Урок по теме:"Путешествие в зоопарк" в русской группе 1 класса
презентация к уроку на тему

Гайфуллина И.Р.

План урока по теме"Путешествие в зоопарк" в русской группе 1 класса по учебнику Р.З.Хайдаровой.Также дается презентация к этому уроку.

Скачать:


Предварительный просмотр:

1 нче сыйныф рус телендә сөйләшүче балалар өчен Р.З.Хәйдәрова дәреслеге нигезендә дәрес үткәрү үрнәге

Дәреснең темасы.Җәнлекләр.

Максат. 1.”Җәнлекләр” темасы буенча өйрәнелгәннәрне  

               гомумиләштерү.Урман җәнлекләре турында җөмләләр

               төзетеп сөйләтү.

               2.Темага карата диалогик һәм монологик сөйләм

               күнекмәләрен үстерү.

               3.Татар телен өйрәнүгә кызыксыну

               уяту,җәнлекләргә,табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау.Интерактив такта,мультимедиа проекторы,карточкалар.

Дәрес барышы:

1.Оештыру өлеше.Балалар белән исәнләшү.

Актуальләштерү.

Укытучы сүзе.Экранда шигырь юллары.

Бүген без “Җәнлекләр” темасын кабатлыйбыз,”Йорт хайваннары “ темасына яңа сүзләр белербез.Без зоопаркка барабыз.Сез зоопаркны яратасызмы?Менә шигырь юллары.Кем укып күрсәтә?

Шигырь юлларын русча һәм татарча укыту.

В зоопарке этом–

Увидите сами! –

 Животные живые:

С хвостами, с усами,

Бегать умеют они и летать,

Ползать и плавать,

Кусать и хватать!…

        Без йөрербез зоопаркта,

    Ниләр генә булмас анда:

Хәйләкәр  төлкеләр,

энәле керпеләр...        

                                                

Зоопаркка безне бер җәнлек алып барачак.Игътибар белән карагыз.

3 нче слайд. Экранда маймыл рәсеме.Маймыл балалар белән татарча исәнләшә.

-Исәнмесез, балалар!

Балалар, әйдәгез маймыл белән исәнләшәбез.

Балалар татарча исәнләшәшләр.

-Исәнме,маймыл дус!

Берничә баладан әйттерү.

 4 нче слайд.Экранда маймыл рәсеме. Ул татарча үзе турында сөйли.

-Минем исемем Маймыл. Ә сезнең исемнәрегез ничек? Сезгә ничә яшь?

Балалардан җавап җөмләләр әйттерү.

-Минем исемем Наташа. Миңа 7 яшь.Мин Казанда яшим.

II.”Җәнлекләр”темасын гомумиләштереп кабатлау.

1.Экранда җәнлекләрең рәсемнәре . Анда  бирелгән җәнлекләрнең исемнәрен әйтү.Укучыларга терәк сүзләр белән карточкалар тарату.Карточкалар ярдәмендә  балалар сораларга җавап бирәләр.

Алар Татарстанда яшиме? дигән сорауга җавап бирү.

 -Ә менә монда маймыл дуслары белән.Нәрсәләр бу?

-Маймыл, крокодил, пантера.

-Бу хайваннар Татарстанда яшәми.

Ә хәзер сәяхәтебезне дәвам итәбез.

2.”Урман җәнлекләре” темасына караган сүзләрне кабатлау, җөмләләр төзетү.Экрандагы рәсемнәр буенча сораулар бирү.

-Бу нәрсә?

-Бу керпе/куян.

-Керпе /куян кайда яши?

-Керпе/куян урманда яши.

-Ул нинди?

-Ул нәрсә ярата?

Шул рәвешчә бүре белән төлке турында сөйләшү.

Нәтиҗә ясау.Бу җәнлекләр урманда яши.

3.Нәрсә суда яши? соравына җавап бирү.Рәсемнәр ярдәмендә суда яшәүче җәнлекләре билгеләү.

