"Табигать - безнең әйләнә-тирәбез"
план-конспект урока (8 класс)

8нче сыйныфта "Табигать - безнең әйләнә-тирәбез" темасына дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_4.docx18.11 КБ

Предварительный просмотр:

Сыйныф: 8 (рус төркеме)

Тема: Табигать – безнең әйләнә - тирәбез.

Максат: “Табигать һәм кеше” темасына караган сүзләрне актив кулланылышка кертү, укучыларны кешенең табигатькә йогынтысы тәэсирендә килеп чыгарга мөмкин нәтиҗәләр һәм аларны булдырмый калу юллары белән таныштыру;

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет буенча: тема буенча лексик берәмлекләрнең мәгънәсен аңлый, дөрес куллана белү;

Метапредмет:

Танып-белү УУГ: төп мәгълүматны аеру, нәтиҗә чыгара, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү; тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Коммуникатив УУГ: монолог, диалог төзи белү, фикерләрне төгәл җиткерә белү;

Регулятив УУГ: дәреснең темасын, максатын формалаштыру; эшчәнлеккә үзбәя бирә белү, сыйныфташлар белән уртак хезмәттәшлек итә белү;

Шәхескә кагылышлы: Табигатьне сакларга кирәклеген аңлау, табигатькә карата ярату хисе уяту;

Дәреснең тибы: Диалогик-монологик сөйләм үстерү

Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты, экология

Материал:

1) дәреслек - Р.З.Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева Татар теле 8 (Казан, “Татармультфильм” 2015)

2) методик әсбап - Хәйдәрова Р. З.,. Малафеева Р. Л. Татар теле дәресләре. Рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен кулланма.

Җиһазлау: Презентацион материал, проектор,  кроссворд,  карточкалар.

Дәрес барышы

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру.

1. Дәресне оештыру

1) Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

- Хәерле көн, укучылар!

- Хәерле көн! Сезгә  уңышлар телим.

2. Актуальләштерү

1) Кроссворд чишү.

- Укучылар, тактага карагыз. Сезнең алдыгызда кроссворд. Монда бер сүз яшеренгән, безгә шуны табарга кирәк. Әйдәгез шул кроссвордны чишик һәм дәрестә нәрсә турында сөйләшүебез турында белербез. 

1.Борынсыз чыпчык боз тишә.

2. Ак ашъяулык таптык,

Җир өстенә яптык.

3. Үзе су, үзе каты.

4. Кулсыз-аяксыз, тәрәзә кага.

5. Күктән килде, җиргә иңде.

6. Үкерә дә котыра,                                                                               Бөтен җирне тудыра.

7. Үзе ага – яры юк,

Барып җиткән җире юк.

8. Көн йөри, төн йөри,

Бер атлам җир китә алмый.

- Укучылар, нинди сүз килеп чыкты?    - Табигать.

- Димәк бүген нәрсә турында сөйләшербез? (Табигать)

3. Уку мәсьәләсен кую

- Р. Миңнуллинның сүзләре «Табигать ул – гүзәллек, могҗиза, тылсым» дәрескә эпиграф булыр.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

1. “Табигать” сүзенең берничә мәгънәсе бар. (Укучылар экранда китерелгән билгеләмәләр белән танышалар.)

1) Кешене чолгап алган, аның эчтәлегеннән тыш барлыкка килгән табигый материал дөнья. Җир планетасы.

2) Билгеле бер урынның җир – сулары, үсемлек һәм хайваннар дөньясы яки һавасы – климаты.

3) Характер.

- Укучылар, “табигать” диюгә, без үзебезнең туган – үскән җирне, әйләнә - тирәбездәге урман, күл, чишмә, болыннарны күз алдына китерәбез.

2. “Табигать – безнең әйләнә – тирәбез” текстын тыңлап китик әле..

- Текст нәрсә турында?

- Нәрсә ул табигать?

- Кеше табигатьтән нәрсәләр ала?

- Җир шарында кешеләр нинди максат белән яшиләр?

- Кешелек нинди куркыныч алдында тора?

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

  1. Энҗе Авзалованың “Бу гүзәллек  яшәрме?” шигырен тыңлау (1 укучы яттан сөйли).

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Чылтырап аккан чишмәләр

Нигә кипкән?

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Сандугачлы талкайларны

Кемнәр кискән?

Табигатьне  кемнәр шулай

Әрәм иткән?

Кешеләрдән миһербанлык кая киткән?

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Бу гүзәллек, бу Җир шары

Яшәр микән?

Укучылар шигырь  нәрсә турында?

Җир елавы турында

Җир ни өчен елый?

Чөнки сандугачлы талкайлар киселгән,кешеләрдә михербанлык кимегән.

- Табигатьне саклау - һәр кешенең изге бурычы ул. Чөнки кешенең тормышы табигать белән бәйләнгән. Әгәр кешеләр һаваны, суны агулап, урманны корытып бетерәләр икән, димәк кеше үз - үзен юк итә дигән сүз.

2. Ситутив күнегүләр (Диалог формасында).

Представим,вы встретились в лес,а там мусор. Какой разговор произойдет между  вами?

Представим,вы увидели оставленный костер. Какой разговор произойдет между вами?

4.Дәресебезнең эпиграфын искә төшерик: «Табигать ул – гүзәллек, могҗиза, тылсым». Әйе, табигать гүзәл, матур, ләкин аны сакларга кирәк.  Табигатьне ничек сакларга кирәк дигән сорауга сезнең фикерләрегезне тыңлыйк.

                       Табигатебез матур һәм чиста булсын өчен, ... кирәк.

   Нишләргә кирәк?                             Нишләмәскә кирәк?

   урманнарны сакларга,                      агачларны сындырмаска

   кошларга оя ясарга                           теләсә кая чүп ташламаска

   чәчәкләр үстерергә                            кош ояларын туздырмаска,

   табигатьне сакларга                          чәчәкләрне өзмәскә,        

   чишмәләрне карарга                     елга буйларын пычратмаска,

   агачлар утыртырга                                   кошларны үтермәскә

 Димәк, табигатебез матур һәм чиста булсын өчен, урманнарны сакларга, кош ояларын туздырмаска, елга буйларын пычратмаска кирәк. Сез, балалар, шәфкатьле, мәрхәмәтле, кешелекле булыгыз,табигатьне яратыгыз!

2) “Табигать” сүзенә синквейн язу.

 5..Эйдәгез,укучылар,хәзер синквейн язабыз.

1.Табигать

2.Табигать нинди?

3.Табигатьтә нишлибез?

4.Табигать турында бер җөмлә төзибез.

5.Табигать сүзен тагын нинди бер сүз белән алыштырып була?

2. Бәяләү. Укучылар үзләренең эшчәнлекләренә бәя бирәләр.

3.Йомгаклау.

Укучылар без дәрестә нәрсә турында сөйләштек.?

Табигать нәрсә ул?

Табигать- синең әйләнә-тирәң ул.

- Табигатьне ни өчен саклага кирәк?

 Өй эше:

 1) “Табигать – безнең әйләнә – тирәбез” темасына хикәя язарга.

2) “Табигать ул – гүзәллек, могҗиза, тылсым” темасына диалог төзергә.

3) “Табигатьне саклау” темасына плакат ясап килергә.

Дәрес өчен рәхмәт. Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Африканың табигый зоналары

Укучыларны Африканың табигый зоналары белән таныштыру; аларның үзенчәлекләрен ачу;   укучыларның Африка турында булган белемнәрен   актуальләштерү; укучыларның Җир табиг...

Открытый урок "Табигать- безнең уртак йортыбыз."

Я провела открытый урок в эксперементальном 6классе.На этом уроке они рассказали, как надо беречь природу, обсуждали видесюжет, экологию нашего города.Друг- другу дали советы....

Экологик кичә "Табигать язмышы- безнең язмыш"

1укучы.Табигать ул – тиңсез хәзинә,Шаулы урман, челтер чишмә дә.Яшел болын да ул, зәңгәр күк тә,Сакла аны, аңа син тимә! Табигать ул – тиңсез хәзинә,Авылның ул  хәтфә урамы.Йомшак җилн...

табигать безнең байлыгыбыз

Рус балаларының 7 сыйныфы. Табигать- безнең байлыгыбыз...

Табигать язмышы - безнең язмыш ул.

Разработка материала внеурочной деятельности....

Табигать -безнең йортыбыз

Табигать -безнең йортыбыз темасына план...