзеп сөйләшү, җөмләләр төзү

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ ИНТЕРНЕТ РЕСУРСЛАР

1. Р.З.Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. “Коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбияты укыту программасы,” 2011 ел.

2. Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты (Казан, 2005).

3. Р.З.Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. Татар теле. (Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 7 нче сыйныфы  өчен дәреслек. Казан, “Мәгариф”, 2007)

4. Р.З.Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле һәм уку дәресләре оештыру. (Укытучылар өчен методик кулланма. Яр Чаллы, 2007)

 5. http://edu.tatar.ru/          

 6. http://tarkhanova.ru/taxonomy/term/22

 7. http://openclass.ru/sub/Родной...

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Табигать һәм кеше.Сыйныф. 6 нчы сыйныф, рус төркеме.

Максат. Табигать  темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү;                белем һәм күнекмәләрне ныгыту; ...

Сыйныф сәгате Туган телем-татар теле 5 нче сыйныф

5 нче сыйныфлар өчен сыйныф сәгате....

"Онытмадык... Мәңге онытмабыз алар батырлыгы турында". Сыйныф сәгате (8 сыйныф)

8 сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышы елларына багышланган сыйныф сәгате....

"Яман гадәтләр - кешелек дошманнары" сыйныф сәгате (8 сыйныф)

Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре буенча төзелгән сыйныф сәгате...

"Кәрәзле телефон сәламәтлек дошманымы?"сыйныф сәгате. (6 сыйныф)

Укучыларга кәрәзле телефонның хәзерге тормыштагы ролен аңлату, сәламәтлек өчен куркыныч икәнлеген дә искәртү. Укучыларга файдалы киңәшләр бирү....

Сыйныф сәгате буенча презентация "Наркотикларсыз яшәү" (8 нче сыйныф)

Презентация  8 нче  сыйныфта сыйныф сәгатен  үткәрү  өчен  кулланылды. Сыйныф  сәгатендә  наркотик  матдәләр, аларның  зыяны  турында белешмә  би...

Сыйныф җитәкчесенең тәрбия планы (9А сыйныфы)

Сыйныф җитәкчесенең тәрбия планы (9А сыйныфы)...


 

Комментарии

7 нче сыйныфта Р.З.Хәдәрова дәреслеге буенча эшләү өчен эш програмасы.