Дуслык
презентация к уроку (8 класс) на тему

Катермина Раушания Рифатовна

Сөйләм телен үстерү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nrs_ul_duslyk.pptx124.62 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Нәрсә ул дуслык ? Күрше авылдан йөреп укыганлыктан , калган сүзләребез кайтканда сөйләшергә кала. Уку елы тәмамланырга вакыт бик аз калды , тагын безгә бер ел гына укыйсы кала. Әй, өзелеп сагынырбыз әле без бу елларны , сыйныфташ дусларны … Ә инде чын дус дип аталучы бер генә буладыр ул. Ул синең серләреңне саклый белергә, кирәк урында сине якларга тиеш , дип уйлыйм . Дусларга таләпне бик нык куйдым , бугай. Үзем, үзем соң кемгәдер чын дус була аламмы ? Әйе, әйе. Дустыма ярдәм кулы сузарлык тәвәккәллегем дә, кешеләргә ярдәмчеллегем дә бар. Иң мөһиме, кешенең серен күңелемдә саклыйм . Иң ышанычлы , иң яраткан дустым кем диярсез ? Әнием ул минем. Әни дә ул миңа, дус та! Туганнан бирле мин әниемнең ышанычлы , нык җилкәсенә таянып яшим . Мәктәптән дә нинди генә җаваплы эш йөкләсәләр дә, мин курыкмыйм , чөнки әнием ярдәм итә . Аның белән барлык темаларга да сөйләшеп була . Сыйныфташларым белән дә дус , тату яшәргә куша. Кеше-кешенең көзгесе, аңа карап син үзеңне күрәсең ди . Тормыш авыр һәм катлаулы . Шул сынауларны үтеп, чын тормышның гүзәллеген, яшәү мәгънәсен аңлаган, чын кеше булып кала белгән , нинди генә авырлыклар кичерсә дә , кешелеклелек сыйфатларын югалтмаган кешеләр сокландыра мине. Әни – нинди матур сүз. Бала өчен ул киңәшче дә , сердәшче дә . Әнисез, мөгаен, дөньяда яшәп булмыйдыр . Әни – безне үстерүче, ярдәм итүче, олы тормыш юлына озатучы да ул. Һәрбер кеше әнисен яратырга , авыр чакта булышырга бурычлы . Әни һәркемгә мәрхәмәтле, итагатьле , йомшак күңелле. Кешегә беркайчан да явыз түгел . Әни – изге күңелле, нәфис кеше .

Слайд 2

Дөньяда ялгызлыктан да авыр нәрсә юктыр . Шуңа күрә кечкенәдән үк кешеләр белән аралаша , үзеңә дуслар сайлый белергә кирәк.

Слайд 3

Кем соң ул дус ? Дус - ул синең сыйныфташың, партадашың, кечкенәдән бергә уйнап үскән күрше кызы , я малае .

Слайд 4

Мин үземнең сыйныфташларымның барысын да дусларым дип атар идем. Шуңа күрә дә һәр көнне мәктәпкә барасы килеп тора.

Слайд 5

Көндәлек хәлләрне, вак-төяк проблемаларны бергәләп сөйләшеп алабыз , киләчәккә планнар корган булабыз .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле - дуслык теле

,,Туган тел көне " уңаеннан  әзерләнгән дәрес үрнәге....

Татар теле - дуслык теле

,,Туган тел көне " уңаеннан  әзерләнгән дәрес үрнәге....

Ачык занятие "Дуслык"

Мәктәпкә әзерлек төркеме.Тема:Дуслык.     Максат:Төрле җырлар, биюләр, уеннар аша башка милләт кешеләренә, аларның мәдәниятенә уңай мөнәсәбәт булдыру, балаларда дөрес этнокул...

Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык. Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе.

Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык.Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе....

Дуслык бит ул-тормыш бизәге!

Мәктәбебездә төрле милләт вәкилләре укый.Алар үзара дус-тату.5-6 нчы сыйныфларда үткәрелгән кичә үрнәген тәкъдим итәм....

Э.Шәрифуллинаның “Дуслык,чын дуслык”шигыре

6 нчы рус сыйныфының татар телен  өйрәнүче укучылары өчен әдәбият дәресе...