Презентация "Тел - рухи байлыгыбыз".
презентация урока для интерактивной доски по теме

Презентация проводился в рамках недели татарского языка и литературы в школе.

Скачать:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Тел - рухи байлыгыбыз.

Слайд 2

2000 нче елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән 21 нче февральне “Халыкара туган тел көне” итеп үткәрү турында карар кабул итте.

Слайд 3

Бүген телләр белү яхшы Һөнәрдер. Катыштырма вә ләкин телгә телне. тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер Дәрдемәнд

Слайд 4

Туган җирең – Идел буе Һәр телнең бар туган иле Туган җирең кебек назлы, Җырдай моңлы татар теле. Н.Нәҗми

Слайд 5

Данлы җирнең, газиз җирнең Улы булып туган көнем, Рәхмәт сиңа! Җыр булырлык сүзләр биргән Матур телем, туган телем, Рәхмәт сиңа! Г.Нәбиуллин

Слайд 6

Минем телем,- Меңәрләгән ишләре күк, Моңлы тел ул, Үзенә җай, үзенә ятыш Аның көе: “Сак-сок”лары, “Рамай”лары, “Сарман”нары, “Гөлҗамалы”, “Карурман”ы, “Әллүки”е. Р.Фәйзуллин

Слайд 7

Тел дигән дәрья бар, Дәрья төбендә мәрҗән бар, Белгәннәр чумып алыр, Белмәгәннәр коры калыр.

Слайд 8

Тел – белемнең ачкычы, акылның баскычы.

Слайд 9

Мәрхәмәтле бул син туган телгә, Ихтирамлы бул син, туган сүзләргә. Сүзне кирәк мәңге яратырга, Сүзне кирәк мәңге эзләргә!

Слайд 10

Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.

Слайд 11

Татар моңы! Ерак тарихлардан Алып килә халык хәтерен. Оялчан ул, инсафлы һәм ягымлы ул – Үзе салмак, үзе әкрен. Мин хәзер дә үзәк өзелгәндә, Җырлар канатында тирбәләм. Кайгы килеп, башым иелсә дә, Сөенсәм дә җырлап җибәрәм.

Слайд 12

Тел — халыкның горурлыгы, Яшәве һәм барлыгы. Чиксез кыйммәтле хәзинә, Аның рухи байлыгы. Тел кайгыны уртаклаша , Куандыра , хуш итә . Йөрәкләрне кавыштыра , Кешеләрне дус итә.

Слайд 13

Әткәң-әнкәң телен белсәң, Адашмассың кайда да... Туган телемдә эндәшәм Кояшка да,айга да . Туган телемдә аңлашам Үткән, бугенем белән. .. Әлифбамны дога итеп Укыймын күңелемнән. Игелекле булып үсим Газиз туган телемә. Туган тел бер генә була - Әнкәй кебек бер генә.

Слайд 14

Милли тел — милләт яшәешенең нигезе . Кеше һава суламыйча яши алмаган кебек , милләт тә телсез яши алмый . Милләт — теле булган халык ул. Ә милли телнең нигезе — ана теле.

Слайд 15

Үз ана телем — минем өчен матур , иң тәмле тел, Үз телем — үз әйберем булган өчен ярата күңел. Шул ана теле белән мин максатымны аңлатам , Шул ана теле белән «бала» диләр ата-анам . Шул тел аркылы гыйлем, уку-язуны өйрәнәм, Шул тел аркылы укып, булырмын чын адәм. Әле дә шул тел белән укыйм, язам һәм сөйләшәм. Шул татар теле белән көйлим берәр көй көйләсәм.

Слайд 16

Татар теле – дуслык теле : Т ө рки халкын яклаган . Татар теле – ханнар теле ,- Зур телләрдән калмаган . Ассалар да, киссәләр дә, Көчләп тәре э лсәләр дә Дөньяда – татар телем , Кол Гали, Тукай телем .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

табигать безнең байлыгыбыз

Рус балаларының 7 сыйныфы. Табигать- безнең байлыгыбыз...

Укучыларның рухи байлыгын үстерүдә китап уку һәм сәнгатьле укуның роле

Укучыларның рухи байлыгын үстерүдә китап уку һәм сәнгатьле укуның ролеМәктәптә тәрбия һәм белем бирү эше нигездә китап ярдәмендә тормышка ашырыла.  Шул максаттан укучыларда китап укуга...

Укучыларның рухи байлыгын үстерүдә китап уку һәм сәнгатьле укуның роле

укучыларны сәнгатьле укырга өйрәтү, китапка мәхәббәт тәрбияләү....

АРҒАЯШ БАШҠОРТТАРЫНЫҢ РУХИ ДОНЪЯҺЫ.

Духовное наследие Аргаяшских башкир...

Башлангыч сыйныфларда сыйныф сәгате "Урман-безнең байлыгыбыз"

Соңгы елларда корылык һәм кешеләр ваемсызлыгы аркасында бик нык урманнар яна. Шуның өчен урманнарны саклау прблемасы көннән-көн актуаль була бара. Мин үземнең сыйныф сәгатендә укучыларда урманнарга ка...

"Урман-безнең байлыгыбыз"

Авылым урманы турында кыскача мәгълүмат бирү. Урманга карата сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләү....

"Урман-безнең байлыгыбыз"

Авылым урманы турында кыскача мәгълүмат бирү. Урманга карата сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләү....