табигать безнең байлыгыбыз
методическая разработка (7 класс) на тему

Низамутдинова Савия Тауфиковна

Рус балаларының 7 сыйныфы. Табигать- безнең байлыгыбыз

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema6.docТабигать -безнең байлыгыбыз23.79 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Табигать – безнең байлыгыбыз

Максат: укучыларның сөйләм телен үстерү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, ишетеп аңлау күнекмәләрен, фикерли белүне ныгыту.

Җиһазлау: мультимедиа, санак.

I Оештыру өлеше.

Укытучы. Исәнмесез, хәерле көн, укучылар! Дәресебезне башлап җибәрәбез.

II Төп өлеш.

Укытучы. Без сезнең белән «Табигать һәм кеше” темасын өйрәндек. Нәрсә соң ул табигать?

Укытучы. Укучылар, быел безнең Татарстанда нинди ел?

Көтелгән җавап. 2012 нче ел - Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасы елы .

Президент Татарстана Рустам Минниханов 24 января подписал Указ «Об объявлении 2012 года Годом историко-культурного наследия Республики Татарстан»

Укытучы. Президент киңәшчесе М.Ш. Шәймиев сүзләре бик дөрес яңгырый: “ Тарихи –мәдәни мирасыбызны саклау ул- иң беренче чиратта табигатебезне саклау. Чөнки безнең тарихи мирасыбыз Табигать  -ана кочагында.   Табигатебезне чиста һәм тәртиптә тотрга кирәк”. Аның сүзләре белән сез килешәсезме?

 Көтелгән җавап. Әйе, килешәбез

Укытучы. Без сезнең белән «Табигать һәм кеше” темасын өйрәндек. Нәрсә соң ул табигать?

Котөлгән җавап. Урманнар, кошлар, үсемлекләр, гөмбәләр, елгалар.

Бүгенге темабыз “Табигать – безнең байлыгыбыз”.  Ә хәзер табышмак тыңлыйбыз.

Колач җәеп каршы ала,

Сулышларны киңәйтә.

Кайчак ул караңгы, шомлы,

Исемен аның кем әйтә.

Көтелгән җавап. Урман.

Урман турында тагын нинди табышмаклар беләсез?

Урман турында шагыйрьләр шигырьләр язганнар, рәссамнар картиналар иҗат иткәннәр. И.Солтаннның “Урманыбыз бакчасы” шигырен тыңлап үтик.

Бер укучы укый.

Бу аланның ишеге юк

Һәм дә юк коймалары.

Монда килеп җиләк җыя

Авылның малайлары.

Әбиләр дә килеп монда,

Килә кызлар, апалар.

Әнә көлешә-көлешә

Җиләк алып кайталар.

Мин дә монда җиләк җыям,

Бүген дә килдем менә.

Җиләк монда пешеп тора,

Кил, җый, иренмә генә.

Бу аланда үсә тагын

Урманның алмагачы.

Бөрлегәннәрнең сусылы,

Шомыртның чем-карасы.

Монда үсә миләш, балан,

Чәчәкләрнең барчасы.

Безнең яраткан бу алан –

Урманыбыз бакчасы.

Укытучы. Шигырьдә нәрсә турында сөйләнә?

Көтелгән җавап. Урманда төрле җиләкләр үсә, кешеләр җиләк җыярга киләләр.

Укытучы. Ә нинди рәссамның урман турында картиналары күп?

Көтелгән җавап. И.И. Шишкин.

И.И. Шишкиннның картиналарын  слайдлардан карау.

Укытучы. Аның картиналары кешеләрне нәрсәгә өйрәтә?

Көтелгән җавап. Матурлыкны, табигатьне сакларга өйрәтә.

Укытучы. Ә менә бу рәсемнәрдә безнең туган як табигате.

III Сез өйдә урманнар турында язып килергә тиеш идегез. Шул язмаларыгызны тыңлыйк әле.

Укучыларның чыгышлары.

1 укучы. Безнең дөнья бик бай. Чөнки анда сулар, урманнар, хайваннар, кешеләр бар. Мин урманнар турында сөйләргә телим. Урманны бөтен кеше ярата. Аның файдасы бик күп. Урманның байлыгы – агачлар, җәнлекләр, тәмле җиләкләр, гөмбәләр, кошлар. Шундый яхшы һаваны беркайдан да таба алмыйсың, анда суларга бик яхшы. Минем кешеләргә әйтәсем килә. Урманнарны яратыгыз, анда барыгыз, аны саклагыз. Ул да сезгә шулай җавап бирер.

2 укучы. Урман яшел стена кебек басып тора. Урманга кергәч без төрле кошларның тавышларын ишетәбез. Безгә суларга җиңеләя. Гөмбә җыяр өчен кәрзин алабыз. Юлдан барганда төрле чәчәкләр күрәбез. Безгә урманда бик ошый, без тагын килергә хыялланабыз.

