Поурочные планы ,3 класс,русская подгруппа
план-конспект урока по теме

Шайхутдинова Галия Гаптразиевна

Разработки поурочных планов.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sochinenie_koyash_timbikova.docx22.04 КБ
Microsoft Office document icon pourochnye_plany_po_tatarskomu_yazyku.doc66.5 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЯР ЧАЛЛЫ ШӘҺӘРЕ

«ФӘННӘРНЕ ТИРӘНТЕН ӨЙРӘНҮЧЕ 45нче УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ

МӘКТӘБЕ»

Инша

Кояш Тимбикова иҗаты буйлап…

                                                                    Шафигуллина Айгөл

                                     45нче урта мәктәпнеӊ 6нчы Б   сыйныфы укучысы

                                      Укытучы: Шәйхетдинова Галия Габдрәзи кызы

                                                                                                                                                                                                         

                                                           

                                                               Яр Чаллы

                                                                 2012 ел                                                                                                                                            

               Җирдәге һәр үсемлек яфрак яра, чәчәк ата, җимешен бирә. Боларныӊ һәрберсенеӊ үз вакыты бар. Моны күп еллар буена тупланган тәҗрибәләргә таянып та әйтеп була. Ә менә Кояш  Тимбикова турында. бу кыз язучы булыр дип, тәгаен генә әйтә алдылар микән? Чөнки аныӊ әтисе Закир абый – математик, әнисе Сания апа – тел-әдәбиятчы була. Үз вакытында Ленин орденына лаек булган мөхтәрәм кешеләр гаиләсендә тәрбияләнгән Кояш апа журналистлык юлын сайлый. Әдәбият дөньясына да ул журналистика аша килә. 1961 нче елныӊ гыйнварендә «Татарстан яшьләре» газетасында басылып чыккан «Имтихан» исемле хикәясе аны әдәбият мәйданына алып керә. Бик бәхетле хикәя була «Имтихан». Чөнки аӊа әдәбиятыбыз аксакалы Нәкый ага Исәнбәт уӊай бәя бирә. Яшь автор канатланып киткәндәй була: мондый бәхет һәркем өлешенә дә тими!

                  «Имтихан» хикәясендә автор кешеләр тормышыныӊ бик мөһим булган проблемасын: намус һәм намуссызлык,  гаделлек һәм ялган мәсьәләләрен күтәргән вакыйгаларны тасвирлый. Шушы зур, әһәмиятле тема Кояш Тимбикованыӊ барлык әсәрләрендә дә яӊгыраш таба.

                  Кояш Тимбикованыӊ 1961-1971нче елларда иҗат иткән әсәрләре – «Кояш безгә елмая» (1962), «Тылсымлы таяк» (1964), «Зәӊгәр күлмәк» (1969), «Инешләр Иделгә коя» (1971) исемле җыентыклары – аныӊ беренче иҗат  тәҗрибәләре булып тора.  Язучыныӊ шуннан соӊгы иҗаты сәнгатьчелеккә ирешү, тормыш материалын тирәнрәк анализлау юнәлешендә.

                 Җитмешенче елларда язылган «Синеӊ өчен» повесте (1971),  «Якты йолдыз» исемле документаль повесте (1973), «Кара юрга» әсәре (1975), «Кайгы белән шатлык янәшә» җыентыгы (1979)  Кояш Тимбикованы осталык үрләренә алып менгән әсәрләреннән санала.

                 Минем «Кайгы белән шатлык янәшә» җыентыгы турында аерым язасым килә. Бу җыентыкка кергән «Агым уртасында» әсәре бүген мин яшәгән Яр Чаллы шәһәренә һәм 1970нче елларда дөньяны шаулаткан Кама автомобиль заводы төзелешенә багышланган.  Кояш Тимбикова КамАЗ төзелешенә үзенеӊ мөнәсәбәтен шушы әсәре аша белдергән.  Әсәрдә үсмер кызлар язмышы сурәтләнә.  Урта мәктәпне  бик яхшы билгеләренә генә тәмамлаган Зөһрә  Алмаева институтка керү имтиханында икеле алып, тәмам аптырашта кала. Юк, ул берүзе түгел. Аныӊ әти-әнисе дә, яраткан укытучылары да, дус кызлары да бар. Ләкин бу очракта алар Зөһрәгә берничек тә ярдәм итә алмыйлар.

                  Инде нишләргә? Кемнән киӊәш сорарга? Кая барып егылырга?  Зөһрә юллар чатында япа-ялгызы кала.  Ләкин һич  уйламаган кешеләр аӊа ярдәм кулы сузалар. Болар – зур төзелешкә катнашырга дип, илнеӊ төрле ягыннан Яр Чаллыга җыелган яшьтәшләре була. Алар Зөһрәне олы юлга алып чыгалар, тормышта үз урынын табарга ярдәм итәләр. Шуӊа күрә дә укучылар бу повестьны бик тиз үз итәләр.

                   КамАЗ эшчеләренә багышланган очерклар сериясе өчен Кояш Тимбиковага – «КамАЗ төзелеше ударнигы» билгесе бирелә.

                   Сиксәненче еллардагы иҗатында язучы авылныӊ хезмәт кешеләрен, бигрәк тә хатын- кыз образларын шактый нечкә психологик алымнар белән гәүдәләндерә.  «Сөлге булсын бүләгем», «Шикәр Гайшә», «Таяныч», «Ут», «Тәӊкәле тау», «Ярлар биек» һәм башка әсәрләре шушы елларда иҗат ителә. Алар Кояш Тимбиковага зур уӊыш китерә. Тормыш чынлыгын сизгер тоемлап,  аны үз йөрәге аша үткәреп, үзенчәлекле образларда гәүдәләндерә ала ул. Аныӊ төп кораллы – теленеӊ халыкчан булуы.

                   Соӊгы елларда илдә зур үзгәрешләр булып, язучыларга тулы сүз иреге бирелә. Кояш Тимбикова да бу үзгәрешләрдән читтә калмый. Тулы сүз иреге бирелү язучыныӊ иҗатына да өр-яӊа сулыш өрә.  «Табылдык хатлар сере» повесты -  шундый   әсәрләренеӊ берсе.  Повестьныӊ үзәгендә –татар хатыныныӊ  мөшкел хәле һәм шуныӊ сәбәпләре бирелгән, образлар ахырынача ачыкланып сурәтләнгән. Шуӊа күрә дә бу әсәр укучыга нык тәэсир итә, мавыктыра, уйга сала.

                     Кояш Тимбикова геройлары арасында кемнәр генә юк: игенче-механизатор, терлекче,  студент, археолог, укытучы, эшче-төзүче…      Язучы геройлары язмышындагы аерым моментларны тотып ала да сәнгать дәрәҗәсенә күтәрә. Тормыш ямен, гомер матурлыгын мактый.  Ә тормышныӊ төп яме – кешеләр.  Күркәм кешеләргә  ул тирән мәхәббәтен саклый, ә тскәре типларны аяусыз камчылый.   Сизгер, ярдәмчел,  гадел, эзлекле, төпле фикергә ия булган героиняларында авторныӊ үзенә дә хас булган байтак сыйфатлар бар.

                     «Татар хатыннарына әллә ни кирәкми  бит. Алар азын – күп, югын – бар итеп кабул кыларга  өйрәнеп үскәннәр. Олуг хезмәтләренә кечкенә генә игътибар булса, аена-елына бер якты караш төшсә,  меӊ эшләренә бер рәхмәт ишетсәләр,  и-и, шатлыклары эчләренә сыймас иде аларныӊ.    Татар әниләре, кызлары, әбиләре – былбыллар алар. Аларныӊ кунып сайрар таллары – сез, укучыларым. Бер-беребезне хупласак кына моӊарчы сакланып калган затлы атыбыз исән-имин калыр.  Югыйсә татар хатыныныӊ җаны да чуерташтан коелмаган , ул да бәллүр кебек уалырга гына тора бит. Бирегез көч. дәртебезгә аз гына дәрман өстәгез, ул бәллүрне сакларга куәт бирегез! – дип яза Кояш Тимбикова татар хатыннары турында үзенеӊ уйлануларында.

                       Кояш Тимбикова турында Ф.Хуҗахмәт : «Исеме -  Кояш, яктырта да, җылыта да», - дип язган.  Әйе, Кояш Тимбикова яктырта да. җылыта да. уйландыра да, моӊландыра да, шатландыра да, хәтта көлдерә дә.  Моны аныӊ кырык елга сузылган  иҗат гомерендә язылган очерк, хикәя һәм повестьлары дәлилли. Аныӊ аерым әсәрләре татар телендә генә түгел, ә рус, украин, беларус, кыргыз, латыш һәм башка телләрдә дә дөнья күрә.

                        Бүген Кояш Тимбикованыӊ рәсеменә карап: «Яратабыз без сине, Кояш апа! Яратабыз синеӊ әсәрләреӊне! – дип әйтәсе килә.

                                                                                                                           

               

                                                                                                                                                               



Предварительный просмотр:

       

                   Өзлексез  педагогик  белем  бирү  институты

«Рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укытуның педагогик,

психологик нигезләре» дигән квалификация күтәрү курсларының

чыгарылыш эше.

                                                                         (Дәрес челтәрен модельләштерү)

Эшне башкарды:

    Шәйхетдинова Галия Габдрәзи кызы

2 нче квалификацион категорияле укытучы, 45 нче мәктәп.

Яр Чаллы, 2012ел.

                                          Ашханәдә.

             

         Безнең мәктәптә ашханә бар. Без көндезге ашны ашханәдә

ашыйбыз. Безгә ашханә ошый. Пешекче апалар бик тәмле пешерәләр.

               

         Меню төрле-төрле була. Безгә кәбестә ашы да, токмачлы аш та

пешерәләр.

             

         Ә дөге, карабодай, солы боткалары белән котлетлар бигрәк тәмле була.

             

         Аннан соң без баллы чәй, алма компоты, кесәл эчәбез. Без пешекче

апаларга рәхмәт әйтәбез.

Тәр-тип

саны




Чис

ло




 Тема



Предмет


Дәрес

тибы



Лексика


Грамматика


Кон-

троль


Искәрмә

кабат

лау

яңа

кабат

лау

яңа

   

   1.








   

   2.









   3.









«Ашханәдә»

текстындагы

лексик материал.







Ашханәдә» тексты.








«Ашханәдә»текс-ты буенча диалогик- монологик сөй-ләмгә чыгу.


татар теле








уку









уку


ЛКФ









ЛГКК









диалогик-моно-логик

сөй-

ләм


ашханә









тәмле, көндез-

ге аш







дөге боткасы карабо-дай  боткасысолы боткасы


дөге, карабо-

дай, солы,

пешек-

че, ток-

мач












кая? кайдан?

кайда?







инфини-

тив + яра-

там







нинди? соравына җавап бирүче сүзләр


Яңа лексика белән сүзтез-мәләр төзергә.




текст-

ның эч-

тәлеге  буенча сорау-

лар төзергә.



«Безнең ашханә» дигән хикәя төзергә.




















Хикәя төзү теләк буенча

                                 

                                                     I дәрес

                               Тема: «Ашханәдә» текстындагы лексик материал.

                     

                       Максат:1. а).яңа лексика белән таныштыру:дөге, карабодай, солы, токмач, пешекче;

                                        б).укучыларның сүзләрне дөрес әйтүләренә ирешү.

                                 

                                     2.Чагыштырып һәм аерып ала белү күнекмәләрен ныгыту.

                 

                                     3.Өлкәннәр хезмәтенә ихтирамлылык һәм бу хезмәттә үз ролеңне күрә белүне  тәрбияләү.

                        Җиһазлау:дәреслек, 24-25 битләр, рәсемнәр,  «Рус телендә сөйләшүче  балаларга татар теле укыту», 3 класс өчен методик кулланма, №2, 10 бит.

                                                       Дәрес барышы:

                I.Оештыру өлеше:

    1.Исәнләшү.

    2.Дежур укучы белән әңгәмә.

       

               II.Лексик материалны презентацияләү:

    1.Актуальләштерү.

   

    2.Семантизация: «күрсәтү материаллары аша, сүзләр тактада язылган)

        Дөге – [дөгө],  солы -  [соло]    токмач – [токмач]      пешекче – [пэшэкчэ]  

   

    3.Сүзләрне транскрипция белән сүзлеккә язу.

   

    4.Яңа лексиканың әйтелеше өстендә эш:

1).Укытучы сүзләрне русча әйтә, укучылар хор белән татарча укыйлар.

   

     Аудирование:

2).А сейчас прослушайте и укажите слова, в которых есть звук [о]:

дөге, ботка, карабодай, токмач, солы, пешекче, ашханә, аш.

3).Сүзләрне дөрес укы. №1,  24 бит, дәреслек.

     

      Аудирование:

4).Сезгә аңлашылмаган сүзләр һәм сүзтезмәләр чыкса, әкрен генә кул чабыгыз:

Аш, карабодай, токмачлы аш, дөге боткасы, кәбестә, карабодай боткасы, кәбестә ашы.

5). Исеңдә калдыр! – уку, дәреслек, 24 бит.

     

       Аудирование:

6).А теперь прослушайте и укажите, что изменено во втором предложении каждой пары?

(10 бит, №2,  3 нче класс өчен методик кулланма).

       

                                         

                                                             -2-

  5.Физкультминут.(яңа лексиканы кертеп).