Укытучы сүзе.Ә менә монда барысы да буталган.Бу күл,су.Нәрсәләр суда яши?

-Бу фил/ат.Фил/ат суда яшәми.

 -Бу балык/бака. Балык/бака суда яши.

Дөрес, балалар,беләсез икән.

Менә без урман җәнлекләрен дә, Татарстанда яши торган җәнлекәрне дә карадык.Ә менә өйдә, авылда нинди җәнлекләр яши.Бүген  без кайберләренең исемнәрен белербез.

III.Яңа сүзләрне кертү.Экрана эт, песи рәсемнәре.

1.Песи-кошка, эт-собака.

Кемнең өйдә бу хайваннары бар?

Әйдәгез, бу сүзләр белән җөмләләр төзеп карыйбыз.

Бу сүзләрне сүзлекләргә язып куегыз.

2.Алдагы слайдта каз һәм үрдәк рәсемнәре.Каз-гусь,үрдәк-утка.

Бу сүзләрне әйттерү,кабатлату.

-Каз кайда яши?

-Үрдәк кайда яши?

Бу сүзләрне дә сүзлекләргә күчереп язу.

Менә безнең сәяхәт ахырына якынлаша.Сезгә зоопаркта ошадымы?

IV.Ныгыту.

14-15нче слайдлар.Экрандагы рәсемнәр буенча балаларны хайваннар турында сөйләтү. “Экскурсовод” уены.

Укытучы сүзе.

Ә хәзер үзегезне экскурсоводлар дип белегез.Урман җәнлекләре турында сөйләп карагыз.

Балаларны такта янына чакырып сөйләтү.

-Бу бүре. Бүре усал, соры. Ул ит, балык ярата. Ул урманда яши.

-Бу тиен. Тиен чикләвек, гөмбә ярата. Ул сикерә.

-Бу аю. Аю көчле,зур. Ул җиләк, бал ярата.

Бик  яхшы,балалар, сез бик яхшы сөйләдегез.Маймылга да бик ошаган.Ул безнең белән саубуллаша.

16 нчы слайд.Экрандагы маймыл балалар белән саубуллаша.

-Рәхмәт сезгә,балалар! Сау булыгыз, балалар!

-Сау бул, маймыл!

V.Өй эшен бирү.Сезгә зоопарк ошадымы?Ә өйдә без өйрәнгән сүзләрне кабатлагыз.Яхшы җавап биргән балаларга бишле билгесн тоткан маймыл рәсемнәрен тарату.

VI.Дәресне йомгаклау.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый урок по теме"" Путешествие в мир животных" 3 класс

Урок основывается на активизации ексико-грамматических навыков по всем видам речевой деятельности. В уроке присутствуют элементы драмматизации. Одна из целей урока-воспитание любви и доброжелательного...

Урок по теме: Путешествие в Россию в 5б классе по УМК Кауфман К.И.

Цель урока:Учебная: формирование навыка письма, совершенствование грамматических навыков и навыка чтения.Образовательная: ознакомление с оформлением  e – mail письма в интернете, учить написанию ...

Обобщающий урок по теме: Путешествие на планету «Пропорция». 6 класс

                                  [[{"type":"media","view_mode":"media_original","fid":"6178020",...

План-конспект открытого урока на тему: «Путешествие по англоговорящим странам» 7 класс

Цели:образовательная- формирование интереса к культуре англо-говорящих стран, совершенствование коммуникативных навыков обучающихся, лексических навыков по теме «Англоговорящие страны», «Транспорт»;ра...

Разработка урока по теме "Путешествие в Киевскую Русь" 6 класс

Урок был проведён в рамках конкурса педагогического мастерства "Учитель года 2013". Получил диплом детского жири. Лауреат конкурса "Презентация к уроку".http://festival.1september.ru/articles/648533/...

Технологическая карта урока по теме "Путешествия и досуг" в 5 классе, УМК "Spotlight"

Технологическая карта урока по теме "Путешествия и досуг" в 5 классе, УМК "Spotlight"...