3 укучы. Табигать – ул безнең тормышыбыз. Без анардан башка яши алмыйбыз, шуңа күрә аны сакларга кирәк. Һава һәм сулар пычрана, табигать төрле радиактив мәтдәләр белән агулана һәм урманда җәнлекләр кими, ә елгада балыклар аз кала. Без кошларның тавышларын, урманны, чәчәкләрне яратабыз. Әйдәгез, кешеләр, табигатьне саклыйк!

4 укучы. Урман ул матур да, файдалы да. Ләкин алар җирдә бик аз калды. Ләкин без аңа ярдәм итә алабыз. Яшь агачлар утыртырга, чүп-чарларны җыярга мөмкин. Без планетабызга чиста тормыш бүләк итәргә тиеш.

5 укучы. Туган ягыбызда урманнар бик аз кала. Аңа бик булышырга кирәк. Без ел саен урманга экскурсиягә барабыз. Анда бик матур, саф һава, тыныч. Шуңа күрә анда чүп-чар калдырырга, агачларны сындырырга ярамый.

УкытучыБалалар, урманда нәрсәләр эшләргә ярамый? (рәсем буенча)

Укытучы. Әйе, балалар, без сезнен белән И.И.Шишкиннын картиналарын карап киттек. Ә бит Кайбыч районының да табигате бик матур. Безнең туган ягыбыз урманнарга бик бай.  Иң беренче Санк- Петербургтагы корабларны да  безнең як урманнарының имәннәреннән ясаганнар.

            -чүп калдырырга;

            -ут, учак яндырырга;

            -кошлар оясын туздырырга;

            -җиләк-гөмбәләрне таптарга;

            -белмәгән гөмбәләрне җыярга;

            -            -агачларны сындырырга    ярамый

“Адашкан яфраклар”

(Урманны саклагыз! Ул кешенең дусты.)

Ул

саклагыз!

дусты.

Урманны

  кешенең

 

IV Ял минуты. Күзләрне ял иттерү өчен күнегүләр үтәү.

Укытучы. Авырмас өчен һәркөнне физик күнегүләр ясарга кирәк. Әгәр дә авырсагыз, дару үләннәрен кулланыгыз. Искә төшерик әле, безнең якларда нинди дару үләннәре үсә?

Көтелгән җавап. Гөлҗимеш, кычыткан, бака яфрагы, әрем, мәтрүшкә, үги ана яфрагы, тузганак.

Слайд.

Укытучы. Ә хәзер шигырьләр тыңлыйк.

1 нче укычы. Үги ана яфрагы –

                       Үләннәрнең патшасы.

Суык тигән кешеләрнең

Дәвалый ул барчасын.

2 нче укучы. Кычыткан – шифалы ул

                       Сызласа кул-буыннар.

Яфрагында, сабагында

Яшәү көче – су бар.

3 нче укучы. Мин яратам тузганак,

Чәчәкләрен кара син,

Әйтерсең лә тамыры

Дару аның тамыры.

Шикәре дә җитәрлек.

Чәй ясасаң кыздырып

Тәме исең китәрлек.

V Укытучы. Әйдәгез табышмаклар укыйк әле.

Слайдлар.

1. Ап-ак күлмәген кигән дә,

   Яшел шәлен ябынган.

   Башкалардан өстен тора

   Зифалыгы ягыннан. (Каен)

2. Кайрым яшел, яфракларым

    Сөйләшәләр җилсез дә.

    Йорт салырга теләсәгез

    Бүрәнә булам сезгә. (Усак)

3. Туганда ук эшләпәсен

    Киеп туа.

    Тик шулай да күләгәдә

    Гомере уза. (Гөмбә)

4. Язын килә, көзен китә,

    Оя ясасаң, үз итә. (Сыерчык)

5. Үзе ялагай,

    Үзе хәйләкәр,

    Ул нәрсә булыр,

    Я, әйтеп җибәр. (Төлке)

6. Асрамый ул умарта,

    Балны бик-бик ярата.

    Кышын сөя йокыны,

    Язгача тормый ята. (Аю)

7. Үзе бәләкәй генә булса да,

    Үзеннән зур күтәрә. (Кырмыска)

VI Укытучы. Табигать – ул кошлар дидегез.Кошларны беләсезме икән, тикшереп үтик әле!

Слайд Уен “Йолдызлы сәгать”

  1. Тынычлык символы булган кош.

Карга, песнәк, карлыгач, күгәрчен. 4

  1. Урман табибы.

Тукран, сыерчык, чәүкә, песнәк. 1

  1. Кайсы кош үзенең әнисен белми?

Сыерчык, кара карга, күке, тургай. 3

  1. Бу кошлар барысы да ояларын үзләре ясый.

Песнәк, чыпчык, ала карга, сыерчык.

  1. Бу кошлар бездә кышлыйлар.

Күгәрчен, чыпчык, саескан, сыерчык. 4

  1. Иң тугрылыклы кош.