   

  6.Яңа лексиканың язылышы өстендә эш:

1).Төшеп калган хәрефләрне куеп язу:  

     к...бестә  аш...  ,  т ... кмачлы аш,  б ... тка,  дөг...   б ... ткасы,  караб ... дай  б ... ткасы,

пеш ...  кче

2).Хәтердә калган буенча языгыз.(письмо с однократного предъявления)

         Бу ашханә. Анда пешекче апалар эшли. Алар бик тәмле пешерәләр. Мин токмачлы аш яратам. Карабодай боткасы да бик  тәмле.

(Ә хәзер тактадан карап тикшерегез. Кем ничәлегә язды?)

              III.Яңа лексиканы сөйләмдә куллануны ныгыту.

1).Җөмләләрне җәенкеләндереп уку.(дәреслек, 25 бит, №3)

2).Спроси у друга: (дәреслек, 26 бит, №6)

3).Тактада язылган мини тексттан яңа лексика кергән җөмләләрне табып уку.

 

              IV.Йомгаклау.

1.Ә хәзер менә бу рәсемнәр буенча җөмләләр төзибез: (ашханә рәсеме, пешекчеләр , өстәлләрдә аш, ботка һәм чәй рәсемнәре)

2).Өй эше: сүзлекләргә язылган яңа лексиканы өйрәнергә, алар белән 2-3 сүзтезмә төзергә.

                                              2 нче дәрес

 Тема: «Ашханәдә» тексты.

Максат: 1. а).»Ашханәдә: тексты белән таныштыру;

                  б).алдагы дәрестә өйрәнелгән лексик, грамматик  материалны ныгыту;          

              2. Текст өстендә эш күнегүләрен үтәү;

Дәрес тибы: ЛГКК.

Җиһазлау: дәреслек,25-26 битләр, рәсемнәр.

                                  Дәрес барышы:

I.Оештыру өлеше: 1.Исәнләшү;

                                2.Дежур укучылар белән әңгәмә.

II.Өй эшен тикшерү: 1.Өйрәнелгән лексиканы кабатлау: укытучы русча әйтә, укучылар татарчасын әйтәләр.

                                     2.Сүзтезмәләрне укыйлар.        

III. 1.Аудирование күнегүләре:

Спроси у друга:

-есть ли у них в школе столовая;

-кушает ли он в столовой;

-какие каши он любит;

-вкусно ли варят суп в столовой;

-сколько поваров работает в школе?

2. Текст белән танышу: уку, (дәреслек,  25 бит,  башта укытучы укый, аннары укучылар укыйлар, пышылдап һәм кычкырып).

3.Сүзлек өстендә эш: а).тексттан алдагы дәрестә өйрәнелгән лексиканы табу (лексика транскрипция белән тактада язылган булырга тиеш).

                                     б).алар белән сүзтезмәләр төзү.

4. Текст өстендә эш күнегүләре:

а).Җөмләләрне «Ашханәдә»тексты тәртибендә урнаштыру (дәреслек, №1 күнегү, 26 бит).

б). Укылган тексттан тактада язылган җөмләләргә охшаш җөмләләрне табыгыз. (Җөмләләр тактада язылган була):

        Дөге, карабодай, солы боткалары белән котлетлар бик тәмле була.

        Безгә кәбестә ашы да, токмачлы аш та пешерәләр.

        Без пешекче апаларга зур рәхмәт әйтәбез.

        Безгә ашхәнә бик ошый.

в). Бирелгән планга туры килгән җөмләләрне тексттан табыгыз.

                   План.

 1.Безнең ашханә.

 2.Меню төрле-төрле була.

 3.Боткалар бик тәмле.

 4.Без пешекче апаларга рәхмәт әйтәбез.

г). Ә хәзер дөрес тәрҗемәне табыгыз: (тактада язылган)

пешерә                                           щи

пешекче                                         овсяная каша      

ашханә                                           гречневая каша

солы боткасы                                суп-лапша

карабодай боткасы                       столовая

токмачлы аш                                 варит

дөге боткасы                                 повар

кәбестә ашы                                  рисовая каша

                                                             -2-

 Физкультминут.

д).Кайсы раслау дөрес?

1). -Безгә ашханә ошамый.                                                 2).  –Безнең мәктәптә ашханә юк.

     -Безгә ашханә ошый.                                                            –Безнең мәктәптә ашханә бар

3). –Безгә чөгендер ашы пешерәләр.                                  4).–Меню төрле-төрле була.

     -Безгә токмачлы аш та, кәбестә ашы да пешерәләр.        –Ашханәдә меню юк.