Аккош, чыпчык, саескан, карга. 1

Диалог төзү . Урманга чакыру (магнитофон язмасында кошлар тавышы)

а) гөмбәгә

б) дару үләннәрен җыярга

Җөмләдәге сүзләр тәртибен дөрес урнаштырырга.

  1. Кирәк, табигатьне, яратырга.
  2. Татарстанның, суларга, бай, урманнарга, табигате.
  3. Чыганагы, сәламәтлек, табигать.
  4. Табигатьне, яратырга, кеше, тиеш.

IV

   -   Укучылар,  сез кайда яшисез?

  1. Без Кайбыч районы Ульянково  авылында   яшибез.
  2. Ульянково кайда урнашкан?

Ул Бәрле  елгасы буенда урнашкан (слайдта карау)

Укытучы. Сез А.С.Пушкинның “Балыкчы һәм алтын балык турында әкияте”н беләсез. Мин сезгә шуның үзгәртелгән вариантын сөйлим.

Әкият “Нефтьле балык турында”

Зәңгәр диңгез янында карт белән карчык яшәгән, ди. Беркөнне карт диңгезгә зур ятьмә ташлаган. Һәм аннан тутыккан банкалар, ватылган шешәләр, пластик пакетлар һәм башка чүпләр тартып чыгарган. Карт ятьмәне тагын диңгезгә ташлаган. Бу юлы аңа алтын балык эләккән. Балык кеше тавышы белән: “Зинһар өчен, картлач, мине диңгезгә җибәрә күрмә. Чиста сулы аквариумга җибәрсәң, мин бөтен теләкләреңне үтим. Минем нефтьле балык буласым килми, алтын балык булып каласым килә,” – дип ялвара башлаган.

Укытучы. Бу әкият нәрсә турында?

Көтелгән җавап. Елгалар пычрана һ.б. Безнең Кайбыч районында “Чиста Бәрле” акциясе бара. Бәрле елгасы районыбызның шактый гына авыллары аша уза, һәрбер авылда аның  ярларын ныгытуга , яшелләндерүгә игътибар бирсәк, киләсе буыннар безгә рәхмәтле булыр иде.

Укытучы.Ә сез балалар бу акциядә катнашырсызмы?

Көтеогән җавап. Әйе, катнашырбыз.Без  елга буйларын чүп –чардан чистартырбыз, сулыкларны чистартырбыз.ярларына агачлар утыртырбыз.

Укытучы. Әйе, балалар , әгәр дә без табигатькә карата игътибарлы булсак, тирә юнебезне пычратмасак , сез дә туган ягыгызга багышлап җырлар язарсыз, һәм дә җырларсыз.

Җыр тыңлау. Д. Стерякова. Ульяным.

VII Йомгаклау.

Укытучы.Укучылар, табигать- безнең йортыбы һәм безнең бурыч аны саклау..

Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре

  1. Урманда үзеңңне тота бел, әдәпле кунак бул.
  2. Чәчәкләрне өзмә, аларга карап соклан, сурәткә төшер.
  3. Агачларны сындырма, үткен пычак белән кайрыларга билгеләр ясама.
  4. Урманда яшәүче хайваннарга кагылма.
  5. Урманга, болынга чүпләр ташлама, аларны кире алып кит.
  6. Елгаларны пычратма.

Дәфтәрләргә язу.

Слайд. Табигатьне саклау – ул үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау.





По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый урок "Табигать- безнең уртак йортыбыз."

Я провела открытый урок в эксперементальном 6классе.На этом уроке они рассказали, как надо беречь природу, обсуждали видесюжет, экологию нашего города.Друг- другу дали советы....

Экологик кичә "Табигать язмышы- безнең язмыш"

1укучы.Табигать ул – тиңсез хәзинә,Шаулы урман, челтер чишмә дә.Яшел болын да ул, зәңгәр күк тә,Сакла аны, аңа син тимә! Табигать ул – тиңсез хәзинә,Авылның ул  хәтфә урамы.Йомшак җилн...

Башлангыч сыйныфларда сыйныф сәгате "Урман-безнең байлыгыбыз"

Соңгы елларда корылык һәм кешеләр ваемсызлыгы аркасында бик нык урманнар яна. Шуның өчен урманнарны саклау прблемасы көннән-көн актуаль була бара. Мин үземнең сыйныф сәгатендә укучыларда урманнарга ка...

"Урман-безнең байлыгыбыз"

Авылым урманы турында кыскача мәгълүмат бирү. Урманга карата сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләү....

"Урман-безнең байлыгыбыз"

Авылым урманы турында кыскача мәгълүмат бирү. Урманга карата сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләү....

Табигать -безнең йортыбыз

Табигать -безнең йортыбыз темасына план...

"Табигать - безнең әйләнә-тирәбез"

8нче сыйныфта "Табигать - безнең әйләнә-тирәбез" темасына дәрес планы...