е). Рәсемгә туры килгән җөмләләрне тексттан табып укыгыз. (ашханә, аш, ботка, чәй, пешекчеләр рәсемнәре).

ж). Җөмләләрне киңәйтеп язу: (дәреслек, 25 бит, №3).

Җөмләләр: Ашханәдә ашыйм. Пешекче пешерә.

IV.Йомгаклау:

1.Рәсемнәр буенча җөмләләр төзү.

V.Өй эше:1.Текстны сәнгатьле укырга, (25 бит);

                 2.Текстка сораулар төзеп кара.

                                                    3 нче дәрес

            Тема:»Ашханәдә» тексты буенча диалогик-монологик сөйләмгә чыгу.

Максат:  1.»Ашханәдә» тексты буенча балаларның  сөйләмгә чыгуларына ирешү.

                2.Аралашучанлыкны үстерү, логик фикер йөртергә өйрәтү.

                3.Үз-үзеңне әдәпле тота белүне тәрбияләү.

Дәрес тибы: Диалогик-монологик сөйләмгә чыгу.

Җиһазлау: дәреслек, рәсемнәр.

                                  Дәрес барышы:

I.Оештыру өлеше:

         1.Исәнләшү.

         2.Дежур укучы белән әңгәмә.

II.Өй эшен тикшерү:

1.Укучылар өйдә язып килгән сорауларын укыйлар, сорауларга җавапны тексттан табалар.

III. Аудирование күнегүләре:

           1.Прослушайте и скажите, какое слово добавлено?

  а).Тәмле ботка. Тәмле карабодай боткасы.

  б). Мин аш ашыйм.  Мин кәбестә ашы ашыйм.

  в). Пешекче пешерә.  Пешекче токмачлы аш пешерә.

  г).  Без көндезге ашны ашыйбыз.  Без көндезге ашны ашханәдә ашыйбыз.

           2.Диалогны тыңлагыз, сорауларга җавап бирегез:

-Саша, сиңа кәбестә ашы ошыймы?

-Юк, ошамый.

-Ни  өчен?

-Мин кәбестә яратмыйм.

-Ә нинди аш яратасың?

-Токмачлы аш.

     Сораулар:  1).Саша нинди аш яратмый?

                        2).Ни өчен?

                        3).Ә ул нинди аш ярата?

               2.Ситуатив күнегүләр:

     Спроси у друга:

-Большая ли у них в школе столовая?

-Кто обедает в столовой?

-Вкусно ли варят кашу в столовой?

-Какие супы он любит?

-Кто вкусно готовит?

               

                3.Төшеп калган репликаларны өстәп укыгыз: (25 бит, №5, дәреслек)

               

             

                 4.Бирелгән сүзләргә һэм сүзтезмәләргә нинди? соравына җавап бирүче сүзләр өстәп языгыз.

...  кәбестә ашы,  ...  дөге боткасы,  ... чәй,  ... карабодай боткасы

                5.Физкультминут.

                6.Схема буенча диалог төзү:

    -сорау

    -җавап

    -киңәш  (совет)

    -килешү  (соглашение)   (схеманы тактада язарга)  

                                                                                             

               7.Төзелгән диалогларны тыңлау, балаларның  сөйләменә бәя бирү.

(сүзләрне дөрес әйтте, дөрес әйтмәде)

       

           

 IV.Йомгаклау:

-Укучылар, сез нинди ашлар яратасыз?

-Безнең ашханәдә нинди ашлар, боткалар пешерәләр?

-Безнең мәктәптәге ашханә турында нәрсәләр әйтә аласыз?

(кечкенә хикәя төзү).

V. Өй эше:  1. «Ашханәдә» текстын кыскача сөйли белергә.

                    2. «Безнең ашханә» дигән кечкенә күләмле хикәя төзеп кара.(теләк буенча)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

поурочные планы по ОБЖ

подборка конспектов...

Поурочные планы по технологии (девочки) 6 класс

Планы составлены по программе СимоненкоВ.Д....

Поурочные планы по технологии (девочки) 7класс

Планы составлены по программе В.Д.Симоненко...

Поурочные планы по технологии (девочки) 8 класс

Планы составлены по программе В.Д.Симоненко...

поурочные планы 5 класс русский язык к учебнику Разумовской М.М.

Данный материал иллюстрирует систему работы с использованием такого вида работы учащихся на уроках русского языка, как создание тетради-справочника. В ходе изучения теоретического материала параграфа ...

Презентация к открытому уроку "Сәгать ничә?в 5 классе (русской подгруппы)

Презентация к открытому уроку по татарскому языку  "Сәгать ничә?" в 5 классе(русской подгруппы)...